Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСин китмәдең, Тукай! Юк китмәдең!

Син китмәдең, Тукай! Юк китмәдең!

Скачать материал

                                                                                           Кадыйрова Рәйхана Наил кызы,

                                                                                                      Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбе, 

                                                                                          башлангыч сыйныф укытучысы

Тема: Син китмәдең, Тукай! Юк китмәдең!

Максат: сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, Г.Тукай турындагы белемнәрне тирәнәйтү, туган телебезгә, сөекле шагыйребез иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, китаплар күргәзмәсе, әкиятләренә укучылар                        ясаган  иллюстрацияләр, магнитофон язмасы.

(Кичәгә әзерлек уңаеннан, укучыларга Тукай әсәрләрен сәнгатьле укырга,шигырьләрен әйрәнергә, әкиятләренә иллюстрацияләр ясарга тәкъдим ителә)

Барышы. (“Туган тел” көе яңгырый. Көй астында кичәнең эпиграфы белән танышу)

Син китмәдең, Тукай! Юк китмәдең!

Бүген шушы җылы иртәдә.

Оныкларың синең җырны тыңлый,

Син китсәң дә, моңың китмәгән!

Укытучы. Г.Тукай – шагыйрь, язучы да, газета – журналлар хәбәрчесе, редактор, лекцияләр укучы, дәреслекләр төзүче педагог та. Ул зур шагыйрь. Тукай балалар өчен күп әсәрләр, китаплар иҗат иткән. (Китап күргәзмәсе белән танышу).Беренче татар теле дәреслекләрен дә ул язган. Күп дәреслекләр Тукайның “Туган тел” шигыре белән ачыла.

Шагыйрь  иҗаты һәм тормышы безнең күңелләрдә зур урын алып тора. Кичәбезгә эпиграф итеп алган шигырь юлларының авторы, безнең мәктәбебезне тәмамлаган, Алсу Вәгыйзова. Мин үземнең чыгышымны Алсу апагызның шигыре белән тәмамлыйм һәм сүзне сезгә бирәм, кадерле укучыларым.


Гасырлардан килгән бөеклегең

Яши әле җирдә бүген дә.

Күпме еллар бездән аерылсаң да,

Моңың яши һаман күңелдә.

Син китмәдең, Тукай! Юк китмәдең!

Бүген шушы җылы иртәдә.

Оныкларың синең җырны тыңлый,

Син китсәң дә, моңың китмәгән!

Теткәләнгән татар күңеленә

Син гүзәллек, Тукай, өстисең.

Син яшәргә безне өйрәтәсең,

Тарих битләреннән китмисең.

Мин яшь бер кыз, Тукай. Киләчәгем

Синең юлдан китәр, син ышан.

Газиз телен оныткан һәр балага

Кайтарырбыз әле без иман.

Яшә, Тукай! Һәрчак синең җырың

Зур горурлык илгә өстәсен.

Милләтемнең кояшы син Тукай,

Исемең бер дә җирдән китмәсен.


Укучылар чыгышы.

1 укучы. Казан  арты. Кырлай. Кырлай урманнары. Бу сүзләрне ишетү белән Г.Тукай искә төшә.


2 укучы.Бу җирләрдә Тукай йөргәндер,

Урманнарын шуңа сөйгәндер.

Шүрәлене җиңгән Былтырның

Киләчәген алдан күргәндер.

3 укучы.Ак каеннар, зифа наратлар...

Шагыйрь иткән аны бу яклар.

Кырлайда ук бәлки тугандыр

Су анасы, алтын тараклар.

4 укучы.”Туган тел”нең нәфис сүзләре

Яктырткандыр аның йөзләрен.

Аңлагандыр шунда күңеле

Илгә бәхет юлын эзләвен.


 

5 укучы “Шүрәле” поэмасының 1 нче бүлеген яттан сөйли.

(“Шүрәле” поэмасының 5 нче бүлеге сәхнәләштерелә)

6 укучы.Телсез идек, Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

(Бер укучы – Г.Тукайның “Соры кортларга”, икенчесе – “Китмибез” шигырен сөйли)

(З.Яруллинның “Тукай маршы яңгырый.)

7 укучы. Киң сахрада бүген җыр сузалар,

Көйгә салып Тукай сүзләрен.

Халкым саклый тирән мәхәббәтен,

Йөрәгендә саклый сүзләрен.

Барысы бергә. Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул! Халык зур ул!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Син китмәдең, Тукай! Юк китмәдең!"
Смотреть ещё 5 615 курсов

Методические разработки к Вашему уроку:

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

   Кичә Габдулла Тукай турындагы белемнәрне тирәнәйтү, туган телебезгә, сөекле шагыйребез иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту, җаваплылык хисе тәрбияләүгә нигезләнгән. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә корылган.  

(Кичәгә әзерлек уңаеннан, укучыларга Тукай әсәрләрен сәнгатьле укырга,шигырьләрен өйрәнергә, әкиятләренә иллюстрацияләр ясарга тәкъдим ителә).   

Кичә Г.Тукайның "Туган тел" көе белән башланып китә.  

Көй астында кичәнең эпиграфы белән танышу. 

Кичәдә төбәк - ара бәйләнеш - яшь шагыйрәА.Вәгыйзованың шигыре дә урын алган.

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

7 240 487 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Скачать материал
    • 08.01.2015 328
    • DOCX 32.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кадыйрова Райхана Наилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кадыйрова Райхана Наилевна
    Кадыйрова Райхана Наилевна

    учитель начальных классов

    • На сайте: 10 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 14
    • Всего просмотров: 32970
    • Всего материалов: 26

    Об авторе

    Категория/ученая степень: Высшая категория
    Место работы: Муниципальное общеобразовательное учреждение "Мало Елгинская средняя общеобразовательная школа" Лаишевский район, Республики Татарстан
    Бүген дә таныш сукмаклардан мәктәбемә таба атлыйм. Язгы җылы иртә. Әле дәресләр башланырга иртәрәк булганга ашыкмый гына, үз уйларыма бирелеп барам. Ара-тирә укучылар узып китә. Барысы да мөлаем елмаеп, матур итеп исәнләшеп узалар. Шуграк малайлар бер-берсе белән шаярышып-уйнап атлыйлар. Хәтта бер генә дәрес укытмасаң да, ни өчендер алар да күңелгә якын, кадерле. Ничә еллар буе бер сукмактан атлап, бер мәктәп һавасын сулап якынаеп бетәсең шул. Чын укытучы мәктәптә укучы һәрбер укучыны үз баласыдай якын күрәдер инде ул. Ерактан мәктәбем күренде. И мәктәп! Никадәр якын бит син миңа! Әле укырга кергәнче үк әниемә ияреп бирегә килә идем. Беренче сыйныфка укырга кергән көнемне ничек зарыгып көтеп алуымны үзем генә беләм. Ә мәктәптә укыган еллар тормышымның иң матур мизгелләренең берсе булган икән. Еллар үтсә дә сыйныфташларымны, мәктәп елларын бик сагынам. Һәр мизгеле бүгенгедәй күз алдымда тора. Балаларга, мәктәпкә булган мәхәббәтем мине бирегә эшкә дә китерде. Менә 17 ел үзем балалар укытам. Инде ничә еллар көн саен яраткан эшемә ашкынып барам. Һәр көн иртән беренче дәрескә кергәч укучыларымның күзләренә карыйм. Һәрберсенең күз карашыннан ук күңелендә ниләр барлыгын аңларга тырышам. Үземнекеләр! Мин аларга яратып шулай эндәшәм. Ничәсендә ничә төрлек холык булса да һәрберсенең үзенә генә хас күркәм сыйфаты бар. Әнә шул сыйфатны ача белү укытучының төп бурычларының берседер инде ул. Әлбәттә, хәзерге укучылар моннан дистә ел элек укыганнардан нык аерыла. Заман үзгәрешләре, яңа технологияләр укытучыдан да дөньядан артта калмауны таләп итә. Бишектән үк компьютерны белеп үскән балалар белән үз телләрендә аралашсаң гына алар күңеленә юл сала аласың. Шул ук вакытта укытучы үз дәрәҗәсен белергә, укучыларында үзенә карата хөрмәт тә уятырга тиеш. Менә шул бер-берсенә капма-каршы ике гамәлне дөрес куллана белгәдә генә балалар белән уртак тел табып була. Бүгенге көн укытучысының төп бурычы – заман белән бергә атлау, һәрдаим үз өстендә эшләп белемен арттыру, укучыларда белем алуга кызыксыну уяту. Соңгысына аерым тукталасым килә. Мәктәптән тыш кызыксынулары күп булган, көннән-көн виртуаль дөньяга ныграк чумган балаларда китапка мәхәббәт уяту – бик зур тырышлык сорый. Мәктәп, белем алу, укучылар өчен һәрвакыт беренче урында булырга тиеш. Ә моңа кем ничек ирешә, һәрбер укытучының үзе генә белгән серләре бар. Мин исә укучыларым белән чын гаиләдәге кебек мөнәсәбәт урнаштырырга тырышам. Чөнки бары тик бер гаилә әгъзалары гына бер-берсе белән эчкерсез, дус була, бер-берсенә булыша, ярдәмгә ашыга. Миңа күңел серләрен сөйләр өчен өйләреннән мәктәпкә ашкынып киләләр икән, моның ни начарлыгы бар? Үзем дә алар белән дәрестән тыш та күбрәк аралашырга тырышам. Бергәләп табигатькә чыгулар, мәктәптән тыш та төрле чаралар үткәрүләр безне тагын да якынрак итә. ... Әнә шундый уйлар белән мәктәп ишеге төбенә килеп җитүемне сизми дә калганмын. Әнә, сыйныф тәрәзәсеннән миннән дә алданрак килгән укучыларым куллары болгап мине сәламли. И, кадерлеләрем минем шушы самимилегегезне гомерегез буе саклап кала алсагыз икән! Күңеленә яшьтән мәрхәмәт, белем нурлары салган укучылар тормыш юлында беркайчан да югалып калмас дип уйлыйм мин.

Оформите подписку «Инфоурок.Маркетплейс»

Вам будут доступны для скачивания все 218 434 материалы из нашего маркетплейса.

Мини-курс

Маркетинговые аспекты и принятие решений в потребительском поведении

3 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инструменты финансовой реструктуризации и корпоративных преобразований

3 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инновационные технологии развития познавательных способностей дошкольников

4 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе
Смотреть ещё 5 615 курсов