Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / «Шәһәр мәктәбендә татар телен укыту проблемалары».

«Шәһәр мәктәбендә татар телен укыту проблемалары».

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

«Шәһәр мәктәбендә татар телен укыту проблемалары».

Туган тел, туган җир, туган ил... Хәзерге вакытта бөтен Русия күләмендә, шул исәптән Башкортостанда да балаларны hәм яшьләрне укыту hәм тәрбияләүнең оптималь формаларын эзләү

эше бара. Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп

әһәмиятле эшләр эшләнде. Татар теленең берникадәр абруе күтәрелде.

Әмма шулай да без татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы

тынычланып яшәрлек түгел әле. Шәһәрдә яшәүче татарларның да үз телендә иркен аралашканнары чагыштырмача күп түгел. Чөнки күбесе эш урыннарында рус телендә аралаша, җәмәгать урыннарында, транспортта, урамда да, кагыйдә буларак, рус телендә

сөйләшә. Олы яшьтәге һәм урта буын татар кешеләре гаиләдә күбрәк үз телләрендә

сөйләшсә дә, шәһәр яшьләре һәм балаларының күбесе өйләрендә дә русча

сөйләшә, русча аралашалар. Әлбәттә, балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә. Гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә

тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак, ди белгечләр. Аннан соң, ана

телендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була.

Кешеләрне көчләп туган телләрендә гeнә сөйләштереп булмый. Хәзерге

заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр

милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкин

булганча яхшы белергә һәм шул телдә дә - hич югында гаиләләрендә - иркен

аралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт.

Мәктәпләрдә укыган балаларның ата-аналарыннан татар телен

өйрәтүгә карата зарлануларын еш ишетергә туры килә. Мәктәпләрдә унбер ел

буе туган тел дәресләренә йөргән укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе дә

канәгатьләнерлек түгел.

Туган татар теле укытучысы буларак, минем педагогик эшчәнлегемнең максаты- укучыларның үзләренең милли мәдәниятенә карата булган кызыксынуын канәгатьләндерү, укучыларга татар милләтенең бер вәкиле буларак тәрбияләнергә шартлар тудыру.

Педагогик эшчәнлегемнең бурычы - татар теле дәресләрендә укучыларга үз халкының традицияләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәтү.

Шәһәр мәктәпләрендә укучыларның татар телен җитәрлек белмәүләренең

һәм еш кына бу телне өйрәнүгә тиешле җитди караш, игътибар булмауның

төрле сәбәпләре бар:

1) балаларның сөйләм теле ярлы, сүзлек запасының аз булуында;

2) дәреслекләрнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмавы;

3) туган телләрендә сөйләшми торган татар балаларын татар теленә

өйрәтүнең методикасы камил булмавы;

4) патриотлылык рухы, милли горурлык хисе, әхлакый тәрбиясе

җитмәү.

Туган телне саклау, үстерү төшенчәсе аннан файдаланучыларның санын

арттыруны гына түгел, телнең сыйфаты, ягъни дөрес кулланылышы тиешле

дәрәҗәдә булуны да күздә тота.

Баланың сөйләмен үстерү, әлбәттә, аны сөйләшергә өйрәтү дигән сүз.

Сөйләшү – ул аерым сүзлек запасына ия булу, аларны актив куллана белү, үз

фикереңне аңлаешлы итеп әйтеп бирү, тирә-яктагы кешеләрнең сөйләмен

аңлау, игътибар белән тыңлый белү һ.б. бик күп нәрсәләр. Боларның барысын

да бала мәктәпкәчә чорда олылар ярдәме белән үзләштерә. Тәрбиячеләрнең дә

төп бурычлары булып балаларны дөрес һәм чиста итеп туган телдә сөйләшергә

өйрәтү, әйләнә-тирә мохит һәм табигать белән таныштыру, баланың

фикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету, авыз артикуляциясен булдыру тора.

Бүгенге көндә һиччиксез балалар бакчасында ана телен өйрәнүгә зур

игътибар бирелә. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләме дөрес, сүзлеге бай

булу аның мәктәптә уку чорында төпле белем алуы өчен бик әһәмиятле.

Балалар бакчасына йөргән чорда аеруча авазларны дөрес әйтү культурасын

үстерүгә күп көч куярга кирәк дип уйлыйм. Чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балалар

авазларны әйткәндә күп кенә хаталар җибәрәләр. Боларга түбәндәгеләр керә:

а) аерым авазларны дөрес әйтмәү;

ә) сүздәге аваз һәм иҗекләрнең урынын үзгәртү яки төшереп калдыру;

б) ашыгып сөйләү сәбәпле, авазлар артикуляциясенең зәгыйфьлеге;

в) баланың сөйләм сулышындагы кимчелекләре: өстән-өстән генә, еш-

еш һәм тавышлы итеп, паузасыз тын алу;

г)сөйләм темпы белән идарә итә белмәү,паузаларны тиешле урында

ясамау,сөйләмнең бөйләнешле булмавы да борчу тудыра.

Шушы хаталар өстендә эшләүгә күбрәк игътибар бирелсә , бәлки 1

сыйныфка укырга килүче балалар арасында да авазларны дөрес әйтә,

бәйләнешле сөйли белмәүчеләр саны кимер иде.

Бүгенге көндә татар теле дәреслекләренең дә җитешсезлекләре бик күп.

Балага күбрәк кагыйдә өйрәтелә, ә бит ул татарча начар аңлый, аңламаучылары

да байтак. Аны башта чит телен өйрәнгән кебек сөйләшергә өйрәтергә кирәк дип уйлыйм.Уку, әдәбият дәреслекләрендә дә шәһәрдә туып үскән татар

балалары аңларлык текстлар булса, күпкә отышлырак булыр иде.

Мин һәр дәресемдә тирәнтен гуманитар белем бирү белән беррәттән,

укучыларымда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата

хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып

барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре

формалаштырырга тырышам.

Үз укучыларымда милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, туган

телен яратучылар итеп тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш

белән бәйләп, үстерелешле укыту технологияләре нигезендә оештырырга

тырышам

Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин

кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр,

мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам

алалар. Укучыларым белән байтак әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәрне

өйрәнәбез. Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.

Балаларым һәм әти-әниләр белән бергәләп төрле сыйныфтан тыш чаралар

үткәрәбез. "Сабантуй", “Корбан гәете”,”, “Каз өмәсе",

"Нәүрүз" бәйрәмнәре турында җырлы- биюле уеннар, табышмак ,мәкальләр

өйрәнәбез. Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә

олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү

тәрбияләнә.

Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә. Ул

яшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик

үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.Менә шундый юллар, чаралар,

формалар аша укучыларымда намуслылык, турылыклы булу, кешеләрне ярату,

җаваплылык, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек әхлакый сыйфатларны

тәрбияләргә тырышам.

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 05.09.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров217
Номер материала ДA-029999
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх