Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Шигырьләр тупланмасы "Күңелем тамчылары"

Шигырьләр тупланмасы "Күңелем тамчылары"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



hello_html_2bdceecc.jpg

Кереш сүз


hello_html_m35498757.png Кеше күңеле – үзе бер олы дөнья. Аңа бары да - шатлыклар да, борчулар да һәммәсе дә сыя. Ә шул күңелдәге хисләр кешене уйландыра, моңландыра, дәртләндерә, ә кайчакта әллә нинди биеклекләргә күтәрә. Минем дә күңелемнең олы дөньясы бик бай һәм бик матур. Хисләрем белән мин зур киңлекләрне айкыйм. Һәм кайчакларда алар, тамчы булып, әкрен генә кәгазь битләренә тамалар. Мин уйланырга һәм хыялланырга яратам.

Яшәү төшенчәсе - бик зур бәхет бит ул. Тормыш матур. Үзеңнең туган ягыңда табигатенә, халкына сокланып яшәү – нинди рәхәт һәм серле.

Әлеге тупланмам аша мин сезнең өчен күңелемдә туган кайбер хисләремне тәкъдим итәм.

Сәрия Шакирова







Әнкәй

Әни сүзе җирдә иң кадерле,

Иң изге һәм иң-иң зур исем.

Әни генә, бары әни генә

Баласына бирә бар хисен.


Авырлыклар килсә баласына,

Нинди хәлгә генә тарысын,

Зур түземлек һәм сабырлык белән

Үз өстенә ала барысын.


Әнкәйләрнең олы йөрәгендә

Күпме наз һәм күпме җылылык.

hello_html_5b95605a.pngЯратыйк һәм хөрмәт итик без дә,

Әнкәйләрне без гел олылыйк.



Әни

hello_html_3dafc422.png

Якты дөнья, гомер биргәнеңә

Рәхмәт сиңа, газиз әнием.

Инде үсеп, буйга җитсәм дә мин

Әле һаман синең бәбиең.


Тугры булырга син өйрәтәсең

Туган телгә, илгә, дусларга

Ярат, дисең гүзәл табигатьне

Мәрхәмәтле булып кошка да.


Саклыйсың син мине явызлар

дан

Канат җәйгән очар кош сыман

Мин бәхетле, әни, син булганга

Тормыш күгемдә юк бер томан.


Янәшәмдә минем бергә атлап

Адым саен яклый киләсең.

Минем йөрәк нәрсә уйлаганын

Әйтмәсәм дә, үзең беләсең.


Жәлләмисең, һерчак җылы сүзне

Син бит, әни, изге күңелле

Төрле чаклар булып үпкәләшсәк,

Кичерүче – ул син түгелме?


Әнкәй, бәгърем, барысы-барысы өчен

Мин бит сиңа бик тә рәхмәтле

Кайгы күрми яшә җир йөзендә

Ә бит яшәү – бик тә хикмәтле.


Озын гомер, бәхет телим сиңа

Сәламәтлек булсын юлдашың

Горур атла тормыш сукмагыннан

Бервакытта имә син башың.




И хатын - кыз


hello_html_1ac7ce0d.pngИ хатын кыз,син гомер –гомергә

Җиргә тормыш бүләк итәсең.

Буыннардан-буыннарга шулай

Илаһи зат булып киләсең.


Кайдан килә икән шуның кадәр

Йөрәгеңә синең сабырлык.

Игелектән генә торган синең

Эшләреңә һәйкәл салырлык.


И хатын-кыз,гомер бакый шулай

Яшә җирдә изге зат булып.

Шул чагында гына җир йөзендә

Хөкем сөрер бәхет,матурлык.



















Туган авылым – Аксыбым


Аксыбым, син - гүзәл туган жирем,

Шундый якын минем күңелгә.

Балачакта йөгереп уйнап үскән

Һәр сукмагың йөрәк түремдә.


Югары очың, Атау, Түбән очың

Өч урамың гел дә исемдә.

Тальян гармун моңы агыла иде

Ямьле җәйге матур кичләрдә.


"Изгеләр чишмәсе" суларыңда

Юа идек бик еш битләрне.

Шөкер, чишмә әле дә ага шаулап,

Тарта әле үзенә түпләрне.


Мотыйгулла, Завод чишмәләрең

Нинди матур җирдә утыра.

Сузып-сузып керләр чайкый идек,

Сhello_html_m4b18c271.gifуы һаман шулай мул тора.


Мөфәһәр һәм Комлык, Атау тавың

Хәтерләрдә мәңге саклана.

Авыл данын халыкка таныткан

Егетләргә күңелем соклана.


Аксыбымда үскән авылдашлар

Күп җирләрдә гомер итәләр.

Чиксез сагынуларын басар өчен

Вакыт табып, кайтып китәләр.


Бердәм бит ул бешең авыл халкы,

Яши анда кулы осталар.

Авылымның көрәш батырлары

Тирә-якта мәйдан тоталар.


Тарихны да барлаучы бар бездә,

Димәк, авыл санда булачак.

"Аксыбы" дип әле безнең авыл

Ерак чорларгача барачак.






Минем авылым


Әй авылым, гүзәллегең белән

Сокландырасың син күпләрне!

Мәчетеңнең мәгърур манарасы

Тишеп үтәр сыман күкләрне.

Таудан түбән йөгереп төшәсең дә

Чишмәдән су алып эчәсең.

Гармун тавышына сихерләнеп

Кичен су буена төшәсең.

Чишмәләрең тавышы да

Сандугач җыры сыман,

Ә урманнарыңның шавын

Һәрчак колакта тоям.

Тауга йөгереп менәсең дә

Авылны күзәтәсең.

Ничек читтә йөриләр дип

Эчтән бер көрсенәсең.

Нhello_html_m4795c4f6.gifигезләрне онытмагыз,

Кайтыгыз сез, туганнар,

Бу авылның су буенда,

Урманында булганнар.














hello_html_26a0eab4.gif

Туган җир ул шундый кадерле

Туган җир ул иң газизе

Туган җир ул иң изге.

Шунда туып, шунда үстем

Шуңа да мин нигезле.


Кайсы як дип сорасагыз,

Туган җирем - Кукмара.

Татарстан төбәгеннән

Иң матуры санала.


Туган туфрак,туган өем

Миңа шундый кадерле.

Кунакка гына китсәм дә,

Өзә бит ул бәгырьне.


Ватан-ана, туган җирдән

Аермасын ходаем.

Гомерем синдә үтсә иде,

Үз кояшым, үз аем.

Онытмасак иде хаклыкны

hello_html_3db74696.png

Кырык бернең җәе. Матур чаклар.

Авыл халкы тыныч йокыда.

Нәкъ шул чакта Герман сугыш башлый

Зур һөҗүмгә безгә тотына.


Ватан өчен” диеп чакыру килә,

Авылдашлар китә сугышка.

Дүрт елгача аның сузыласын

Беркем белми, күмелә сагышка.


Кемнең улы, ә кемнеңдер ире

Кайтмаска дип киткән икән бит

Билгесезлек өзгән үзәкләрне,

Зарыгып көтеп, бүген кайта дип.


Авыр булды сугыш һәм аяусыз,

Күп якташлар кире кайтмады.

Ватан өчен” диеп Нух Идрисов

Үз күкрәген тупка каплады.


Кайталмаган батыр егетләрнең

Бары һәйкәлләре калыкты.

Әле ярый Сабир батыр кайтып

Батыр төбәк итеп танытты.


Безнең көннәргәчә батырлыклар

Килә әле булып хатирә.

Яу кичергән олы кешеләрнең

Сугыш төшләренә дә керә.


Ул сугышның эзләреннән һаман

65 ел саркый ярасы.

Күңел, йөрәк тели бары шуны:

Булмасын иде дип яңасы.


Килер буын һич күрмәсен иде

Дары исе һәм дә ачлыкны.

Бары тарих аша хәтерләсен,

Онытмасын шушы хаклыкны.


Мhello_html_21b3eace.pngуса Җәлилгә


Туган көнен бүген синең, шагыйрь

Зурлый сине халык, бар дөнья.

Сокланырлык синең батырлыкны

Шагыйрьлекне ул үрнәк куя.


Шагыйрьлегең синең – үлемсезлек,

Шигырьләрең үтә йөрәккә.

Укып барын, ләззәтләнәбез без

Күңелгә моң, көч, дәрт кирәктә.


Шигырьләрең белән ачасың син

Чын асылын сугыш чорының.

Үз күзләрең белән күргәнсең бит

Авырлыгын дошман тылының.


Булган икән чын ихтыяр көче

Сынатмаслык дошман алдында.

Күрсәттең син ага икәнлеген

Куркусызлык татар канында.

Курыкмыйча дошман янавыннан

Баргансың бит хәтта үлемгә.

Тугрылыгың синең сокландыра

Ватаныңа,туган илеңә.

Без-яшь буын,синең оныкларың,

Баш иябез синең талантка.

Батырлыгың белән рухланабыз

Каурый куйган чакта канатка.

Буыннардан буыннарга шулай

Күчеп килер синең батырлык.

Таш һәйкәлләр калкыр һаман саен

Рухың булып җирдә балкырлык.

Тhello_html_5aef0ebe.pnghello_html_5aef0ebe.pngукайга

Авыр заман,кыен заманларда

Яшәгәнсең син, моңлы Тукай.

Елмайганнар, җылытканнар сине

Якты кояш һәм дә тулган ай.



Кечкенәдән, ятим, үксез калып

Күтәргәнсең михнәт, газаплар.

Тик күңелең шигъри, җырлы булган

Үстерсә дә сине чит-ятлар.


Шул аз гына яшәү дәвереңдә

Җырлагансың халкың көйләрен.

Сыкрангансың, яклагансың аны,

Тыңлагансың аның сөйләрен.


Без – киләчәк буын балалары

Баш иябез синең талантка.

Сәләтеңә синең сокланабыз

Шүрәле”ләр, сихри “Пар ат”та.


Үзең исән булсаң, күрер идең:

Нииди биеклектә татарың.

Татар даны синең исем белән

Шөһрәтле һәм бөек, Тукаем!









Чын дус

hello_html_m361d65f2.gif

Чын дус була берәү генә

Беркайчан сине сатмый.

Нинди авыр минутта да

Ул һәрчак сине яклый.


Ләкин була шундый дуслар

Ялганлыйлар, саталар.

Синең барлык серләреңне

Җилгә чәчеп аталар.


Сатлык җанны, ялганчыны

Беркем дә хөрмәт итми.

Ике йөзле булмый торган

Дустың булуга җитми.


Мин шуны беләм: чын дусны

Кимсетергә ярамый.

Дустың булу – бәхет бит ул

Шунсыз дөнья баралмый.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына


Искиткеч бер гүзәл вакыт булып,

Шаулап үтте мәктәп еллары.

Алда көтә сезне могҗизалы

Һәм катлаулы тормыш юллары.


Үткән гомер аккан суга тиң дип

Борынгылар белми әйтмәгән

Ямансу һәм моңсу бу аерылу

Кем башыннан гына кичмәгән.

Үткән гомер аккан суга тиң дип

Борынгылар белми әйтмәгән

Ямансу һәм моңсу бу аерылу

Кем башыннан гына кичмәгән.


Әле генә иде сез сабый чак,

Хәзер инде зурлар булдыгыз

Үтеләчәк тормыш юлыгызда

Игелекле эшләр кылыгыз.


Тормыш сукмагыннан үткән чакта

Булса да гел юлыгыз чәчәкле.

Онытылмаслык, җылы хисләр белән

Искә алыгыз туган мәктәпне.

Кайда яшәп, кемнәр булсагыз да,

Нинди эш тотса да кулыгыз

Кеше” дигән олы исемгә сез

Миннән теләк: лаек булыгыз.


Кайтыгыз сез очар кошлар кебек

hello_html_67b09ad0.pngБез алырбыз җылы кочакка.

Китсәгез дә бездән, йөрәкләрдә

Сакланырсыз озак-озакка.


Шаян


Минем матур песием бар

Иhello_html_6a7ca46a.pngсеме аның шаян

Каршыма йөгереп килә ул,

Таный аладыр каян?


Мәктәптән кайткан чагымны

Зарыгып көтеп тора.

Минем белән уйнарга ул

Төрле планнар кора.


Качышлы уйный песием

Һәр көнне үзем белән.

Хәтта сөйләшәбез икәү

Мин аның телен беләм.



















Күңел көзгә карамый

Хикәя

hello_html_29950aef.gif

Кичкырын Камилә коңгырт кофтасын киеп клубка китте. Камиләне койма китегеннән Кәбир карап калды. Кәбир кара кофта, кызыл кепка киде, клубка китте.

Клубта Кәбирнең күзләре Камиләне күзләде.

Кәбирнең күршесе Котбетдин күптән клубта, Камиләгә күз кысты. Камилә Котбетдингә кире күз кысты.

Күршесенең кыланмышына Кәбирнең күзе кызды, күңеле кытыкланды. Көтмәгәндә, Котбетдин Камиләнең кулларына кагылды. Кәбир котырынды. Камиләгә:”Кара, кызый, кирәгеңне күрерсең кайткач,- кебек куркыту кыяфәте китереп , кәперенде.

Котбетдин кеткелдәп көлде. Кәбир Котбетдингә кычкырды:”Короче, кыздырдың канны, киттек караңгыга!”

Көзге кичтә клуб кырые кап-караңгы, кеше-кара күренми. Күршеләр кара-каршы күзләренә караштылар. Кычкырыштылар, көч күрсәтмәкчеләр.

Клуб кырыенда куш күләгә калтыранды. Карасалар: Камиләне култыгына кысып кочаклап, күнитек кигән Көмеш Күл килмешәге Кадыйр күренде.

Күршеләрнең күзләре кылыйланды, куркып калдылар.

Кадыйр көрәшче, карышырга кирәкми.

Күршеләр – Кәбир, Котбетдин кызсыз, коры куллап кайтып киттеләр, күңелләре кителде.

Кызның күңеле кемдәлеген көзге кич көн кебек күрсәтте.

Кышкы кич кыйссасы

hello_html_m29a4b3ad.gifКышның кабарынкы карлары куыша - куыша, куана-куана каралты-кураларга, келәтләргә куналар. Карасанә, кышкы каникул карлары кызлардай кәттәләнеп, канатланып кайнашалар.

Каракүлдән каникулга кодагыйларына кунакка килгән Кифая клубка кыбырсый. Карлыгандай кара күзле кызый көзгегә карап кыяфәтенә карангалады,кершәнләнде, кесәләрен кар­малагандай кыланды. Клубка китте.

Клубта кеше кайный. Кызлар кәттәләнеп кыланалар. Кич кызганнан кыза. Кинәт Кифаяның күзләре клубның караңгылыгындагы каһарманга карады... Килеш-килбәте киноактердай, каюлы куртка кигән, каймактай кызыктыр­гыч күзле, керсез күңелле Кыям Кифаяга күптәннән карый. Кыз күзләрен качырды, Кыямның керсез карашыннан кы­зый канәгать калды. Кыям - каладан кунакка кайткан.

Кызлар клубтан кайтып киттеләр. Кыям Кифаяны күзләгәчтен, кызларга кушылды. Кинәт Кифаяга караңгы кичтә кояш карагандай, күктә кайнаган карлар карлыгачлар кебек күренде.Караңгылык кызый өчен, киресенчә, көндезгә караганда күпкә күңелле күренде, Кыям Кифаяга карады. “Кифаякай, күңелемнең кырыгынчы каттагы кисәкләрен ки­сәкчекләргә кискәләдең...

Кифая караңгылыкка карады. Кызның күзләре кинә-сезләнде. Кинәттән күзләр күзгә карады. Куллар күптәннән кулда. Кышкы күктән кар коелган кич киноактердай каһарманны, кызыйны кавыштырды. Кызый кыбырсынды :

- Кыям. кирәкми, карама күзләремә, күңелем кислотадай кайный, күрмисеңмени ? Карама...

Кыям кыздан күзләрен кузгатмады. Кызый кабат кисәтмәде, каршы килмәде.

Каникулларның кышкы киче, кабарынкы, келәтләргә кунучы карлар каладан кунакка кайткан Кыям белән Каракүлдән кодагыйларына кышкы каникул көннәрендә кунакка килгән Кифаяны кавыштырдылар.




Эчтәлек

Кереш сүз – 1 нче бит

Шигырьләр


  1. Әнкәй – 2 нче бит

  2. Әни – 3 нче бит

  3. И, хатын –кыз – 4 нче бит

  4. Туган авылым – Аксыбым – 5 нче бит

  5. Минем авылым – 6 нчы бит

  6. Туган җир ул шундый кадерле – 7 нче бит

  7. Онытмасак иде хаклыкны – 8 нче бит

  8. Муса Җәлилгә - 9 нчы бит

  9. Тукайга – 10 нчы бит

10 Чын дус – 11 нче бит

11.Чыгарылыш сыйныф укучыларына – 12 нче бит

12.Шаян - 13 нче бит


Хикәяләр


  1. Күңел көзгә карамый - 14 нче бит

  2. Кышкы кич кыйссасы – 15 нче бит



















hello_html_4f30777d.jpg

17



Автор
Дата добавления 18.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров43
Номер материала ДБ-270077
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх