Инфоурок Другое Другие методич. материалыШигырьләр тупланмасы "Уйлану" темасы буенча

Шигырьләр тупланмасы "Уйлану" темасы буенча

Скачать материал

 

 

 

 

 

Сәрия Шакирова

 

 

 

                                          Уйлану

                                                   (шигырьләр)

 

 

 

 

 

Түбән Өскебаш – 2014

Аңлатма язуы

 

                                                                                           

 

      Тормыш, яшәү - үзе бер олы могҗиза бит ул. Яши-яши кеше әнә нәкъ шуңа ныграк төшенә дә. Гомер узган саен күп нәрсәләрнең мәгънә серен тирәнтенрәк аңлап,  яшәү кадерен дә күбрәк белә башлыйсың. Ник дигәндә, синдә инде яшәлгән кадәр тормышыңдагы  күзәтүләрең аша, үзең өчен диеп тупланган күзаллауларың һәм  ясалган нәтиҗәләрең  шактый җыйналган...

    ...Һәм менә кеше дигәнең, вакытлар үткән саен, үзенең күңелендәге истәлекләренә күзәтү ясарга тырыша.  Йөрәге аша, китап битен сак кына ачкан сыман итеп, үткән көннәренең төрле мизгелләрен барлый. Һәм шушы уйлар кайчакларда, үзеннән-үзе, шигырь сыман юлларга тезелә.

    Мин дә әнә нәкъ шундый хислерәк кешеләрнең берседер, мөгаен. Игътибарыгызга шул юлларны тәкъдим итәргә уйладым әле.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язмышыма мин бик рәхмәтле

 

Мин гап-гади авыл мөгаллиме,

Балаларны шундый яратам.

Тәрбияле, белемле итәргә

Алар өчен һәрчак җан атам.

 

Мин аларга сөйлим серләремне,

Үз тиңемдәй күреп, яратып.

Тормыш дигән олы бу дәрьяда

Ничек яшәү серен аңлатып.

 

Балалар бит алар ихлас сүзле,

Һич  риясыз, матур күңелле.

Алар белән бергә аралашып,

Шулай яшәү бәхет түгелме?

 

Олыларча фикерли бит алар,

Тик юнәлеш кенә бирәсең.

Самими, саф киләчәк буынга

Кирәк булуыңны сизәсең.

 

Язмышыма бик тә рәхмәтле мин

Шул һөнәрне миңа сайлатты.

Балаларны сөеп, яраттырып,

Мәктәп сукмагыннан атлатты.

 

Туган  җирем – Кукмара

 

( Бу шигырем, бәлки, кайчан да булса җыр булып та яңгырар әле)

 

Туган җирем –шундый ямьле,

Җанга якын, матур як.

Башка бер җир юктыр кебек,

Безнең яктан затлырак.

Кушымта:

 

Кайсы як дип сорасагыз,

Туган җирем –Кукмара.

Татарстан төбәгеннән

Иң матуры санала.

 

Күрше Арча  төбәгенең

Дан тотса читекләре,

Чит илләрдә шөһрәт яулый

Кукмарам итекләре.

 

Савыт-саба осталары

Еракларга танылды.

Тырыш халкы ни кирәксә,

Шуны эшләргә алынды.

 

Күз иярми, матурлана,

Ул көннән-көн яңара.

Күңелемә рәхәт минем,

Сокланам Кукмарама.

 

 

 

Ни арада булган 75?!

Татарымның матур тел аһәңен

“Тел күрке – сүз” аша ишеттем.

Фоат абый Галимуллинны мин

Диктор тавышы аша үз иттем.

 

Ә аннан соң пединститутта

Укыганда күреп сокландым.

Телгә хөрмәт, сөйләм серләренә

Төшенергә Аннан көч алдым.

 

Әдәби сөйләмгә бик тә якын

Безнең Кукмарабыз сөйләше.

Хезмәтемдә эшләү дәверендә

Файда бирде һәрчак киңәше.

 

Һаваланмый,  һәрчак сабыр үзе,

Моң ярата аның күңеле.

Ә моң сөйгән кеше йөрәгендә

Бер бөртек кер булмый түгелме?

 

“Язучылар берлеге”н  дә әле

Җитәкләде ул үз чорында.

Депутат та булды галимебез,

Ни эшләсә, шуны  булдыра.

 

Һәр яктан да килгән бу шәхескә

Ни арада булган 75?

Еллар арты еллар узсалар да,

Минемчә, ул үзгәрми бит һич!

 

Юбилее матур булып үтсен,

Сәламәтлек белән көн итсен.

Халкы өчен кылган гамәлләре

Мәңге бетмәс бәхет китерсен.

 

Раниф Шәриповка

 

Оштармалы Раниф, чын йөрәктән

Сокланабыз Сезнең төбәккә.

Ихтыярлы, кыю, сынмас рухлы

Шәхес биргән өчен милләткә.

 

Әллә нинди усал кайчак язмыш,

Без беләбез Сезнең язмышны.

Ачы җилләргә дә бирешмичә,

Яратасыз һаман тормышны.

 

Диңгез һәм су, матур булсалар да,

Кайчакларда алар аяусыз.

Усал җилләр, тозлы, ачы сулар

Иткән Сезне шулай чарасыз.

 

Тукай кебек балачактан Сезне

Сынаган шул тормыш чаптары.

Ярый әле, мәрхәмәтле булып,

Сыендырган Арча яклары.

 

Иҗатны Сез белеп сайлагансыз,

Мулдан Сездә теләк, сәләт тә.

Шундый матур итеп яза алу-

Ул бит үзе олы сәнгать тә.

 

Тәрбияви барлык иҗатыгыз-

Шигырь, поэмалар, кыскасы.

Нинди тирән мәгънәдән бит тора

“Фатыйма һәм Салих” кыйссасы.

 

Авылыгызны Сез бик яратасыз,

Гармун моңын, иген кырларын.

Шигырьләрдән Сезнең табып була

Һәммәсе дә якын булганын.

 

Зур сабырлык өлгесе Сез безгә,

Сездәй сынмас рухлылар сирәк.

Тормышта нык, сабыр, үҗәт булып,

Яшәү өчен күпме көч кирәк?!

 

Без беләбез: Сездә сәләт көчле,

Каләмегез һич тә тутыкмас,

Кукмарабыз халкы, ышаныгыз,

Сезне һичбер вакыт онытмас!

 

Үтә гомер...

 

 Яшең барган саен шулай икән:

 Артка карыйм борылып, сагынып.

 Үтә гомер, инде чәчләргә дә

 Ак мамыклар китә кагылып.

 

 Чигә чәчләренә төшә кырау,

 Ни өчендер, шуңа иң элек.

 Уйланулар, сызланулар белән

 Яши чөнки кеше, кешелек...

 

         Тормыш әнә шулай корылган...

 

  Хезмәттәшләр белән бергә төшкән

  Рәсемнәргә карыйм сокланып.

  Күңелемнән генә һәрберсенең

  Тормышына үтәм тукталып.

 

  Ул чакларда һәрберебез матур,

  Яшьлек  дәрте тулы булынган.

  Эшли, яши, олыгая кеше,

  Тормыш әнә шулай корылган.

Бары тик бер гомер итәбез.

Дөнья матур, яшәү шундый рәхәт,
Ил-күгебез тыныч, тормыш мул.
Гел яхшылык теләп бер-беребезгә,
Показать полностью..
Чын күңелдән сузыйк әле кул.

Бар шундыйлар: юктан да кер эзләп,
Һәрчак никтер йөзен күгәртә.
Андыйларны, тормыш үзе сынап,
Бөтен язмышларын үзгәртә.

Бу тормышта барыбыз бертигез,
Җирдән килеп, җиргә китәбез.
Без-вакытлы кунак бу җиһанда,
Бары тик бер гомер итәбез.

Кайберәүләр шуны уйламыйча,
Никтер, менә, борын күтәрә.
Нәкъ шундыйлар, уйланулы хисне
Теркәп куярга да этәрә.

Сәрия Шакирова.

  Истәлеккә кала ул рәсемнәр,

  Хәтерләүләр өчен бик хаҗәт.

  Кайберләре инде бу дөньядан

  Бакыйлыкка күчкән, ни гаҗәп...

 

           Уйлану

 

Утырам да шулай, хәйран калам:

Уза гомер, бер дә сизелми.

Тик ни хикмәт, еллар үтсәләр дә,

Йөрәктәге ялкын кимеми.

 

Яшәү өчен булган көчле ялкын

Үрли генә бары, ярсына.

Бер уйласаң, кеше яши җирдә

Үзеннән эз, җыр, моң калсынга.

 

Үтми торчы, гомер, дисәләр дә,

Язсын икән гомер үтәргә.

Яшьли киткән җаннарны уйласак,

Кирәк, дуслар, шөкер итәргә.

 

Әй син гомер, шундый да кадерле

Булсаң да бер булырсың икән!

Олайганчы җирдә яшәсәм дә,

Яшәүләрдән һич туймам микән?

 

Якты дөньяларга бер килдеңме,

Китүләрең инде бәхәссез.

Шушы җирдә яши алуыма

Мин бәхетле димен, ә соң сез?

 

Бары тик бер гомер итәбез

 

Дөнья матур, яшәү шундый рәхәт,

Ил-күгебез тыныч, тормыш мул.

Гел яхшылык теләп бер-беребезгә,

 

Чын күңелдән сузыйк әле кул.

 

Бар шундыйлар: юктан да кер эзләп,

Һәрчак никтер йөзен күгәртә.

Андыйларны, тормыш үзе сынап,

Бөтен язмышларын үзгәртә.

 

Бу тормышта барыбыз бертигез,

Җирдән килеп, җиргә китәбез.

Без - вакытлы кунак бу җиһанда,

Бары тик бер гомер итәбез.

 

Кайберәүләр шуны уйламыйча,

Никтер, менә, борын күтәрә.

Нәкъ шундыйлар, уйланулы хисне

Теркәп куярга да этәрә.

 

Үткәнемә түгел битараф

 

Үткәннәргә борылып карамаска

Кушсалар да, мин һич килешмим.

Хиссез, хатирәсез, үткәнемә

Битарафлык белән мин нишлим?

 

Рәхәт көннәрем дә бик күп булды,

Булды аның төрле көннәре.

Табигать тә гел бертөрле тормый,

Исә кайчак усал җилләре.

 

Кеше гомере гел рәхәттән генә

Тормыйдыр ул, дуслар, минемчә.

Үткәнемне уйлап, бүгенгемә

Шөкер итеп яшим, үземчә.

 

 Саулык бит ул- зур байлык

 

Сәламәтлек- зур байлык ул,

Аны сакларга кирәк.

Режим тотып, рәхәт итеп

Яшәүчеләр бик сирәк.

 

Саулык дигән зур төшенчә

Башлана чисталыктан.

Үзеңә үк рәхәт булыр,

Иртүк торгач, юынсаң.

 

Витаминлы ризык белән

Күп вакытта туенсаң,

Синнән дә сау кеше булмас

Җәен сулар коенсаң.

 

Кибеттәге тәм-томнарга

Артык исең китмәсен.

Чып-чын ризыклар ашасаң,

Син сау булып үсәрсең.

 

Дөрес яшәү кагыйдәсен

Яшьтән белеп үзләштер.

Матур итеп, саулык белән

Тормыш итү кирәктер.

 

Яхшы эшләр кылыйк, игелек

 

Яши - яши, узган тормышына

Хәтерләрдә кайта күңелләр.

Бернәрсә дә мәңге булмаган күк,

Гомерләр дә мәңге түгелләр.

 

Яши белеп яшик дөньяларда,

Яхшы эшләр кылып, игелек.

Җирдә яшәү бәхет икәнлеген

Истән чыгармыйк без иң элек.                     

 

Табигатькә булыйк рәхмәтле

 

Кеше җиргә туа, үсә, яши,

Табигатьтән илһам, көч ала.

Ә табигать- безнең яшәешнең

Иң төп чыганагы санала.

 

Ул бит безнең өчен иң саф һава,

Эчәр сулар, урман, киң дала.

Ни өчендер менә кайберәүләр

Нәкъ тә аңа зыян, шом сала.

 

Табигатьнең теле юк бит аның,

Тимәгез, дип өзеп әйтә алмый.

Шәфкатьлерәк булыйк яшәгәндә,

Бер киткәчтен һичкем кайталмый.

 

Табигатьне, җирне, кешеләрне

Рәнҗетмик без, матур яшәек.

Керсез күңел белән дөнья көтик,

Рәхмәт җирем, диеп дәшәек.

 

Яшәү көче алыйк Җир-Анадан,

Ә ул , мәгълүм, нинди кодрәтле.

Аны сөеп, яратып яшәсәк,

Булыр көннәребез бик рәтле.

 

Күңелемә шундый якын сез.

 

(2011-2012 нче уку елында 9 нчы сыйныфны тәмамлаган, яраткан укучыларыма багышладым)

Ике мең дә җиде,сентябрьдә,

Өч авылдан булып сез унөч.

6 кыз һәм 7 малай бергә

Җыйналдыгыз, ә бу- нинди көч.

 

Ә мин булдым сыйныф җитәкчегез,

Сәрия апа икән, дидегез.

Һәммәгез дә шундый матурлар сез,

Миңа шундый якын идегез.

 

Бишенчедән бирле без гел бергә,

Күпме орыш алып, күпме сүз.

Кайвакытта минем үз- үземә

Дигән көнем булды: йөрәк түз.

 

Шук идегез, сыйныф малайлары,

Кызлар түзем булды, бик сабыр.

Гәрчә алар сиздермәсәләр дә,

Була иде күп чак бик авыр.

 

Биш Аксыбы малае, ай, бигрәк

Тиктормаслар иде, бик наян.

Дәрес тыңларга да ирек бирмәү

Килгән микән димен мин, каян?

 

Бер- берегезне уздыра- уздыра

Сез бик каты сугыша идегез.

Башлангычта Әнисә апа безне

Тыя да алмады бит, дидегез.

 

Бераз үсә төшкәч, өйрәндегез

Ярамаган сүзләр әйтергә.

Сизмәстән дә ычкындырып кисәк,

Мин түгел ул, диеп әйтергә.

 

Кызлар бер дә булмады әләкче,

Ни булса да түзә белделәр.

Үзләренә читен вакытта да

Ирексездән көлә иделәр.

 

Ике Рамил, Рөстәм һәм Илнар да,

Булат, Раил һәм дә бер Рәҗәп.

Үзләре дус, тату, бердәм булып

Үсүләре- үзе бер гаҗәп.

 

Хәзер инде менә буй җиткереп,

Барыгыз да үсеп җиттегез.

Сиздермәсәгез дә. сизеп торам:

Мәхәббәттән авыз иттегез.

 

Тормыш, яшәү шулай бара инде,

Кагыйдәсе шулай корылган.

Сездән, миннән генә калмас инде

Гомер бакый шулай торылган.

 

Чыгарылыш елыгыз бит быел,

Имтиханнар көтә әле алда.

Һәм шуннан соң , чылбыр таралган күк,

Таралырсыз кайсыгыз кая.

 

Дөрес, әле кайберегез белән

Ун, унбердә бергә булырбыз.

Егет- кызлар җитдиләнә инде,

Балачактан ерак торырбыз.

 

Зур кешеләр булып җиткәч тә, сез

Күз алдымнан минем китмәссез.

Минем яннан үтеп киткән чакта,

Саз чәчрәтеп, яме, үтмәссез.

 

Бәхет телим сезгә киләчәктә,

Саулык белән гомер итегез.

Тормыш йомгагыгыз олы булып,

Сөенә-сөенә аны сүтегез.

 

Күңел тарткан, җан яраткан парлар

Насыйп булсын тормыш юлында.

Мул тормышта, рәхәтлектә яшәү-

Һәммәгезнең бит үз кулында.

 

Биш ел буе гел дә бергә булдык,

Яшь чактагы хисләр вакланмый.

Искә алыгыз сез шул вакытларны,

Һичнәрсәгә ачу сакламый.

 

Иң изге теләкләр белән: Сәрия апагыз.

 

 

 

 ...Хәтерләү

 

"Болгар"радиосы - минем өчен

Зур бер тормыш, җаныма дәва.

Көн буена аннан талгын гына,

Күңелләргә күпме моң ага.

 

Җырлы-моңлы булу- күңелемә

Әниемнән минем күчкәндер.

Моңлы җырлар, шигырь белән үстем,

Нәкъ шуңа да мин бик хисчәндер.

 

Ул чактагы радио җырларына

Чын күңелдән гашыйк иде ул.

Театрдан өзек, шигырьләрне

Тын алмыйча тыңлый белде шул.

 

Көн буена шуның хисе белән

Йөри иде әнкәй, моңланып.

Ә мин, әниемне тыңлый-тыңлый,

Үстем җыр-моңнарга уралып.

 

Шуны уйлыйм хәзер: әнкәй аны,

Ярый әле, шулай сөйләткән.

Үзе хисчән булып, мине дә ул

Шигъри хислелеккә өйрәткән.

 

Рәфкать абыем бәете

 

1996 нчы елның 14 нче июлендә, 39 яшендә кадерле хатынын, 3 баласын ятим калдырып, Чәкәш буасында суга батып үлгән Рәфкать абыема багышлыйм.

Сеңлесе Сәрия.

 

Нидән генә башлыйм икән

Бу язмамның башларын.

Абый җаным, бик сагынгач,

Бәет яза башладым.

 

Алты туган үскән идек,

Туптай тәгәрәп кенә.

Чәкәш буасы суына

Саклыйм бүген дә кинә.

 

14 нче июль көне

Китте җанны бәргәләп.

Эсселәп су коенгансыз,

Һәммәгез дә бергәләп.

 

Бала җанлы идең, абый,

Күңелләрен күргәнсең.

Һич кенә дә сизмәгәндә,

Чумгач, күренмәгәнсең.

 

Язмыш шулай язылгандыр,

Шаһиттер бары ходай.

Юксынабыз, сагынабыз,

Нигә дип булды болай?

 

Башта авылда тордыгыз,

Аннан Чәкәштә, күчеп.

Тормыш юлдашың-Рәмзияң,

Түзгәндер, белмим, ничек?

 

Вакыт дигәнең шулай бит,

Тормышлар дәвам итә.

Кызларың да, Алмазың да

Нәкъ менә синең төстә.

 

Гармуннарда уйный идең,

Теттереп бии идең.

Суларда йөзгән чагыңда

Аруны белми идең.

 

Кулың алтын иде синең,

Һәр эшкә идең оста.

Комбайннар иярләдең,

Солдатта булдың- постта.

 

Техниканың серен белдең,

Син бит инженер идең

Балта эше тәртибен дә,

Абый, син яшьтән белдең.

 

Тирә-юньдә һәр кешегә

Булдың һәрчак ярдәмчел.

Җаның ярып бирә идең,

Булмадың берчак көнчел.

 

Үләсе көнеңдә миңа

Син китердең бит җиләк.

Ике чиләк виктория-

Әйтерсең, миңа бүләк.

 

Кыз туганны якын итү-

Диләр бит- изге савап.

Никләр болай булды соң,дим.

Таба алмыймын җавап.

 

Безгә инде, абый җаным

Дога кылырга кала.

Син ташлап киткәннән бирле

Юктыр йөрәккә дәва.

 

Бигрәк яшьләй киттең, абый,

Бер авыртмый, сау килеш.

Тормышыңны дәвам итә

Синнән туган 3 җимеш.

 

Кабереңне гел дә күзләп,

Бизли барып торабыз.

Тыныч йокла, абый җаным,

Көн дә дога кылабыз.

 

 

Яши ана һәрчак җан атып

 

Туган авыл, туган җирдә генә

Тормый кеше, язмыш йөретә.

Вакыт табып, кайтып китүләрен

Балаларның, ана гел көтә.

 

Без кайтабыз, әнәй, дигән сүздән

Балкып китә ана йөзләре.

Шатлыгыннан һәм дә сөенечтән

Дымланалар аның күзләре.

 

Вакытларны санап, тәрәзәдән

Карап көтә ана куанып.

Шулай яши ана гомер буе,

Балалары белән юанып.

 

Зур юлларда чакта балалары,

Ана күңеле бары аларда.

Исән-имин генә йөрсеннәр ди,

Балалары, берүк, юлларда.

 

Мунча ягып һәм дә пешеренеп,

Көтә ул аларны яратып.

Үзе өчен түгел, балалар, дип,

Яши ана һәрчак җан атып.

 

Киткән чакта, саубуллашулардан

Моңсулана ана йөрәге.

Сау-сәламәт, рәхәт яшәсеннәр-

Күңел түрендәге теләге.

 

Үзебезгә килеп җиттек, диеп

Хәбәр булса, тагын шатлана.

Балаларга чиксез мәхәббәте

Аның менә шулай саклана.

 

Һәркемгә дә якын бу сүзләр

 

Туган авыл, туган җирем дибез,

Һәркемгә дә якын бу сүзләр.

Әби-бабам монда яшәгән дип,

Күңел тулып, яшьләнә күзләр.

 

Монда минем кендек каным тамган,

Монда туганнарым, нигезем.

Әткәм-әнкәм монда гомер иткән,

Монда әйтелгән иң тәүге сүзем.

 

Тарихыңны барлап яшәгәндә,

Горурлану хисе тоясың.

Ярый әле синдәй нигезем бар,

Эх авылым, диеп куясың.

 

Туган авыл һәркемгә кадерле,

Шөкер, әле мин яшим якын.

Җирсеп, сагынып яшәүчене күрсәм,

Эчендәдер, димен, ут-ялкын.

 

Кайда яшәү гел үзеңнән тормый,

Кемгә язмыш ниндине корган.

Туган җире булсын һәр кешенең,

Күңеленнән һич чыкмый торган.

 

           

             Дүртъюллыклар

Кемнәргәдер ярарга тырышмыйм,

Мөлкәтлеләр белән узышмыйм.

Әмма заманадан артта калып,

Начар яшәргә дә тырышмыйм.

                       * **

Йөрәк бит ул сизгер, әйтмәсәм дә,

Аңлыйсыңдыр, бәлки, күзләрдән.

Төер түгел, хәтта төеннәр бар

Саксыз әйткән синең сүзләрдән.

***

Кеше бәхетеннән бәхет эзләп,

Булмыйдыр ул булып бәхетле.

Үзеңнекен кирәк югалтмаска,

Шул чакта син - алтын тәхетле.

***

Үзебезнекен бирмибез,

Кешенеке кирәкми.

Шулай яшәсәң әгәр дә,

Кырын караш эләкми.

***

Үз-үзеңне борчыма әле, дускай,

Диеп, мине ник сөйләшәләр.

Көчле рухлы, яхшы кешеләрдән,

Белеп тор син, гел көнләшәләр.

***

Нихәл итмәк кирәк, тормыш кырыс,

Аямый ул дусны, дошманны.

Мәңге яшәр кебек тоелсак та,

Узып булмый Ходай кушканны.

***

Әй, туган җир, синнән кадерлерәк,

Газизрәк җир соң бар микән?

Үз җирендә яши алган кеше

Бәхетлерәк, димен, җан икән.

***

Җиһанда яшәүләр кешегә

Бары тик бер килә, аңласаң.

Тормышны, бу матур дөньяны,

Шулкадәр, шулкадәр яратам!

 

 

 

 

 

 

 

   Эчтәлек

 

Аңлатма язуы........................................................................................   2 нче бит

Язмышыма мин бик рәхмәтле.............................................................   3 нче бит

Туган җирем – Кукмара.......................................................................   4 нче бит

Ни арада булган 75?!............................................................................   5 нче бит

Раниф Шәриповка................................................................................    6 нчы бит

Үтә гомер .............................................................................................    6 нчы бит

Тормыш әнә шулай корылган ............................................................    6 нчы бит

Уйлану ..................................................................................................   6 нчы бит

Бары тик бер гомер итәбез...................................................................  7 нче бит

Үткәнемә түгел битараф......................................................................   8 нче бит

Саулык бит ул – зур байлык ...............................................................   8 нче бит

Яхшы эшләр кылыйк, игелек .............................................................    9 нчы бит

Табигатькә булыйк рәхмәтле .............................................................    9 нчы бит

Күңелемә шундый якын сез ...............................................................    9 нчы бит

Хәтерләү ...............................................................................................  12 нче бит

Рәфкать абыем бәете ...........................................................................  12 нче бит

Яши ана һәрчак җан атып ...................................................................  14 нче бит

Һәркемгә дә якын бу сүзләр ...............................................................   15 нче бит

Дүртъюллыклар ...................................................................................  16 нчы бит

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Шигырьләр тупланмасы "Уйлану" темасы буенча"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный дизайнер

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 528 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.10.2016 4084
    • DOCX 284.5 кбайт
    • 10 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Минесария Фархутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 15021
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Методы маркетинговых исследований в интернете

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 20 регионов

Мини-курс

Современные тенденции в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Профессиональное развитие бизнеса: стратегии и инструменты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе