Инфоурок / Другое / Статьи / "Сәет Сакманов трилогиясендә замана фаҗигасе" темасына мәкалә

"Сәет Сакманов трилогиясендә замана фаҗигасе" темасына мәкалә

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов









Сәет Сакманов” трилогиясендә замана фаҗигасе



Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Тәлгат Нәби улы Галиуллин 1938 елның 22 июлендә Татарстанның Октябрь районы Кычытканлы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башта авылдагы сигезьеллык мәктәптә укый, аннан күрше авыл Әлмәттә (Яңа Әлмәт) унъеллыкны тәмамлаганнан соң, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотуринск шәһәрендә алюминий заводында электролизчы булып эшли. 1956 елда Казанга килеп КДУның тарих-филология факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, 1961-1962 елларда шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент булып эшли. 1962 елның маеннан 1965 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифасын үти. 1965 елда Т.Галиуллин Алабуга педагогика институтына күчерелә. Анда ул татар һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр укый. Укыту белән бергә, 1967 елдан 1971 елга кадәр институтның укыту һәм фәнни эшләре буенча проректор хезмәтен дә башкара. 1970 елда, “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, аңа доцент исеме бирелә. 1971 елдан Тәлгать Галиуллин Алабуга педагогика институтының ректоры вазыйфасын башкара. Нәкъ ул җитәкчелек иткән чорда бу уку йорты республика мәктәпләрен зыялы укытучылар белән тәэмин иткән алдынгы белем учагына әверелә, Казаннан кала республикада икенче мәдәни үзәккә әйләнә.

1981 елда Т.Галиуллин “1917-1941 елларда татар совет поэзиясендә социалистик реализм методының урнашуы һәм үсүе” дигән тема буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1981 елда татар шигъриятенең гаять мөһим мәсьәләләренә багышланган хезмәте өчен аңа филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Ә инде 1983 елдан профессор исеменә лаек була. 1986 елда Казанга әйләнеп кайта һәм Казан дәүләт педагогия университетының әдәбият кафедрасында укыта. 1988 елда Казан дәүләт университетына эшкә чакырыла. 1989 елда аңа татар теле һәм әдәбияты бүлеге нигезендә милләтебезне менә дигән кадрлар белән тәэмин итә алган татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыруны тапшыралар, 2000нче елга кадәр шунда декан булып эшли. 1991 елдан бирле галим - РФның милли телләр һәм әдәбиятлар буенча диссертацияләр яклау советы рәисе.

Тәнкыйтьче буларак, Т.Галиуллинның исеме матбугатта 60нчы еллар уртасында күренә башлый. Аның Сибгат Хәким поэзиясендә халык авыз иҗаты традицияләре чагылышын өйрәнүгә багышланган беренче җитди мәкаләсе 1964 елда “Казан утлары” (№2) журналында басыла. Аның бер-бер артлы Х.Туфан, С.Баттал, Ә.Фәйзи, С.Сөләйманова, Ә.Баян, И.Юзиев, Ш.Галиев, Р.Әхмәтҗан, Р.Фәйзуллин, Р.Харис һәм башкаларның иҗатларына багышланган фәнни әзерлекле мәкаләләре дөнья күрә. Мондый тикшеренүләр соңрак “Яңа үрләр яулаганда”, “Еллар юлга чакыра”, “Безнең заман – үзе җыр”, “Илһам чишмәләре”, “Шагыйрьләр һәм шигырьләр”, “Дәвамлылык”, “Гомер учагы”, “Шигърият баскычлары”, “Шәхесне гасырлар тудыра”, “Әдәбият – хәтер хәзинәсе” кебек җыентыкларның нигезен тәшкил итә. “Звдравствуй, поэзия”, “Дыхание времени” кебек хезмәтләре рус телендә чыгып, татар әдәбияты, аның хасиятләре белән башка милләтләрне, халыкларны да таныштыру ягыннан гаять әһәмиятле роль башкара.

Тәлгат Галиуллин талантлы прозаиклар сафына аяз көндә пәйда булган яшен шары кебек килеп керә. Килеп керә дә һәм шунда ук бу дөньяның үз кешесенә әверелә. Каршылыклы, катлаулы вәзгыять, киеренке сюжет, геройларның ачык характеры, мавыктыргыч портретлар, бай, образлы тел, үзенчәлекле чагыштырулар, тирән мәгънәле үткен мәкальләр – әнә шундый асыл сыйфатлар белән ул укучылар күңелендә лаеклы урын ала. Филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Хатипов Т. Галиуллин иҗатында хасил булган шушы яңа юнәлеш хакында: “Мин үзем моны табигый хәл дип кабул иттем. Күп еллар буена сүз сәнгатен кызыксынып өйрәнү, укыту аңа әдәби әсәр табигатен, аның серләрен, нечкәлекләрен тирән үзләштерергә мөмкинлек биргән. Шулар йогынтысында күңелдә үзгә бер хәят формалашкан һәм үзен якты дөньяга чыгаруны сорап Тәлгатне кыбырсыта башлагандыр. Моңа әлегәчә йомылып яткан талант та кушылган булырга тиеш. Шулай күңел түренә җыелып-тупланып килгән буа ерылып киткән, көчле ташкынга әйләнгән”, - дип яза.

Тәлгат Галиуллинның каләменнән төшкән әсәрләрнең иң күренеклеләреннән берсе – “Сәет Сакманов” трилогиясе. Фикер әйтүчеләр әлеге трилогияне яратып укыла торган “Таң җиле” (Ф. Садриев), “Йәгез, бер дога”, “Балта кем кулында?” (А. Гыйләҗев), “Хәтер аланы” (Т. Мөбәрәков) кебек әсәрләр белән бер рәткә куялар.

Коммунистлар фиркасе алып ташланып СССР таркалгач, озын-озак еллар дәвамында “авызлыкка” өйрәтелгән күпләр югалып кала. Әдәп-әхлак кануннары пыран-заран килә, халык кинәт кенә килеп туган шушындый шартлардан югалып кала. Һәрберсе әхлак әдәп-әхлак турында онытып, бары тик үзенең яшәешен генә кайгырта башлый. Ә рәхәт тормыш өчен заман куйган таләпләргә җайлашырга кирәк була: берәүләр ала, икенчеләр сата, өченчеләре ил малын таларга керешә... Менә шул чорда, “борылыш” дип аталган болганчык елларның уңай һәм тискәре хасиятләрен үзләренә сеңдергән Сәет Сакманов, Шөреп, Гаяров кебек затлар өскә калка. Ягъни тормыш аларны үзе тудыра, тәкъдим итә, укучыга аларны бәялисе, аңлыйсы гына кала. Чөнки, шагыйрь әйтмешли, әгәренки йолдызларны кабызалар икән, димәк, алар кемгәдер кирәк. Әйе, һәр ихтыяҗны иҗтимагый-сәяси яки шәхси мәнфәгатьләр тудыра. Сәет Сакмановны да, аның мохитен, фикердәшләрен һәм дошманнарын да икътисадый-иҗтимагый яшәеш шартлары каплаган.

Эпик төрнең күләмле һәм катлаулы шәкелендә, роман жанрында язылган “Сәет Сакманов” трилогиясе – язучының аеруча зур казанышы. Алай гына да түгел, шушы заманның иң яман чире булган мафия, коррупция темасын гаҗәеп тирән һәм ышандырырлык реалийларга нигезләнеп, кыргый капитализм мөнәсәбәтләренең инсани-гуманистик башлангычларны һәм хәтта иң яхшы кешеләрне дә харап итүен тетрәндергеч итеп тасвирлавы ягыннан әлеге әсәр, гомумән, бүгенге әдәбиятыбызның да җитди җиңеше булып тора.

Үзәгендә явызлык белән гаделлек көрәше яткан әсәрләрендә автор, коррупция, череп таркалу күренешләрен фаш итеп, кеше хокуклары, хакыйкать, яшәеш нормаларын саклау өчен көрәш тукталып тормый дигән фикер уздыра. Зәвыклы образлар аша киләчәккә ышануын калкытып куя. Трилогия заманыбызның төп чирләрен, халыкны яшәткән ышаныч-өметләрен тасвирлаган романнар – “Тәүбә”, “Элмәк”, “Төнге юллар”ны берләштерә.

Трилогиянең беренче кисәгендә (“Тәүбә” романы) тормышта җинаятьчел төркемнәр оешу, аларның бер-берләре белән исәп-хисап ясап торулары, моның кан түгүгә, кеше гомере белән уйнауга китерү күренешләре турында сүз бара. Төрле-төрле җинаятьчел төркемнәр куйган максатларына ирешү, акча туплау өчен бер нәрсәдән дә читенсенмиләр. Көндәшләрен, үзләренә каршы чыгучыларны “юлларыннан алып бәрү”, буйсынырга теләмәүчеләрне буйсындыру, теләсә нинди юл белән үз дигәненә ирешү - бу аларга хас сыйфатлар. Шундыйлар өчен кеше үтерү гадәти бер нәрсәгә әверелгән. Биредә язылганнар Америка яки Европаның берәр илендә булса, артык гаҗәпләнмәс тә идең. Гаҗәпкә каршы, болар барысы да безнең турыда. Алай гына да түгел, мондый күренешләр көндәлек тормышта еш кына очрап тора. Ни өчен әле күптән түгел генә әхлаклы, итагатьле, бер-берсенә ярдәмләшергә әзер торган кешеләр шулай кискен рәвештә үзгәрә? Моның төп сәбәбе - икътисади мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе. Социализмнан капитализмга күчү. Җәмгыятьнең аеруча елгыр, әдәп киртәләрен атлап чыккан өлеше байлык туплый, ләкин намуслы юл белән эшләп кенә байлык җыеп булмый. Үз теләгеңә ирешү өчен алдашырга, урларга, юлыңа аркылы төшкән кешеләрне әхлакый һәм физик юк итәргә кирәк икән. Намус, вөҗдан, кешелеклеле, гаделлек кебек сыйфатларны оныту, хәтереңнән сызып ташлау мәҗбүри.

Тәүбә” романында Көнчыгыш әдәбиятлары романтизмына барып тоташкан шигъри мәхәббәт фонында автор безнең көннәрдәге җинаятьчелекнең килеп чыгуының иҗтимагый һәм икътисади сәбәпләрен ача. Романның исеменнән күренгәнчә, ахырда кемдер үз кылганнарына үкенә, шундый гамәлләр кылудан баш тарта, дип уйларга да мөмкин. Дөрес, Зөлфиясен югалткач, Сәет Сакманов белән шуңа охшашрак халәт булып ала. Ләкин бу вакытлы гына. Сөйгәнене белән нәрсә булуы ачыклангыч, аңарда ерткычларча үч алу теләге уяна. Тыелып калырга теләсә дә, ул моны булдыра алмас иде, чөнки ул шушы мафия системасының бер вәкиле, ул аннан аерылгысыз. Аның кылачак гамәлләре шушы системада хәл ителә. Ул инде җиңел генә үзе нәрсә тели, шуны эшли алмый. Мафия белән шөгыльләнүчеләр байлыклары һәм күпләр белән кулга-кул тотынышып эш итүләре белән көчле булып тоелалар. Аерым кешенең кайбер хәл-әхвәлләрдә тәүбәгә килүе дә мөмкин дип уйласак та, тулы бер мафия системасының кылган эшләренә үкенүе мөмкин хәл түгел.

Әсәрнең дәвамы булган “Элмәк” романында беренче кисәктә куелган мәсьәләләргә ачыклык кертелер дигән уй барлыкка килә, ләкин мафиянең гадәти мантыйкка сыймый торган үз кануннары бар, шул нәрсә кешенең затлы сыйфатларын юкка чыгара, аны ачу, нәфрәт инстинктлары колына әверелдерә. Мафиянең түбәнге баскычларында торучы, хуҗаның ымыннан үз хәрәкәтләренә күрсәтмә алырга өйрәтелгән бәндәләрдән алып, "пахан"ның үзенә кадәр чын мәгънәсендә - ирексезләр. Алар - стихия тудырган хәл-әхвәлләрдә хәрәкәт итүче, бик тырышсалар да, иртәгәге хәлләрен анык итеп күз алдына китерә алмаучы гап-гади бәндәләр.

Өченче роман (“Төнге юллар”) “ахыр чиктә бер түлисе була, берсе генә дә – мәхәббәт ләззәтләре дә, байлык хозурлыклары да – мәңгелек түгел” дигән мәгънәне, кичерешне укучыга җиткерү бурычын үти.

Әсәрнең үзәгендә каршылыклы һәм трагик планда сурәтләнгән С. Сакманов образы тора. Әсәрне укыган кешеләр еш кына Сакмановны миһербансызлыкта, каты күңелле булуда, мәкерлелектә гаеплиләр. Әмма мондый кискен нәтиҗәләр ясау дөрес түгелдер. Бу сыйфатлар аңарда ничек барлыкка килүен ачыкларга кирәк. Күреп торабыз, ул мондый булуга һаман карыша, тирә-яктагы явызлык басымына баш бирмәскә тырыша. Әмма мохит дигән бөек көч аны җиңә, үзенчә тәрбияли. Димәк, җәмгыять үзе миһербансыз, каты күңелле һәм мәкерле. Әсәрдән без шушы фикергә килә алабыз. Йә син шул мохиткә җайлашасың, йә аның тарафыннан инкарь ителәсең. Икенче юл юк. С.Сакманов – моның гыйбрәтле мисалы. Сәетнең капма-каршы башлангычларны үзенә туплаган бик көчле һәм гаҗәеп ихлас табигате, намуслы хезмәте белән башланып киткән тормышы совет чорында ук сәяси-идеологик һәм бюрократик гаделсезлек белән бәрелешә.

Хәрби-сәяси югары мәктәп тәмамлаучы егет дәүләт имтиханы вакытында рәсми хакимият өчен бөтенләй кертелмәгән фикер әйтеп ташлый. "Без белем алып яткан шәһәрдә (ягъни Симферопольдә), – ди ул, – бу илнең төп халкы – кырым татарлары яшәргә тиеш, аларны тарихи үз җирләренә кире кайтарырга вакыт". Кырым татарларын яклап сүз әйткәне өчен, аны хәрби училищедан чак-чак кына кумый калалар. Сәет, хезмәт итү өчен, ерак Монголиягә озатыла. Мондый шартлардагы хәрби хезмәт аңа канәгатьлек китерми. Ничек кирәк шулай аннан котылгач, ул милициядә эшли башлый. Үз эшен җиренә җиткереп, бар көчен куеп эшли Сәет. Ләкин монда да җәмгыяттә урнашкан гаделсез кануннар аңа аяк чала. Участок милиционеры булып эшләгәндә, артык тырышлык күрсәткәне, сөяркә түрәдән туган баласын канализация коесына ташлаган хатынны җәзага тарттырмакчы булып йөргәне өчен, юк-бар сылтау табып, эшеннән сөреп чыгаралар.

Кат-кат гаделсез сабак алган һәм эшсез калган Сәет үзгәртеп кору һәм күчеш чоры хикмәтләренә ярашырга мәҗбүр була: башта ресторанда ишек төбе саклаучы, “вышебала” хезмәтен үти, хакын арттырып аракы сата, анары юнәткән акчасына, танышлары белән берләшеп, йорт җиһазлары ясаучы һәм ремонтлаучы мебель цехы ачып җибәрә. Әмма әлеге цех нәкъ менә урлашу, талау белән яманаты чыккан үчле башкисәр тарафыннан җимертелеп, пыран-заран китерелә.

Шушыннан соң С. Сакманов күчеш чоры дулкынында илне иңләп алган базар мөнәсәбәтләре тозагына барып эләгә һәм “Игелек” дип исемләнгән фирма-ширкәт төзеп, тора-бара миллионнар белән эш итүче мафия башлыгына әверелә. Башта ул беренче капиталын ерак өлкәләргә “КамАЗ”лар сату исәбенә туплый, аннары инде акрынлап чит илләрдән җиңел машиналар, зиннәтле мебель , шикәр, коры сөт кебек азык-төлек китертеп сатуга күчә. Боларны җиренә җиткереп оештыру, алып-сату эшләрен ипле итеп алып бару өчен, әлбәттә, “Игелек” фирмасы хуҗасына аркадаш булырлык танышларыннан һәм башкисәрләрдән команда төзергә туры килә. Шулай ук ул, кырын бизнес һәм мафия кануннары таләп иткәнчә, тән сакчылары, фирмасын саклый торган түләүле “түбә” һәм хокук саклау, хакимият оешмаларында үз кешеләрен булдыра.

Дәүләт нишләп бу хәлләргә юл куя, шуларны бетерү аның өчен кыенмы инде? Автор да бу турыда уйланган. Хокук органнарында да мондый хәлгә килешмәүчән каршы торучылар юк түгел дип әйтергә теләве шуннан килә. Әйтик, полковник Җәүдәт Насыйров - шундый намуслы кешеләрнең берсе. Әмма аңа ирек кенә бирмиләр. Димәк, мафиягә каршы нәтиҗәле көрәшеп булмый. Аларның астыртын һәм гаҗәеп күптармаклы хәрәкәтләренә берничек тә чик куярга мөмкин түгел. Трилогияне укыгач, шундый нәтиҗә килеп чыгуы бик табигый. Әлбәттә, бу – бик тә аянычлы нәтиҗә. Иң яманы шунда: Салих Гаяров кебек хокук органнары җитәкчеләренең шушы калын кесәле бәндәләргә сатылуы, шуның нәтиҗәсендә чын җинаятьчеләрне җәзага тартырга мөмкин булмавы.

Романда мөнәсәбәтләр искиткеч катлаулы. Әсәр берничә параллель планда үрелеп бара, гүя без зур сәхнәнең пәрдәләрен әкренләп ача-ача сурәтләнгән дөнья эченә кереп барабыз, тормышны күзәтәбез генә түгел, ул кайнап торган хәят дәрьясында үзебез дә кайныйбыз. Канун матдәләрен сакларга тиешле затлар, җинаятьчеләр таифәме, зыялы катлау, яшьләр, гаярь эшкуарлар, кеше язмышлары – бөтенесе дә бар монда. Роман геройлары үзара мөнәсәбәт корганда явыз бүре, хәйләкәр төлке, астыртын урман мәчесе кебек бернидән дә курыкмый, берни алдында да туктап калмый.

Сәет Сакманов” трилогиясе байтак әсәрләргә хас булган күргән-белгәнне, ишеткән-уйлаганны матурлап сөйләп чыгуга корылган. Автор анда бүгенге кырыс, рәхимсез чынбарлыкны бөтен кискенлеге, бөтен тулылыгы белән тасвирлый. Сәет Сакманов – бүгенге әдәбиятның тулы канлы, булдыклы, гаярь, фаҗигага дучар яңа заман герое. Аны шундый итеп бүгенге җәмгыять тудырган.

Сәет Сакманов” трилогиясендә автор хәзерге катлаулы, болгавыр чорыбызның, яңа байларның халык исәбенә яшәп, мафиянең чәчәк атуын, кеше гомеренең бәясе төшүен күрсәтергә омтыла. Ихлас күңелле, ярдәмчел, дөньяга үз карашы булган һәм үз көнен үзе күрергә тырышучы Сәет Сакмановны замана гарасаты суырып ала.

Роман-трилогия киеренке сюжеты һәм гаҗәеп үзенчәлекле образлар белән тетрәндереп кенә калмый, ә эшкуарларга, актив, көчле шәхескә гадел һәм хокукый юл белән үсәргә мөмкинлек бирми торган кыргый тәртипләргә карата ризасызлык та уята. Һәм иң мөһиме: катлаулы һәм актуаль проблема күтәреп, мафиягә, коррупциягә каршы рәхимсез көрәш алып барырга, ил һәм халыкның баюына булышлык итә торган чын бизнеска яшел юл ачарга чакыра.

Совет чорында язылган әсәрләрдә гадәттә нинди дә булса кимчелекләре булган кешеләрнең уңай якка төзәлә барулары күрсәтелгән. Әмма тормышта моның киресе дә сирәк күренеш түгел. Ягъни менә дигән кешеләр, ниндидер сәбәпләр белән тигез юлда сөрлегәләр, һәлакәтле юнәлешкә китеп баралар. Бу - шушы заманның фаҗигасе.









Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-564871
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>