Татарстан
Республикасы
Арча районы
Носы төп гомуми
белем бирү мәктәбе
“Шәфкатьлелек
бизи
кешене”
Класс
сәгате
Укытучы : Николаева Р. Ф.
Тема:
“Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(
Ф.Яруллин)
Максат:
-укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә –тирәдәгеләргә карата
игътибарлылык,мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;
-укучыларның үз
фикерләрен курыкмыйча, төгәл әйтүләренә ирешү.
-игелекле кешеләр һәм аларның башкарган
эшләре белән таныштыру;
-үзләрендә әлеге хис-тойгыларның
тәрбияләнүенә юнәлеш бирү.
Җиһазлау:Р.Миңнуллин
шигыре,ватман,маркер,магнитлар,туп,орлыклар.
Класс сәгате барышы
Хәерле көн, укучылар!
1. Әйдәгез,
барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк.
Куллардан- кулларга җылылык, күңелдән- күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты
нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена
җитәрлек көч бирә дә инде.Ә хәзер тыныч кына утырабыз.
Минем исемем Р.Ф. Мин сезнең исемнәрегезне күрәм, шулай булса да, үз
исемнәрегезне әйтеп китсәгез яхшы булыр иде.
Менә без таныштык та.
Бүген без сезнең белән класс сәгате үткәрербез.
2. Бүгенге
әңгәмәбезнең темасын белү өчен мин сезгә Ф.Яруллинның бер шигырен укып китәм.
Бу шигырь “Ашыгыйк” дип атала.
Актыккы сулышны алганда,
Уфтанмас өчен җан ачынып-
Кулларда егәрлек
булганда,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Күтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып
Холкыбыз бик сабыр булса
да,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Ходайның бер бирмеш
көнендә
Бер матур як белән
ачылыйк.
Һәркемнең гомере бер генә
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Укучылар, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Һәр куплет саен нинди җөмлә кабатланып
килде.(Яхшылык эшләргә өнди). Димәк, бүгенге әңгәмәбез яхшылык, ярдәм
итү турында булыр. (Тактада тема ачыла.)
Татар теленең аңлатмалы
сүзлегендә яхшылык сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән:
Мәрхәмәтлелек
Ярдәмчеллек
Кешелеклелек
Шәфкатьлелек
Ихтирамлылык
Игелеклелек
Шәфкатьлелек,
мәрхәмәтлелек, тәүфыйк — миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек,
кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур
төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле
эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк
аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга,
ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр
башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
Безнең күршедә дә ялгыз
әбиләр бик күп бит, балалар. Ялгыз
әби — бабайларга сез дә ярдәм итәсез. Ул әби- бабайларга сез
шефлык итәсез.Үзегезнең тимурчылык эше турында безгә дә сөйләп алыгыз әле
Слайд №1
3. Ә
нинди кеше генә яхшылык эшли ала? (мәрхәмәтле, изге күңелле, игелекле).
Ә нәрсә соң ул мәрхәмәтлелек? Ничек уйлыйсыз, мәрхәмәтлелек кайда туа? Кайда
яши? Аны күреп, тоеп буламы? Ул кешене нишләтә? (шатландыра, сөендерә,
тәрбияли, баета, юата)
-
Үз фикереңне әйт, кешенекен кабатлама.
-
Фикерләрнең күбрәк булуы яхшы.
-
Фикерләр бәяләнми, тәнкыйтьләнми.
-
Һәр кешенең фикере тыңлана, кабул ителә
Слайд №2
-
Ә начарлык нәрсә ул?(укучылар фикере
тыңлана)
Слайд №3
-
Ә хәзер мин сездән партадашыгызның яхшы
сыйфатларын гына санап китүегезне сорар идем. (саныйлар)
-
Сез әле генә бик яхшы эш эшләдегез. Әйе, яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар
халкында яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә халык
белер” – дигән әйтем бар. Сез дә бу теләкләрне исегездә калдырыгыз, һәр көнне
игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы,
шәфкатьле булырга тырышыгыз.
-
Слайд №4
4. Мин
сезгә “Серле урындык” алып килдем. Ни өчен серле соң ул? Бу урындыкка утырган
һәр кеше бары тик үзенең эшләячәк изге эшләре турында әйтәчәк. Әйдәгез, берәм-
берәм утырабыз һәм сез бүген нинди изге эшләр эшләргә уйлыйсыз, шуларны
әйтерсез. ( әти- әнигә булышам, 5ле алам, дусларыма булышам, һ.б.)
-
Серле урындыкка утырганнан соң сез бары
тик ягымлы, матур сүзләр генә әйтерсез,гел яхшылыклар гына эшләрсез дип
өметләнәм. Сез бу сүзләрне әйткәч, үзегездә берәр үзгәреш сизмәдегезме? (рәхәт
булып китте, йөзләргә елмаю килде,күңелләр сөенде).
-
Димәк, ягымлы, җылы сүзләр әйтү кешене
ниндигә әйләндерә? (сөйкемле, матур, иренендә елмаю, күркәм күренә,
шатлыклы)
5. Укучылар,
көн болытлы булганда безгә моңсу, күңелсез кебек тоела. Болытларны тарату өчен
нәрсә кирәк?
Кояш кирәк. Юкка
гына яхшылыкны, мәрхәмәтлелекне кояш белән тиңләмиләр. Ә кешеләр бу кояшның
нурлары булып үзләренең мәрхәмәтлелекләре, яхшы сүзләре белән кешеләрне
җылыталар.Менә монда тактада кояш, ләкин аның нурлары юк. Сезнең алдыгызда
сүзләр бар, шуларны кояш нурлары җылытырлык итеп куярга кирәк. Сүзләр арасында
җылытмый торган сүзләр дә бар. Шуңа күрә игътибар белән укып куегыз. (Кояш
җыю).
-
Хәзер МИКС ФРИЗ ГРУПП үткәреп алырбыз. Мин
көй җибәрәм, сез көй астында хәрәкәтләнәсез, көй туктагач, сорауны тыңлыйсыз
һәм шундый группаларга берләшәсез.
-
Сораулар ( февраль
елның ничәнче ае) (2Х2 ничә
була)
-
Рәхмәт. Группалап өстәл артына утыруыгызны
сорыйм.
-
Класста, мәктәптә, урамда, өйдә, табигатьтә
без нинди яхшылыклар эшли алабыз соң? 1 минут уйлап, фикерләшеп, язып аласыз.
Һәр группадан бер укучы чыгышы тыңлана. Төркемдәге иң озын буйлы кеше җавап
бирә. Рәхмәт.
-
Мөстәкыйль эш. Укучылар, мин һәр группага
эшләр өләшәм. Бу әйберләрдән нәрсә ясап булыр икән, уйлап, фикерләшеп ясагыз,
берничә җөмлә белән әйтеп бирерсез. (бу нинди яхшылыкка керә? Без кемнәрне
сөендерәбез?)
-
Кешегә эшләгән яхшылыгыгыздан тәм табып
яшәргә өйрәнегез.
Слайд №5, 6
Слайд №7
1. Йомгаклау.Укучылар
,без сезнең белән яхшылык, аны эшләү мөмкинлекләре турында сөйләштек. Ә хәзер
минем янга түгәрәккә басыгыз. Менә сезгә кечкенә янчык. Анда бүген без
сөйләшкән барлык нәрсә тупланып килде. Сез бу янчыктан бүген үзегез өчен
файдалы дип саналган иң изге фикерләрне алыгыз. Һәрберегез үзегезгә тигән
изге сүзләрне чиратлап әйтеп чыгыгыз.
2. Әйдәгез
әле, яхшылык эшләүнең кагыйдәләрен төзеп карыйк:
1) Кешеләргә
ярдәм итәргә.
2) Көчсезләрне
якларга.
3) Дустың
белән соңгы әйберне бүлешергә.
4) Көнләшмәскә
5) Башкаларның
хаталарын кичерә белергә, гафу итә белергә.
Бүгенге тәрбия сәгатен
Р.Миңнуллинның “Яхшылык” шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Слайд №8
Барыбыз да яхшылыкка
мохтаҗ,
Бу
заманда бигрәк.
Яхшылыкны
эшләү җиңел түгел,
Ә
эшләргә кирәк!
Р.Миңнуллин
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.