Инфоурок Другое Конспекты7 сыйныф рус төркемендә әдәбият дәресе. "Кайгы җиле ишек какмасын"

7 сыйныф рус төркемендә әдәбият дәресе. "Кайгы җиле ишек какмасын"

Скачать материал

        Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

    Шәмәрдән лицее

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                             

     Кайгы җиле
ишек какмасын

 

  (Р. Миңнуллинның “Килен төшкәндә” шигырен өйрәнү.)

                                 Минһаҗева Н.Ф.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                        7 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе

 

Тема: Кайгы җиле ишек какмасын. (Р. Миңнуллинның “Килен төшкәндә” шигырен өйрәнү.)

Максат:  1.фәнни :  Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты

               белән танышу. Актив лексика ярдәмендә текстның эчтәлегенә 

               төшенү;

                2.коммуникатив: фикерләү, күзәтә һәм нәтиҗә ясый белү сәләтен   

               үстерү;

                3.тәрбияви:  шагыйрь иҗатына, шигърияткә карата

                кызыксыну уяту. Гаилә йолаларына мәхәббәт, хөрмәт хисләре

                тәрбияләү.

 

 Җиһазлау: дәреслек, китаплар күргәзмәсе, портрет, мультмедиа.

Дәрес тибы:  УМ кую һәм чишү

Кулланган структуралар:     Си-финк- уандэ,     ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН                  

                                         Дәрес барышы

    I Ориентлашу һәм уңай мотивлар этабы формалаштыру.

 

1.     Сәламләшү. Уңай психологик халәт тудыру. (талгын көй астында)

-         Исәнмесез, хәерле көн укучылар.

 

Хәерле көн телик таңнар саен.

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

 

-Барчабызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.

 

2.   УМ кую ситуациясе.

Си-финк- уандэ структурасы. (Что вы видите? Что вы думаете об этом? О чем это заставляет вас задуматься?)

 

 

Экранда Р. Миңнуллинның балалар арасында төшкән фотосы.

Укытучы: Балалар экранда нәрсә күрәсез?

(- Балалар күрәбез.

-Уенчыклар, рәсем күрәбез.

-Балалар арасында утыручы өлкән кешене күрәбез.)

Укытучы: - Укучылар, бу рәсем турында нәрсә уйлыйсыз?

(- Бу балалар бакчасы.

-Бәлки бу абый ниндидер язучыдыр, чөнки ул китап тотып утыра.

- Рәсемдә балалар шагыйре Р. Миңнуллин)

Укытучы: -  Бу рәсем сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә?

(- Балалар бакчасына йөргән чакларны сагындыра.

- Нинди матур, күңелле балачак.

- Балалар шат, чөнки Р. Миңнуллин аларга кунакка килгән.

- Минем дә шул балалар арсында буласым килә)

 Укытучы: Афәрин, балалар! Инде танып та өлгердегез. Без бүгенге дәресебезне  Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышларбыз. “ Килен төшкәндә” шигыре белән танышачакбыз. Иң элек кыскача гына шагыйрьнең тормыш юлына тукталып китик.

II. Адымлап башкару этабы

1. - Әйдәгез, укучылар, Р. Миңнуллинның туган ягына барып кайтыйк әле.

(Презентация ярдәмендә укытучы Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра)

   Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. 
    Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша.

(Роберт Миңнуллинның   китаплары белән таныштыру, әсәрләре турында  кыскача белешмә бирү) .

         Р. Миңнуллин - журналист, дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар “Казан утлары” журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, “Сабантуй” газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-1999 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара.  

1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда Татарстан Югары Советы Президиумы әгьзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылары союзы идарәсе, 1995 елдан - “Сабантуй” газетасының шеф редакторы булып эшли.

        - Ә хәзер дәреслектәге библиографик язма белән танышыйк.

( Укытучы укый башлый, укучылар дәвам итә)

    - Р. Миңнуллинның тормыш юлы турында нәрсәләр исегездә калды икән, тикшереп карыйк әле.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (встать-сесть) – “бас”-“утыр”  структурасы. Дөрес дип тапкан җавапка басыгыз.

1.     Р. Миңнуллин 1948 нчы елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа.

2.     Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

3.     Университетны тәмамлагач мәктәптә укытучы булып эшли башлый.

4.     Аның шигырьләренә язылган бер-ике генә җыр бар.

2.  -Ә хәзер әйдәгез, йолалар турында искә төшереп китик . Йола фольклоры ничәгә бүлеп өйрәнелә? (Ырымнар, календарь йолалар, өмәләр, аулак өйләр, гаилә йолалары)

3.     Туй йоласы нинди йолага керә? (Гаилә йоласына)

4.     Туй йоласы турында нәрсәләр беләсез?

Укытучы: - Бүген без сезнең белән Р. Миңнуллинның “Килен төшкәндә” шигыре белән танышырбыз.  Иң элек шигырьдә очраячак яңа сүзләр белән танышыйк. (Экранда сүзләр чыга. Укучылар сүзләрне өйрәнәләр)

Күбек- пена

Юрга- иноходец

Салулаган- раскатываться

Борынгы- древний

Кәләш- невеста

Җилкендерү- манить

- Ә хәзер шигырьне тыңлыйк.

Укытучы шигырьне яттан сөйли.

Укучылар шигырьне эчтән укыйлар. Берничә укучы кычкырып укый.Укытучы укучыларның аңлаганлыкларын тикшерү максатыннан сораулар бирә.

-         Шигырьдә сүз кайсы йола турында бара?

-         Килен төшкәндә нинди вакыйгалар була?(экранда терәк сүзләр чыга)

-         Юргалар………….

-         Бала-чагалар…………..

-         Халык чыга………..

-         Әниләр, әбиләр......……..

-         Өйнең капкасын .........

-         Киленне каршылаганда әниләр һәм әбиләр ни өчен авыр сулыйлар?

-         Ахыргы куплетта нинди теләкләр әйтелә?

-         Ә сез туйда әйтелә торган нинди теләкләр беләсез?

Иҗади эш башкарыла. Укучылар теләкләр уйлап язалар. Теләгән бала үзе язган теләкләрне укый.

3. – Шигырьдә сүрәтләнгән туй белән хәзерге туй арасында аермалы яки охшаш яклар бармы? (Укучылар таблица тутыралар)

                                                    

                  Шигырьдә

                           Хәзер

1. Килен атларга утырып төшә.

1. Хәзер лимузин, яхшы миашина.

                                                           Уртак яклары

  Мамык мендәрләр, халык чыга каршы алырга, зур капканы ачып кую.

 

 III. Рефлексия,бәяләү.

1.   Укытучы: Р. Миңнуллинның бик күп җырларына көй язылган. “Килен төшкәндә” шигыренә дә композитор Рөстәм яхин бик матур көй иҗат иткән. Әлеге җыр бүгенге көндә дә бик популяр. Әйдәгез, җырны тыңлап карыйк.

  Р. Яхин көе, Р. Миңнуллин сүзләре “Килен төшкәндә” җырын тыңлау. (Илназ Бах башкаруында)

- Җыр сезгә ошадымы?

- Ничек уйлыйсыз, ни өчен җыр шулай популяр икән?

2. – Без бүген кайсы шагырь белән таныштык?

-         Р. Миңнуллинның “Килен төшкәндә” шигыре нәрсә турында?

-         Туй йоласы турында нәрсәләр исегездә калды?

3.    Өй эше бирү.  80 биттәге сорауларга җавап, шигырьне яттан өйрәнергә.

Укытучы: Туйлар кеше тормышында иң истә кала торган бәйрәм. Туй йоласы һәр халыкта бар. Әби-бабаларыбыздан сакланып калган бу матур йоланы  саклыйк, онытылган өлешләрен кире торгызыйк.

 

 

 

 

            

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "7 сыйныф рус төркемендә әдәбият дәресе. "Кайгы җиле ишек какмасын""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Главный бухгалтер

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 668 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.10.2015 1146
    • DOCX 224 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингазова Нурсия Фоатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мингазова Нурсия Фоатовна
    Мингазова Нурсия Фоатовна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 17581
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Самосовершенствование: шаги к личному росту и эмоциональному благополучию

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 257 человек из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 73 человека

Мини-курс

Управление рисками и финансовое моделирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии маркетинга и продаж в B2B

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе