"Шулкадәр үк..."темасына математика фәненнән дәрес конспекты

Предпросмотр материала:

1 сыйныфта математика фәне өчен ачык дәрес эшкәртмәсе.

УМК “Перспектива”

Дәреслек авторлары: Г.В.Дорофеева, Т.Н.Миракова.

Тема: Шулкадәр үк...

Максат: Укучыларны “шулкадәр үк” дигән төшенчә белән таныштыру. Логик фикерләү сәләтен үстерү. Телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. Иптәшләренә карата ярдәмчеллек тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары:

*“Шулкадәр үк” төшенчәсен бирү;

*Төшенчәне кулланырга өйрәтү;

*Практик күнекмәләрен үстерү;

*Укучыларның игътибарларын, хәтерләрен үстерүгә җирлек тудыру;

*Математика фәненә мәхәббәт тәрбияләү;

*Парларда, төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен камилләштерү;

*Үзбәя бирү.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.

Укыту методлары:

*проблемалы;

*күрсәтмәле;

*өлешчә-эзләнүле.

Материал:УМК”Перспектива” “Математика” 1 сыйныф,дәреслекнең 1 нче кисәге, дәфтәрнең 2 нче кисәге.

Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәре,күрсәтмә материал,презентация,проектор.

Ирешелергә тиешле нәтиҗә:”шулкадәр үк” төшенчәсен куллана алулары, предметларны чагыштырырга өйрәнүләре.

 

 

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

-Балалар, матур итеп бастык, бер-беребезгә елмайдык. Бүген дә сез башка көннәрдәгечә бик тырышып эшләрсез дип ышанып калам.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

-Ә хәзер сезнең телдән исәпләү күнекмәләрегезне тикшереп үтәрбез.

4+2=                       4+0=

6-3=                        6-4=

5-1=                        5+3=

III.Проблемалы ситуация.Яңа темага әзерлек.

-Адилә һәм Айнур өстәл өстенә мин кул чәбәкләгән санда карандашлар куйсыннар.(2)

-Марат һәм Альбина үз алдыгызга колакларыгыз ничә булса, шулкадәр үк санда карандашлар куйсыннар.(2)

-Чагыштырыгыз: кайсысы күп, кайсысы аз?(бертигез)

-Ничек чагыштырдыгыз?(санап)

-Тагын ничек чагыштырып була?(парлап куеп)

-Хәзер каршы як  иптәшегез белән кулга кул тотыныгыз.

-Без нәрсә эшләдек?( кулга кул тотындык)

-Нәрсә әйтә алабыз?(иптәшебездәге куллар саны безнең куллар санына тигез)

-Башкача, бертигез сүзен нинди сүз белән алыштыра алабыз?(шулкадәр үк)

-Димәк, бүгенге дәрес темабыз нинди була?(шулкадәр үк)

IV.Дәрескә максат һәм бурычлар.

Бүген без дәрестә предметларны чагыштырырга һәм “шулкадәр үк” төшенчәсен кулланып җавап бирергә өйрәнербез.

V.Физминутка.

VI.Ныгыту.Дәреслек белән эш.

1)116 бит,№1(таякчык урынына карандаш куллану)

2)116бит,№2(тактада эшләү)

Дәфтәрдә эшләү.

1)10бит,№1.

2)10бит,№2.

VII.Физминутка. Мин әйткән мисалны чишәбез һәм шул санда берләшеп басабыз.(музыка уйный, бииләр,музыка туктагач мисал әйтелә һәм берләшәләр: 1+1, 2+1, 3-1, 3-2,5+1). Микс-Фриз-Груп.

VIII.Группаларда эшләү.

Хәзер мин һәр өстәлгә карточкалар бирәм. Сез  уң якта ничә фигура ясалган булса, сул якта шулкадәр үк фигура ясаячаксыз.Раун Тэйбл.

IX.Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

-Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

Сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди бәя бирерсез икән?

Сезнең өстәлләрдә өч төрле төймә бар- яшел,сары,кызыл.Әгәр бүгенге дәрестә сез барысын да яхшы аңладык дип уйласагыз яшел төймә күтәрәсез. Әгәр инде кайбер өлешләрдә авырлык тойгансыз икән сары төймә күтәрәсез. Әгәр берни дә аңламасагыз кызыл төймә күтәрәсез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске Үтәмеш гомуми урта белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

Математикадан ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема «Шулкадәр үк...»

1 сыйныф

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы: Газизова Минзилә Минсәлих кызы

 

 

2014ел

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

"Шулкадәр үк..."темасына математика фәненнән дәрес конспекты

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Газизова Минзиля Минсалиховна

учительница начальных классов

  • На сайте: 11 лет
  • Всего просмотров: 3356
  • Подписчики: 12
  • Всего материалов: 2
  • 3356
    просмотров
  • 2
    материалов
  • 12
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Газизова Минзиля Минсалиховна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~150

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: