Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау. 4 сыйныф рус төркеме

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау. 4 сыйныф рус төркеме


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән лицее






hello_html_m75f98ffd.gif


( Минһаҗева Н.Ф.)


























Тема: Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау.


Максат: 1) Укучыларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру, фикер йөртү сәләтләрен үстерү, сүзлекне яңа сүзләр белән баету.


2) Танып- белү активлыгын һәм мөстәкыйллекне үстерү. Иҗади сәләтләрен арттыру.

3) Туган телнең матурлыгын тоярга, табигатьне яратырга өйрәтү.



Җиһазлау: Презентация, индивидуаль карточкалар.


Дәрес тибы: Йомгаклау дәрес.


Дәрес планы.

I Оештыру.

(Укучыларны ике төркемгә бүлеп утырту. 1 төркем - татарча аңлый һәм сөйләшә ала торган укучылар, 2 төркем - татарча начар аңлый һәм татарча сөйләшә белми торган укучылар. )

1 слайд.

  1. Фонетик күнегү.

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә миңа!

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә аңа.


  • Укучылар, бүген без сезнең белән сыйфат сүз төркемен кабатларбыз. Безнең максатыбыз: сыйфат сүз төркемен тикшерербез, уйларбыз, җөмләләр төзербез, кабатларбыз, истә калдырырбыз, сөйләрбез.


II Белемнәрне кабатлау.

2 слайд. “Көмеш кыңгырау” газетасы рәсеме.

1. Рольле уен

Булат: -Нурсия Фоатовна, мин “Көмеш кыңгырау” газетасына үземнең көз турындагы хикәямне җибәргән идем. Ләкин ул кире кайткан. Аны ни өчендер газетада бастырмаганнар (конверт күрсәтә).

Укытучы: Яле, укып карыйк әле синең хикәяңне.

3 слайд. (экранда хикәя).

Укытучы хикәяне укый.

Көз.

Вакытлар бик тиз уза. Әле кайчан гына җәй иде. Безнең тәрәзә каршында каен кызы җилфердәп тора иде.

Көз килде дә каен яфракларын буяуга манып китте. Ә җил минем дустымны кочаклап алды да дер селкетте. Яфраклар шыбырдап җиргә коелдылар.

4 слайд.


2. а) Сүзлек эше:

Җилфердәп- ( колыхаться) селкенеп, чайкалып.

Манып китте- ( красил, макать) буяды.

Дер селкетеп- ( содрагать) тетрәтеп

Шыбырдап- ( производить шуршащий звук)

б) Сүзлек белән эш. Һәр төркем русча- татарча сүзлектән берәр сүзне табып мәгънәләрен укып күрсәтә. Яңа сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып куялар.



  1. Куелган проблеманы чишү.

-Хикәядә сүз нәрсә турында бара?

- Көз.

- Исеме эчтәлегенә туры киләме?

- Килә

- Җөмләләр төзелеше дөресме?

- Дөрес.

- Ә ни өчен газетада басылмаган? Нәрсә җитми?

(Укучыларның фикерләре тыңланыла. Сыйфатлар җитмәве ачыклана.)

- Ни өчен сыйфатлар өстәргә кирәк?

- Сыйфатлар җөмләне матурлый, тулыландыра.


  1. Сыйфат турында белемнәрне искә төшерү.

-Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

Сыйфат нинди сүз төркемен ачыклап килә?

5 слайд.


Сыйфат

Предметның билгесен белдерә

Нинди? соравына җавап булып килә.


Исемне ачыклап килә

Кызыл алма, озын буй, матур көн.



  1. Мөстәкыйль эш.

Хәзер Булатның хикәясен тулыландырып, сыйфатлар өстәп яза алырсыз дип уйлыйм.

1 төркем.

Хикәягә сыйфатларны үзләре уйлап өстиләр.

2 төркем.

Хикәягә өстәү өчен әзер сыйфатлар бирелә.

Ямьле, матур, җылы, зифа, яшел, бөдрә, сары, алтын, усал, көчле, мескен.


Һәр төркемнән бер укучы хикәяне укый.

  • Укучылар, хәзер инде без бу хикәяләребезне газетага җибәрә алырбызмы икән?

  • Әйе.

  • Ни өчен?

  • Чөнки хикәябез матурланды, тулыланды.


  1. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Конвертлардан кызыл түгәрәкләр төшкән рәсемнәрне алу.

1 төркем.

Сюжетлы рәсемгә карап һәр укучыга сыйфатлар кертеп берәр җөмлә төзергә.

2 төркем.

Сюжетлы рәсемгә һәм ярдәмче сүзләргә карап һәр укучыга берәр җөмлә төзергә.



  1. 6 слайд. Физкультминутка.

Укучылар түгәрәкләнеп басалар.


Яңгыр түгел, кар да түгел

Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйк әле

Кушыл син яңа җырга.


Сары, сары, сап- сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак

Көзнең иң матур чагы.


8. -Укучылар, җырның сүзләренә игътибар иттегезме, анда сыйфатлар бармы?

- Бар ( яңа, сары, сап- сары, иң матур.)

- Бу сыйфатлар нәрсә белән аерылалар?

- Дәрәҗәләре белән.

- Ә хәзер сыйфат дәрәҗәләре турында искә төшереп китик. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

- 4 дәрәҗәсе бар.

7 слайд.


Гади дәрәҗә (Положительная степень)

Чагыштыру дәрәҗәсе (Сравнительная степень)

Артыклык дәрәҗәсе (Превосходная степень)

Кимлек дәрәҗәсе

9. Экранда төрле дәрәҗәдәге сүзләр бирелә. Тактадагы таблицаны һәр укучы берәмләп чыгып тутыра. Һәр укучыга берәр сүз.

8 слайд.


Бик матур, алсу, озынрак, биек, көчлерәк, ямь- яшел, аксыл, күңелле.


Гади дәрәҗә

Биек, күңелле.

Чагыштыру дәрәҗәсе

Озынрак, көчлерәк.

Артыклык дәрәҗәсе

Бик матур, ямь- яшел.

Кимлек дәрәҗәсе

Алсу, аксыл.


10. Иҗади эш.

Конвертлардан яшел түгәрәк төшкән биремнәрне алырга.

1 төркем.

Сез бүген шагыйрьләр булып карагыз.

Шагыйрь – поет, шигырьләр язучы.

Сыйфатлар кертеп 1 куплет шигырь язарга.

......................................................................... салкын

.........................................................................ялкын

..........................................................................суык

.......................................................................... шудык

2 төркем.

Сез бүген тәрҗемәчеләр булырсыз.

Тәрҗемәче – переводчик.


Бирелгән җөмләләрне татарчага тәрҗемә итәргә.

1. Сегодня день холодный.

2. Моя сестрёнка маленкая.

3. Ель зеленее сосны.

Һәр төркем үз эшен укып күрсәтә.


III. Йомгаклау.

  1. Өй эше. Карточкалар өләшенә.

Карточкадагы җөмләләрдә астына сызылган исемнәрне сыйфатлар итеп үзгәртеп җөмләләр төзергә.


  1. Бу баланың сәләте бар.- Бу сәләтле бала.

  2. Бу кабинетта компьютер бар. –

  3. Чәйнең балы юк. –

  4. Бүген кояш чыккан. –

  5. Бу китапта рәсемнәр бар. –

  6. Бу кешенең күзлеге бар. –


2. Дәрескә нәтиҗә:

_ Укучылар, безнең бүгенге дәресебез ахырына якынлаша. Дәрес башында без Булатның газетада басылмыйча кире кайткан хикәясе турында сөйләшкән идек. Әгәрдә сезнең үзегезгә бүгенге дәрес турында хикәя язарга кушсалар, сез нәрсәләр дип язар идегез, дәрестә нәрсәләргә өйрәндек, нәрсәләр белдек дип язар идегез?

- Без бүгенге дәрестә сыйфатларның сөйләмдә ни өчен кирәк булуын белдек. Матур хикәяләр, җөмләләр төзергә өйрәндек, шагыйръләр,тәрҗемәчеләр булдык.

- Безгә сыйфатлар ни өчен кирәк икән?

- Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?

- Әйе, укучылар чынлап та, сөйләмебездә сыйфатларның роле чиксез зур. Юкка гына татар мәкалендә “Тел күрке- сүз”- димәгән. Сөйләмебез матур, тулы булсын өчен сыйфатларны белү бик кирәк.

- Укучылар, әйдәгез бүгенге дәрес өчен үз- үзегезгә билгеләр куеп карагыз әле. Үзәгезне- үзегез ничек бәяләрсез икән.






















































Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров342
Номер материала ДВ-045932
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх