Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Шагыйрь Гамил Афзал

Шагыйрь Гамил Афзал

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Шагыйрь Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов, 1921-2003) 1921 елның 23 маенда Татар автоном республикасының хәзерге Актаныш районы Такталачык авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1977 елда "Айлы кичләр" җыентыгы һәм "Борылам да карыйм..." циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 

Җитмешенче еллардан башлап. Г.Афзал иҗатында фәлсәфи лирика өстенлек ала башлый. Соңга таба үзәкләрне өзеп, җан тетрәтә торган шигырьләр дә күренә башлый. Совет сәясәте аны әти-әнисе белән Магнитогорскига сөрә.

Узган гасырның сиксәненче елларында язылган “Юл башы” дип аталган хатирә-истәлекләрендә Гамил Афзал Магнитогорскига күчеп китүне маҗаралы сәяхәт итеп тасвирлый, әйтерсең лә аларны озата барган мылтыклы сакчылар да, мал вагоннарына хайван кебек төяп сөргенгә сөрү дә, туң далада, бетле баракларда ач ятулар, гомергә гарип калырлык туңу-өшүләр дә аның белән булмаган.

Гамил Афзал сөрген темасына сөйләргә дә, язарга да яратмаган, шуңа күрә аның мәкаләләрендә, әңгәмәләрендә бу хакта әллә ни табып булмый. Үзенең “Таш поэма” нәсерендә автор Магниткага дан җырлый, юкса ул аның күпме татарларның сөякләре өстендә ятуын бик яхшы белгән.

Гамил Афзалның публицистикасында бу темага сүз дәшмәве аның холкыннан да, авыр язмышын искә төшерергә яратмаудан килә, дип тә әйтеп була. Алай да шагыйрь Ленар Шәех белән әңгәмәсендә, Гамил Афзал үзенең сөргенгә ничек итеп сөрелүен бәян итә: “...Озакламый туган якны ташлап китәргә туры килде. Актанышка кулак гаиләләрен җыйдылар, Минзәләгә кадәр ике атлы солдат озата барды (качмасыннар дигәннәрдер инде). Аннан соң револьверлы гаскәриләр каршылады. Түбән Гәрәй, Ямалыда кардәшләр калды. Шулай итеп, дөнья безне Магнитогорски якларына китереп ыргытты... " Әлеге сөйләшүдән соң озак та узмый Гамил Афзал вафат була.

Г.Афзалның иҗатын энәсеннән җебенә кадәр сүтеп җыйсак, без бу бөекнең чын халык шагыйре булганын дәлилләрбез. Гади кешенең күңелен ул юмор белән җилкетә, хис белән җылыта, фәлсәфә белән уйландыра һәм чынбарлык белән тетрәндерә.

Юмор белән сатираны кушып ул ирония, сарказмны уйната. «Җайлашучы ялагайга» шигырендә мондыйрак юллар бар:

Күзең майлы синең,
Битең – ыштыр.
Кәгазь язып утыр,
Кыштыр-кыштыр.
Башка суксалар да,
Артка типсәләр дә.
Шулай тиеш диген,
“Ура” кычкыр.

“Үпкә” шигырендә мондыйрак юллар бар:

Оста гына тәти кәгазь сырлап
Зур түрәләр яклы.
Утырыр идем рәхәт йокымсырап
Пенсиягә чаклы...
Минем кебек кадр арагызда
Сирәк булыр әле...
Берәр вакыт Әптери абзагыз да
Кирәк булыр әле.

Чәнечкеле сүзләр белән түрәләрне, югары катлауны чеметкәләп алырга яратканлыгы Г.Афзалда бик яхшы сизелеп тора. Тормышындагы михнәтләрен шул сәясәттә утыручыларның мин-минлекләре, белемсезлекләре, кыргыйлыклары белән бәйли ул.

Фәүзия Бәйрәмова Гамил Афзалның сөргендә булган елларын болайрак тасвирлый:

“1931 елның августында кулак гаиләсе дип сөргенгә сөрелгәндә Гамилгә ун яшь була – үги әни, үпкә чирле әти... ул да Магнитка сөргенендә бик тиз үлеп китә... Ятим бала абыйсы Әфка тәрбиясендә кала, ә аның үзенең дүрт сабые бар, берьялгызы эшли…

Мин Магниткага сөрелгән татарларның тарихын махсус өйрәнгән кеше буларак, шуны әйтә алам: ул чагында һәр гаиләдә өчәр-дүртәр бала ачтан һәм туңудан өшеп үлгән, эч китүдән, тифтән кырылган.

Чүпрәк палаткаларда, такта баракларда, җир асты куышларында яшәргә һәм коточкыч авыр шартларда ачлы-туклы эшләргә мәҗбүр булган татарларның бер өлеше килгән елны ук үлеп бетә, аларны исәпкә алучы да булмый.

Исән калганнары да эт тормышында яши, бигрәк тә балалар интегә, ашарга ризык, кияргә өс-баш булмый. Тома ятим калу өстенә, язмыш үсмер Гамилгә тагы бер ачы сынау әзерли – малайның аяклары сызлый башлый, ул таякка кала, әкренләп бер аягы бөтенләй гарипләнә.

Мондый чакта кайдан яшәү өчен көч-рух алырга мөмкин? Гамил Афзал бу көчне үз милләттәшләреннән, татар әдәбиятыннан, табигатьтән ала. Шагыйрьнең “Милли рух” дигән шигырендә мондыйрак юллар бар:

Мин күп күрдем туган-үскән җирдә
Замананың кара болытларын.
Гомер итеп урыс белән бергә,
Татар икәнемне онытмадым.
               
Халкыбызны дин генә шушы көннәргә җиткереп китерә алды, ул да булмаса, без күптән бу җирдән юкка чыккан булыр идек дигән сүзләр еш яңгырый хәзер. Ә менә Гамил Афзал татар булып калуын күңелгә сеңдерелгән милли рух белән дә бәйләп күрсәтә:

“Урал таулары артындагы далада, без татарча сабак укыдык. Безнең кечкенә кулларыбызга Габдулла Тукай, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафуриларның гүзәл китаплары килеп җитте һәм күңелләребезне дулкынлатты, нурландырды, үстерде. Бала башлангыч сыйныфларда ана телендә укысын икән ул. Ана телендә сабак укып үскән бала телен онытмый, милләтен югалтмый, Ватанын алыштырмый”.

Гамил Афзал Магнитогорскиның 35нче санлы татар мәктәбендә 7 класс белем ала, аннан бер ел Троицкида педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була. Калган бөтен гомерен Гамил Афзал үзлегеннән укый. Тырышлыгы, үҗәтлеге, белемгә омтылуы белән ул зур уңышларга ирешә.

Татар әдәбиятындагы Г.Исхакый, И.Сәлахов, А.Гыйләҗевләрнең авыр тормышлары турындагы әсәрләре күпләргә таныш. Гамил Афзал үзенең сөрген чоры турында зур-зур әсәрләр язып калдырмаса да, бу чорга, шәхес культы вәхшилегенә ул шигырь белән җавап бирә.

Ф.Бәйрәмова искәртүенчә, “Магнитканы чабаталы татарлар төзегән, 1931-1932 елларда гына да бирегә Идел-Уралдан йөз меңгә якын милләттәшебез сөрелгән”. Гамил Афзал аларны үз күзләре белән күргән, аларның арасында яшәгән, аларны шигырьләренә дә кертеп калдырган.

“Сыйнфый дошманнар...” дип аталган шигырендә шагыйрь сөргенгә сөрелгән гади халыкның чын хәлен аңлатып бирә.

Җилекләргә үткән курку хисе
Ихтыярсыз итте.
Мал караган, сабан сөргән кеше
Сөргеннәргә китте. 
            
Хакимият бу татарларны Магнитканың чуен казаннарына салып кайнатса да, алардан милли рухлары, аңлары томаланган, сыртлары сынган тимер кешеләр ясап чыгарырга өметләнсә дә, татарлыкны, иманны бетерә алмый – Гафил Афзал шуның бер тере шаһиты.      
            
Гамил Афзал милләтебезнең асыл улларын бер гаепсезгә “халык дошманы” дип юк иткән бу илне, бу системаны, аның ялчыларын гаепләп, җаны әрнеп язды. Һади Атласига, Газиз Гобәйдуллинга, Гомәр Галигә һәм башкаларга багышлап язган “НКВД корбаннарына” дип аталган шигырендә Гамил Афзал милләт башына килгән бу фаҗигане җан тетрәткеч итеп ачып бирә. 
  
Канлы репрессия еллары кешеләрдә булган иң яман сыйфатларны өскә чыгарды. Шагыйрь язганча, “җилекләргә үткән курку хисе ихтыярсыз итте”. Кеше үз-үзен дә, якыннарын, гаиләсен дә яклый алмас хәлгә килде, үзе исән калу өчен, туганнарын, дусларын сатты.

Хакимият куркаклар һәм сатлыклар кулы белән иң иманлы һәм иң мәгърифәтле катламны юк итте. Үзенең “Татар халкын яратам” дип аталган шигырендә Гамил Афзал бу хәлләрне бик дөрес ачып бирә:

“Татар халкын яратам” дип әйтү
Олуг гөнаһ иде ул чакта.
Мин дә татар бит, дип әйтә идек,
Алан-йолан карап як-якка.

Халык булгач аның арасында төрле кеше була, начары да, яманы да, акыллысы да, акылсызы да, түземлесе дә, сатлыгы да. Гамил Афзал -- үзенең кыйбласыннан читкә тайпылмаган, иманын, рухын сатмаган, бөек кеше.

Әлбәттә, андый кешеләр әрсезләнеп, үзләрен күрсәтергә теләп ялтырап йөрмиләр. Гамил Афзал да шундыйлардан иде. Үзе кебек михнәтле көннәр кичергән меңләгән җәберләнгән татарлар, заман уйлап тапкан дошманнар рухына ул болай дип яза:

Соловкида салкын диңгез яры,
Ярга чыгып тюлень көрсенә:
Монда үлгән “халык дошманнары”
Дошман түгел иде берсе дә!
Магаданда тайга урманнары,
Шул урманда аю көрсенә:
Монда үлгән “халык дошманнары”
Дошман түгел иде берсе дә!

Мондый ялкынлы, тетрәндергеч шигырьләр тудырган Г.Афзал үз заманының сәясәтенә каршы торучы бердәнбер шагыйрь булган дисәк тә дөрес булыр.

Чәнечкеле юллары белән чеметкәләп, ул идарә режимына каршы чыккан, аларны фаш иткән. Куркусыз шигырьләре белән Г.Афзал замана җиленә бирешмичә, баш имичә әдәбият һәм татар тарихында лаеклы урын яулаган

Краткое описание документа:

Шагыйрь Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов, 1921-2003) 1921 елның 23 маенда Татар автоном республикасының хәзерге Актаныш районы Такталачык авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1977 елда "Айлы кичләр" җыентыгы һәм "Борылам да карыйм..." циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.



Автор
Дата добавления 13.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров284
Номер материала 277381
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх