Инфоурок / Другое / Конспекты / Сибгат Хәким иҗатында Ана образы - дәрес план-конспекты
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Сибгат Хәким иҗатында Ана образы - дәрес план-конспекты

библиотека
материалов

7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан үткәрелгән дәрес план-конспекты


Тема : Сибгат Хәким иҗатында Ана образы.

Максат: 1. Шагыйрь иҗатына бәйле рәвештә Ана образына бәя бирү.

2. Укучыларны үз хисләрен матур итеп әйтә, аңлата белергә өйрәтү.

3. Укучыларда миһербанлылык, шәфкатьлелек, туган җиргә, ата-анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Укыту ысуллары: эзләнү, тикшеренү.

Укыту алымнары: укытучы сүзе, әңгәмә, сәнгатьле уку, чагыштыру, әсәрне өлешләргә бүлү, мөстәкыйль анализ, чыгыш ясау һ. б.

Дәрес төре: анализ дәресе.

Дәрес материалы : 7 нче сыйныф дәреслеге, сүзлек җыентыгы.

Җиһазлау: С.Хәким портреты; язучыларның әниләр турында язылган әсәрләреннән торган китап күргәзмәсе; укучыларның гаилә рәсемнәре; әниләрнең кул эшләреннән торган күргәзмә; эпиграфлар язылган плакатлар; дәрес реквизитлары: бала бишеге, пар чиләк, балалайка, компьютер, экран, магнитофон, кассеталар.

Эпиграф : АНА- бөек исем.

Дәрес планы.

  1. Башлам өлеше.

Исәнләшү. Кизү торучы укучыны тыңлау. Сыйныфта уңай халәт тудыру.

Музыка астында укытучының кереш сүзе.

  1. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. Эпиграфка аңлатма бирү. Күрсәтмәлек материаллар белән таныштыру.

  2. С.Хәкимнең “ Юксыну” шигырен укучылардан сөйләтү.

  3. Шагыйрьнең “ Әнкәй” шигыре белән танышу(укытучы укый).

  4. Берничә укучыдан шигырьне укыту.

  5. Укучылар белән әңгәмә. Сорау-җавап.

  6. Риваять сөйләү ( укучылар тыңлыйлар).

  7. Төркемнәрдә эшләү. Ситуациягә корылган сораулар бирү, җавапларны тыңлау.

  8. Клиндерләр эзлим” шигыре белән танышу. Берничә укучының шигырь укуын тыңлау.Клиндерләр турында аңлатма бирү. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә кору.

  9. Экранда, тактада язылган сүзләргә игътибарны юнәлтү.Сораулар бирү. Укучыларның җавапларын тыңлау. Нәтиҗә чыгару.

  10. Тест биремнәрен эшләтү. Җавапларны тикшерү, нәтиҗә ясау.

  11. Лирика “ төшенчәсен аңлату. С.Хәким иҗаты белән бәйләү. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.




Дәрес барышы.


Укытучы: Хәерле көн, кадерле укучылар! Исәнмесез!

Күрәм, барыгыз да исән-сау килгәнсез. Сезне күрүемә мин бик шатмын. Бүген бездә бәйрәм төсе, чөнки барыгыз да матур итеп киенгәнсез, йөзләрегез якты көнгә елмая. Кадерле укучыларым, барыбызга да хәерле, имин көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз.

Бүгенге дәресебезнең темасы: “ Сибгат Хәким иҗатында Ана образы” дип атала. Дәрескә эпиграф итеп, “ Ана- бөек исем” дигән сүзләрне алырбыз. Ә инде шагыйрьнең иҗаты аша, Ананың бөеклеген тагын бер кат раслауда сезнең алдыгыздагы китап күргәзмәсе, әниләрегезнең кул җылысы бөркелеп торган кул эшләреннән торган күргәзмә, әниләр турында язылган гыйбрәтле сүзләр ярдәмгә килер.

Тыныч кына көй яңгырый. Экранда укытучы сөйләменә бәйле рәсемнәр күрсәтелә. Укытучы сүзе:

Ана! Һәкем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч, дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез!

Әниләр турында сүз башлаганда, иң элек хәтергә туган йорт, яланаяк каз бәбкәләре саклап йөргән инеш буйлары, капка төбендәге карт өянкеләр, койма буендагы чия, слива куаклары искә төшә. Туган туфрак, туган нигез, әни !

Әнкәй, диләр, әнкәй генәм, диләр...

Йомшак искән җылы җилләрне,

Ана сулышыдай иркә, диләр,

Хәтта туып-үскән җирләрне.

Туган илне Ватан-ана, диләр,

Ул анадай кыйммәт булганга;

Анадан да гүзәл бармы бер сүз,

Әйтегезче, дуслар, туганнар?!

Әнкәй... Кадерләп, назлап әйтәбез бу сүзне. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз.Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәебезгә дәшәбез.

Мәхәббәттә һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән изге кешене- Ананы олылыйк! Кешедә булган бөтен гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә. Менә шулар йөрәкләребезне яшәүгә мәхәббәт белән сугара. Кояшсыз- гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәттән башка бәхет юк, хатын – кыздан башка мәхәббәт юк.

Анадан башка шагыйрь дә, герой да юк.

Әйе, укучылар,әниләр турында күпме генә сөйләсәк тә, сүзләр бетмәс кебек. Чыннан да, илһамландырып торучы әниләр булмаса, тормыш та булмас иде.

Үзенең шигырьләре белән Сибгат ага Хәким шул турыда әйтергә тели. Ул да үзенә тормыш бүләк иткән әти-әнисенә гомере буе рәхмәтле булып яшәгән. Шуңа күрә дә инде аның әнисенә багышлап язылган шигырьләре генә дә уннан артык. Аларда- ихласлылык, рәхмәт хисе. Шуның белән беррәттән, юксыну да бар.

Узган дәрестә без аның “ Юксыну” шигыре белән танышкан идек. Әйдәгез, укучылар, шул шигырьне искә төшерик әле.

(Укучылар “Юксыну” шигырен укыйлар).

Әйе, укучылар, шигырьнең исеменнән үк күренгәнчә, ярату, юксыну хисе аның эчтәлеген сугара. Бу хис шагыйрьнең барлык шигырьләрендә дә урын алган.

Шундый шигырьләрнең тагын берсе- “ Әнкәй” шигыре. Исеменнән күренгәнчә, шигырьдә сүз кем турында булачак инде, укучылар? Әйе, бик дөрес, безнең сөекле әниләребез турында. Игътибар белән тыңлыйбыз.

( Укытучы “ Әнкәй” шигырен укый, алга таба укучылар сәнгатьле итеп, шигырьне укыйлар).

Укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр:

  1. Шагыйрь кем белән сөйләшә?

  2. Әсәрнең эчтәлеген ачуда нинди ярдәмче образлар бар?

  3. Кое турында ниләр беләсез?

  4. Пар” сүзенең төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

  5. Автор өчен чиләкләрнең су белән тулы булуы бик мөһим. Ни өчен дип уйлыйсыз?

  6. Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?

Әйе, укучылар, ананың күңеле гел изгелектә. Әмма әле әйләнә-тирәбездә гарип җанлы кешеләр дә юк түгел. Мин сезгә хәзер бер риваять сөйләп китәм, игътибар белән тыңлагыз һәм нәтиҗә ясарга әзерләнегез.

Егет бер чибәр кызга гашыйк була һәм өйләнә. Ләкин кыз егетнең әнисен яратмый, аны кая да булса илтеп ташларга куша. Егет әнисен таулар арасына илтеп ташлый. Явызлыгы чиктән ашкан киленгә бу гына аз тоела, ул авыруга сабыша. Егет аңа ничек ярдәм итәргә белми. Ә хәйләкәр килен болай дип сүз башлый:

  • Мин авыруымнан синең әниеңнең йөрәген ашасам гына тереләчәкмен,-ди.

Мәхәббәттән башы әйләнгән егет, газиз әнисен үтереп, аның йөрәген кулына ала һәм хатыны янына ашыга. Юлда барганда ташка абынып егыла. Ана йөрәге егетнең кулыннан төшеп китә һәм телгә килә:

  • Балам, тез башың авыртмадымы, имгәнмәдеңме?- дип сорый.

Бары шушы сүзләрдән соң гына егет үзенең гафу ителмәслек ялгышлык кылганын аңлый – ләкин инде соң була.”

Нәтиҗә: Ана кешенең изгелеген бернинди үлчәү белән дә үлчәп булмый.

Моның тагын бер ачык мисалы- Сибгат ага Хәкимнең тагын бер шигыре- “Клиндерләр эзлим”.

( Шигырьне бер укучы сәнгатьле итеп укый, аннары укучылар сорауларга җавап бирәләр).

Сораулар:

  1. Геройның кичерешләре нинди?

  2. Әсәрнең герое нәрсәдән уңайсызлана?

  3. Геройның әнисе нәрсә ярата?

  4. Әсәр буенча нинди нәтиҗә ясар идегез?

( Укучыларның фикерләрен тыңлау, нәтиҗә чыгару).

Әйе, укучылар, кечкенә генә шигырь юллары да безнең күңелебезне яңа хисләр белән баета, яхшы сыйфатлар тәрбияләргә булыша.

Ә хәзер, укучылар, экрандагы сүзләргә игътибар итик әле:

(Экранда сүзләр укыла)- Миһербанлылык, шәфкатьлелек, игелеклелек, яхшылык, изгелек. Бу сүзләр нәрсәне аңлата, татар телендә аларны бер сүз белән берләштереп әйтеп буламы, булса, ул нинди сүз?

( Укучыларның җаваплары тыңлана).

Җавап: ӘДӘП сүзе. Ә Әдәп башы- ӘХЛАК.

Ә хәзер, укучылар, өйрәнгәннәргә нигезләнеп, тест биремнәрен үтик. Җавапларның дөрес вариантын хәрефләр белән билгелик.( Тест биремнәрен башкару).

Укучылар, дөрес җавапларның хәреф җыелмасы нинди сүзне атады? Җавап: ЛИРИКА. Лирика сүзе нәрсәне аңлата соң? Ул- кыллы уен коралы- лира сүзеннән алынган, әдәбиятның тормышны теге яки бу ситуация- хәлләр тудырган аерым бер халәт, уй-фикер, хис-кичерешләр аша лирик “мин” исеменнән сурәтләүче төре.

Сибгат ага Хәкимне лирик шагыйрь дидек. Бүген без өйрәнеп киткән шигырьләр дә лирика белән сугарылган. Туган-туфракка, әнигә булган җылы хисләр чагылышы бу шигырьләрдә һәм алар, һичшиксез, сезнең күңелләрегезгә дә үтеп кергәндер дип уйлыйм.Тагын бер тапкыр шул сыйфатлар турында укыйк әле.(Экрандагы сүзләр укыла).

Әйе, укучылар, бары тик шушы сыйфатларны тәрбияләгәндә генә, төзек, сәламәт җәмгыять тудыра алачакбыз һәм шул җәмгыятьне саклап кала алачакбыз. Шул вакытта гына безнең якыннарыбызга булган игътибарыбыз артыр, әниләребез ялгыз булмаслар.

Ә хәзер, укучылар, ситуациягә корылган сорауларга җавап бирербез.( укытучы сайлавы буенча сораулар өләшенә, җаваплар алына).

Тиздән зур бәйрәм- Әниләр көне билгеләп үтеләчәк. Әниләребез өчен бу бәйрәм дәвамлы булсын, буыннар чылбыры өзелмәсен, барыбыз да сау-сәламәт яшик, дусларым!

Экранда Анага куелган һәйкәл рәсеме. Анда язылган сүзләрне балалар бергәләп укыйлар:

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,

Аларгадыр бөтен авыырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Укытучы сүзе: Кадерле укучылар, бүгенге дәресебез шуның белән тәмам. Дәрестә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.

Өй эше: Гаиләгезнең нәсел шәҗәрәсен төзеп килергә.

Билгеләр кую, саубуллашу.




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-117632

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"