Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыСөенарий для последнего звонка 4 класс

Сөенарий для последнего звонка 4 класс

Скачать материал

“Сау бул, башлангыч мәктәп!”

4 сыйныфны тәмамлаучы укучыларга багышланган бәйрәм кичәсе

 

2015 ел

Класс бүлмәсе плакатлар, шарлар, чәчәкләр белән бизәлгән. Укучыларнын кул эшләреннән, үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла. Талгын музыка яңгырый. («Укытучыма» жыры Э.Мөэминова сүзләре, И.Хисамав музыкасы). Музыка астында укучылар чыгып тезеләләр.

 

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар, балалар. Бүген без “Соңгы      Кыңгырау” бәйрәменә җыелдык. Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Күлмәк, алъяпкычларыгызны ничә тапкыр киеп карадыгыз.”1сентябрь кайчан җитә дип?”әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез. Мәктәптә сезне мин каршы алдым hәм без бергәләп “Белем иле”нә кердек.

Әйе, хәтердә ул көн. 2009нчы елның 1сентябрь көне сезнең әти-әниләрегезнең,туганнарыгызның күңеленә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды. Шул көннән башлап бу бина сезнең икенче туган йортыгызга әйләнде, сез 4ел буе монда теләп, яратып белем серләренә төшендегез.

 

   Укучылар сойли:            1)Дуслар,бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез,үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн!

 

2)Ямьле май иртәсен күреп

Күңелләр канатланды.

Бүген бездә бәйрәм дуслар

Укулар тәмамланды.

 

3)Уку елы тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә?

 

4)Бәйрәм белән барыгызны

Котлыйбыз дуслар!

Безне дә бит котлар өчен

Кайтканнар кошлар.

 

5)Нигә бүген куанмаска,

Без бит инде зур үстек.

Дүртенчене тәтамлап,

5нче сыйныфка күчтек.

 

6)Кулларыма чәчәк җыйдым

Өскә матур күлмәк кидем.

Тәүге тапкыр укырга дип

Әй,мәктәбем сиңа килдем.

 

7) Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп -изге йорт

Сабый чакны эзләп без килербез,

Онытма син, мәктәп безне көт.

 

Укытучы: Әйдәгез, дусларым, бу елларның ничек узуын искә төшереп китик.Әйе,укучылар, беренче сентябрь, беренче кыңгырау, беренче дәрес,аннан икенчесе, өченчесе hәм бик күп дәресләр. Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре, очрашулар, бәйрәм-кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме, төрле бәйгеләр, санап бетерерлек түгел. Кыскасы 4ел заяга узмаган.Кадерле укучыларым! Башлангыч сыйныфларда алган белемнәрегез, без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез, гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам. Ә хәзер әйтегез әле, укучылар, 4ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез? (Җаваплар)

 

Укытучы: Чыннан да үзенең мәшәкатьләре, шатлыклары белән 4ел вакыт үтеп тә киткән. Шушы еллар эчендә сез укучылар минем өчен иң матурлар, иң уңганнар, иң кадерлеләр булдыгыз. Сезнең белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым.

 

«Укытучыма» жыры башкарыла.Э.Мөэминова сузлэре, И.Хисамов 

музыкасы.

Укучылар сойли  :

 

8)Әле кичә генә иде кебек

Тар сукмактан сиңа ашыктым.

Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк

Ничек итеп сине онытасың.

 

9)Бу йортта никадәр

Яктылык,матурлык.

Күңелләр гел аңа

Торадыр тартылып.

 

10)Чәчләремә ак тасмалар тагып

Кулларыма алдым букчамны.

Әй, мәктәбем, – белем илеңә

Ачып кердем синең капкаңны.

11)1сентябрь – ул көнне

Мин hаман хәтердә саклыймын.

Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк

Башка җирне бер дә тапмыйм мин.

 

12)Җәен дә истә ул

Йөрсәң дә кайда да.

Сентябрь җиттеме,

Чакырып кайтара.

 

13) Хәтерлим ул көнне мин

Дәртләнеп йөргән идем.

Син, мәктәбем, балачакның

Асылы дияр идем.

Иң нурлы изге йорт -

Кадерле кемгә дә.

Иң саф уй күңелдә

Бу йортка килгәндә

Класска кергәндә.

 

«Мәктәп» җыры башкарыла. Ф. Мортазин музыкасы, А.Хәмзин сүзләре.

 

Укучылар сойли:

 

14) Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз hәрберегезнең күңелендә. Укытучы! Бу сүздә күпме мәгънә.  Бүгенге бәйрәм көнебездә беренче укытучыбызга да җылы сүзләр табыйк.

 

15)Беренче укытучы! Бу сүзләр

Мәңгегә калырлар йөрәктә.

Сагынып гел искә алырбыз

Булсак та без еракта.

 

16)Тәүге тапкыр кулларыма

Әлифбаны бирдегез.

”Әйдә,балам,белем иле

Сине бик көтә” дидегез.

Өйрәттегез хәрефләрне

”Дөрес яз, тырыш”-диеп

Әниемдәй якын кешем

Бары сез генә минем.

 

 

 

17 )Өйрәттегез башлангычта

Хәреф танып, саннар язарга.

Кешеләрне hәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

 

18 )Минем нәни кулларымны

Сез эшкә өйрәттегез.

Ялгыш, хата, бозуларны

Язганда кисәттегез.

 

19)Күпме сабырлык сыйгандыр

Сезнең күркәм йөрәккә

.  Барлык эшләрегез өчен

Сез бик лаек хөрмәткә.

 

«Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ» жыры башкарыла.

 

20) Төрле чакны апа күргәнсездер,

Сызылгандыр бик күп яралар.

Күзегезгә кунган моңсулыкны

Бары еллар гына дәвалар.

Онытмабыз апа,сез бит безнең

Әниебез кебек булдыгыз.

Кирәк чакта безгә иң беренче

Ярдәм кулын сез бит суздыгыз.

 

21)Укытучы. Әни. Бу ике сүз Күңелемдә булыр янәшә. Йөрәгемнән чыккан изге хисләр Әни сиңа бүген эндәшә. Безнең өчен җирдә иң кадерле Кешеләр бит сез әниләр. Белем иленә дә зур баскычтан Алып менәсез бит, сез, әниләр.

 

22) Кадерле әти-әниләребез, әбиләребез. Менә без дә үсеп җиттек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә бирәсез. Безнең белән куанасыз, безнең белән кайгырасыз. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә. Сезгә сәламәтлек, бәхетле озын гомер, иминлек телибез.

 

«Әниемә  бүләгем» җыры  башкарыла.  (М.Минһаҗев  көе, Р.Вәлиева сүзләре).

 

Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти-әнилэргэ бирик. Котлаулар.

 

Укучылар сойли:        23)Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга

Рәхмәт әйтәсе килә.

 

24)Сездән күргән яхшылыкка

Ничек итеп рәхмәт әйтәсе.

Сез бит миңа бик кадерле

Килми минем китәсем.

 

25) Укытучы язгы кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза

Сабыр сүзе белән юата.

 

26)Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез

«Дус hәм тату булып,Яшәгез!»-дип шулай гомергә.

 

27) Зур тырышлык куеп мәктэп өчен

Ару-талу белми эшлисез.

Укытучы дигән зур исемгә

Бик лаеклы кеше сез.

Рәхмәт сүзебезне әйтер өчен

Күп эзләдек матур сүзләрне

Алыгыз сез бүген кабул итеп

Чын йөрәктән шушы җырларны.

 

28) Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,

Аз булыр күк кылган теләгебез.

Зур хөрмәтләр белән моң –җырыбыз

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

Бергә: Безгә белем биргән өчен,

Кадерләп үстергән өчен,

Назлы карашыгыз өчен,

Дөрес тәрбиягез өчен,

Икенче әни булган өчен,

Барсы,барсы, барсы өчен,

Рәхмәт сезгә, укытучым!

 

Җыр: “Иң гүзәл кеше икәнсез” Ф.Яруллин сүзләре, Ә.Хәйретдинов көе.

 

Укытучы:

Ак юл сезгә дүртенчеләр

Телибез без.

Авырлыкны җиңү өчен

Табыгыз көчләр.

Кыңгырау чыңы сезне

Илтә озын юлларга.

Зур уңышлар юлдаш булсын

Сезнең барыр юлларда.

Хушлашу минуты чаң кага

Укучы, сиңа ул юл сала.

Мәктәбең, дусларың барысы

Кул изәп озатып кала.

 

Тәмам. Соныннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сөенарий для последнего звонка 4 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Редактор

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 403 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.10.2016 510
    • DOCX 53 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Лилия Зайнуллина Раисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Лилия Зайнуллина Раисовна
    Лилия Зайнуллина Раисовна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1098
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 769 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 834 человека

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 170 человек

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 247 человек

Мини-курс

Библиотечная трансформация: от классики до современности с акцентом на эффективное общение и организацию событий

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 33 человека

Мини-курс

Психология учебной среды и развития детей: от диагностики к коррекции

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Стимулирование интереса к обучению у детей дошкольного возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек