Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Конспекты / Шәүкәт Галиев иҗатының үзенчәлекләре

Шәүкәт Галиев иҗатының үзенчәлекләре

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Русский язык и литература

Поделитесь материалом с коллегами:

Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениясе

К.Д.Ушинский исемендәге фәнни-гамәли конференция











Татар әдәбияты секциясе

Шәүкәт Галиев иҗатының үзенчәлекләре

Бикмуллин Руслан Радикович, 6В сыйныфы укучысы,

37 нче гимназия, Авиатөзелеш районы













Җитәкче:

Сабитова Ш.Р, 1 кв. категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы





Казан, 2015 ел





Эчтәлек

Кереш ...............................................................................................

1.Төп өлеш. Шәүкәт Галиев балалар шагыйре

1.1. Шәүкәт Галиев шигырьләренең үзенчәлеге

2. Йомгаклау.............................................................................................................

3. Кулланылган әдәбият........................................................................................

































Кереш.


Әлеге фәнни эшне язарга алынганда, без үзебезнең алдыбызга түбәндәге максатларны куйдык:

1.Шагыйрь иҗатына күзәтү ясау, иҗат үзенчәлекләрен билгеләү.

2.Ш.Галиевнең XX гасыр балалар әдәбиятында тоткан әһәмиятле урынын күрсәтү.

3.Ш.Галиев иҗатын мәктәптә өйрәнү

Максатыбызга ирешү өчен без түбәндәгеләрне башкардык:

1.Ш.Галиевнең балалар өчен язылган әдәби җыентыкларын җентекләп карап чыктык.

2.Шагыйрь иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен өйрәндек.

3.Мәктәп дәреслекләренә күзәтү ясадык.

Фәнни эшебезнең структурасы түбәндәгечә:

Эшебез 2 бүлектән тора:

Кереш өлешендә без максатларны билгеләдек, максатка ирешү өчен башкарган эшләребезне, фәнни эшебезнең структурасын күрсәттек.

Төп өлештә, Ш.Галиевнең күпкырлы иҗатын ачуга багышланган. Аның балалар өчен язган әсәрләренә күзәтү ясала, тәнкыйтьчеләрнең Ш.Галиев иҗатына уңай карашлары ачыклана.

Йомгаклау өлешендә эшебезнең төп нәтиҗәләре чыгарыла.

Кулланылган әдәбият алфавит тәртибендә күрсәтелә.

Тикшерү объекты итеп Шәүкәт Галиев шигырьләрен алдык. Шул шигырьләрдә без юмор элементларын таптык. Ул җорлылыгы белән рәхәт көлдерә, дөньяны юмор аша күзәтергә, аны танып белергә өйрәтә







Төп өлеш

Шәүкәт Галиев балалар шагыйре

Ш. Галиев үзенең балалар поэзиясендә балалар психологиясен, балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен тирәнтен белеп кенә калмады, бу зур һәм серле дөньяга Ш. Галиев дигән кабатланмас шәхес, үз дөньясын китереп куша алды. Нәкъ менә балалар әдәбиятында кабатланмас дөнья ачканы өчен, хөкүмәтебез аны 1972 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләде, ә 1982 елда ул Халыкара Андерсен дипломын алды, Татарстан Республикасының халык шагыйре дигән исемгә лаек булды.

Табигый талантлы, гаять зур тырышлыгы, ил язмышы белән яшәве аны республикабызның әйдәп баручы шагыйрьләре рәтенә китереп бастырды. Шагыйрь шәхесе һәм иҗаты балалар бакчаларыннан алып, мәктәптә һәм башка белем бирү йортларында җентекләп, кызыксынып, үз итеп, якын күреп, зурлап өйрәнүгә лаек.

Шәүкәт Галиев — балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйр. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйр сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.

Шагыйрьнең чын исеме - Шәүкәт Галимулла улы Һидиатуллин. Ул үзенә псевдонимны Шәүкәт Галиев дип ала. Тумышы белән Кайбыч төбәгеннән. Хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында 1928 елның 20 ноябрендә туган. Үсмерлек вакыты сугыш елларына туры килә. Ундүрт-унбиш яшьлек үсмер җир сукалау, тырмалау, авыр-авыр капчыклар төяп дөүләткә ашлык илтү кебек эшләр башкара. Ләкин ыңгырашмый, дошманны җиңү хакына тырыша. Җиде сыйныф белеме булган егетне исап-хисап эшенә куялар. Ул анда да сынатмый. Шәүкәт кечкенәдән үк табигате белән гади малай булмый, күңеле җырга, шигырьгә тартыла. Бишенче сыйныфта укыганда инде ул шигырьләр яза һәм аларны җыр дәфтәренә терки бара. 20 яшь тулган көннәрдә, ул аларның кайберләрен Кайбыч районында чыга торган «Колхоз бригадасы» гәзитендә бастыра. Шуннан рухланып киткән егет язмаларын Казан басмаларына да җибәрә. Ниһаять, 1949 елда аны район гәзитенә эшкә күчерәләр, башта җаваплы сәркатип, соңыннан мөхәррир вазифасын башкара. Аның сәләтен тиешенчә бәялиләр, 1953 елда Казанга чакыралар, «Чаян» журналына әдәби хезмәткәр итеп алалар.

Казанда яшәп иҗат итүнең нәтиҗәләре тиз күренә. Бер елдан, ягъни 1954 елда, биредә аның «Яңа көйләр» исемле беренче китабы чыга. Китапның махсус мөхәррире С. Хәким була. Ә. Фәйзи әлеге китапка беренче булып бәяләмә яза. «Аларда, - ди ул, - шигырь өчен кирәк ике элемент бар: уй һәм тойгы».

Әле ярый аерылу бар,

Югыйсә шундый шатлыклы

Очрашу булмас иде!

Яхшы әйтелгән! Бу афоризм дәрәҗәсендә кыска итеп әйтелгән уй никадәр юмор катыш нечкә лирика белән җылытылган, җанландырылган! Монда уй һәм тойгы бердәмлеге бар»1. Олы шагыйрьнең мондый бәясенә лаек булу өчен, чыннан да, талант чаткыларының өметле булуы кирәк. Әнә шулай ул, алтмышынчы еллардан башлап, иң күп һәм уңышлы иҗат итүче шагыйрьләренең берсе булып әверелә. 1958 елда Язучылар берлегенә әгъза итеп алына.

Шагыйрьнең әйтер сүзен, күңелендәге моң-борчуларын лирик әсәрләр генә сыйдырып бетерә алмый. Шуңа да ул юмор-сатирага мөрәҗәгать итә һәм бу өлкәдә иҗатының башлангыч елларыннан башлап соңгы көнгәчә актив эшләп килә. Тормыштагы кимчелекләрне, кешеләрдәге йомшаклыкларны үткен күз белән күреп алган «Чаян»да басылган юмористик-сатирик шигырьләре аны 50нче елларда ук әдәбиятыбызның үзенчәлекле көлү остасы итеп күтәрде. 60нчы елларда сәләтенең шушы ягы тагын да яңа төсмерләре һәм аһәңнәре белән ачыла төште.

Көлә белеп көлгәнгә һәм белеп файдаланганга да көлү Ш. Галиев кулында тормышны раслауның гаять көчле коралына әверелә.

1957 елда язылган «Әткәйгә хат» поэмасы исә үзенең драматик яңгырашы, хис-кичерешләренең табигыйлеге һәм лирик моңы белән илленче еллар татар поэзиясенең поэма жанрындагы уңышлы итеп бәяләнә. «Әлеге поэма – шагыйрьнең балачагы, ятимлек әрнүләре, тормыш дәресләре, үзенең генә түгел, үз буынының биографиясе. Шуның белән кадерле ул безгә»

Ш.Галиев лирикасы гаять бай, күпкырлы. Ул үзенең халыкчанлыгы, музыкаль аһәңлелеге белән аерылып тора. Аның шигырьләре йөгерек телле, юморга бай булулары белән җәлеп итәләр. Алар, әйтерсең лә, халык җырларыннан үсеп чыкканнар, үзләреннән-үзләре көйгә салынуны, җырлауны сорап торалар.

Шигырьләрендәге композицион бөтенлек, камиллек күп кенә композиторларны аның шигырьләренә көй иҗат итәргә этәрә дә инде. Нәтиҗәдә, «Раушаниям, бәгърем», «Утыр әле яннарыма», «Тамчылар тамар чаклар», «Ник яңара сагышлар?», «Күпме күзләр күреп онытылган…», «Шомырт чәчәкләре ак кына», «Сөенечкә дисәм…» кебек популяр җырлар дөньяга туа. Бу җырларның дөньяга чыгуына инде бик күп вакыт үтсә дә, алар әле һаман да яңгырыйлар, аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора.

Шушы елларда шагыйрь өр-яңа дөньяга – балалар дөньясына аяк баса…

1962нче елда Ш. Галиевнең балалар өчен шигырьләр тупланмасы, беренче китабы - «Камырша»сы басылып чыга.

Китап үз хуҗаларын бик тиз эзләр таба, нәниләр бу шигырьләрне тиз арада ятлап алып, сәхнәләрдән сөйли башлыйлар. Эшләмичә генә көч сакларга тырышкан ялкау Тимершаның гади генә бер Сабир исемле малайдан җиңелүен һәр бала үзенең җиңүе итеп кабул итә, гаделлекнең җиңүе итеп тоя. Шагыйрь белән Тимершага карата бик гадел итеп:

«Әй Тимерша, Тимерша,

Син бит хәзер - Камырша!» дигән хөкемен чыгарып куя.

Беренче китаплары басылып чыккач та, шагыйрьнең иҗатын күзәтеп килгән Сибгат ага Хаким: «Балалар әдәбиятында Тукайдан соң, Бари Рәхмәтләрдән соң туган бушлык бетте»,- дип язып чыга. «Шәүкәт Галиевне балалар өчен язган шигырьләрендә көнкүрештәге гади генә нәрсәләр шигырьгә әйләнә. «Витаминлы хәрефләр», «Көпчәкләр ни сөйлиләр», «Рус казлары: га-га-га», «Тырма, торма һәм торна», «Язгы әкият» кебек бер уку белән ятлана торган шигырьләрне укучы балалар бик тиз кабул иттеләр.

Мәгълүм ки, нәниләргә атап язылган әсәр укучыны дөньяны танып-белү ягыннан гына түгел, сәнгатьчә матурлыгы белән дә үзенә тартып торырга тиеш. Ш.Галиев балалар әдәбиятының шушы үзенчәлекләрен тирән аңлап иҗат итә. Ул нәниләргә җитди нәрсәләр турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, балалар теле белән сөйли белә. Бу өлкәдә ул, бер яктан, татар әдәбиятларның казанышларыннан файдалана. Шагыйрьнең иҗади үсешендә тагын аның зурлар поэзиясендә инде искә алынган шигъри тәҗрибәсенең һәм халык авыз иҗатын яхшы белүенең дә файдасы булды.

Балаларга элек-электән кызыксынучанлык хас. Мәгълүмат ташкыны көчәйгән безнең заманда нәниләрнең бу сыйфаты балалар әдәбиятында да дәвергә хас рәвештә ачыла. Ш.Галиев геройлары - үтә кызыксынучан һәм күзәтүчән балалар. Алар күпне белергә телиләр, эзләнәләр, уйланалар:

Безнең сыер көн дә кырдан

Чүлмәк-чүлмәк сөт ташый,

Ул бит яшел үлән ашый,

Сөтне ничек ак ясый?

Фермадагы апаларның тавыкларга фән кушканча ваклап пыяла ашатуларын күргән нәнинең:

Күкәйне мин дә яратам,

Күкәй бит ул бик тәмле.

Тавык китап укымый ла,

Ничек белә ул фәнне?! –

дип уйлануында да кызыксынучан баланы һәм аныңча уйлана алган авторны ачык күрәбез. Кечкенә геройның шушы хасиятен тою шигырь структурасына да эз сала. Шигырьдә еш кына баланың хакыйкать эзләве, тормыш серен ачуы гәүдәләнә.

Ә кайвакыт шигырь үзе баланы уйлату өчен этәргеч көчкә әверелә. Ш.Галиев яшь укучыны дөнья белән таныштыруны аның үзен камаган тирәлектән башлый. Шушы тирәклекнең гап-гади күренешләрендә шагыйрь тирән мәгънә, шигърият таба. Үзе яшәгән мохит белән очрашканда, табигать

кануннары һәм предметларның һәртөрле хасиятләрен җитәрлек белмәү сәбәпле, бала күптөрле кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләргә дучар була.

Шәһәрдән авылга кунакка кайткан нәни күп кенә күренешләр белән таныша. Аңа бозауларның сыер имүләре дә сәер: «Әни, әни, тизрәк коткар, бозаулар сыер ашый», - ди ул куркып, әтәчнең сәгатьсез вакыт белүе дә гаҗәпләндер, кое төбендә «көзге» күреп тә аптырый. Каенлык күргәч исе китеп: «Бу агачларны шулай кем буяган икән акка?»- дип сорый. Кар өстеннән яланаяк атлаган казны аяклары туңадыр дип кызгана.Бала әбисенең, бабасының дару эчүләрен күреп, алар юк чагында үзе дә күпләп-күпләп дару эчә:

Әниләр шатлансыннар,

Үскән дип мактансыннар…

Әмма «зур булу» урынына Шәвәли хур булды - ул авырый, аны врач янына илтергә мәҗбүр булалар.

Шагыйрь табигатьне, тормышны аңларга гына түгел, аның матурлыгын, төрлелеген күрергә, шул төрлелегендә яратырга да өйрәтә. Томанлы көнне ул, мәсәлән, түбәндәгечә сурәтләп күз алдына бастыра:

Үзәннәргә, тугайларга

Тулган сөт кебек томан,

Чүмеч белән чиләкләргә

Тутырып булыр сыман…

Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү тәрбия максатларыннан аерылмый. Шагыйрь нәни «граждан»нарына чын әхлак принципларын тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Әхлак мәсьәләләренең күп шигырьләрендә күтәрелүе дә шул турыда сөйли. Тәнкыйть утына көч саклыйм дип, эшләмичә яткан, нәтиҗәдә сабантуйда җиңелгән Тимерша да, мактанчык Ирек тә, тыштан яхшы булып күренгән, ә үзе астыртын киресен эшләгән Тәүфикъ та, бер ел буе әбисенә хат язмаган Кәли дә эләгә.»1

«Шагыйрь үзенең бер китабын «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр» дип атый. Чыннан да сәерлек – юморның аерылгысыз бер үзлеге бит ул.

Сәерлек ул - бала психологисеянең үзенчәлеге. Ул - баланы билгеле бер дәрәҗәдә каршылык алдында калдыру. Шагыйрь һәр шигырен проблемалы ситуациягә кора. Димәк, шигырьдә бала өчен поэтик һәм педагогик орлык алдан салып куела.

«Бозны кем алган?» шигырендә, мәсәлән, кулына боз алган, боз тотып йөргән нәни кызны күрәбез:

Ә салкын боз торган саен эри,

Кыз шуңа тыз-быз чабып йөри:

  • Мин аны өйгә алып керәм, ди,

Мич алдына куеп киптерәм, ди,

Җып-җылы иттерәм, ди.

Кыз шулай эшли дә, тик… бозы гына югала. Аның бозын укучы белән бергәләп эзләргә туры килә. Инде эшнең серенә төшенгән баланың сөенечен күз алдына китерү авыр түгел. Шулай итеп, гади генә табигать күренеше белән танышу да бала өчен олы бәйрәмгә әйләнә. Бу очракта шагыйрь баланың тәҗрибәсе аз булуга нигезләнә.»

Без безсез яшәмибез,

Безсез без эшләмибез –

Итекче без өчебез,

Өчебезгә ике без. («Безнең безләр»)

Сүз - төшенчәләр белән шагыйрь, оста жонглер кебек, виртуозларча җиңел эш итә. Бала аларның төрле төсләр, төрле формалар алып чиратлашу картинасын йотылып күзәтә. Баланы тел нечкәлегенә өйрәтү, аңа тел күнекмәсе бирү ягыннан да моның әһәмияте зур. Бу сүз уйнаклавы гына түгел, бу - шигъри уен, шигъри шаяру. Шагыйрьнең «Балалар туп уйныйлар», «Чабалар», «Менә нинди чебиләр» һәм башка шигырьләре телнең әнә шул хасиятенә корылган. Каламбур эффектының табышмакларга килеп керүе дә әлеге охшашлыкның кинәт ачылып китү үзлегенә бәйле:

- Көтүче сумкасы таптым,

Һәм өйгә алып кайттым.

Көтүчегә бирмәдеңме?

- Юк, сыерга ашаттым! («Табышмаклы табыш»)

Шагыйрь телебездәге бер генә сүзне, бер генә хәрефне дә игътибардан читтә калдырмый. Шәвәли әнә сүзләрне гел үзенчә күрә:

Бабай тикмәгә

Таянмый таяк.

«Таяк» эчендә

Бар икән «аяк» («Шәвәли сүзлек укый»)

Елан чагуның да үз хикмәте бар икән - «чагу» эчендә «агу» бар.

Әйтергә кирәк, Ш.Галиев – татар балалар шигъриятендә сүз уйнату алымын кертеп җибәргән шагыйрь. Ул телдәге төрле охшаш сүзләрне, омонимнарны, сүз уйнатуларны баланың эчке кире кичерешләрен, тормыш хәлләрен, уеннарын, сөйләмен чагылдыруда киң файдалана. Аның кайсы гына шигырен алып карасаң да шул алым белән очрашасың.

Исеме аның Иркә,

Үзе дә ул бик иркә,

Итәктә ул кич – иртә.

Кәтүк җебен рәшәткәдән

Суздык өй ишегенә;

Булмастыр безнең телефон

Кибеттәге ише генә.

Сизде хәйләмне,

Әткәй бәйләнде:

Әнисе, кара,

Алдакчы бала,

Муены кап-кара!

Әнә шулай итеп, шагыйрь балалар фольклорында еш очрый торган сүз уйнатуларны әсәрне барлыкка китерүче, оештыручы төп чара итеп ала. “Әни кушканча” шигыре инде халык телендә үзенә бер әзер гыйбарә булып йөри, чөнки ул шулкадәр тапкыр һәм оста сүз уйнатудан туган.

Озатканда кызын ана

Үгет-киңәш бирә аңа:

Инсаф белән генә йөр,

Тәүфыйк белән генә йөр!

Ана сүзен тота кызы,

Йөрми кичен һич ялгызы:

Бер көнне ул –

Инсаф белән,

Иртәгәсен –

Тәүфыйк белән.

Омонимик парларны кулланып сурәт ясау, образ тудыру фикернең кискенлеген, төгәллеген барлыкка китерә. Бу “Комлы комсыз” шигырендә ачык чагыла:

Шулай ди дә уйный бирә,

Берүзе, тавыш-тынсыз.

Малайлар китә борылып:

Берүзең уйна, комсыз!

Ком тавында уйный Кадыйр,

Ясый ул әллә ниләр.

Комым күп бит, нигә миңа

Малайлар “комсыз” диләр?!”

Халыкның җанлы сөйләмендә, эчтәлекләрендә шаянлык, тапкырлык салынган мәзәкләрдә ике сүзнең бертөрле ишетелү-язылу мөмкинлекләре белән без еш очрашабыз. Шагыйрь шуларны оста тотып ала белгән һәм комик эффект тудыруда файдаланган. Ике аваздаш “җәен” (җәй көне, балык исеме) уйнату нәтиҗәсендә нинди матур шигырь туган:

Күпме йөрсәк тә без

Җәен,

Каптыралмадык

Җәен.

Җәен эләкмәсә

Җәен,

Язын табарбыз

Җаен. (“Җәен”).

Омонимнар шигъриятнең асылын тәшкил итә, чөнки бер төрле яңгырашлы сүзләр рифма төзүдә ярдәм итә. Тик биредә аларны куллануда осталык, телнең бөтен нечкәлекләрен белү сорала. Шәүкәт Галиев бу нечкәлекләр белән бик оста файдалана.

Һәр шагыйрьнең үзе яраткан темасы, уй – дөньясы бар. Ш.Галиев шушы өлкәдә үзен иркен тота. Шагыйрьнең көчәнми сүз, рифма уйнатуларын, шигырь юлларын газапланмый үзенчә җиңел итеп борып җибәрүләрен, үз интонациясен табуын, гомумән, туган телнең бөтен үзенчәлекләрен файдалана белүен аның иҗатта күп нәрсәгә ирешүе дип әйтеп була.

Шулай итеп, без шагыйрьнең бала психологиясен тирән һәм нечкә итеп тоюын, шуны реаль тормышта бирә алуын күрәбез.

«Ш. Галиевтә йомшак, теләктәшле юмор өстенлек итә, шигырьләре мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балаларны күздә тотып язылган. Кечкенә кеше әле нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын күп очракта аңлап җиткерми, ялгыша. Автор сабыеның ялгышын төзәткәндә аңа ипләп кенә кагыла, ул белә: нәни әле үсәчәк, үзгәрәчәк.

Хәзерге яшьләрдә табигатьтән читләшү, шәһәрдә яшәү омтылышы көчәйде.

Ш. Галиевнең кечкенә герое, киресенчә, табигать эчендә яши, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, матурлыкны күрә белә. Соңгы вакытларда шагыйрь табигатькә булган дорфа мөнәсәбәтнең төзәтеп булмаслык үкенечле хәлләргә китерү мөмкинлегенә басым ясый.

Яшел урманда яшендәй,

Балталар ялтырыйлар,

«Быел кемгә чират», диеп

Чыршылар калтырыйлар. («Яңа ел җитә»)

Әлеге шигырьдә күпме яшерен рәнҗеш салынган. «Кеше урман кисә», «Нефть таптым», «Тургайлар министрына хат» шигырендә дә табигатьне саклау проблемасы куела. «Әни, дим, эчмә инде», «Ялгыш адым» шигырьләрендә җәмгыятьтә яшәп килгән хәвефләр кисәтелә.

Шәүкәт Галиев балалар дөньясына, гомумән, татар әдәбиятына яңа герой-образлар бүләк иткән шагыйрь. «Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр балаларның якын үз геройларына әверелде»

Котбетдин - өлкәннәр образы булса, Шәвәли - шагыйрьнең протатибы дәрәҗәсенә күтәрелгән мәңге картаймас 30 яшьлек бала образы. «Бу җор сүзле, шук малай образы аның йөзгә якын әсәрендә урын алган. Әлеге исемне ишетүгә, балаларның авызы ерыла башлый. Аның белән тагын нинди әкәмәт хәл булды икән, диешәләр.»1

«Шәвәли - кызыксынучан һәм эзләнүчән, елгыр малай. Ул һәрвакыт нинди дә булса бер психологик халәттә күренә, үзенең тәҗрибәсезлеге белән көлке китереп чыгара. 5-6 яшьлек сабый хезмәт белән уенны аерып карый белми әле. Уен аның яшәү рәвеше, дөньяны танып-белүе. Малай останың сәгать сүтеп җыюын карап тора да, үзләренекен сүтеп ташлый, уйный, хезмәт күнекмәсе ала («Сәгать төзәттем»). Кайбер шигырьләрендә сабыйның эшкә ашмас хыялы елмаю тудыра, ул ат башы кадәр кәбестә үстерү турында хыяллана («Мин кәбестә эчерәм»).

Иң кечкенәләр дөньясына табышмак, мәсәл, хикмәтле сүз элементлары килеп керә, бу очракта төп мәгънә уйлап төшенүне таләп итә башлый:

Таеп егылгач,

Шәвәли бераз мактанып ятты,

  • Зу-уп зур җир шары

Бә-әрелде миңа

Шу-ундый да каты!! («Бәрелде…»)

Шул рәвешле, шигырьләрендә Шәвәлинең дөньяны фантастик кабул итүе, чын һәм ялганның бергә үрелүе белән ул поэзиядә яңа сәхифәләр ачты, аның яңалыгы да шунда. Шәвәли образы да шул ягы белән кызыклы. Ш. Галиевнең тагын бер үзенчәлеге шунда: ул шигырьләрендә көтелмәгән нәтиҗә ясый. «Менә нинди чебиләр» шигырендә тере чебиләр турында сүз алып барыла сыман. Чынлыкта исә сүз нәни аягындагы чебиләр турында икән. Аякларыңны һәр кич юып ятмасаң, салкын вакытта яланаяк йөрсәң, менә нинди кыен хәлгә каласың икән! «Атлап чыктым Иделне» шигырендә дә чын һәм ялган янәшә килә.

Кечкенә баланың Иделне атлап чыга алуы булмастай хәл. Ахырда табышмак ачыла: ул Иделнең чишмә булып башланган урыныннын атлап чыккан икән. Авторның «мин» исеменнән язган шундый шигырьләрен дә татар баласы инде Шәвәли итеп күз алдына китерә, Шәвәли бергәләп зур Иделнең кечкенә чишмәдән, инештән башлануы турында төшенчә ала.»1

Шук, шаян Шәвәли бөтен дөньяны иңләп йөри. Аңа бөтен нәрсә яңа, бөтен предметлар, хайваннар, өлкәннәр ачыш бирә, ул гел тормышның шаулы агымында сурәтләнә. Ул җорлыгы белән рәхәт көлдерә, дөньяны юмор аша күзәтергә, аны танып белергә өйрәтә.











Йомгак

Ш. Галиевнең 10лап китабы рус теленә тәрҗемә ителгән. Шулар арасында балалар өчен язылган «Заяц на зарядке» (1980), «Кто играет на курае?» (1995) исемле китаплары да бар. Тәрҗемәчеләр Э. Блинова, С.Малышев, В.Бәширов, Р.Моран һ.б. шагыйрьнең шигырьләренә башка илләргә дә юл ачтылар.

Фәнни эшебезгә, йомгак ясап, түбәндәгеләргә басым ясыйбыз:

1.Ш.Галиев – XX гасыр балалар әдәбиятының иң күренекле шагыйре, дөньякүләм танылган балалар язучысы. Ул - нечкә хисле, тормышчан нигезле лирик, үткен каләмле сатирик, «чәчрәп торган» шаян телле юморист.

2.Дистәләгән тәнкыйтьчеләребез Ш.Галиев иҗатын татар әдәбиятының зур казанышы буларак билгеләп үтә. Мәшһүр тәнкыйтьчеләребез һәм танылган әдәбият белгечләре шагыйрьне балалар поэзиясенең сәнгатьчә фикерләү мөмкинлекләрен баетучы, үстерүче, яңа буын балалар шигъриятенә юл ачучы, үз шигъри мәктәбен булдырган шәхес буларак бәяли.

3.Ш.Галиев иҗаты – татар баласының тормышка өйрәтүче мәктәбе. Аның шәхесе - гаҗәеп кызыклы һәм үзенчәлекле бер дөнья.

Ш.Галиев - милләбезнең киләчәген кайгыртучы, халык хөрмәтенә лаек мәшһүр әдип.

Бу хезмәтебездә без куйган максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз.




















Кулланылган әдәбият

1. Әдәбият белеме сүзлеге. Әхмәдуллин А.Г. - Казан: тат. кит. нәш. 1990.-152,

153 б.

2. Ә.Фәйзи. Уй һәм тойгы// Совет әдәбияты. – 1954. - №6

3. Галиев Ш. Әткәйгә хат.- Казан: Тат. кит. нәшр. - 1956. - 47б.

4. Галиев Ш. Сиңа әйтер сүзем бар.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1960

5. Галиев Ш. Камырша.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1962.-51б.

6. Галиев Ш. Сөнечләрем, көенечләрем.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1961.-103б.

7. Галиев Ш. Шәвәли.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1965.-28б.

8. Галиев Ш. Уены-чыны бергә.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1966.-64б.

9. Галиев Ш. Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1968.-184б.

10. Галиев Ш. Мыеклы бозау.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1973.-144б.

11. Галиев Ш. Тылсымлы көзге.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1974.-256б.

12. Галиев Ш. Витаминлы хәрефтәр.-Уфа: Баш. кит. нәшр.-1976.-144б.

13. Галиев Ш. Заяц на зарядке.-Казан: Тат. кит. нәшр.-1980.

14. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр: Балалар өчен шигырьләр.-Казан: Тат.кит. нәшр.

-1987.-423б.

15. Равил Кукушкин. Канатлы дөнья. - Казан: Татар китап нәшрияте.- 1984.-119б.

16.Татар әдәбяты тарихы: 6 томда, Абилов Ш.Ш., Әхмәдуллин А.Г.-Казан: Раннур нәшрияты, 2001. - 326 б.

17.Фуат Галимуллин. Шәүкәт Галиев. XX йөзнең 30-90 елларында татар әдәбияты.

11 сыйныф өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф. – 2000













Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 29.09.2016
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Конспекты
Просмотров132
Номер материала ДБ-220825
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх