Инфоурок Другое Рабочие программы11 сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы

11 сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы

Скачать материал

Аңлатма язуы

 

       11 сыйныф  өчен әдәбияттан эш программасы “Татар телендә урта (гомуми) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11 с-лар/ басма өчен Г. Р. Галиуллина, Д. Ф. Заһидуллина җаваплы.- Казан: Татар.  кит. нәшр., 2011.  “Татар урта гомуми белем мәктәпләренең 11 нче сыйныфы өчен дәреслеккэ”( А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005 нче ел) нигезләнеп төзелде

 

    Матур әдәбият-йогынтылы сәнгать.Тик шулай да аңа тылсым көче бирелмәгән. Чынында исә матур әдәбиятның башка берни белән дә алыштырып булмый торган мөстәкыйль әһәмияте һәм билгеләмәсе бар. Ул халыкларның гасырлар буена бөртекләп җыела килгән акыл һәм рухи байлыгын тәшкил итә. Әлбәттә, рухи хәзинә язма сүз сәнгате белән генә чикләнми. Әдәби әсәрләрнең төп төзү материаллары булган тел үзе генә дә иңләп булмастай дәрьяны хәтерләтә.

      Югары сыйныфларда гомумкешелек кыйммәтләрен һәм конкрет тарихилыкның тыгыз мөнәсәбәтен аңлау юнәлешендә әсәрләр уку, аларны анализлау һәм шәрехләү максат итеп куелды.

       Матур әдәбият, иң әүвәл, кешене, аның эчке дөньясын сурәтли, кешенең башкаларга , табигатькә, җәмгыятькә, яшәешкә мөнәсәбәтен күрсәтә. Аның төрле үсеш чорларында бу сурәтләүләр, мондый мөнәсәбәтләр төрле сыйфат алган, үзенчәлекле булган. Төрле чор әдәбиятларын, язучыларын, әсәрләрне асылда кешегә кешелекле, миһербанлы мөнәсәбәт яки кешегә кешелексез, кимсетүле караш, аларның сыйфаты аерып тора, үзенә генә хас билгеләр белән бизи яки чуарлый. Укучыларга менә шуларны җиткерү минем тагын бер маскатым булып тора.

      Программада әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә укучыларның сөйләм телен һәм язу культурасын үстерүгә һәрчак игътибарлы булуны күздә тоткан эшләр дә алынды. Кыскасы, татар әдәбиятын укытуның төп максаты - чыгарылыш сыйныфларында укучы татар балаларының мәктәптә уку дәвамында тупланган тел, лингвистик, коммуникатив компетенциясен билгеләү.

 

Конкрет биремнәргә килгәндә:

 -Татар халкының милли казанышлары буларак татар әдәбияты. Татар әдәбиятының бөтендөнья матур әдәбияты, аерым алганда төрки әдәбиятлары арасындагы урыны. Коръән һәм татар әдәбияты тарихын чорларга бүлү;

- Сүз сәнгате буларак матур әдәбият, аның тел үзенчәлекләре. Тезмә һәм чәчмә сөйләмнәр. Халык авыз иҗаты һәм әдәбият. Әдәби телләр һәм жанрлар.

-Образлылык-әдәби әсәрнең төп сыйфаты; сәнгатьле сурәтләүнең асыл чаралары.

-Әдәби әсәрнең эчтәлеге һәм төзелеше (тема, идея, сюжет, композиция, образлар системасы).

-матур әдәбитяттагы мәңгелек темалар һәм “мәңгелек образлар”. Андагы әхлакый һәм тарихи-мәдәни проблематика (алла һәм кеше, изгелек һәм явызлык көрәше, кеше һәм җәмгыять, кеше һәм табигать, буыннар мөнәсәбәте4 намус, туганлык, бурыч һәм вәгъдәгә тугырылык, ватанпәрвәрлек, мәхәббәт һ.б.)

-Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре арасындагы мөнәсәбәт.

-Әдәбият тарихы. Әдәби процесс. Әдәби тәнкыйть.

-Әдипләрнең иҗат үзенчәлекләре турында татар әдәби тәнкыйте.

-Әдәби әсәрдә тормыш материаллары һәм сәнгатьле уйланманың үзара мөнәсәбәте. Матур әдәбиятта милли үзенчәлек һәм гомумкешелек кыйммәтләре.

-Классик әдәбият әсәрләренең үз чоры һәм бүгенге көн өчен әһәмияте.

-Әдәби төрләр һәм төп жанрлар. Әдип карашларын чагылдыруга хезмәт итүче алымнар, сәнгатьчә сурәтләү чаралары. Әдәби әсәр һәм аның төзелеше. Стиль төшенчәсе.

-Әдәби юнәлешләрнең һәм иҗат методларының(мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм, романтизм, социалистик реализм) үзенчәлекле билгеләре.

-Татар мәдәниятында милли, әхлакый, ратихи- мәдәни мәсьәләләр. Кеше һәм җәмгыятькеше һәм вакыт,кеше һәм табигать, кеше һәм Алла; бәхет, яшәү мәгънәсе һ.б. турында эзләнүләр, табышлар.

 

 

                                                             Уку курсы темаларының бүленеше

  

Тема бүленеше

 

Барлыгы

Теоритик

материал

Әдәби әсәргә анализ

Б.С.Ү

Темага караган төшенчә

Чит илләрдә татар әдәбияты

Гаяз Исхакый иҗаты

1

 

1

 

 

 

30 нчы еллар совет әдәбияты

1

1

 

 

Соц.реализм

Нәкый Исәнбәт иҗаты

3

 

1

 

 Трагедия жанры, трагик конфликт

40 – 50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы

1

1

 

 

 

 

Муса Җәлил иҗаты

2

 

1

 

Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи)

Фатих Кәрим иҗаты

2

 

1

1

Лирик шигырь, поэма, баллада, шагыйрьнең гражданлыгы.

 

50 – 60 нчы еллар әдәбияты

1

1

 

 

Драма, әкият-пьеса, тарихи-биографик, фольклорга нигезләнгән пьеса, героизм, патриотизм төшенчәләре

Проза үсеше. Г.Бәширов “Намус” романы

1

1

1

 

Роман төрләре. Төшенчәне кабатлау.

Хәсән Туфан

2

1

1

1

 

Әмирхан Еники

1

1

1

 

Повесть, роман чагыштыру.

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү

1

1

 

 

Әсәрнең композицион төзелеше

Нурихан Фәттах

2

1

1

 

Тарихи романнар Тарихи роман, тарихилык принцибы

Аяз Гыйләҗев

1

1

1

 

Хронологик таблица 

Мөхәммәт Мәһдиев

2

1

1

 

тезис

Әхсән Баянов

1

 

1

 

Поэма Идея

Илдар Юзеев

1

 

1

 

Анализ тәртибе

Туфан Миңнуллин

3

 

1

1

Моңсу комедия, аллегория,

шартлылык

Хәзерге татар әдәбияты

Равил Фәйзуллин

Ринат Харис

2

1

 

 

 

 

 

1

 

тема

 

 

 

 

 

Проза үсеше. 

1

1

 

 

 

Ринат Мөхәммәдиев

1

 

1

 

Төп образлар,

сәнгатьчә,

художестволы дөреслек

Хәзерге драматургия

1

1

 

 

 

 

Рабит Батулла

Ризван Хәмит

1

 

1

 

Кульминацион нокта

Бүгенге татар балалар әдәбияты

1

1

 

 

Монодрама

Барысы

34

15

16

3

 

 

Программаның эчтәлеге

Фатих Кәрим исемендәге Ает урта гомуми белем бирү мәктәбенең уку планы һәм календарь-график планы нигезендә 2015-2016 нчы уку елы дәвамында 33 дәрес үткәрү планлаштырыла.

 

Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план 

 Тема

 Дәрес саны

 Үтәлеш

 Факт

1

Чит илләрдә татар әдәбияты. Г.Исхакыйның эмиграциядәге тормышы.

 (Введение. Творчество Г. Исхаки)

1

5.09

 

2

30 нчы елларда совет әдәбияты.

 (Татарская литература в 30-е годы)

1

19.09

 

3-4

Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты.

 (Жизнь и творчество Н. Исанбат)

2

26.09,

3.10

 

5

 Н.Исәнбәт драматургиясе. ”Идегәй” трагедиясе.

 (Н. Исанбат «Идегэй»)

1

10.10

 

6-7

40-50 еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары.

 (Тема Вов в татарской литературе 40-50х гг) 

2

17.10, 24.10

 

8

М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. 20-30 нчы еллар иҗаты.

 (Жизнь и творчество М. Джалиля)

1

31.10

 

2 четверть

9

М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты.

(Творчество М. Джалиля в годы войны.)

1

7.11

 

10

Ф.Кәримнең тормышы һәм иҗаты.

 (Жизнь и творчество Ф. Карима)

1

14.11

 

11

 РР Открытое письмо Фатиху Кариму

1

21.11

 

12

Татар әдәбияты яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында. 50-60 еллар әдәбиятына күзәтү.

 (Татарская литература в 50-60-е годы.)

1

28.11

 

13

Проза үсеше. Г.Бәширов “Намус” романы.

 (Творчество Г. Баширова.  Роман «Намус»)

1

5.12

 

14

Х.Туфанның тормышы һәм башлангыч чор иҗаты.

 (Жизнь и творчество Х. Туфана)

1

12.12

 

15

Х.Туфанның 60-70 нче еллар иҗаты.

 (Творчество Х. Туфана в 60-70-е годы)

 (Сочинение «Х. Туфан шигырьлэре - музыкада»)

1

19.12

 

16

Ә.Еникиның тормышы һәм иҗаты, ( Жизнь и творчество  А. Еники.

1

26.12

 

 

17

Ә.Еникинең повестьлары.

 (Повести А. Еники)

1

16.01

 

18

Г.Ахуновның тормышы һәм иҗаты.

( Жизнь и творчество Г. Ахунова)

1

23.01

 

19

Н.Фәттахның тормышы һәм иҗаты.

(Жизнь и творчество Н.Фаттаха)

1

30.01

 

20

Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы.

 (Роман Н. Фаттаха “Сызгыра торган уклар”)

1

6.02

 

21

А.Гыйләҗевның тормышы һәм иҗаты.

(Жизнь и творчество А.Гиляжева)

1

13.02

 

22

М.Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты.

(Жизнь и творчество М. Магдиева)

1

20.02

 

23

М.Мәһдиевнең “Кеше китә җыры кала” повесте.

 (Повесть М. Магдиева “Кеше китә җыры кала”)

1

27.02

 

24

Ә.Баянов “Сәяхәтнамә” поэмасы.

 Поэма А. Баянова

1

6.03

 

25

И.Юзеевның тормышы һүм иҗаты. “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасы.

 Жизнь и творчество И. Юзеева

1

13.03

 

26

Т.Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты. Иҗат үзенчәлекләре.

( Жизнь и творчество Т. Миннуллина)

1

20.03

 

 

27

Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”

 (Драма “Әлдермештән Әлмәндәр”)

1

3.04

 

28

РР Сочинение “Әлмәндәр – ил карты”.

1

10.04

 

29

Поэзия балкышы. Гамил Афзал, Н.Арсланов, Ш.Галиев шигырьләре.

 Процветание поэзии.

1

17.04

 

30

Р.Фәйзуллин   һәм Р. Харис иҗаты.

 (Творчество Р. Файзуллина и Р. Хариса)

1

24.04

 

31

Проза жанрының үсеше. Г.Ахуновның “Идел кызы “ романы, М.Хәсәнов “Язгы аҗаган” әсәрләре. И.Сәләхов, А.Гыйләҗев иҗатлары һәм аларның әсәрләре.

 ( Г. Ахунов “Идел кызы “,М.Хасанов “Язгы аҗаган” Творчество И. Салихова, А.  Гилязова)

1

8.05

 

32

Р.Мөхәммәдиевнең тормышы һәм әсәрләре.

 (Жизнь и творчество Р. Мухамадиева)

1

15.05

 

33

Хәзерге драматургия. Рабит Батулла иҗаты һәм аның үзенчәлекләре. Р.Хәмиднең иҗаты. “Җиде баҗа”.

 (Драматургия. Творчество Р. Батуллы, Р. Хамида)

1

22.05

 

 

 

 

 Бәяләү нормалары

                                     

Изложение бәяләү нормалары

 

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1

Текст,планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик һәм техник хаталар юк

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле куела

2

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; Язмада 1 фактик, 1 техник хата җибәрелгән.

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле куела

3

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле куела

4

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стил бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле куела

5

Текстныэң эзлеклелеге язмада сакланмаган4 сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә җибәрелгән хаталар текстның эчтәлеген аңлауны кыенлаштыра, техник хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела

  

Сочинение бәяләү нормалары

 

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле куела

3

 

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела

 

Укыту-методик комплекты

 

Дәреслек:

   Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11нче с-фы өчен д-лек/ А. Г. Ахмадуллин, Ф. Г.Галиуллин; Мәгариф, 2005.

 Хрестоматия:

Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 11 нче с-фы өчен/ А. Г.Әхмәдуллин, Т. Н.  Галиуллин, Н. Г. Юзиев.- Казан: Мәгариф, 2005.

 

Методик кулланмалар:

1. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева. Әдәби әсәргә анализ ясау. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

2. Р.Даутов. Балачак әдипләре. 1, 2, 3нче том. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002, 2004, 2005.

3.      Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

4.      Заһидуллина Д.Ф., Әминева В.Р., Ибраһимов М.И. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

5.      Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

6. http://mon.tatar.ru/

7. http://www.belem.ru/

 8.http://www.proshkolu.ru/

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "11 сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 303 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.01.2017 1266
    • DOCX 54.2 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хафизова Залифа Маратовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хафизова Залифа Маратовна
    Хафизова Залифа Маратовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4218
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Создание контента и заработок в онлайн среде: регулирование, продвижение и монетизация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 239 человек из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 61 человек

Мини-курс

ФАОП: индивидуализированное образование и коррекционная работа

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективное управление электронным архивом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе