Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
МБОУ Державино төп гомуми белем мәктәбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыкларына багышлана
Эшнең авторы: 7 нче сыйныф укучысы Шавалиева Римма Искәндәр кызы
Эшнең җитәкчесе: Гибадуллина Ф.С.
Синең исемең белән
горурланабыз!
2 слайд
Җиңү бәйрәменә70 ел. Татар халкы бу сугышны азатлык өчен көрәш буларак кабул итте. Татарстаннан ярты миллионнан артык кеше (560 мең) сугышка китте. Шулардан 200гә якыны Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә ия булучылар 2674 кеше. Алар арасында – дүрт хатын кыз.
48 кеше Татарстаннан. Бу дәрәҗәле исемгә лаек булучылар арасында авылдашыбызҖаббаров Каюм Закир улы да бар. Без аның белән горурланабыз!
3 слайд
ҖАББАРОВ
КАЮМ ЗАКИР УЛЫ
4 слайд
1920 нче елның 7 мартында Агайбаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Сугышка 1942 елның маенда алына. 134 нче укчы Суворов орденлы дивизиядә хезмәт итә.
5 слайд
134 нче укчы дивизия Витебскига һөҗүм итә. Иртән артиллерия әзерлеге башлана.Җир туплар гөрелтесеннән шаулап тора. Полк орудияләре залпы астында пехота алга үтеп, немец траншеяләренең беренче рәтенә бәреп керә. Тиздән икенчесен дә үз кулына төшерә. Артиллеристлар моңа кыю маневр белән җавап бирәләр. Алар, уң флангка күчеп, дошманның куәтле машиналарын яннан атып яндырырлык позициягә урнашалар. Сержант Җаббаров расчеты тирә- якны яхшы күзәтерлек калкулыкта ныгый.
6 слайд
Немецлар аларга ике туптан һәм өч пулеметтан ут яудыралар. Җаббаров, төз атып, дошман пушкалары яшеренгән ике печән эскертен туздырып ташлый. Тиздән расчет командиры сержант Каюм Җаббаровка полк командиры бүләк тапшыра. Аның күкрәгендә “Батырлык өчен” медале белән янәшә III дәрәҗәдә Дан ордены ялтырый.
7 слайд
134 нче укчы дивизияне 1 нче Белоруссия фронтына күчерәләр. Ковель юнәлешендә 50-60 километр алга узып, безнең гаскәрләр дошманны шәһәргә китереп кысрыклыйлар.Кара-каршы сугыш ике сәгатьтән артык бара. Сирәкләнгән батальонга каршы немецлар яңа полк җибәрәләр. Безнең солдатларның сафы Каюм абыйның күз алдында сирәгәя бара. Ике туп җимерелә. Орудияне ачыкка чыгарып, Җаббаров расчеты дошманга терәп диярлек ата.
8 слайд
Бу сугыштагы кыюлыгы өчен сержант Каюм Җаббаров II дәрәҗәдә Дан ордены белән бүләкләнә.
9 слайд
Ковель янындагы бәрелеш, Хельманы алу Буг һәм Висланы кичү ... Берлин янындагы каты сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен өлкән сержант Каюм Җаббаров I дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә.
10 слайд
Указларның даталары
1.06.05.1944 орден №34521
2.06.03.1945 орден №15043
3.15.05.1946 орден №1065
11 слайд
Сугыштан исән- сау әйләнеп кайткач, ул Казанда яши. Гомере буе механика заводында эшли. Өйләнә, балаларын тәрбияләп үстерә. 1996 елның 14 гыйнварында вафат була.
12 слайд
Авылдашыбыз Державино зиратында җирләнгән. Авыл халкы бөтенесе бергә аны соңгы юлга озатты.
13 слайд
Авылыбызның
үзәк урамы Җаббарова К.З. исемен йөртә.
14 слайд
Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан өч дәрәҗәдәге Дан орденнары кавалеры Җаббаров К.З. исеменә мемориаль такта эленде. Аның ачылышында Державино мәктәбе укытучылары һәм укучылары, авылдашлар, җирле үзидарә администрациясе катнашты.
15 слайд
Булмасын иде сугышлар!
Кирәкми безгә сугыш,
Кирәкми безгә үлеш,
Без телибез булсын диеп,
Һәрвакыт тыныч тормыш!
Шартламасын бомбалар,
Тыныч йокласын иде
Бишектәге сабыйлар,
Әбиләр һәм бабайлар.
Кирәк түгел иде, дуслар,
Чичнәдә дә сугышлар.
Әфган җирендә калды
Күпме безнең солдатлар.
Явыз Гитлер басып керде,
Кызыгып безнең җирләргә.
Бөтен халык күтәрелде Туган илен сакларга.
16 слайд
Айлар үтә,еллар үтә,
Үтәр әле гасырлар.
Бу дәһшәтле сугышларны
Күрсәтмә безгә, ходай!
Элеккечә дус яшик,
“бертуганнар”,-дисеннәр.
Украиннар һәм руслар,
Башкорт белән татарлар.
Тормышыбыз бигрәк ямьле
Рәхмәт сезгә, бабайлар!
Безнең буын тели бары
Булмасын дип сугышлар!
Бу шигыремне безгә Җиңү,тыныч тормыш бүләк итүчеләргә багышлап яздым.
17 слайд
Файдаланылган әдәбият:
1.Иванова В.Ф. Кавалеры ордена Славы трех степеней. Казань: «Книга памяти», 2005
2. Исмагилов И.Герои татарского народа,-Казань,2006
3. Они вернулись с Победой. Лаишевский район Республики Татарстан. Казань: «Книга памяти», 2011
4. Полные кавалеры ордена Славы - наши земляки. Казань, 1987. с.41-46.
5. Хакимов М..Сафаров М. Татары.Воины, Тружиники.Патриоты.-Москва,2006
6. Шевченко Н.Я. Звезды Славы. Казань, 1969. с.56-65;
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 663 033 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гибадуллина Фирдаус Сафьяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.