Предпросмотр материала:
Тат.Шуран урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаева Венера Мнахир кызы Синтаксик бәйләнеш төрләре темасы буенча тест
1. Тезүле бәйләнешне белдерүче чараны күрсәтегез. аныклаучы теркәгечләр тезүче теркәгечләр аныклау интонациясе килеш кушымчалары
2. Ияртүле бәйләнешне белдерүче чараны күрсәтегез. санау интонациясе каршы кую интонациясе тезүче теркәгечләр бәйлек һәм бәйлек сүзләр
3. Җөмлә кайсы мөнәсәбәт нигезендә барлыкка килә? хәбәрлекле ачыклаулы аныклаулы һәр өч мөнәсәбәт нигезендә
4. Ачыклаулы мөнәсәбәтне белдерүче чараны күрсәтегез. килеш кушымчалары зат-сан кушымчалары -ныкы/-неке кушымчасы хәбәр итү интонациясе
5. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне белдерүче чараны күрсәтегез. аныклаучы теркәгечләр сүзләрне кабатлау зат-сан кушымчалары тезү интонациясе
6. Тезүле бәйләнешне табыгыз язгы көн килдек һәм күрдек концерт булды уку башланды
7. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз безнең авыл мәкаләне уку дустымны, Айратны апа өйдә
8. Ачыклаулы мөнәсәбәтне табыгыз 1) кичә кайту 2) кунаклар кайтты 3) абыең бездә 4) сабыр, акыллы
9. Аныклаулы мөнәсәбәтне табыгыз аны — якын дустымны ябалак кар мактап әйтү кайткач күрү
10. Табигатьне танып белү һәм табигать белән татулыкта, бердәмлектә яшәү – кеше өчен иң югары бәхет. (М. Хәсәнов) җөмләсендәге аерып бирелгән сүзләр үзара нинди бәйләнештә торалар? 1) тезүле бәйләнештә 2) хәбәрлекле мөнәсәбәттә 3) ачыклаулы мөнәсәбәттә 4) аныклаулы мөнәсәбәттә
Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән ике яки берничә мөстәкыйль сүздән торган төзелмә сүзтезмә дип атала.
Ияртүле бәйләнештә торган сүзләрнең берсе – ияртүче, икенчесе иярүче сүз дип йөртелә. Ияртүчедән чыгып, иярүче кисәккә сорау куела.
Сүзтезмә аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирә, шуңа күрә иярүче һәм ияртүче сүзләр арасында ачыклаулы (төгәлләүле) мөнәсәбәт урнаша. [л1] Ачыклаулы [л2] мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз ияртүче сүз белдергән предмет яки эш-хәл мәгънәсенә төгәллек кертә.[л3]
Ачыклаулы мөнәсәбәтне килеш кушымчалары, шарт фигыль, хәл фигыль, сыйфат фигыль, инфинитив, исем фигыль формалары, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, янәшә килү, сүз тәртибе, сүзләрне кабатлау, фраза басымы һ. б. чаралар белдереп киләләр.
Кайсы сүзнең ияртүче булуына карап, сүзтезмәләр 6 төркемчәгә бүленә : исем сүзтезмәләр, фигыль сүзтезмәләр, сыйфат сүзтезмәләр, сан сүзтезмәләр, рәвеш сүзтезмәләр, алмашлык сүзтезмәләр.
Профессия: Научный сотрудник библиотеки
Профессия: Методист
Профессия: Руководитель отделения (департамента, комплекса, управления, центра) библиотеки
Профессия: Специалист по микрокопированию и оцифровке документов
В каталоге 7 450 курсов по разным направлениям