Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / 1 сыйныф өчен татар теленнән эш планы. Фатхуллова К.С. дәреслеге буенча

1 сыйныф өчен татар теленнән эш планы. Фатхуллова К.С. дәреслеге буенча

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:





Аңлатма язуы.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: Татар теле

    1. Россия Федерациясенең “Мәгарифтурында”гы Законы

    2. . Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы.

    3. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

    4. 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы (2004 ел, 11 октябрь).

    5. Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту” (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хаты. №7699/12 23.06.2012)

    6. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы “Об утверждении программ (основного содержания) учебных предметов «Татарский язык» и «Литературное чтение на татарском языке»”№3624/11 07.07.2011

    7. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “2013- 2014 елына эш планнары турында”гы хат №9127/13 09.07.2013

    8. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы хаты “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” №12138/13 07.09.2013

    9. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” фәненнән дәүләт стандарты. 1-4 нче сыйныфлар. Төзүчеләр: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдарова.2011 ел

    10. К.С Фәтхуллова, Р.З. Хәйдарова “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. 1-4 сыйныфлар.- Казан, 2011.

    11. Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нчесыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

    12. Харисова Ч.М.,Фәтхуллова К.С.,Хәбибуллина З.Н. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. Бу программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелде.

    13. Фәтхуллова К.С. Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар

өчен) . – Казан: “Татарстан китап нәшрияты”, 2013.



1992 елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.Аның нигезендә татар hәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды.1994 елның 20 илендә расланган “Татарстан Республикасы халыклары-ның телләрен саклау,өйрәнү hәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде.Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып,тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

1 сыйныфта татар теле укыту дәресләренә 102 сәгать бирелә. Шулардан татар теле – 99 сәг., уку дәресләренә 33 сәг. исәбеннән атнага 4 сәг. итеп календарь-тематик план төзелде. Рус телендә сөйләшүче балаларга телдән әзерлек чоры 33 сәг. исәбеннән төзелде. Программа буенча барлыгы 17 аралашу һәм әдәби уку темасы бар. Беренче унөч темага 8 сәгать, калганнарына 7 сәгать каралган.Ләкин бу темаларның саны кыскартылды, чөнки “Авазлар һәм хәрефләр өйрәнәбез” бүлегенә сәгатьләр саны өстәлде.

Планлаштырылган дәресләр бәйрәм көненә яки каникулга туры килсәләр янындагы дәресләр белән кушу яки урыннарын алыштыру каралган. Татар телен укытуда куелган максатлар.

Гомүми башлангыч белем бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты- гамәли максат,ягъни,телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен,укучыларга гайлә-көнкүреш-кә,уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү hәм күнекмәләрен үстерү.Гомүми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү,сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету,аларны татар халкының мәдәнияте hәм сәнгате белән таныштыру,төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Татар теленнән 1 нче сыйныфта үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

      • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

      • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

      • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

      • гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;

      • үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;

      • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

      • өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу; –мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

1 нче сыйныфта татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү; –татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

1 нче сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы Лексик минимум Исәнме, мәктәп!

Исәнмесез, исәнме, сәлам, укучы, укытучы, малай, кыз, мәктәп, сыйныф, сыйныф бүлмәсе, дәрес, дәфтәр, китап, каләм, акбур, такта, бу, кем, нәрсә, әйе, юк, түгел, мин, син, ул, без, сез, алар, басарга, утырырга, укырга, нишләргә, рәхмәт, сау бул, сау булыгыз.

Гаилә.

Гаилә, кеше, әти, әни, абый, апа, эне, сеңел, бала, әби, бабай, исем, тату, өй, фатир, кат, нинди, ничек, ничә, ничәнче, кайда, зур, кечкенә, яхшы, начар, кызык, яшҗ, шәһәр, авыл, бар, һәм, яшәргә, эшләргә, яратырга, карарга.

Сәламәт бул!

Баш, колак, чәч, борын, бит, күз, каш, керфек, тел, теш, ияк, муен, маңгай, кул, бармак, сул, уң, аяк, тарак, тарарга, су, юарга, чистартырга, сәламәт булырга Шәһәрдә.

Шәһәр, урам, йорт, мәйдан, һәйкәл, бина, ашханә, кунакханә, китапханә, кибет, базар, киң, тар, озын, кыска, биек, тәбәнәк, борынгы, чиста, матур, барырга, кайтырга, кая, кайдан, каян.

Уенчыклар кибетендә.

Уенчык, йомшак, курчак, туп, шакмак, аю, төлке, песи, эт, алырга, бирергә, килергә, китәргә, әйтергә, кирәк (түгел), сатучы. Киемнәр кибетендә.

Кием, күлмәк, чалбар, итәк, тун, бүрек, бияләй, күн итек, шәл, яулык, кулъяулык, кесә, оекбаш, кияргә, салырга, кыйбат, арзан.

Ашамлыклар кибетендә.

Икмәк, күмәч, сөт, чәй, конфет, май, шикәр, яшелчә, алма, минеральсу, ашарга, эчәргә.

Ел фасыллары.

Кыш, яз, җәй, көз, җылы, салкын, аяз, кар ява, кар бөртеге, болыт, кояш, җил исәргә, яңгыр, һава, хәзер, бүген, иртәгә, кичен, көндез Яңа ел бәйрәме.

Бәйрәм, Яңа ел, бүләк, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, кар бабай, ясарга, котларга, теләргә, бәхет, шатлык, тиздән, башланырга, бизәргә, эләргә. Без кунакка барабыз.

Кунак, чынаяк, пычак, кашык, калак, чәнечке, тәлинкә, бал, баллы, пешерергә, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый, пәрәмәч, коймак. Без уйныйбыз, җырлыйбыз.

Уйнарга, җырларга,җыр, җырчы, биергә, көлергә, шатланырга, бию, биюче, шигырь, мәзәк, сөйләргә, гармун, курай, күңелле, турында, белән. Йорт хайваннары һәм кошлары.

Хайван, сыер, бозау, ат, колын, сарык, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, үрдәк, күркә, каз бәбкәсе, үрдәк бәбкәсе, чеби, кычкырырга, мияуларга, өрергә, чабарга Кыргый хайваннар һәм кошлар.

Урман, кыргый, бүре, куян, керпе, тиен, поши, болан,усал, куркак, чыпчык, күгәрчен, карга, тукран, төс, ак, кара, кызыл, яшел, зәңгәр, сары, соры, очарга

Әниләр бәйрәме.

Булышырга, савыт- саба, үтүкләргә, сөртергә, себерергә, себерке, җыештырырга, идән, тузан, бергә, ял итәргә, кайчан, ай, көн, ел

Бакчада.

Бакча, чәчәк, кыяр, кишер, суган, бәрәңге, кәбестә, җиләк, җимеш, агач, төрле, үсәргә, җыярга, утарга, казырга, утыртырга, су сибәргә, чүп үләне, эшчән, ялкау Без спорт яратабыз.

Ярыш, көрәш, көрәшче, чана, чаңгы, җиңү, җиңүче, җиңәргә, сикерергә, йөгерергә, катнашырга, шуарга, кышкы, җәйге, ә, тиз, әкрен (акрын).

Җәйге ял.

Табигать,су коенырга, кызынырга, балык тотарга, кармак, саф һава, йөрергә, җәяү, очрашырга, очратырга, күл, диңгез, Кара диңгез, быел, былтыр, гөмбә, эссе, күп, аз

Укучылар үзләштерергә тиешле грамматик минимум 1.Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне гамәли үзләштерү.

  1. Исемнәргә кем? яки нәрсә? сорауларын куярга өйрәтү.

  2. Исемнәргә –ныкы/-неке кушымчаларын ялгап, кемнеке? соравына җавап бирергә күнектерү.

  3. Зат алмашлыкларына –ныкы/-неке кушымчаларын ялгап, аларны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

  4. Исемнәрнең урын-вакыт, чыгыш, юнәлеш, төшем килешләрендә төрләнүен өйрәнү.

  5. Исемнәрдә сан, килеш кушымчаларының ялгану тәртибен истә калдыру.

  6. Баш килештәге зат алмашлыкларын сөйләмдә кулланырга күнектерү.

  7. Сорау алмашлыклары белән җөмләләр төзергә күнектерү. Аларда басымның беренче иҗеккә төшү үзенчәлеген үзләштерү.

  8. Сыйфат + исем төзелмәләрен дөрес куллана белү.

  9. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1 – 10 саннары). Сан + исем төзелмәләрен сөйләмдә дөрес куллана белү.

  10. Белән, турында бәйлекләренең исем белән кулланылышын үзләштерү.

  11. Күп, аз рәвешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

  12. Боерык фигылҗнең II зат берлек һәм күплек сан формаларының мәгънәләрен тыңлап аңларга күнектерү.

  13. Хәзерге заман хикәя фигылҗне барлыкта һәм юклыкта зат һәм сан белән төрләндереп, сөйләмдә куллануга ирешү. – ма/-мә, -м юклык кушымчасы алдында басымны дөрес куярга өйрәтү.

  14. мы/-ме, түгел кисәкчәләрен танып белергә, җөмләләрдә дөрес кулланырга өйрәтү; аларда басымны дөрес куярга күнектерү.

  15. Татар җөмләсендә сүз тәртибен гамәли үзләштерү.

  16. Хикәя, боерык, сорау җөмлә калыпларын дөрес кулланырга өйрәтү.

Укучылар үзләштерергә тиешле орфоэпик hәм орфографик минимум

  1. Имитация һәм кабатлаулар аша авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтелешен үзләштерү.

  2. Үзенчәлекле авазларның әйтелешен истә калдыру һәм аларны таный белү.

  3. Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны сүзләр эчендә ишетеп, сөйләмнең эчтәлегенә зыян китермәслек итеп әйтергә өйрәтү.

  4. Калын сузык авазларны белдергән а, о, у, ы һәм нечкә авазларны белдергән ә, ө, ү, е (э), и хәрефләренә карап, сүзләрнең калын яки нечкә әйтелешен гамәли үзләштерү һәм сингармонизм законын (рәт һәм ирен гармониясен) аңлауга әзерләү.

  5. Озын һәм кыска, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белүгә өйрәтү.

  6. Сүз ахырындагы яңгырау тартыкларны ачык итеп әйтүгә өйрәтү.

  7. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып өйрәтү.

  8. Сүзләрдә һәм төрле грамматик формаларда басымны дөрес куеп укырга өйрәтү.

  9. Хикәя, боерык һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү.

  10. Татар теленең иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү; уку техникасына өйрәтү.

  11. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язарга күнектерү.

  12. Сүзләрне иҗекләргә дөрес итеп бүлеп, юлдан юлга күчереп язарга өйрәтү.

  13. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язарга күнектерү.

  14. Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булган сүзләрнең язылышына укучыларның игътибарын җәлеп итү (төлке, борын, русча һ.б.).

  15. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.

  16. Җөмләне баш хәрефтән башлап, ахырында нокта, сорау яки өндәү билгесе куеп язарга күнектерү.



Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр.

Тыңлап аңлау

  • укытучының дәрес үткәрү белән бәйле күрсәтмәләрен, сорауларын аңлап бару;

  • сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау; тыңланган сүзләрнең, сүзтезмә, җөмлә, кечкенә текстларның эчтәлегенә тулысынча төшенү. Диалогик сөйләм

  • лексик тема буенча сорау-җавап репликаларын истә калдыру;

  • укытучының сорауларына җавап бирә алу һәм сораулар куя белү; - үрнәк диалогларны сәнгатҗле итеп уку һәм сөйләү;

  • татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып, әңгәмә кору. (Һәр укучыныә репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш.) Монологик сөйләм

  • лексик темага караган сүзләрне кулланып, предметларны, әйберләрне атый белү;

  • сыйныф бүлмәсен, мәктәпне, сыйныфташларны, табигатҗне тасвирлау;

  • укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү;

  • дүрт җөмләдән дә ким булмаган хикәя төзеп сөйләү.

Уку

  • татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү;

  • телдән үзләштерелгән уку материалына нигезләнгән җөмлә һәм текстларны дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатҗле итеп укый белү;

  • укыганның эчтәлегенә төшенеп бару;

  • кечкенә күләмле шигырҗләрне яттан сөйләү.



Язу

  • татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес яза белү;

  • актив үзләштерелгән сүзләрне, кыска җөмләләрне күчереп язу;

  • әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп яза белү;

  • җөмләне баш хәреф белән башлап, ахырында нокта, өндәү яки сорау билгесе куеп язу.




Рус телендә сөйләшүче балаларның башлангыч сыйныфларда татар теленнән белем hәм күнекмәләрен бәяләү нормалары



Эш төрләре


1 сыйныф

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

---

2.

Диалогик сөйләм(репликалар саны)

3

3.

Монологик сөйләм(фразалар саны)

4

4.

Уку (сүзләр саны)

20





Рус телендә сөйләшүче балаларның башлангыч сыйныфларда татар теленнән белем hәм күнекмәләрен бәяләү нормалары



Эш төре- язу:

1 сыйныф

1.

Күчереп язу (җөмлә саны)

1 – 2

2.

Сүзлек диктанты(сүзләр саны)

---

3.

Диктант(сүзләр саны)

---

4.

Изложение

---

5.

Сочинение

---





















МАТЕРИАЛ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАУ

Дәреслек: Фәтхуллова К.С. Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирүче мәктәбенең 1 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: “Татарстан китап нәшрияты”, 2013.

Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту -1 сыйныф”, укытучылар өчен методик кулланма.

Нигезләнгән программалар: Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

1.Харисова Ч.М.,Фәтхуллова К.С.,Хәбибуллина З.Н. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. К.С

Фәтхуллова, Р.З. Хәйдарова “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программа. 1-4 сыйныфлар.- Казан, 2011. Бу программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелде.

Таблицалар, рәсемнәр, картиналар, уенчыклар, татар орнаменты киемнәре, санау таякчыклары, алфавит, аудио-, видео-язмалар.




Календарь-тематик план

Предмет: Татар теле

Сыйныф: 1

Барлык сәгатьләр саны: 99 с.

Атнага сәгатьләр саны: 3 с.

Контроль эшләр саны – 1с.

Планлаштырылган дәресләр бәйрәм көненә яки каникулга туры килсәләр янындагы дәресләр белән кушу яки урыннарын алыштыру каралган. Программа: Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.С. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)», Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

Харисова Ч.М.Фәтхуллова К.С. Хәбибуллина З.Н. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. Бу программа гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Фәтхуллова К.С. Татар теле:рус телендә башлангыч гомуми белем бирүче мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: “Татарстан китап нәшрияты”, 2013.


Дәреснең темасы


Дәрес тибы

Сәг.саны

Укучылар эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрелү вакыты

Предмет нәтиҗәсе



Метапредмет нәтиҗә



Шәхси нәтиҗә

план

факт

1

Әйдәгез танышабыз!”. Таныша белү, исәнләшү, саубуллашу сүзләре

ЛКФ

1

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Синең исемең ничек? Соравына җавап бирә белү. Сорый белүен булдыру

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү күнекмәләре

Әхлак тәрбиясе.



2

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыру. Сорау бирү

ЛКФ

1

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Синең исемең ничек? Соравына җавап бирә белү. Сорый белүен булдыру

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү күнекмәләре

Әхлак тәрбиясе.



3

Бу кем? Син кем? сораулары һәм аларга җавап әйтә белү

ЛКФ

1

Сорауга җавап бирә белү

Бу кем? Син кем? Сораулары аша кирәклеинформацияне ала белү.

Авазларын дөрес әйтә белү

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.



4

Кире кагу һәм раслау

ЛКФ

1

Кире кага, раслый белү, ачыклый белү

Мәгълүматның дөреслеген билгели белү.

Авазларны дөрес әйтә белү

Әхлак тәрбиясе



5

-мы / -ме сорау кисәкчәләре

ГКФ

1

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

-мы/-ме сорау кушымчаларын өйрәнү


Бирелгән кушымчалар белән сорау җөмләләр төзи белү

Әхлак тәрбиясе.



6

Хәлләр, әхмәт, яхшы сүзләре белән танышу

ЛКФ

1

Әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Сөйләмдә куллана белә.

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.



Гаилә һәм мин

7.

Бу кем? Соравы һәм аңа җавап әйтә белү

ЛКФ

1

Сорауга җавап бирә белү

Бу кем? соравы аша кирәклеинформацияне ала белү.

Авазларын дөрес әйтә белү

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.



8-9.

1 дән 10 га кадәр саннар.


ГКФ

2

Үрнәк буенча эшли белү

1 дән 10га кадәр саннарны исемнәр белән куллана белү

Микъдар саннары белән танышу (1 – 10га кадәр саннар)

Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.



10.

Ничә? соравы

ЛКФ

1

Сорауга җавап бирә белү

Сорауларны аңлап тулы җавап бирү

Сөйләмдә куллана белү

Әхлак тәрбиясе



11.

Үзең турында сөйләү

ЛКФ

1

Үзең турында сөйли белү

Өйрәнелгән лексиканы монологик сөйләмдә куллана белү

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе



12.

Гаилә һәм мин” темасын кабатлау

Белемнәрне камилләштерү

1

Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Ризалыгыңны белдерә белү. Бу кем? Ничә? сорауларын сөйләмдә куллану

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



Сәламәт бул!”

13-14.

Тән әгъзалары


ЛКФ

2

Әңгәмәдешеңнең фикерен тыңлый белү

Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану

Кай җирең авыртканын сорау, әйтү.


Сәламәтлекне саклауга өндәү



15

Сүзләрнең күплек формасы

ЛКФ

1

Сораулар төзи белү

Сорауларны аңлап тулы җавап бирү

Бу нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



16-17.

Төсләр. Нинди? соравы

ГКФ

2

Бу нинди төс? Соравына дөрес җавап бирә белү.

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Сөйләмдә куллана белә.

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.



18.

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. Кемнеке? соравы

ЛКФ

1

Предметның кемнеке булуын әйтә белү.

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Сорауларга дөрес җавап бирү.

Әхлак тәрбиясе



19.

Сәламәт бул!” темасын кабатлау

Белемнәрне камилләштерү

1

Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Тән әгъзаларын әйтә белү. Нинди? кемнеке? сорауларын сөйләмдә куллану

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



Шәһәрдә”

20-21.

А”, “ә” хәрефләре, авазлары. Татарстан шәһәрләре


МС

2

Укытучының күрсәтмәлрен аңлап үти белү

Шәһәрләрне картадан күрсәтү аша шәһәр атамаларын истә калдыру, дөрес әйтү

Картадан Татарстан шәһәрләрен күрсәтә һәм исемнәрен атый белә

Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.



22-23.

О”, “ө” хәрефләре, авазлары. Кайда? соравы

ЛКФ

2

Сорауга җавап бирә белү

Сорауларны аңлап тулы җавап бирү

Син кайда яшисең? Соравын кертү

Татар теленә карата ихтирамлы карашта булу.



24-25

У-у, Ү-ү хәрефләре. Нинди? соравы

ЛКФ

2


Предметларны характерларга өйрәтү.

Нинди? соравын сөйләмдә куллана белү.

Туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү.



26

Ы хәрефе, авазы.

ЛГКК

1

Укытучының күрсәтмәлрен аңлап үти белү

Гафу итегез, мөмкинме сүзләрен сөйләмдә куллану

Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү

Гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләү.



27

Э-э хәрефләре, авазы. ТР шәһәрләренең татарча исемнәре

ЛКК

1

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Э хәрефен уку, язу

Татарстан шәһәрләре исемнәрен татарча әйтә белү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру



Уенчыклар кибетендә”

28

И-и хәрефе

ГКК

1

Үрнәк буенча эшли белү

Боерык фигыльләрне тану, сөйләмдә куллану

Боерык фигыльнең

2нче зат берлек сан

Формасы

Әти-әнигә мәхәббәт тәрбияләү.



29

Й-й хәрефе

ГКК

1

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

Транскрипция билгелəре белəн таныштыру.

Тылсымлы сүзләр куллану

Тыныч йокы, хәерле иртә тели белү.

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү



30

Б-б хәрефе. Уенчыклар кибете

ГКК

1

Укытучының күрсәтмәлрен аңлап үти белү

Кайда? Соравы. Астында, өстендә бәйлекләре

Кайда? сорауларын аңлап җавап бирү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру



31

П-п хәрефе. Уенчыклар кибете

ЛКК

1

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Кайт сүзен куллануны камилләштерү

Татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтə. I зат тартым кушымчаларын сөйләмдә куллана

Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.



32

В-в хәрефе. Ничә? соравы

ЛКК

1

В-в хәрефен уку, язу

Предметарны исәбен әйтә белү

Ничә? Соравын кулланып птәшеңнән мәгълүмат алу

Дуслык төшенчәсен ныгыту



33

Ф-ф хәрефе.

ЛГКК

1

Сорауга җавап бирә белү

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына җавап бирә белү

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларын куллаып төзегән сорау җөмләләр белән танышу.

Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен формалаштыру



34-35

Г-г, К-к хәрефләре. “Минем яраткан уенчыгым” төзелмәсе.

ЛГКК

2

Сорауга җавап бирә белү

Кая? Кемгә? Сораулары белән танышу. Кая? Кемгә? Сорауларына җавап була торган сорау, җавап җөмләләр төзү

Кая? Кемгә? Сораулары белән танышу. Татар хəрефлəренең кабул ителгəн формаларын дөрес язу

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру



36.

Уенчыклар кибетендә” бүлеген кабатлау

Белемнәрне камилләштерү

1

Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Уенчык исемнәрен дөрес әйтә белү.

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



Киемнәр кибетендә”

37-38.

Д-д, Т-т хәрефләре. Кием атамалары.

ЛКК

2

Бирелгән җавапка сорау куя белү.

Кием атамаларын дөрес әйтү.

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әдәплелек тәрбиясе



39-40.

Ж-ж,Ш-ш хәрефләре. Киемнәр кибете

ЛКК

2

[ж] [ш] авазлары һәм ж,ш хәрефләре белән танышу.

Әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыруКиемнәр кибетендә нәрсәләр булуын әйтә белү.

Исемнәрне күплек санда куллана белү.

Әхлаклылык тәрбиясе



41-42.

Җ-җ, Ч-ч хәрефләре. Кая? соравы

ГКК

2

Үрнәк буенча эшли белү. Бирелгән сорауга җавап бирү.

Кая? соравына җавап бирә белү.

Өйрәнелгән лексиканы диалогта куллана белү.

Әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.



43-44.

З-з, С-с хәрефләре. Сиңа нәрсә кирәк? соравы

ЛКК

2

З, с хәрефләре, авазлары белән танышу, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белү

Фикерне логик чылбырга сала белү. Сиңа нәрсә кирәк? соравына тулы җавап бирә белү

Исемнәрне күплек санда куллана белү күнекмәләре

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.



45.

Киемнәр кибетендә” бүлеген кабатлау

Белемнәрне камилләштерү

1

Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Кием атамаларын дөрес әйтә белү.

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



Ашамлыклар кибетендә” (9 сәг.)

46-47.

[л], [м] авазлары, л-м хәрефләре.

ЛКК

2

[л], [м] авазларын аерып ала, сузык аваз белән аермасын аңлата белү.

Рәсем буенча җөмләләр төзи белү.

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү. Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе



48-49.

[н], [ң] авазлары, н-ң хәрефләре.

ЛКК

2

Н-ң хәрефләрен аера, дөрес яза белү. Ң хәрефенең баш хәрефе юклыгын белү.

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

Яңа лексиканы кулланып диалог төзү

Әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.



50

Р хәрефе, [р] авазы.

ГКК

1

Предметның билгесен әйтә белү, тексттан р хәрефе кергән сүзләрне таба, бәйләнешле текст төзи, фикереңне әйтеп бирә белү.

Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап ала белү.

Бирелгән сорауларга тулы җавап бирә белү.

Әхлаклылык тәрбиясе



51-52.

[щ], [ц] авазлары, щ, ц хәрефләре. Кайда? соравы

ЛКК

2

[щ], [ц] авазлары, щ, ц хәрефләре белән танышу. Авазларны дөрес итеп укый һәм яза, куелган тема буенча үз фикереңне җиткерә белү.

Сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү.

Кайда? соравын кулланып диалог төзү

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе



53.

Ашамлыклар кибетендә” бүлеген кабатлау.

Белемнәрне камилләштерү

1

Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Ашамлык атамаларын дөрес әйтә белү.

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



Ел фасыллары”

54-55.

[х], [һ] авазлары, “х”, “һ” хәрефләре. Ел фасыллары.

ГКК

2

Авазларны дөрес әйтә, яза белү. Текстларны дөрес укый белү.

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү.

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Ел фасылларын чагыштыра белү

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү



56-57.

е”, “ё” хәрефләре. Кемне? Нәрсәне сораулары.

ЛКК

2

Е” хәрефенең ике аваз кушылмасына билге булып йөрүен, “Ё” хәрефенең татар сүзләрендә кулланылмавын белү

Кемне? Нәрсәне? Соравына дөрес җавап бирү белү

Яңа лексиканы аралашуда куллану.

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе



58-59

ю”, “я” хәрефләре. Кайчан? соравы

ЛКК

2

Ю”, “Я” хәрефләренең ике аваз кушылмасына билге булып йөрүен белү. Предметны, билгене белдерүче сүзләрне таба, “ю”, “я” хәрефләрен яза белү.

Рәсем буенча текст төзи, бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзи белү.

Вакыйганың кайчан булганын әйтеп бирә белү.

Әдәплелек тәрбиясе.



60.

Ъ, Ь хәрефләре.







. ЛКК

1

Тавышсыз хәрефләр белән танышу. Бу хәрефләрнең аеру билгеләре булуын үзләштерү

Бирелгән темага әңгәмә оештыру. Рәсем буенча кечкенә хикәяләр төзи белү.



Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап ала белү.

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.



61

Ел фасыллары” бүлеген кабатлау.

Белемнәрне камилләштерү

1

Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Ел фасыллары турында сөйли белү

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



Яңа ел бәйрәме”

62

Яңа ел бәйрәме. Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе

ЛГКК

1

Аваз һәм хәрефләрне искә төшереп кабатлау. Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән танышу.

Бирелгән темага әңгәмә оештыру.

Яңа лексиканы кулланып җөмләләр, җөмләләрне кулланып диалог төзү.

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе



63.

Иҗек һәм басым. Кайдан? соравы

ГКК

1

Сүзләрнең иҗекләргә бүленүен, һәр иҗектә бер генә сузык аваз булуын, бердәй языла торган сүзләрнең төрлечә әйтелергә мөмкин булуын, аларның мәгънәләре сүз басымына бәйле рәвештә аерылып торуын белү.

Кайдан? Соравына җавп булган сүзләрнең төрле кушымча алырга мөмкин булуын белү.

Бирелгән рәсем буенча диалог төзү.

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе



64

Бәйрәм белән котлау. Җөмләдә сүз тәртибе.

ЛКК

1

Татар телендәге сүз тәртибе белән танышу. Бәйрәм белән котлый белү.

Син алмашлыгын төшем килешендә куллана белү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру.

Рәсем буенча җөмләләр төзе әйтү, кечкенә хикәяләр төзеп сөйли белү.

Әдәплелек тәрбиясе.



Без кунакка барабыз”

65.

Без кунакка барабыз.

ЛКК

1

Кайда? кемгә сорауларын җавап бирә белү. Үзеңнең кайда баруың турында тулы итеп әйтә белү

Бирелгән темага әңгәмә оештыру

Өйрәнелгән лексиканы кулланып кечкенә хикәяләр төзи белү

Әхлаклылык тәрбиясе



66.

Татарстан республикасы шәһәрләре. Кайда? кая? Сораулары.

ГКК

1

Исем сүз төркеме белән танышу. Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап бирүче сүзләрне аерып ала белү.

Татарстан шәһәрләренең татарча дөрес атамаларын белү. Кайда? кая? Сорауларын дөрес җавап бирү

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

Туган якка мәхәбәт тәрбиясе



67.

Савыт-саба исемнәре.

ЛКК

1

Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү.

Мин пычак белән кисәм, мин кашык белән ашйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру.

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Әдәплелек тәрбиясе.



68.

Татар халык ашлары.

ЛКК

1

Татар халык ашлары белән танышу. Аларның татарча атамаларын дөрес әйтә белү.

Иптәшеңә ризык тәкъдим итә белү. Бирелгән темага әңгәмә оештыру.

Бирелгән текстны үз сүзләренең белән сөйли белү.

Әдәплелек тәрбиясе.













69.

Без кунакка барабыз” бүлеген кабатлау.

Белемнәрне камилләштерү

1

Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үти белү.

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



Без уйныйбыз, җырлыйбыз”

70.

Без уйныйбыз, җырлыйбыз. Фигыль

ГКК

1

Фигыль сүз төркемебелән танышу, сораулар куя, башка сүз төркемнәреннән аера белү. Бәйрәмнәр турында сөйли, бирелгән темага әңгәмә оештыра белү.

Бирелгән сүзләрне кулланып җөмләләр, кечкенә хикәяләр төзи белү.

Укытучының сорауларына җавап бирү, дәреслектән кирәкле мәгълүматны таба белү

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе.



71

Тәртип саннары. Ничәнче? соравы.

ГКК

1

Микъдар саннарын искә төшерү, тәртип саннарының ясалышын аңлау.

Яңа лексиканы кулланып әңгәмә кору, кечкенә хикәя төзү.

Сорауларны аңлап җавап бирү.

Мәрхәмәтлелек тәрбиясе



72.

Кайчан? соравы. һава торышы

ЛКК

1

Тәүлекнең кайсы вакыты икәнен әйтә белү. Һава торышы турында мәгълүмат җиткерү.

Бирелгән сорауларга җавап бирә белү.

Укытучының сорауларына җавап бирү, дәреслектән кирәкле мәгълүматны таба белү

Әдәплелек тәрбиясе













73.

Үзең турында сөйләү. “Без уйныйбыз, җырлыйбыз” бүлеген кабатлау.

Белемнәрне камилләштерү

1

Үзең турында сөйли белү. Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Бәйрәмнәр турында сөйли белү

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



Йорт хайваннары һәм кошлары”

74

Йорт хайваннары


ЛКФ

1

Парларда эшли белү

Хайваннарның кайда яшәгәннәрен әйтә, аларны сурәтли белү

Исемнәрне күплек санда куллана белү күнекмәләре

Әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.



75

Нишли? соравы.

Белемнәрне камилләштерү

1

Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Ризалыгыңны белдерә белү. Нишли? Соравын сөйләмдә куллану

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



76

Йорт кошлары


ЛКК

1

Сорауга җавап бирә белү

Сорауларга тулы җавап бирә. Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Хайван һәм кошларның нәрсә? Соравына җавап бирүен камилләштерү

Сакчыл караш тәрбияләү.



77

Йорт хайваннары һәм кошлары” бүлеген кабатлау

Белемнәрне камилләштерү

1

Үзең турында сөйли белү. Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү.

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



Кыргый хайваннар һәм кошлар”

78.

Урман дусларыбыз

ЛКФ

1

Парларда эшли белү

Хайваннарның кайда яшәгәннәрен әйтә, аларны сурәтли белү

Сөйләмдә куллана белә

Хайваннарга карата яхшы мөгамәләдә булырга өйрәтү



79.

Хайваннарны тасвирлау


ЛКФ

1

Парларда эшли белү

Хайваннарның кайда яшәгәннәрен әйтә, аларны сурәтли белү

Исемнәрне күплек санда куллана белү күнекмәләре

Әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.



80.

Кышлаучы һәм күчмә кошлар

ЛГКК

1

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр төзү, сорауларга җавап бирү

Безнең якта кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар турында сөйли белү

Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү



81.

Зоопаркта кунакта”

ЛКФ

1

Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Хайваннар, кошлар турында сөйли белү. Нишли? Соравын сөйләмдә куллану

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



82.

Кыргый хайваннар һәм кошлар” бүлеген кабатлау

Белемнәрне камилләштерү

1

Парларда һәм күмәк эшли белү, сорауга җавап бирә белү

Кая? соравын аңлап куллану. Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Бер-береңне уенга чакыра белү. Татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтə белү

Дуслык кыйммәте формалаштыру



Әниләр бәйрәме”

83

Мин әнигә булышам”

ЛКФ

1

Сорауга җавап бирә белү

Сорауларга тулы җавап бирә. Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Нинди? Соравын куллана белү күнекмәләре

Сакчыл караш тәрбияләү.



84

Котлау, тәбрикләү сүзләре

ЛКК

1

Бәйрәм белән котлый белү

Котлау, тәбрикләү сүзләрен сөйләмдә куллану

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



85

Боерык фигыль формасы

ГКК

1

Парларда эшли белү һәм күмәк эшли белү

Транскрипция билгелəре белəн таныштыру. Боерык фигыльне кулланып, бәйрәм белән котлау.

Сөйләмдә боерык фигыльләрне куллану . Озын һəм кыска сузыкларны сүзлəрдə дөрес итеп əйтə белү

Якын кешеләреңә карата мәхәббәт тәрбияләү.



86.

Җөмләдә сүз тәртибе

ГКК

1

Парларда эшли белү

Татар һәм рус телендә сүз тәртибенең аермалы якларын аера белү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәндә сүз тштиҗен саклый белү

Татар теленә карата ихтирамлы карашта булу.



Бакчада”

87.

Яшелчә атамалары

ЛКК

1

Яшелчә атамаларын белү. Яңа лексиканы кулланып диалог төзи белү

Ризалыгыңны белдерә белү

Ризалык белдерү формасы

Түземлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.



88.

Нишли? соравы һәм аңа җавап формасы

ГКК

1

Фикерне логик чылбырга салу

Лексик берәмлекләрне үзләштерү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала

Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү



89.

Җиләк-җимеш атамалары. Кирәк, кирәкми сүзләре.

ЛКК

1

Тиешле мәгълүматны сайлап алу

Җиләк-җимеш исемнәрен әйтә белү

Җиләк-җимеш исемнәре белән таныштыру

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру



90

Бакчада” бүлеген кабатлау. Җөмлә ахырында куелучы тыныш билгеләре

Белемнәрне камилләштерү

1

Үрнәк буенча эшли белү. Сорауга җавап бирә белү

Ризалыгыңны белдерә белү. Нишли? Соравын сөйләмдә куллану

Сорауларны аңлап җавап бирү

Әхлак тәрбиясе.



Без спорт яратабыз”

91-92.

Шәхси гигиена предметлары

ЛГКК

2

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

Сораулар кую, җавап бирә белү

Шәхси гигиена предметлары белән танышу



Сәламәтлекне саклауга өндәү



93-94.

Спорт белән шөгыльләнү


ЛКК

2

Күмәк эшне планлаштыру

Сөйләмдә боерык фигыльләрне куллану

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү

Спорт белән шөгыльләнергә өндәү



Җәйге ял”

95.

Арадаш контроль эш

Белемнәрне тикшерү

1

Өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү, сөйләмдә куллану.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү

Татар һәм рус сүзләрендә басымны дөрес куеп әйтергә күнектерү.

Итагатьле сүзләр кулланып әңгәмә кору,татар телендә аралашу ихтыяҗын арттыру, сүз байлыгын арттыру.



96-97

Җәй. Җәйге табигать

ГКК

1

Фикерне логик чылбырга салу

Лексик берәмлекләрне үзләштерү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала

Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү



98-99

Гомумиләштереп кабатлау

МС

2

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

Лексик берәмлекләрне йомгаклап кабатлау

Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру

Татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү





Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 01.09.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров68
Номер материала ДБ-173099
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх