Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Конспекты / Шэриф Камалнын "Акчарлаклар" повестен анализлау
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Шэриф Камалнын "Акчарлаклар" повестен анализлау

библиотека
материалов

Ш.Камал "Акчарлаклар” повесте.

МАКСАТ: 1. Әсәрдә сурәтләнгән Гариф, Газизә, Шәрәфи карт образлары. Үзара мөнәсәбәтләрдәге җылылык, эчкерсезлек, самимилек. 2. Әсәрнен эчтәлегенә төшенеп, бәйләнешле сөйләм телендә анализлау.

Жиhаз: укучыларның рәсемнәре «Дингездә», карточкалар, компьютерда анализ үрнәге.


Дәрес планы: I. Оештыру моменты

II. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

III. Яна белемнәр үзләштерү: Образларга характеристика. Табигать күренеше һәм аның урыны. Табигать сурәтләре: диңгез, ай, давыл, җил, яфраклар, ябалак-карчыга, таракан-кырмыска, акчарлакларның геройлардагы эчке кичерешләрне, тормышларын сурәтләудән аерылгысыз булуы.

IV.Ныгыту.

1. Карточкалар белән әш.

2. Төркемнәрдә әш.

3. Дәреслек белән әш.

V.Йомгаклау.

VI.Өйгә эш. Иншага план төзергә.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе


Дәрес барышы.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без Ш.Камалның «Акчарлаклар» әсәрен өйрәнүне тәмамларбыз. Бәйләнешле сөйләм телендә, үз фикерләреңне катнаштырып, әдәби әсәргә анализ бирә алу, анализлый белү, образларга характеристика бирү– бу безнең дәресебезнең максаты


. Укытучы: Сорауларга җавап алу. 1) Ш.Камал «Акчарлаклар» әсәрен ничәнче елда яза? (1914) 2)ХХ гасыр башы әдәбияты. Әсәр язылган чор турында нәрсә әйтә аласыз? Укучы: XX гасырга аяк басканда татар тормышында яңа сыйныф үзенә урын даулый башлады. Бу—эшчеләр сыйныфы. Капиталистик мө­нәсәбәтләр киңәя, завод-фабрикалар саны арта һәм промышленность көчәя барган саен җәмгыятьтә эшчеләр катламы үсә. Аның үз яшәү рәвеше оеша, үзенең мәнфәгатьләре, иҗтимагый идеаллары форма­лаша. Җәмгыять тормышында инде татар эшчесе дә актив катнаша, аның мәнфәгатен яклаучылар, аны кайгыртучылар барлыкка килә, сәяси әдәбият туа. Матур әдәбиятта да бу сыйныф тормышы чагыла башлый. Инкыйлабый рухлы шигърият барлыкка килә, прозада һәм драматургиядә эшчеләр образларын үзәккә куйган әсәрләр языла. Аерым әдипләр бу теманы яктыртуга ныклап керешәләр. Мондыйлар арасында Шәриф Камал (1884—1942) күренекле урын били. 3) Язучының иҗади югарылыгы? ( башлангыч чор ижатымы, әллә өлгереп җиткән язучымы?)

Укучы: Оренбургта һәм Октябрь революциясеннән соң шәһәр янындагы Чебенле авылында ул 15 ел яши. Шул чорда иң күренекле әсәрләрен — күп санлы хикәяләрен, фелье­тон һәм мәкаләләрен, «Акчарлаклар» повестен һәм «Хаҗи әфәнде өйләнә» исемле комедиясен иҗат итә.Димәк, язучының өлгергән чоры дисәк ялгышмабыз. Укытучы: Ә хәзер тактадагы рәсемнәргә игьтибар итегез әле. Бу рәсемнәрдә нәрсә яктыртыла?

Укучы: Дингез, акчарлаклар, балыкчылар тормышы, диңгездәге давыл.

Укытучы: Әдәби викторина сорауларында Ш.Камал әсәрендә үзәк теманы атагыз диелгән иде.

Укучы: Эшчеләр тормышы.

Укытучы: Әйе, эшчеләр тормышын, аларның вакытлы (сезонлы) эшләрен, бер-берләре арасындагы мөнәсәбәтләрне яктыртуны Ш.Камал үзенең беренче әсәрләрендә үк үзәккә куя. Бу аның үз тормышы белән дә аваздаш. Ни өчен?

Укучы: Ш.Камал кечкенәдән үк үз көнен үзе күрә башлый, ул да балык промыселларында, шахталарда эшли.

Укытучы: Ә хәзер укучылар без дә сезнең белән Каспий диңгезе буенча сәяхәт итик, акчарлаклар тавышын ишетик hәм алдагы сорауларга жавап әзерлик:

Укытучы: «Егет елый» бүлегенә тукталыйк. Һәм,гомумән, әдәби әсәргә анализны без нәрсәдән башлыйбыз? Экранда әдәби әсәргә анализ үрнәге күрсәтелә. - Жанр hәм теманы билгелибез.

Укучы: Әсәр жанры буенча – повесть. Чөнки повесть хикәягә караганда киң күләмле жанр. Анда вакыйгалар, күренешләр, язмышлар күләмле, вакыт һәм урын ягыннан киңрәк була. Повесть бер төркем, катлам кешеләренең тормыш-яшәешен сурәтли, әлеге тормышны бер яки берничә кеше язмышы мисалында тасвирлый.

Укытучы: Әсәрнең темасы? Яки без әсәр нәрсә турында дигән сорауга җавап бирәбез. Укучы: Темасы – эшчеләр тормышы. Балык тоту промыселларына, акча эшләү нияте белән бәхет эзләп, эшкә килгән вакытлы эшчеләрнең тормышы сурәтләнә.

Укытучы: Әйе, эшчеләр тормышы үзәккә алына. «Егет елый» бүлегенең эчтәлен искә төшерик. Сюжетны искә төшеру өчен, мин сезгә карточкалар таратам.

К.№ 1 Бүлекне шартлы рәвештә ничә өлешкә бүлеп була?

К.№2 Беренче өлешкә исем куярга, сөйләргә.

К.№ 3 Икенче өлешкә исем куярга, кыскача эчтәлеген сөйләргә..

К.№4 Өченче өлешкә исем куярга, кыскача эчтәлеген сөйләргә.

Укытучы: Менә без бүлекнең төп өлешләрен сөйләп чыктык. Ә хәзер конфликтны билгелик. Нәрсә ул конфликт? Конфликт кемнәр арасында?

Укучы: Эшчеләр –Исак; Укытучы: Сәбәбе нәрсәдә? Укучы: Диңгездә давыл кубачагын белеп торып, Исак неводны салдыра, чөнки аның пае (өлеше) бар.

Укытучы: Бүлектәге образларга тукталыйк. Образларга характеристика биргәндә без нәрсәләргә игътибар итәбез? Иң беренче бүлектәге образларны ике төркемгә бүләбез: төп һәм ярдәмче образлар, актив һәм пассив. - портреты - чыгышы - аны тәрбияләгән шартлар - кешеләр белән мөнәсәбәте -рухи байлыгы - әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле - интерьер - табигать күренешләре

Төп образ- Гариф Ярдәмче образлар – Шәрәфи карт, Газизә.

Актив һәм пассив образлар

Актив: Гариф, Шәрәфи карт

Пассив: Газизә Образлар: компьтерда укучылар әйткәннән соң образлар языла бара.

Укытучы. Хәтерегездә булса, без геройларның исемнәренә дә игътибар итә идек. Менә сезгә Сайдәшнең чыгышын тәкъдим итәбез.

Гариф (1. Белүче, танучы, хәбәрдар; 2.Укымышлы; 3. Акыл иясе.)

Шәрәфи (1. Кадерле, хөрмәтле, данлы; 2. Затлы нәселле) Газизә ( 1. Бик кадерле, кыйммәтле, газиз; 2. Көчле, кодрәтле; 3. Сирәк, бәһале, бик сирәк очрый торган. 4. Изге)

Укытучы: Укучылар, безгә «Егет елый» бүлегендә Шәрәфи карт образының портреты бирелмәгән. Шуңа күрә мин сезгә аның портретын сурәтләгән урынны компьютерда күрсәтәм. … Шул арада ишектән дәү генә бер кеше килеп керде. Аның башында йончылган кара эшләпә, өстендә кыска гына соры чикмән, чикмәннең алгы чабулары ике якка ачылып киткән; күкчел кара күлмәгенең изүеннән йонлы күкрәге күренеп тора иде. Буе уртачадан озын булмас, тик иңбаш араларының киңлеге, кулбаш әгъзаларының эрелеге аны шактый дәү күрсәтә иделәр. Хосусан, түгәрәкләтеп кырыккан чал сакалы, киң һәм каратутлы йөзе белән ул төтен дулкыннары арасында әллә нинди «дию» кыяфәтендә күренә иде.

(Укучылар белән әңгәмә) Ә хәзер hәрбер геройга характеристика бирик( укучылар икешәрләп төркемләнәләр).

1 нче төркем – Гариф;

2 төркем- Шәрәфи карт.

Укытучы: - Ә хәзер экранга язылган сыйфатларга игътибар итегез. . Нечкә күңелле, укымышлы, миhербанлы, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән, саф, олы жанлы, сөйкемле, кече күңелле, ярдәмчел, батыр, тырыш, тәртипле, тәвәккәл һәм кыю, олыларны хөрмәт итә белүче, кызу, үз сүзендә тора, кайгыртучан, гаилә башлыгы Бу сыйфатлар кайсы геройларга туры килә? Аерып әйтегез.

Укучы: Гариф - нечкә күңелле, укымышлы, миhербанлы, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән, ярдәмчел, батыр, тырыш, тәртипле, тәвәккәл һәм кыю, олыларны хөрмәт итә белүче; Газизә-олы жанлы, сөйкемле, ярдәмчел – Шәрәф и карт – эшчән, тырыш, гадел, кайгыртучан, гаилә башлыгы

Укытучы: (дәреслек белән эш) - Гарифның тәвәккәл һәм кыю икәнлеге кайсы урында күрсәтелә? - Олыларны хөрмәт итә белүе кайсы урында күренә? - Характерындагы түбәндәге сыйфатларны: хискә бирелүчән, нечкә күңелле, йомшак кайсы урында күрәбез.

Укытучы: Образларга характеристика биргәндә без интерьерга да игътибар бирәбез. Гарифның эчке шәхси кичерешләрен сурәтләгандә безгә нәрсә ярдәмгә килә?

Укучы: Барак күренеше. (Дәреслектән табып укыла)

Укытучы: Автор геройларның рухи кичерешләрен тәэсирле итеп, төгәл сүзләр, образлар ярдәмендә чагылдыра. Ул җанлы ( акчарлаклар, тараканнар, кырмыскалар, ябалак-карчыга) һәм җансыз( ай, диңгез, давыл, җил, яфраклар) табигатькә иркен мөрәҗәгать итә. Алар я кешенең эчке кичерешләренә капма-каршы куелалар, яки кешеләр белән алар арасында охшашлык күрсәтелә, янәшәлек уздырыла. Автор параллель сурәтләу алымын оста файдалана (дәреслекләрдән табигать күренешләрен табып уку).

Укытучы: автор тарафыннан нинди сурәтләү чаралары кулланылган? Авторнын теле нинди?

Укучы: Повесть автор тарафыннан сөйләнелә. Авторнын теле бай, күп сурәтләү чаралары кулланылган (чагыштырулар, эпитетлар, параллель сурәтләу алымы, ). Әсәр укырга жинел hәм кызыклы.

Укытучы: Әсәрнең идеясы нидә? Ш.Камал бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән?

Укучы: XX гасыр башындагы эшчеләр тормышын, аларнын рухи дөньясын ачып биру максатыннан яза.

Укытучы: Әсәргә карата нинди фикерләрегез бар? Сезгә әсәр ошадымы?

Укучы: Мина бу әсәр бик ошады. Бигрәк тә әсәрдәге төп геройлар – Газизә hәм Гариф. Алар арасында бөреләнеп кенә килгән саф мәхәббәт, яхшы, жылы мөнәсәбәт, хисләр бик матур итеп тасвирланган. Мина бигрәк тә балыкчылар тормышы турында мәгьлуматлар булуы ошады. Мин дә аларны акчарлаклар белән чагыштырдым, чөнки акчарлаклар кебек алар да үз бәхетләрен әзләп йөриләр. Әгәр дә табыш күп булса, акчасы да куп булыр иде. Ләкин монда эшчеләр житәрлек дәрәҗәдә акча эшли алмыйлар.эшләре авыр,акчалары аз, ләкин аңа карап күңелләре төшенке түгел, киресенчә, алар эшли дә, ял да итә беләләр. Укытучы: Фикерләрегез өчен рәхмәт. Менә безнең дәресебез дә ахырына якынлашып килә. Димәк, укучылар, без бүген үзебезгә нинди сыйфатларны алырга кирәклеген дә, ХХ йөз башындагы эшчеләр тормышын да тагын бер тапкыр карап үттек. Ә хәзер билгеләр куябыз. (Билгеләр куела). Өй эше. Түбәндәге темага инша язарга. «Егет кешене кыюлык бизи»

Автор
Дата добавления 26.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров2733
Номер материала ДВ-194047
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх