Тема
|
Саңгырау
тартык [ч] авазы. Ч,ч хәрефләре.
|
Дәреснең
максаты
|
[ч]
авазы белән таныштыру, Ч,ч хәрефләренең график формасын үзләштерү; яңгырау
пары [җ]тартыгы белән чагыштырырга өйрәтү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку
күнекмәләрен формалаштыру
|
Дәреснең
бурычлары
|
“Бердәрәҗәле”
сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алып әйтергә өйрәтү; һәр укучының басма
текстны орфоэпик нормалараг туры китереп укуына ирешү; укучыларның сөйләмен,
логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарлылыкларын үстерү;
укуга кызыксыну, уку хезмәте культурасы тәрбияләү.
|
Дәреснең
тибы
|
Яңа
белем һәм күнекмәләр формалаштыру
|
Планлаштырылган
нәтиҗәләр
|
Предмет
нәтиҗәләре: Ч,ч хәрефләрен танып белү, тартык [ч] авазын фонематик таный
белү, аны әйтә белү, Ч,ч хәрефләре кергән сүзләрне укый белү.
Метапредмет
нәтиҗәләр:
-танып-белү
универсаль уку гамәлләре: аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы
бәйләнешне аңлау.
-регулятив
универсаль уку гамәлләре:; укытучы белән берлектә уку максатын кую, күсәтмәләрне
истә тотып гамәлләр кылу, үзеңә бәя кую.
-коммуникатив
универсаль уку гамәлләре: иптәшеңне, укытучыны ишетә һәм тыңлый бһ.б.елергә,
үз фикереңне төгәл әйтә белергә өйрәнү.
Шәхсиятле
нәтиҗәләр: укуга кызыксыну уяту.
|
Предметара
бәйләнеш
|
Әйләнә-тирә
дөнья, сынлы сәгать
|
Эш
формалары
|
Фронталь,
парлап, индивидуаль
|
Ресурслар
|
И.Х.Мияссарова
һ.б. “Әлифба”, 76-78 нче битләр, “әлифба” укытучылар өчен методик кулланма,
87 бит, 93 бит; “Дәресләргә методик эшкәртмәләр җыентыгы 241-246 битләр,
компьютер, презентация, карточкалар, хәреф өлгеләре
|
Дәресне
оештыру структурасы
I.Оештыру
өлеше, мотивация.
Елмаеп карагыз дөньяга,
Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!
Елмаеп яшәсәң көн саен
Укырга, уйларга бик җайлы! Әйдәгез,
бер-беребезгә елмаеп карыйк та, дәресебезне башлап җибәрик.
II. Белемнәрне актуальләштерү.(1,2 слайд)

1. Кыш турында әңгәмә.
2. Кар бөртекләреннән М У З Е Й сүзен җыю.
III. Уку максатын кую
1. Музей
почмагына куелган экспонатлар белән танышу: ЧАБАГАЧ, ОРЧЫК, СОСКЫЧ, ҮЛЧӘҮ,
ӨЧАЯК, ЧЫРА, ЧАБАТА.
2. Әлеге
сүзләрдән чыгып бүгенге дәрестә нинди хәреф һәм аваз белән танышачагыбызны
әйттерү.
IV.Яңа белемнәр ачу (3слайд)

1. Сүзләрдәге
[ч] авазын таптыру, урынын билгеләү, нечкә, калын әйтелешле сүз икәнен әйттерү
V.
Ял минуты.
-
татар халык җыры “Чабата- тула оек” җырына бию хәрәкәтләре ясау
2.
Ч, ч хәрефе, [ч] авазы белән таныштыру (4 слайд)

3.”Бу
әйбер кайда?” уенын уйнау (5слайд)

VI.
Өйрәнгәннәрне ныгыту (6,7,8.9слайдлар)
-
сыйныф бүлмәсенә кайту;
-
дәреслек белән эшләү;




VII.
Укучыларнын белемнәрен тикшерү (10,11 слайдлар)
1. Саңгырау
[ч] авазының яңгырау пары [җ] авазы барлыгын искә төшерү;

2. Бирем:
[ч],[җ]
авазлары кергән предмет рәсемнәрен сайларга;

VIII.
Дәресне йомгаклау. Рефлексия (12 слайд)

Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.