Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Сөембикә маҗаралары ( Г. Тукай әсәрләре буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен сәхнәләштерелгән тамаша)

Сөембикә маҗаралары ( Г. Тукай әсәрләре буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен сәхнәләштерелгән тамаша)


  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Казан шәһәре Мәскәү районы МГББУ “94 нче гимназия”

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы







Сөембикә маҗаралары

( Г. Тукай әсәрләре буенча башлангыч сыйныф укучылары өчен сәхнәләштерелгән тамаша)















Авторы:

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Айгөл Мидхатовна













Казан 2016


Автор:

  • Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы? Әйе,мин Габдулла Тукай абыегыз. Сезнең шикелле кечкенә вакытта мин Казан артында бер авылда яшәдем. Ул бик матур авыл. Аның урманнарында Шүрәлеләр, елгаларында Су анасы яши. Ә кайбер вакытларда алар авыл кешеләренә ачуланалар, кети- мети уйнап үтерәләр дип сөйлиләр иде авыл картлары. Мин дә сезгә шундый бер хәл турында сөйлим әле.

Сәхнәгә өч кыз чыга. Алар җиләк җыярга баралар.

Җырлыйлар:

Җиләк җыям как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю , бүре юк икән.

Ике кыз җиләк җыя-җыя урманга китәләр. Берсе җиләк җыеп урман аланында кала. Караса, кызлар юк. Ул кычкыра.

  • Ау, кызлар, сез кайда? Юк! Алар өйләренә кайтып киткәннәр. Миңа кая барырга?! Белмим. Мин адаштым.( Елый. Агач төбенә утыра.)

Берзаман урманнан куян балалары йөгереп үтә:

  • Әй, кызый, кач!Анда бүре килә! Ул усал! Ул безне ашарга тели!

Кыз:

  • Курыкмагыз, кечкенә куянкайлар. Әнә, теге агач артына качыгыз!

Бүре йөгереп керә.

- Ә-ә, адәм баласы! Син монда би-ик кечкенә, би-ик тәмле куян балаларын күрмәдеңме? Минем ашыйсым килә!!!

Кыз:

  • Ю-ук, Бүре-сорыколак! Алар монда күренмәде. Мә сиңа өчпочмак, аша. Әни биргән иде. Ул өчпочмакларны бик тәмле пешерә.

Бүре ашый.

  • Ай, рәхмәт, кызый. Яхшылыгыңны онытмам. Сау бул! (китә)

Кыз:

  • Әй, куянкайлар. Чыгыгыз. Бүре китте.

Куяннар:

  • Рәхмәт сиңа, кызыкай!

Кыз:

  • Куянкайлар. Сез авылга юлны белмисезме?

Куяннар:

  • Юк, кызыкай, белмибез шул. Сау бул.

Кыз (авыр сулап):

  • Сау булыгыз!

Кыз сәхнә буйлап йөри.( Су буенда йөри . Алтын тарак таба.)

  • Нәрсә бу? Бу бит тарак! Алтын тарак! Кемнеке икән ул?

Шулвакыт сәхнәгә Су анасы килеп чыга:

  • Әй, кызый, бир минем алтын тарагымны ! Ул минеке!

Кыз:

  • Мә-мә! Бу минем тарагым түгел. Әни миңа кеше әйберләренә тияргә кушмады

Су анасы:

  • Әй, кызый! Рәхмәт сиңа! Син яхшы икән. Синең яхшылыгыңны онытмам. Бервакыт бу тарагымны бер кечкенә малай урлаган иде. Авылга барып, көчкә алып кайттым.

Су анасы хушлаша да суга сикерә. Кыз җырлый-җырлый юлын дәвам итә.


II бүлек

Аланда Шүрәлеләр уйный.

1нче шүрәле:

  • Әйдәгез, бер уен уйныйбыз!

  • Ромашка уены уйныйлар:

  • шигырь сөйлә;

  • җыр җырла

  • әтәч былып кычкыр;

  • Мин иң матур шүрәле!”- дип кычкыр.

Кыз аланга килеп керә.

  • Исәнмесез, абыйлар! Апалар! Кечкенә шүрәлеләр!

Олы Шүрәле:

  • Әй, адәм баласы, бу кара урманда син нишләп йөрисең?

Кыз:

  • Мин адаштым.

Кыз шүрәле:

  • Ха-ха бик яхшы! Без синең белән уйнарбыз!

Кыз һәм Шүрәлеләр урманга кереп китәләр.


III бүлек

Урманда Былтыр йөри.

  • Ау! А-У! Сөембикә! Минем сеңлем Сөембикә бу кара урманда адашкан. Ау-у, Сөембикә!

Былтыр куяннарны очрата.

  • Әй, озынколаклар! Сез бу урманда кечкенә матур кыз күрмәдегезме? Минем кечкенә сеңлем Сөембикә бу кара урманда адашкан.

Куяннар:

  • Күрдек. Ул безне бүредән коткарды.

  • Кая китте ул?

  • Әнә тегендә! Былтыр, без дә синең белән барыйк әле. Ул бик яхшы кыз!

  • Ярар! Әйдәгез!

Бүре килеп чыга:

  • Мин дә сезнең белән барам. Ул бик мәрхәмәтле! Мине бик тәмле өчпочмаклар белән сыйлады.

Су буенда Су анасы очрый:

  • Сез кемнәр? Нишләп йөрисез монда?

  • Без Сөембикәне эзлибез.

  • Мин дә сезнең белән барыйм әле. Ул бик гадел кыз , минем тарагымны кире кайтарды.



IV бүлек

Сәхнәдә Сөембикә( аның куллары бәйләнгән):

  • Әй, Шүрәле, җибәр инде мине! Минем өйгә кайтасым килә. Мин әтием, әнием, абыемны сагындым.

Шүрәле:

  • Ю-ук! Без синең белән иртәгә кети-кети уйныйбыз! Ха-ха-ха!

Ул йөри-йөри дә утырып йокыга китә. Шулвакыт агачлар арасыннан Былтыр күренә.

  • Тс-с!

Кыз башын селки. Былтыр дуслары белән Шүрәлене бәйлиләр. Сөембикә абыйсын кочаклый:

  • Рәхмәт сезгә, дусларым! Абый, мин әти-әниемне шундый сагындым!

Шүрәле уяна:

  • Әй, адәм баласы, син кем? Исемең ничек?

  • Былтыр мин, исемем Былтыр! И урман сарыгы!

Былтыр:

  • Әйдәгез, дусларым, авылга.

Җырлыйлар:

  1. Ачуланган, турсайган

Шүрәлене күр әле.

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне.

Әй, Шүрәле (2)

Безнең янга кил әле

Син әйбәт бит

Син яхшы бит

Бергәләп көлик әле.

  1. Бигрәк озын куллары,

Күзләре көлеп тора.

Синең кыяфәтне күргәч,

Көләсе килеп тора.

Автор:

  • Менә, дусларым, шундый хәлләр булып безнең урманнарда. Бу хәлне минем бабай әтигә, әти миңа, ә мин сезгә сөйләдем.

Бетте.





Автор
Дата добавления 17.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров62
Номер материала ДБ-362208
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх