Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Музыка / Другие методич. материалы / Урок музыки "Җыр өйрәтә мине хөр яшәргә"

Урок музыки "Җыр өйрәтә мине хөр яшәргә"



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Музыка

Поделитесь материалом с коллегами:

Асылың югалмасын

Институт дустым Илгизә килеп кергәндә мин үземчә уйланып утыра идем:

Дәрдемәнд хаклы: каләм калебтәген гаян итә. Күзләрнең карасында чагылган дөнья сурәтендә күңелгә сыенган сагыш та, шатлык та чагылыш тапкан кебек, сүзләргә күчкән гамь иясенең җанында ярала. Шуңа күрә һәр иҗат кояш нурларына коенган асылташ кебек нурын үзенчә сибә.” Сания Әхмәтҗанованың “Гәрәбә” китабын укып чыгуга, күңелдән бер-бер артлы менә шундый уйлар үтте. “Арча кызы бит, нишләп сынатып торсын! Әдәбиятыбызга яңа сулыш өргән, күпме талантларны биргән як!”, - дигән уй да килде.

Илгизәгә дә шул фикерләремне җиткереп, китаптан алган тәэсирләрем белән бүлештем:

Сания Әхмәтҗанованың бу китабын бер сулыш белән укып чыгарга мөмкин. Исеме җисеменә туры килеп тора. Һәр шигыре, андагы һәр сүз зәрканчы эшкәрткән муенсаның гәрәбәләре кебек үз урынын табып урнашкан, хәтта башкача күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Анда күңелләрне айкап алырлык сагыш та, рухыңны илаһи бөеклеккә дәшкән чакыру авазы да, хатын-кыз күңеленең сихри назы да, бөтен дөньяны ямьгә күмәрлек мәхәббәт тә бар. Шигырьләрендәге гадилек, садәлек белән тормыш тәҗрибәсе, яшәеш фәлсәфәсенең табигый үрелүеннән туган матурлык күңелне кузгата. Шагыйрәнең лирик героен янәшәңдә тоя башлыйсың. Тормышны, кешеләрне, туган җирен, туган илен, сөйгән ярын бөтен барлыгын биреп яратучы, артык нечкә күңелле, әмма дәрәҗәсен белеп, горурлыгын саклап, үз сүзен кистереп әйтеп бирүче гүзәл затның хисләре күңелне биләп ала да, үзең дә шул хисләр канатында талпынасың. Әйтерсең, күзгә күренмәс күңел кошы каядыр янәшәңә генә кунган да: “Яшәү үзе бәхет, һәр мизгелен тоеп калырга тырыш, каты бәгырьле, битараф була күрмә, киләчәккә юлның башы үткәннәрдә, дөнья фани, әмма мәхәббәт хисе мәңгелек”, – дип сайрый да сайрый. Сине дөнья ямен, кеше күңеленең гамен, якыннарыңның кадерен белергә чакыра.

Сания Юныс кызының шигырьләрендәге кичерешнең һәр дулкынын үз күңелең аша үткәрергә була. Алар безнең һәркайсыбыз өчен уртак кебек, әмма шунда ук уйлап куясың: моны шагыйрь җаны гына шулай кичерә дә, ул гына шулай әйтеп бирә аладыр. Мәсәлән, Әлифба китабы барыбызга да кадерле, күңелләребезгә иң якыны. Балачак, көтеп алган тәүге сентябрь иртәсе, бигрәк тә йорт куенында гына үскән авыл баласы өчен моннан зуррак вакыйга, моннан да күңелгә сеңеп калган мизгел бар микән?! Ә Сания Әхмәтҗанованың “Белем алиһәсе – Әлифба” исемле шигырендә әйтерсең шул сукмакларны кабат үтеп, Әлифбаны укып чыгасың. Әлифбаны кулга алуга олы тормыш ваклыклары онытыла, керләнгән күңеләр сафлана. Алай гына да түгел икән шул, Әлфиба сабыйлыктан олы тормышка күпер, “гыйлем алиһәсе”, “Туган тел сакчысы” буларак символик биклеккә күтәрелә:

Әлифба ул – туган телдәй берәү!

Булмый начары я яхшысы.

Дөрестән дә, авторлары төрле, рәсемнәре төрле әлифбалар бар, төрле халыкларның һәркайсының үз әлифасы. Нинди генә булса да әлифба – тел, димәк, милләтнең сакчысы. Туган телендә Әлифба укымаган баладан да нәүмизрәк, кимсетелгәнрәк бала була ала микән?! Менә нинди уйларга алып керә бит, җиңел,уенчак кына тел белән башланып киткән бер шигырь дә.

Яшь әби”, “Моңлану”, “Ният” һ.б. шигырьләрендә шагыйрә кеше гомеренә төрле яклап күз сала. Гомер күңел кылларына кагылудан туган бер моң кебек. Һәркемнең үз җыры, үз көе. Сагышы, шатлыгы да шунда сыя. Күпме дәвам итәр ул җыр, кешеләр күңеленә нәрсәсе белән уелып калыр? Төгәл генә җавап бирүе дә авыр. Тик күңелләр яралы, хәтерләр үч белән тулганда да адәм баласы бирешмәскә, иманына тугры калырга тиеш бит:

Каләмемнең алдым яңасын,

Догам япты йөрәк ярасын.

Аллаһыма сыенып үтмәк булдым

Фани белән бакый арасын.

Гомер юлы – фани белән бакый арасы, – дип дәвәм итте Илгизә, – әмма шагыйрь бу фикерне тагын да киңәйтә, мәгънәлерәк итә. Шагыйрә фикерендә, бакыйлык ул ахирәткә күчү генә түгел. Ул гамәлләрең, кешеләргә өләшкән матурлыгың аша мәңгелеккә калу. Аерым шәхескә дә, тулы бер милләткә дә мәңгелекнең ишекләрен батырлык кына ача. Гамьсезләр, “зәгыйфь уйлы”, “түбән хислеләр” аңа лаек түгел ди, шагыйрә.

Аның лирик герое да түбәнсенмәскә, тормыш куйган сынауларны горур үтәргә омтыла. Дуслар да кайгы килгәндә генә сыналмый икән шул. Чын дус ул шатлыгыңны да бүлешерлек, синең белән ихлас шатлана алырлык булырга тиеш бит. Күз буяп, авыр чакта эчеңә кереп сереңне алучы, икейөзле “дуслар” алдында тезләнмәслек, тиешле урында аларда өстен калып түбәнчелек белән кичерә алырлык көч табарга омтыла ул:

Яхшы атлы булып, адым саен

Акыл бирүчегә шул сүзем:

Сорап алган киңәш кенә кыйммәт –

Борчымагыз, зинһар... мин үзем. ...

Шатлык арты шатлык килде беркөн –

Дус дигәннәр ачмый ник йөзен?

Бәхетемне гафу италмыйсыз? –

Гафу итәм сезне... мин үзем.

Кеше җиргә бәхет булыр өчен яратылган. Шагыйрә дә шулай уйлый. Әмма хакыйкатьне дә кире кагарга теләми ул:

Сындырыплар сыный бит ул язмыш,

Ә битләрдән сыйпый чак кына, – дип гомер юлын гел ак бәхетләргә генә төренеп үтеп бумасын да аңлый. Шул авырлыкларны җиңеп яшәү, кемгәдер бәхет бирә алу бәхетнең иң зурысы икәнлеген тоя ул:

Гомер китабымның соңгы битен

Ашыкмаска иде ябарга...

Мин бәхетле булыр өчен тудым

Һәм Берүнең бәхете булырга.

Әйе, без кемгәдер бәхет китерә алганда гына үзебез дә бәхетле була алабыз. Бала ата-анасына бәхет китерергә, кавышкан ярлар бер-берсен бәхетле итәргә, бәхетлеләр бәхетсезләргә битараф булмаска, алар тормышына да бәхет чаткысы кундырырга тиеш.

Бәхет төшенчәсенә бик нәзәкатьле якын килә шагыйрә. Кеше күңелен бик тирән аңлап, тәҗрибәле, олпат шәхесләргә хас фикер йөртә. Кеше тормышының һәр чорын да бәхет төшенчәсе төрлечә ачыла. Сабыен кулларына алган ана бәхете, сөйгәненең күзләренә баккан гашыйк җан бәхете, үз-үзең ышаныч аша яки бәхетсезләр күңелен табудан күңелләрдә туган бәхет, һ.б.

Бәхет һәм бәхетсезлек ни өчендер гел янәшә яши шул. Шагыйрә бәхеттән исереп, бәхетсезлек кочагына чума күрмәгез дип гел искәртеп тора сыман.Тормыш сукмагында яңа бәхет эзләп, сабыйларын ятим иткәннәргә бик үтемле итеп:

Кызчык үсәр, үсәр үги булып

(Булмый үги ир дә, хатын да)

Бәхетлерәк бәхет сайлап йөреп,

Оныткансыз бала хакында, – ди ул.

Гомумән, Саниябезнең бәхет, мәхәббәт турындагы шигырьләре бик тирән мәгънәле. Хисләрдә, фәлсәфи акылда бердәй салынганлыктан алар уйландыра да, киңәшче ролен дә үти дип, Сания Әхмәтҗанованың “Гәрәбә” китабын бик еш кулына алуын да искәртеп куйды курсташым Илгизә.

Хатын-кыз күңеленең бик нечкә дә, кирәк икән ирләр ныклыгына алыштыргысыз ныклыкка да ия булуына тагын бер кат инанасың. Нәкъ шагыйрә әйткәнчә бит:

Ирләр белән янәшәдә, бер үк тында

Кем яу чапкан, ут тергезгән, иген иккән?!

Керфегенең һәр бөртеге ымсындырып,

Ханнарны да кем үзенә әсир иткән?!

Милләт гаме белән тулы җанына гүзәллекне, кыюлыкны, мәрхәмәтне сеңдереп гомер итүче Сания Юныс кызына да яңа иҗат уңышлар теләп: “Күз явын алырлык асыл таш та син, күңелләргә үтеп керер асыл кош та. Югалмасын асылың, милләт кызы, – дибез.




Нәзифә Рәшитова

Әлмәт шәһәре, 20 нче урта мәктәбе укытучысы,

филология фәннәре кандидаты
































57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Краткое описание документа:

Автор
Дата добавления 22.01.2016
Раздел Музыка
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров143
Номер материала ДВ-366570
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх