Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сибгат Хәким. "Бакчачылар" поэмасында хезмәт темасы

Сибгат Хәким. "Бакчачылар" поэмасында хезмәт темасы

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Дәрес темасы:

Сибгат Хәкимнең “Бакчачылар “ поэмасы.


Максат:

1.Укучыларны С.Хәкимнең иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, аның әсәрләре хакында фикер йөртә белергә өйрәтү.

2. Жанр буларак поэмага билгеләмә бирү.

3. Укучыларда туган якка хөрмәт, кешелеклелек , миһербанлылык хисләре тәрбияләү.


Дәрес планы.

I. Оештыру моменты:

Исәнмесез укучылар, хәерле көн барыгызга да.

Әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Белемебезне бүген бонуслар белән бәяләрбез. Һәр дөрес җавапка бер бонус бирелә. Аларны без дәрес ахырында билгеләргә әйләндерербез.

II. Үткәнне кабатлау.(слайд №1)

Укытучы С.Хәкимнең “ Җырларымда телим” шигырен укый.

Авыруыма врач кирәк түгел,

Йөрәгемнең беләм дәвасын:

Һәр ел саен кайтып иснәп киләм

Авылыбызның чиста һавасын.

Язар өчен илһам эзлә, диләр,

Урын эзлә, диләр , ямьлерәк.

Никтер минем шигъри хисләремә

Арышларның исе тәмлерәк.

Яннарына барам агайларның,

Фикерләрен ишетеп карарга.

Җырларымда телим гомерем буе

Алар рухы белән янарга.

- Укучылар, сезгә бу шигырь танышмы? Авторын һәм исемен кем әйтә?

( Һәр дөрес җавапка бер бонус бирелә)

- Сибгат Хәким турында белемнәребезне тикшерик әле (тест). (слайд №2)

1) С.Хәким ничәнче елда туган?

А)1910

Б)1911

В)1912

2)Күлле Киме Татарстанның кайсы районындагы авыл?

А)Арча

Б)Әтнә

В)Биектау.

3) Кайсы шигырь С.Хәкимнеке түгел?

А) “Урман кызы”

Б)”Фазыл чишмәсе”

В) ”Юксыну”

III. Яңа материалны аңлату.

- Сибгат Хәкимнең исемен атау белән минем күз алдыма авыл табигате һәм аның эшчән кешеләре килеп баса. Ул үзенең бер истәлегендә: “Укытучыларымның иң кадерлеләремнең берсе- туган ягымның берни белән дә алыштырмаслык гүзәл табигате . Ул минем нәни күңелемә кошларның сайраулары, чишмәләрнең челтерәп аккан тавышлары белән тирән кереп урнашты. Икенче укытучым- ул минем мәктәбем, Тукай әсәрләре...”- дип яза (тактага эленә) (слайд №3). Алмагачлар, чияләр, шомыртлар, җиләк- җимешләр үсеп, тирә- ягыбыз матур булсын өчен иң кирәкле шарт , сезнеңчә, ул нәрсә? (Бакча. Ә бакчаны кем карый? Бакчачы.) Димәк, укучылар, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр?

Дәресебезнең темасы: С.Хәкимнең“Бакчачылар” поэмасы. (слайд №4)

Укытучы: Ә хәзер алдыгызда яткан эш кәгазьләрегезне ачып, бүгенге теманы язып куегыз әле. Ничек уйлыйсыз. Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (балалар җавабы)

Укытучы: 1) С.Хәкимнең яңа әсәре белән танышырбыз,

2) нәрсә ул поэма, дигән сорауга җавап табарбыз.( слайд№5)

- Иң элек нәрсә ул поэма ? - дигән сорауга җавап бирик.

Поэма – зур күләмле шигырь формасындагы лиро-эпик жанр.

- Ә хәзер инде, укучылар, шагыйрьнең “Бакчачылар” поэмасы белән якыннанрак танышыйк.

Бакчачылар” поэмасын С.Хәким 1952 нче елда яза. Ә 1957 нче елда ул бу поэмага кабат әйләнеп кайта, өстәмәләр кертә. Һәм 1957 нче елда үзгәртелгән вариантта басылып чыга.

Сүзлек өстендә эш.

Кадак- 400 грамм.

Сөял – озак эшләүдән тиренең кабарып чыгуы (мазоль).

Питомник – яшь агачлар үстерә торган урын.

Һәвәскәр – алмагач үстерү остасы.

( Укытучының поэманы сәнгатьле итеп укуы, укучылар дәвам итәләр)

-Автор бу әсәре белән безгә ни әйтергә теләгән? Сүз монда бакчачы һәм алмагачлар турында гына барамы? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Укытучы: Шагыйрь поэмада кешелеклелек, хезмәт, хөрмәт проблемаларын күтәрә. Әйдәгез әле, укучылар , без укыган өзектәге соңгы 3 куплеттан бу проблемаларны чагылдырган юлларны табып укыгыз (балалар дәреслектән укыйлар).

Иҗади эш. Синквейн төзибез. Синквейн – биш юлдан торган шигырь төзергә тәкъдим итәм. Шигырьнең беренче юлында – исем, икенче юлда- ике сыйфат, өченче юлда- өч фигыль, мәгънәле фраза, бишенче юлда – бер йомгаклау сүзе булырга тиеш (укучылар эш кәгазьләрендә иҗади эш башкаралар).

Укытучы: Ә хәзер иҗади эш нәтиҗәләрен тыңлыйбыз (2 укучыдан укытыла).

Нәтиҗә чыгарыла: - Укучылар, без сезнең белән мөстәкыйль сүз төркемнәрен кулланып, бакчачының төп сыйфатларын күрсәттек. Ә хәзер әзрәк ял итеп алабыз.

Физминутка.

Җәен кояш җылытты

Нурлары җиргә төште.

Шушы кояш нурларыннан

Алма кызарып пеште.

Тәгәрәп җиргә төште...



Төркемнәрдә эш. Тактада 3 сүз языла: хезмәт, хөрмәт, кешелеклелек. Укытучының кулында 3 конверт. Конверт эчендә рәсемнәр, мәкальләр һәм этәргеч сүзләр. Тема буенча рәсемнәрне, мәкальләрне сайлап алып, күләме зур булмаган хикәя төзергә. Проектны яклау өчен һәр төркемнән бер укучыга сүз бирелә (30 секунд). (Укучылар тактада проектны яклыйлар).

Нәтиҗә: Әгәр бездә шундый сыйфатлар булса, безнең бакчаларыбызда уңыш мул булыр. Уңыш мул булсын өчен табигатьне сакларга кирәк. Президентыбызның елга , күлләрне саклау турындагы фәрманы моңа ачык мисал булып тора.


Ныгыту.

Тикшерү эше(тест):

1. С.Хәкимнең “Бакчачылар” поэмасы ничәнче елда язылып бетә?
А) 1952

Б) 1957

В) 1953

2. “Бакчачы” сүзенең рус теленә тәрҗемәсе.

А) колхозник

Б) садовник

В) капалка

3. Баш геройның исеме ничек?

А) Шамил

Б) Хәлим

В) Сәлим

4. Поэмада аталган авыл исеме?

А) Иштуган

Б) Бертуган

В) Күлле Киме

5. Питомник сүзен ничек аңлыйсыз?
А) Этләр үрчетә торган урын

Б) Яшь агачлар үстерә торган урын

В) Алмагач үстерү остасы


Эш кәгазьләрен парта кырыена алып куябыз.

Өй эше (САЙЛАП АЛ):

121- 124нче битләрне сәнгатьле итеп укырга

*Хезмәт, хөрмәт, кешелеклелек турында биш мәкаль язып килергә.

*Бакчачылар турында бер шигырь табып килергә.

III. Йомгаклау.

Фикер йөртәбез:

Бүген без дәрестә .................. өйрәндек.

Мин ............ белдем.

Мин ............. истә калдырдым.

Мин сезнең фикерләрегездән чыгып, кешене хезмәт бизи дигән нәтиҗә ясыйм.



-Укучылар, бүгенге дәрестә без нинди мәгълүмат алдык?

- С.Хәкимнең без бер дә икеләнмичә туган ягын чын күңелдән яратучы шагыйрь дип әйтә алабыз. Ул халыкчан һәм шул хисләрне башкаларда да уяту.

.Автор укучыларга туган якны яратырга , сакларга, аның киләчәге турында уйларга куша.

-Бүгенге дәрес безне нәрсәгә өйрәтте?( Шагыйрьләрнең туган якка, аның табигатенә мәхәббәте)(Туган ягының киләчәге турында кайгырту)

-Нинди әсәрләр поэма дип атала?

-Поэманың билгеләмәсен дәфтәргә язып алыгыз.

-Укучылар, безнең тормышыбыз табигать белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа күрә дә әдипләребез бакчалар, бакчачылар турында күп язалар. Менә шуларның берничәсен генә атап китәм: бакчачыга багышланган шигырьләр:

М.Җәлил “Бакчачы”

Н.Дәүли “Бәхет кайда була?”

И.Юзеев “Бакчачы турында баллада” һ.б.

Киләчәктә без бу әсәрләр белән тирәнте танышырбыз әле.

-Бакчачы хезмәте белән шагыйрь хезмәте арасында нинди уртаклык бар?(Укучыларның җаваплары тыңланыла)

-Бакчачы агачлар утырта, алар бик озак үсеп җимешләр бирә, аларның җимешләрен үзе күрмәскә дә мөмкин, ләкин аның үстергән агачлары бик күп кешеләрне киләчәктә куандыра, шатландыра ала. Шагыйрьнең әсәрләре дә шулай ук, үзе яшәгән чакта мактау, дан- шөхрәтләр алмаса да, киләчәк буыннар өчен яшәү үрнәге булып тора. Шагыйрь үзе исән булмаса да, аның әсәрләре яши, укучыларын куандыра. Сезгә дә киләчәктә уңышлар, кешелеклелек сыйфатын югалтмыйча, эшләгән эшләрегезнең нәтиҗәсен, сөенечен күреп, яшәвегезне теләп калам.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 19.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров270
Номер материала ДВ-356551
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх