Синтаксик бәйләнеш төрләре.

Найдено 63 материала по теме

Синтаксик бәйләнеш төрләре, 7 сыйныф

    PPTX

Предпросмотр материала:

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Cинтаксик бәйләнеш төрләре

    1 слайд

    Cинтаксик бәйләнеш төрләре

  • Сөйләмдә сүзләр һәм җөмләләр ике төрле бәйләнештә булаларТезүле бәйләнеш булг...

    2 слайд

    Сөйләмдә сүзләр һәм җөмләләр ике төрле бәйләнештә булалар
    Тезүле бәйләнеш булганда, сүзләр һәм җөмләләр үзара тигез хокуклы булалар, бер-берсенә буйсынмыйча киләләр.
    Ияртүле бәйләнеш булганда, бер сүз (җөмлә) икенче сүзгә (җөмләгә) ияреп, буйсынып килә

  • Тезүле бәйләнеш түбәндәге чаралар ярдәмендә оеша1. Тезүче теркәгечләр (җыючы:...

    3 слайд

    Тезүле бәйләнеш түбәндәге чаралар ярдәмендә оеша
    1. Тезүче теркәгечләр (җыючы: һәм, вә, да/дә (та/тә), ни/ни, бер/бер; каршы куючы: ә, ләкин, әмма, мәгәр, иллә, илләмәгәр, тик, бары, фәкать, исә, аның каравы; бүлүче: янә-янә, яисә, я, әле-әле, әллә-әллә): Укыдым һәм сөйләдем. Укыдым, ләкин сөйләмәдем.
    2. Тезү интонациясе: Укыдым, сөйләдем.
    3. Каршы кую интонациясе: Укыдым – аңламадым

  • Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында өч төрле мөнәсәбәт булахәбәрлекле м...

    4 слайд

    Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында өч төрле мөнәсәбәт була
    хәбәрлекле мөнәсәбәт
    ачыклаулы мөнәсәбәт (төгәлләүле мөнәсәбәт)
    аныклаулы мөнәсәбәт


  • Хәбәрлекле мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүз турында хәбәр итә, нәтиҗәдә...

    5 слайд

    Хәбәрлекле мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүз турында хәбәр итә, нәтиҗәдә җөмлә барлыкка килә.
    Мәсәлән, Без укыйбыз. Бүлмә якты. Китап өстәлдә. Каләм минеке.

  • Хәбәрлекле мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләрХәбәрлек кушымчалары: Мин укуч...

    6 слайд

    Хәбәрлекле мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләр
    Хәбәрлек кушымчалары: Мин укучымын.
    Зат-сан, заман кушымчалары: Без язабыз.
    Сүз тәртибе: Көн матур.
    -ныкы/-неке кушымчасы: Каләм сезнеке.
    Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары: Китап өстәлдә.
    Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: Юл урман аша.
    Хәбәр итү интонациясе: Әтием – табиб. Көз.


  • Ачыклаулы мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүзне ачыклап килә һәм сүзтезмә...

    7 слайд

    Ачыклаулы мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүзне ачыклап килә һәм сүзтезмә барлыкка килә.
    Китапханәгә бару, әнинең яулыгы, баргач күрү, көзге яңгыр, шул урам, кадерле әнием.

  • Ачыклаулы мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләрКилеш кушымчалары: театрга ба...

    8 слайд


    Ачыклаулы мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләр

    Килеш кушымчалары: театрга бару, дустымның апасы, баскычтан төшү.
    Фигыль формалары: әйтсә килү, килгәч күрү, сөйләшә-сөйләшә кайту.
    Сан төркемчәләре кушымчалары: беренче сентябрь, икешәр алма.
    Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: урман аша бару.
    Янәшә килү чарасы: бүген килү, хикәя уку.
    Сүз тәртибе: матур көн.
    Сүзләрне кабатлау: чиләк-чиләк су, җил-җил атлау.

  • Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз ияртүче берәмлектән соң урнашып, аңа...

    9 слайд

    Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз ияртүче берәмлектән соң урнашып, аңа аныклык, өстәмә мәгълүмат бирә.
    Аныклаулы мөнәсәбәт нигезендә аныклагыч формалаша.

  • Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерә торган чараларАныклаучы теркәгечләр: ягъни, ягъ...

    10 слайд

    Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерә торган чаралар
    Аныклаучы теркәгечләр: ягъни, ягъни мәсәлән, мәсәлән, хәтта, һәрхәлдә, шул исәптән, бигрәк тә, дөресрәге, аеруча, аерата, башлыча, тулырак әйткәндә, ачыграк әйткәндә, икенче төрле әйткәндә, башкача әйткәндә, киңрәк алсак, аерым алганда, җитмәсә, өстәвенә һ.б. Иртәгә, ягъни шимбә көнне, якташлар бәйрәме була.
    2. Аныклау интонациясе. Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә

  • Истә тотыгыз!

    11 слайд

    Истә тотыгыз!

  • Тезүле бәйләнештәге мәкальнең икенче яртысын сайлап ал!1. кеше холкын күзәт...

    12 слайд


    Тезүле бәйләнештәге мәкальнең икенче яртысын сайлап ал!

    1. кеше холкын күзәт
    2. телең белән узма
    3. әйткәндә сүзеңчә эшлә
    4. йөрсәң күрерсең
    5. матурны бизисе юк
    6. белгәнне яраталар
    7. этсез куян тотып булмас
    8. абына-абына Бохарага җитәрсең
    9. киемеңне бизәмә
    10. сүздә мактанма
    11. авызындагы тешенә бакма
    А) белемең белән уз
    Б) майны майлыйсы юк
    В) белмәгәнне өйрәтәләр
    Г) үзеңнекен төзәт
    Д) акылыңны бизә
    Е)эштә мактан
    Ж)кулындагы эшенә бак
    З) әйтмәгәндә уеңча эшлә
    И)күрсәң белерсең
    К) дуссыз гомер итеп булмас
    Л) ялгыша-ялгыша галим булырсың

  • Кирәкле бәйләүче чараларны кулланып, ике төркемдәге сүзләрне бер-берсе белән...

    13 слайд

    Кирәкле бәйләүче чараларны кулланып, ике төркемдәге сүзләрне бер-берсе белән хәбәрлекле мөнәсәбәткә кертеп языгыз
    Үрнәк: Яңгыр ява.
    Яңгыр, без, мин, көн, җиләк, кызлар, әнием, китап
    Яву, күп, кояшлы, өстәлдә, укучы, табибә, килү, дуслар.
     

  • Бирелгән җөмләләргә аныклаулы мөнәсәбәттәге сүзләр өстәп языгызМин яраткан җы...

    14 слайд

    Бирелгән җөмләләргә аныклаулы мөнәсәбәттәге сүзләр өстәп языгыз
    Мин яраткан җырны – җырла әле!
    Бездән ерак түгел, , әбием яши.
    Мин апама – бүләк җибәрдем.
    Дусларым, бигрәк тә , биергә яраталар.
    Без, , күренекле рәссам Б.Урманче музеена бардык.


  • Үзара тезүле бәйләнештә булган сүзләрне һәм җөмләләрне аерып языгы1.  –  Сүзл...

    15 слайд

    Үзара тезүле бәйләнештә булган сүзләрне һәм җөмләләрне аерып языгы
    1. – Сүзләрнең тезүле бәйләнештә торуы
    2. – Җөмләләрнең тезүле бәйләнештә торуы
    Халыкның холык-табигате, тарихы, гореф-гадәте, омтылышы, уй-гаме сүзләргә сыйган (М. Галиев) .
    Бу тынгысыз, көйсез оныгыннан
    И зарланды әби, зарланды (К. Булатова) .
    Музыка тынды, халык залга керә башлады. (Ә. Еники) .
    Күз күргән бөтен дөнья, әллә кайдан-кая баскычланып менгән таулар, киң басулар, үзән елга буйлап сузылган тигез болыннар - һәммәсе тирән ак кар белән төренгәннәр...(Г. Ибраһимов) .
    Кайдадыр еракта кемдер курай уйный, һәм аның моңнары бөтен Агыйдел буйларына тарала. (М. Әмир) .
    Тагын җылылык, илаһи тынычлык килгәндәй булды (Т. Галиуллин).
    Иллә һәр китап аңа яшәү өчен көч бирде, киләчәккә өмет өстәде, күңелендә изгелеккә омтылу хисе уятты (М. Хәбибуллин) .
     

Краткое описание материала

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше

 Сөйләмдә сүзләр үзара тезүле һәм ияртүле бәйләнешләргә керәләр.

            Тезүле бәйләнештәге сүзләр, бер-берсенә буйсынмыйча, тигез хокуклы булалар. Алар үзләре генә җөмлә төзи алмыйлар.

        Тезүле бәйләнеш җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында була: Гөлшаһидә, күңелендә үтә бер җиңеллек һәм сафлык тоеп, урыныннан торды. (Г.Әпсәләмов) Җиңеллек, сафлык – үзара тезүле бәйләнештәге сүзләр. Алар һәм тезүче теркәгече ярдәмендә бәйләнгәннәр. Мондый бәйләнештәге сүзләр арасында  тезү интонациясе генә дә булырга мөмкин: Артыш җиләген кышкы кунаклар бик ярата. Төньяктан кайткан чәрелдәвек, карабүрек, корташар ярата. (Г. Хәсәнов)

Синтаксик бәйләнеш төрләре, 7 сыйныф

5

(1 оценка)

Файл будет скачан в формате:

    PPTX

Автор материала

Шаева Венера Мнахировна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 18381
  • Подписчики: 1
  • Всего материалов: 5
  • 18381
    просмотров
  • 5
    материалов
  • 1
    подписчиков

Об авторе

Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия көллиятенә укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Шаева Венера Мнахировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: