Инфоурок / История / Конспекты / "Шәҗәрәм - халкым тарихының бер тамчысы" (фәнни эш)

"Шәҗәрәм - халкым тарихының бер тамчысы" (фәнни эш)

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Шәҗәрәм – халкым тарихының бер тамчысы”

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар.

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Р.Фәйзуллин.



Тарих һәм халык... Бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр болар. Һәр ил, шәһәр, авылның, хәтта аерым бер нәселнең үзенчәлекле үткәне, тарихы бар. Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Мөселман булган кеше үзенең әти һәм әнисе ягыннан булган җиде буын бабалары рухына дога укырга тиеш була. Шуңа күрә дә ил агалары – аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар, шәҗәрәсен төзегәннәр, киләчәк буынга ядкарь - истәлек калдырганнар. Әйе, зирәк булган өлкәннәр – буыннар чылбырын өзелмәслек нык җепләр белән бәйләргә тырышканнар.

Җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Гади генә әйткәндә, шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек. Анда ата-бабалар исемлеге, нәсел тарихына бәйле вакыйгалар теркәлгән. Фәнни нигездә билгеләмә биргәндә, шәҗәрә – генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак ул.

Генеалогик чыганаклар үз чиратында 3 төркемгә бүленә:

  1. Сөйләм телендәге чыганаклар (риваять – легендалар);

  2. Матди, материаль чыганаклар (медальләр, акчалар, тәңкәләр, дини әйберләр, герблар);

  3. Язма чыганаклар (рәсми чыганаклар: кануни актлар, төрле таныклыклар, хезмәт кенәгәсе); тарихи чыганаклар – елъязмалар, шәҗәрәләр, язма кенәгәләр; гаилә чыганаклары – истәлекләр, төрле язмалар, шәхси хатлар, васыятьнамәләр.

Нәсел-ыру тарихы белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларда күзәтелгән. Шәҗәрәләр белән шөгыльләнү һәм аны белү төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда киң таралган. Шәҗәрәләр белү әле язу белән таныш булмаган гасырларда ук күп халыкларга мәгълүм була. Галимнәрнең язуларына караганда, Тын океан утрауларында яшәүче халыкларда хәтта 80 буынгача нәсел тарихларын белгән кешеләр бар икән. Иң элеккеге шәҗәрәләр күпмедер дәрәҗәдә энциклопедик характерда була: аларда тарихи мәгълүматлар белән беррәттән халыкның көнкүреше, гореф-гадәте, фольклор – авыз иҗаты да чагылган.

Татарлар шәҗәрәсе тарихы 16нчы гасырларда башлана. Язма шәҗәрәләр Мәскәүгә хезмәткә күчкән татар морзаларының төп юридик документлары булып саналган һәм алар дәүләт архивларына туплана барганнар. Шулай итеп, татар югары катлаулары гаиләләрендә шәхси нәсел тарихлары язылган кулъязмалар булган.

Татар шәҗәрәләре халкыбызның тарихына зур ачыклык кертә. Генеалогик чыганакларны җыеп караганда, алар аша тарих баскычларын бик төгәл күзаллап була. Әнә шулай тупланган язмаларның бер өлеше Нугай Урдасы, Казан ханлыгы һ.б. турында кыйммәтле мәгълүмат бирәләр. Татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән галим, филология фәннәре кандидаты М.Әхмәтҗанов язганча, “... нәсел шәҗәрәләре дөньяда исән калган барлык татарларның кан кардәшлеген раслаучы документлар җыентыгы ул. Бу документлар татар халкының башыннан күп фаҗигале хәлләр узуын раслап торалар”. Кыйммәтле кулъязмалар Дәшти Кыпчак халкы, Нугай, Казан, Кырым, Хан Кирмән язмышлары хакында, инкыйраз дәверләре турында тәфсилләп сөйли.

Генеалогик тамырлары гасырлар төпкеленнән, Борынгы Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан билгеле булган нәселләр бар. Шундыйлар арасында татар халкының йөзек кашы булган мәгърифәтчеләр, укымышлыларның бөтен бер династияләре – Мәрҗаниләр, Хәлфиннәр, Мотыйгуллин – Төхвәтуллин – Айдаровлар, Исхакыйлар, Насыйрилар һ.б. нәселләре. Соңгы елларда шулай ук татар зыялылары, меценатлары, сәүдәгәрләре турында да күп язмалар дөнья күрде. Болар – татар халкының мәгърифәт һәм мәдәни үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән данлыклы Акчуриннар, Гобәйдуллиннар, Апанаевлар... Кызганыч, кайбер данлыклы нәселнең буыннар чылбыры дәһшәтле революция, репрессия елларында өзелергә мәҗбүр ителгән. Әйе, милләтебез язмышында төрле авыр вакыйгалар күп булган. Әмма татар халкы үзенең нәсел шәҗәрәләрен онытып юкка чыгармады. Ул аны хәзер дә барлый, тулыландыра.

Хәзерге вакытта һәр халык үзенең милли-мәдәни традицияләрен яңарта, кайтара. Бүгенге көндә гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре, ядкарьләре белән кызыксыну, буыннар бәйләнеше, исем-фамилияләр турында күзаллауларны киңәйтү, үз гаиләң белән горурлану киң колач алды. Нәсел тамырларыңны барлау - халык, милләт, хөкүмәт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләүдә мөһим бер эшкә әверелде. Дәүләт күләмендә Гаилә елы игълан ителү – шуның ачык мисалы. Гаилә елы кысаларында төрле гаилә бәйрәмнәре, шәҗәрә конкурслары уздырылып торды. Болар барысы да бер максатка – яшь буынны әхлаклы, иманлы, мәгърифәтле итеп тәрбияләүгә юнәлтелде. Шәҗәрәне белү, өлкәннәр тарафыннан аңа зур игътибар бирелү яшьләрдә туган илгә, туган җиргә, телгә, дингә, милләткә мәхәббәт; туганнарга, кардәш-ыруга, күршеләргә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген искәртеп тора.

Нәсел агачыңны белү – һәрберебезнең изге бурычы. Барлау эшен никадәр иртәрәк башлыйсың – ул шулкадәр нәтиҗәлерәк була. Бу кирәкле дә, кызыклы да булган эш белән шөгыльләнгәндә үз нәселебез хакында әлегә түбәндәгеләрне ачыклый алдык. Алга таба шәҗәрәбез хакында күбрәк мәгълүмат тупларбыз дип ышанам. Нәселебезнең өлкәннәре сөйләве буенча, нәселебезгә нигез салган Гобәйдулла бабам якынча 19нчы гасыр башларында туган. Аның улы Нигъмәтулла - 1850 елда дөньяга килә. Нигъмәтулла бабамның улы – Гайнулла. Без фамилиябез итеп аның исемен йөртәбез. Гайнулла бабам авылыбыз тарихында билгеле шәхес. Ул мәчет манарасына ай куйган. Мәчет манарасына ай куелу авыл өчен бик зур вакыйга булган. Мәчет янына бөтен халык җыелып, тәкъбир әйтеп, бәхилләшеп Гайнулла бабайны югарыга озатканнар, манарадан исән-имин төшүен теләп калганнар. Заманына күрә ул укымышлы булган, берничә тел белгән. Үзендә төрле китаплар саклаган, кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнгән. Халык аны бик яраткан, аның янына киңәш сорап килгән. Әтиемнең әтисе булган Гайнулла бабайны һәм Мәгъфүрә әбиемне, кызганыч, мин хәтерләмим.

Алардан нәсел җебе минем дәү әтиемә – Габдрахманга тоташа. Дәү әтием зирәк була, кечкенәдән авыл мәдрәсәсенә йөри, әтисеннән телләр өйрәнә. Бабайдан калган китапларны Совет власте тарафыннан эзәрлекләнгән елларда да саклап кала ала. Ул дәһшәтле Гражданнар сугышында катнашкан. Азин бригадасында пулеметчы булган, батырларча сугышкан, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Сугышлар тынгач, 1924нче елларга кадәр сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Мәскәүдә В.И. Ленинны соңгы юлга озатуның шаһите булган. Авылда колхозлар төзелгәч (авылда ике колхоз – “Кызыл таң” һәм “Тукай” колхозлары оештырылган), башта каравылчы, аннары ягулык-майлау склады мөдире, яшелчәлек бригадиры, “Тукай” колхозында хуҗалык мөдире булып эшләгән. Дәү әти кул эшләренә дә бик оста: тәрәзәләр куя, йорт җиһазларын да үзе ясый иде. Дәү әниебез Мәрфуга исә авылыбызда оста тегүче булуы белән дан тотты. Дәү әни белән дәү әти безне – балаларны яшьтән үк дингә өйрәтте, кичләрен төрле гыйбрәтле вакыйгалар хакында сөйләде, китаплар, хәдисләр укыды.

Дәү әти авылда бакчачы һәм умартачы буларак та дан тотты. Күршеләрне,туганнарны һәрчак бал һәм алмалар белән сыйлады. Безне - үзенең балаларын һәм оныкларын да юмарт, итагатьле итеп күрергә теләде.

Киләчәктә нәселебез шәҗәрәсен тирәннән өйрәнүне үземнең бурычым дип саныйм, чөнки шәҗәрәләр безгә якын кешеләребез, үз нәселебез аша халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шәҗәрә агачын, буыннар тезмәсен, гаилә тарихын төгәл эшләү өчен төрле мәгълүмат туплау шактый вакыт сорый, тапкан материалларны җентекләп тикшерүне таләп итә. Аерым кешеләрнең, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без бүген төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәшләр икәнлегенә төшенәбез.

Шәҗәрә төзү – шәҗәрә агачы һәм буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы ул илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын ачыклый ала.

Шәҗәрәдә – чал тарихы бабаларның,

Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың!

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Димәк, шәҗәрәсе билгеле булган, үткәненә ихтирамлы халык – игелекле киләчәккә лаек Халык! Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Агачларыбыз корымасын, мәңге яшел булсын! Бу исә үзебездән тора.

















Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995.

  2. Фәйзелхак Ислаев, Нәфис Сәйфуллин. Күктәкә тарихы. – Казан; 2000.

  3. Ватаным Татарстан” газетасы, № 242-243, 4 декабрь, 2009. Рәшит Минһаҗ. “Җиде бабаңны белер чак”.

  4. Ахметзянов Марсель. Татарские шеджере. – Казань, 1991.

  5. Җ.Фазлыев. “Иманлы бала”. – Казан, 2003

  6. Ялкын” журналы, №11, 2008. “Гаиләм язмышы – илем язмышы”

  7. Ялкын” журналы, 2008. “Нәселебез - архивларда”.

  8. Мәгариф” журналы, 2008. М.Әхмәтҗанов. “Шәҗәрә төзүне нидән башларга?”



























Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-424777
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>