Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / 7 сыйныф рус төркеме өчен эш программасы

7 сыйныф рус төркеме өчен эш программасы



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_m4a32b26a.png



7 сыйныфның рус төркеме өчен

«Татар әдәбияты» предметыннан ФДББС буенча уку программасы


Аңлатма язуы


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федераль Законы, 29.12.2012, 273 нче номерлы карар;

  2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013, 68 нче номерлы карар;

  3. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы 1.07.2004 .

  4. 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” 25.10.2013,

  5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында” 12138/13 нче номерлы хаты, 7.09.2013;

  6. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, (5 нче сыйныф - Л.К.Хисмәтова), (6 нчы сыйныф – Э.Х.Гыйзәтуллина, (7 нче сыйныф – Г.Г.Мулласалихова), (8 нче сыйныф – Р.Һ.Валиуллина), (9 нчы сыйныф – Х.Х.Хөснуллина). Казан, 2015

  7. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты;

  8. МБГББУ “8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нче уку елына укыту планы (28.08.2015 , 101/5 нче лы 8 нче мәктәп приказы);

  9. МБГББУ “8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нче уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе (28.05.2015, 101/5 нче лы 8 нче мәктәп приказы).


  1. ПРЕДМЕТНЫ УКЫТУНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:


Татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары

Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш – көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.



Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла, сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.


  1. ПРЕДМЕТКА ТӨП ХАРАКТЕРИСТИКА

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.


  1. УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ


Укыту планында каралганча, 5-9 сыйныфларда татар әдәбияты дәресе өчен уку программасы 348 сәгатькә төзелде:

7 нче сыйныфта – 70 сәгать (атнага 2 сәгать);


  1. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ПРЕДМЕТЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРДАН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.



Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Укытуның һәр елына шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре:

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • Татар халык йолаларына, бәйрәмнәренә, халкыбызның үткәненә кызыксыну булдыру;

  • татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша халкыбыз мирасына ихтирам тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү;

  • туган илгә, туган җиргә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү;

  • халкыбыз батырлыгына, хезмәт кешесенә ихтирам хисләре тәрбияләү;

  • якыннарыңа, туганнарыңа ихтирам хисләре, мәрхәмәтлелек тәрбияләү;

  • әдәби әсәрләрне өйрәнү аша сөйләм культурасын үстерү;

  • белем алуның, укуның тормышта кирәклеген аңлау;

  • гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары, хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләре тәрбияләү;

  • сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән буынга, шул чор кешеләренә ихтирамлы булу;

  • табигатькә карата күзәтүчәнлек булдыру, һава торышының үзгәрешен аңларга өйрәнү;

  • тырышлык, хезмәт яратырга өйрәтү/

Метапредмет нәтиҗәләре :

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Көтелгән предмет нәтиҗәләре:

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

  • әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

  • 7-8 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

  • 4 – 5 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

  • 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

  • төрле авторларның 3– 4 шигырен яттан сөйли белү;

  • сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзеңә кирәкле материалны табу;

  • төрле темаларга проект эше яклау;

  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләреңә бәя бирү.


  1. УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

1. Халык әйтсә — хак әйтә.

Йола фольклоры. Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре. Гаилә йолалары. “Бәби туе”, “Туй” йолалары турында белешмә. Аларны үткәрү тәртибе.

Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. “Сак-Сок” бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы.

Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә.“Милли моңнар” шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе.

2. Аталар сүзе — акылның үзе.

Галимҗан Ибраһимов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре. Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек, чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, халкыбыз үткән зур тормыш юлын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыруы.

Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкаруындагы эшчәнлеге. Рөстәм Яхин – Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы.

3. Ил язмышы — ир язмышы.

Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.

Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бакчачылар” поэмасы. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы.

Рафаил Төхфәтуллин. Язучы турында белешмә. “Җиләкле аланнар” повестенда балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылышы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау.

Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.

4. Һәр чорның үз герое.

Нәҗип Думави. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче кар” шигыре. Табигатьнең матурлыгын тасвирлау.

Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алсу” поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.

Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы.

5. Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!

Фәннур Сафин. Шагыйрь турында белешмә. “Туган җиремә” шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше.

Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Нигез” повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.

6. Актыктан хаклык җиңә.

Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.

Фәнис Яруллин. “Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү.

Рөстәм Галиуллин. Язучы турында белешмә. “Биш «икеле» хикәясе. Укуга, белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кимчелекләрне юмор аша күрсәтү.

Айгөл Әхмәтгалиева. Язучы турында белешмә. “Табыш” хикәясе. Бала психологиясенең бирелеше, күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Табылган әйбернең шатлык китермәвен аңлау.

7. Табигатькә дә табиб кирәк!

Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. “Сөйли ак каен...” шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия.

Хәбир Ибраһим. Язучы турында белешмә. “Карач” хикәясе. Кешеләрнең табигатьтәге җан ияләренә мөнәсәбәте.


  1. ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ


Төп темалар

Укучыларның төп эшчәнлегенә характеристика

Сәгать саны

Халык әйтсә — хак әйтә

Йола фольклоры турында теорияне белү, йола фольклоры турында белешмә бирү; йолаларның төрләрен өйрәнү, башка милләт йолалары белән чагыштыру, фикер алышу, нәтиҗә ясау. Бәетләр турында белешмә белән танышу, «Сак-Сок» бәетен өйрәнү, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә әйтергә теләгән фикерне табу, бәеткә карата иҗади эшләр башкару. Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат туплау, «Милли моңнар» әсәрен өйрәнү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиеш шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерү, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.

13

Аталар сүзе — акылның үзе

Г. Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Алмачуар» әсәрен өйрәнү, әсәрне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, эчтәлек буенча фикер алышу, сораулар төзү, өлешләргә бүлү, план төзү, кыска формада эчтәлек сөйләү. Презентацияләр, өстәмә материаллар кулланып, хикәягә җиңелчә әдәби анализ ясау. Г.Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча эшләнгән иҗади эш башкару (презентация), чыгыш ясау. Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышу, презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша мәгълүмат туплау. Проект ясау өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү. Әзерләгән чыгышларны тыңлау — проект яклау. Композитор Рөстәм Яхинның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, җырларын тыңлау, җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.

8

Ил язмышы — ир язмышы

Бөек Ватан сугышы турында өстәмә материаллар белән танышу, презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша сугышта катнашкан әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, аларның проза һәм лирик әсәрләрен өйрәнү. Гражданлык лирикасы, пафос, нәсер һәм инверсия күренеше турында турындагы төшенчәләрне үзләштерү. Бүлектәге проза һәм лирик әсәрләрне өйрәнү, сораулар һәм биремнәр аша әсәрләрнең эчтәлегенә өлешчә анализ ясау. Рафаил Төхфәтуллин иҗаты белән танышу, «Җиләкле аланнар» әсәрен уку. Әсәрне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү. Язучы М. Мәһдиев тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; сүзлекчә белән эш, өзекләрне сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү. Сугыш елларының әдәбиятта сурәтләнүен аңлау, аны бүгенге күзлектән тасвирлау. Иҗади эш өчен өстәмә мәгълүмат туплау, эшне башкару, яклау.

12

Һәр чорның үз герое

1920 — 1930 еллар турында тарихи мәгълүмат бирү. Презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, әсәрләрен өйрәнү. Лирик әсәр теориясе буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү, яңа төшенчәләр белән танышу, поэманы өлешләргә бүлү, анализ ясау.

Х. Туфанның тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү. Аудиоязмада җыр тыңлау, шигырьгә анализ ясау.

Шәхес культының фаҗигасен ачу; гаделсезлекләрне

күрә, аңлый һәм дөрес бәяли белергә өйрәнү.

6

Туган җир ул була бер генә, Туган җирнең кадерен бел генә!

Татар халык җырчысы Әлфия Авзалова иҗаты белән танышу, аудиоязмада җырларын тыңлау, өлешчә анализ ясау. Фәннур Сафин иҗаты белән танышу, «Туган җиремә» шигырен уку, туган җир турында мәкальләрне истә калдыру, сөйләм телен үстерү. Марсель Галиев иҗаты белән танышу, «Нигез» әсәрен уку, аңлау, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны табу белү. Повесть турында төшенчә бирү. Туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы турында аңлап калу.

7

Актыктан хаклык җиңә

Фатих Хөснинең тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрен өйрәнү, тема, идея турында төшенчә формалаштыру. Фәнис Яруллин иҗаты турында кыскача белешмә, «Ак төнбоек» хикәясен укып нәтиҗә ясау, тәкәбберлекнең, дуслык кадерен белмәүнең нинди куркыныч нәтиҗәләргә китергәнен аңлау. Эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү. “Суга батучыга беренче ярдәм”темасына проект эше эшләү, төркемнәрдә яклау. Р.Галиуллин тормышы, иҗаты белән танышу, «Биш икеле» хикәясен аңлап уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне эзләргә өйрәнү. А.Әхмәтгалиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация ясау, карау, «Табыш» хикәясен өйрәнү, хикәяне тыңлап аңлау, рольләргә бүлеп уку. Укылган әсәрләрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллау, үз фикереңне белдерү, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.

12

Табигатькә дә табиб кирәк

Презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, табигать турында төрле әсәрләрен өйрәнү. Әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу, анализ ясау, экологик проблемалар турында сөйләшү. «Көмеш кыңгырау» газетасы белән таныштыру, газета тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, газетадагы мәкаләләр белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу.

9

Резерв дәресләр

Ел буе өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Портретлар, төрле иллюстрацияләр, презентацияләр белән укылган әсәрләрне кабатлау, гомумиләштерү, сорауларга җавап бирү.

3


  1. УКЫТУНЫ МАТДИ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ


Сый

ныф

Дәреслек

Методик кулланма

7

«Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов,Э.Х.Гыйзәтуллина. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар әдәбияты. 8 нче сыйныф , укытучылар өчен методик кулланма. Төзүче-авторлар: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова. Казан, “Мәгариф -Вакыт” нәшрияты, 2014.


Материаль-техник әсбаплар

1. Аудио һәм видео әсбаплар;

  1. Мультимедиа укыту программалары;

  2. Электрон дәреслекләр;

  3. Компьютер программалары;

  4. Интерактив программалар;

  5. Татар сайтлары;

  6. Электрон китапханә;

  7. Татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

  8. АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.


  1. УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ, ОСТАЛЫК ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР


Укучының төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:

Тыңлап аңлау.

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.

Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1 минут

Диалогик сөйләм

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 7-8 реплика.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза.

Уку

Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Татар әдипләренең иҗаты турында белгәннәрне әйтеп бирү. Шигырьләрне яттан сөйләү. Уку өчен текстның күләме: 70-80 сүз.


























КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Халык әйтсә — хак әйтә (13 с.)


Йола фольклоры. Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. ТИ кагыйдәләре.

1

2.09


Йолаларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре.

1

6.09


Гаилә йолалары.

1

9.09


Бәби туе.

1

13.09


Туй” йолаcы турында белешмә. Аны үткәрү тәртибе.

1

16.09


Халык авыз иҗаты. Бәетләр.

1

20.09


Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. “Сак-Сок” бәете.

1

23.09


Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе.

1

27.09


Бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы.

1

30.09


Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә.

1

4.10


Милли моңнар” шигыре.

1

7.10


Милли моңнар” шигырендә шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе.

1

11.10


Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

14.10


Аталар сүзе — акылның үзе (8 с.)


Галимҗан Ибраһимов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

18.10


Галимҗан Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе.

1

21.10


Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

1

25.10


Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре. Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек, чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат.

1

28.10


Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

1.11


Рөстәм Яхин. Профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкаруындагы эшчәнлеге.

1

4.11


Рөстәм Яхин – Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы.

1

15.11


Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

18.11


Ил язмышы — ир язмышы (12 с.)


Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

22.11


Гадел Кутуй. “Сагыну” нәсере.

1

25.11


Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.

1

29.11


Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

2.12


Сибгат Хәким. “Бакчачылар” поэмасы.

1

6.12


Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы.

1

9.12


Рафаил Төхфәтуллин. Язучы турында белешмә.

1

13.12


Рафаил Төхфәтуллин. “Җиләкле аланнар” повестенда

1

16.12


Җиләкле аланнар” повестенда балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге.

1

20.12


Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә.

1

23.12


Мөхәммәт Мәһдиев. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек).

1

27.12


Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.

1



Һәр чорның үз герое (6 с.)


Нәҗип Думави. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1



Нәҗип Думави. “Беренче кар” шигыре.

1



Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1



Һади Такташ. “Алсу” поэмасы.

1



Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1



Хәсән Туфан. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре.

1



Туган җир ул була бер генә, Туган җирнең кадерен бел генә! (7 с.)


Фәннур Сафин. Шагыйрь турында белешмә

1



Фәннур Сафин. “Туган җиремә” шигыре.

1



Туган җиремә” шигырендә туган якны ярату хисләренең бирелеше.

1



Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1



Марсель Галиев.“Нигез” повесте (өзек).

1



Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.

1



Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1



Актыктан хаклык җиңә (12 с.)


Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1



Фатих Хөсни. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре.

1



Сөйләнмәгән хикәя” әсәрендә баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы.

1



Фәнис Яруллин. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1



Фәнис Яруллин. “Ак төнбоек” хикәясе.

1



Ак төнбоек” хикәясендә кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен күрсәтү.

1



Рөстәм Галиуллин. Язучы турында белешмә.

1



Рөстәм Галиуллин. “Биш «икеле» хикәясе.

1



Биш «икеле» хикәясе ярдәмендә укуга, белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

1



Айгөл Әхмәтгалиева. Язучы турында белешмә.

1



Айгөл Әхмәтгалиева.“Табыш” хикәясе.

1



Табыш” хикәясендә бала психологиясенең бирелеше.

1



Табигатькә дә табиб кирәк (9 с.)

Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә.

1



Мөдәррис Әгъләмов. “Сөйли ак каен...” шигыре.

1



Сөйли ак каен...” шигырендә җанландырылган табигать образлары.

1



Экологик тәрбия.

1



Хәбир Ибраһим. Язучы турында белешмә.

1



Хәбир Ибраһим. “Карач” хикәясе.

1



Хәбир Ибраһим. “Карач” хикәясендә кешеләрнең табигатьтәге җан ияләренә мөнәсәбәте.

1



Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1



Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1



Резерв дәресләр

1



Резерв дәресләр

1









Кушымта

БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Тыңлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.


Эшнең 85-100%ы дөрес булса, «5»ле куела.

Эшнең 65-84%ы дөрес булса, «4»ле куела.

Эшнең 35-64% ы дөрес булса, «3»ле куела.

Эшнең дөреслеге 35%тан ким булса, «2»ле куела.






57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 12.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров19
Номер материала ДБ-254575
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх