Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Сыйныф сәгате "Дуслыкта, бердәмлектә - көч!"

Сыйныф сәгате "Дуслыкта, бердәмлектә - көч!"

Такого ещё не было!
Скидка 70% на курсы повышения квалификации

Количество мест со скидкой ограничено!
Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок"

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок" 20 мая 2016 г. бессрочно).


Список курсов, на которые распространяется скидка 70%:

Курсы повышения квалификации (144 часа, 1800 рублей):

Курсы повышения квалификации (108 часов, 1500 рублей):

Курсы повышения квалификации (72 часа, 1200 рублей):
библиотека
материалов

Дуслыкта, бердәмлектә - көч!

Башлангыч сыйныфларда сыйныф сәгате

Максат:

  • Дуслык турында күзаллауны булдыру, якын дус була белергә һәм дус сайларга өйрәтү.

  • Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру.

  • Дуслыкның зур көч икәнен күрсәтү.



Җиһазлау:презентация, кешенең сыйфатын чагылдырган сүзләр, мәкальләр язылган кубиклар, “Дуслык” җырының сүзләре, музыкасы.




Сыйныф сәгатенең барышы:


  • Хәерле көн,укучылар! Мин Валитова Гүзәл Римовна Баулы районы Яңа Чүте урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Мин бүген сезнең белән сыйныф сәгате үткәрермен.

  1. Уңай психологик тренинг үткәрү.

  • Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән түгәрәкләнеп басыйк. Ә хәзер уң як күршегезгә елмаясыз, аннан сул як күршегә елмаясыз. Уң як күрше белән күрешеп аңа комплимент әйтәсез. Башладык.

  • Менә без сезнең белән якыннанрак таныштык, үзебезнең күңел һәм тән җылысы белән уртаклаштык. Хәзер матур итеп утырып, әңгәмәбезне башлыйбыз.(Укучылар урыннарына утыралар)

  1. Проблемалы ситуация тудыру.


(Ишек ачыла, этешә – төртешә бер малай һәм кыз керә.)

Ильяс: Мин беренче керәм, кит әле.

Гөлназ: Кит әле, бармакны кыстың бит.

Ильяс: Син минем аякка бастың. ( елый- елый укытучыга әләкләшәләр

Гүзәл Римовна, ул минем аякка басты.

Гөлназ: Ә ул минем бармакны кысты.

  • Укучылар , нәрсә булды? Я, тынычланыгыз әле.

Укучылар, бик ямьсез күренеш булды бит әле бу. Әйдә Ильяс,Гөлназ бер – берегездән гафу үтенегез дә, тыныч кына утырыгыз.

Ильяс: Мин гаепле түгел. Ул гафу үтенсен.

Гөлназ: Син үзең гаепле.

Гөлназ, Ильяс тынычландык.

  • Укучылар ,сез ничек уйлыйсыз,Гөлназ белән Ильяс ишектән дөрес керделәрме?Алар нинди хаталар җибәрделәр.(Исәнләшмәделәр, керергә рөхсәт сорамадылар, әләкләштеләр...)

Гөлназ белән Ильяс барыгыз әле матур гына яңадан кереп күрсәтегез.

(Ишек шакыйлар)

Ильяс:Керергә мөмкинме Гүзәл Римовна? (Укытучы: мөмкин укучылар керегез)Рәхим ит, Гөлназ.

Гөлназ:Рәхмәт, Ильяс.Исәнмесез, хәерле көн Гүзәл Римовна!

  • Исәнмесез, рәхмәт укучылар. Утырыгыз.

Менә укучылар, ике күренеш. Сезгә кайсы күренеш ошады?(Икенчесе. Соңга калгач рөхсәт сорадылар.Исәнләшеп керделәр.Малайлар кызларга юл бирергә тиеш. Урыннарына дус килеп утырдылар)

  • Шулай итеп, беренче очракта кем гаепле булды инде? Кем гафу үтенергә тиеш? (Ильяс Гөлназдан гафу үтенергә тиеш. )

Ильяс:Гөлназ, гафу ит. Гаеп миндә булган. Әйдә, дус булыйк ( бер- берсенә кул бирәләр)

  1. Проблемалы ситуацияне чишү

  • Димәк, укучылар, бүгенге сыйныф сәгатебездә сүз нәрсә турында барачак инде? (Дуслык турында) Дуслык турында презентация. 1 слайд

  • Дөрес укучылар безнең әңгәмәбез, нәкъ шушы дуслык, бердәмлек турында барачак. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык. Кайвакыт шундый очраклар да була. Я ручка, я дәфтәр өйдә онытылып кала.Бу очракта сез нишлисез? ( Иптәшләребездән сорап торабыз).

4.“Дус ул нинди булырга тиеш? (2 слайд)

-Укучылар чын дус нинди булырга тиеш соң? Әйдәгез әле моны ачыклар өчен әз генә ярышып алыйк.(Тактага Чын дус, ялган дус дигән язуларны беркетәм)

Өстәлдә кешеләрнең сыйфатларын чагылдырган сүзләр. Бер команда чын дусны чагылдырган сыйфатларны, икенче команда ялган дусны чагылдырган сыйфатлрны беркетергә тиеш буласыз. Һәр командадан берәрләп кенә чыгабыз. (Чын дус: ярдәмчел- заботливый,аңлаучан –понимающий, яхшы- хороший, тугры – верный, ягымлы –приветливый,юл куючан – уступчивый,шәфкатьле – добрый; Ялган дус:алдакчы- врун, икейөзле – двуличный, көнче – завистливый, әрсез –нахальный,ышанычсыз- нельзя доверять, холыксыз – неуравновешенный,тиз кызучан – раздражительный)

Менә укучылар чын дусларга хас булган сыйфатларны билгеләдек. Дуслыкка комачаулаучы сыйфатларны да күрдек. Ә хәзер әйтегез әле ,сездә, сезнең дусларыгызда шушы сыйфатлар бармы? Ничек уйлыйсыз?


5. Интервью “Үзеңнең дустың турында сөйлә” 3 слайд

-Укучылар, сезнең дә мөгаен шундый яхшы дусларыгыз бардыр. Күз алдына китерегез әле, безнең класска репортер килгән һәм газета өчен интервью алырга тели. Үзегезнең дустыгыз турында сөйләгез әле.( бер – ике укучыдан интервью алам)

Синең якын дустың бармы? Сиңа аның кайсы яклары ошый? Аны чын дус дип әйтеп буламы? Сез бергә нәрсәләр эшлисез?

Мәсәлән:

  • Мин (исем, фамилия) белән дус. Ул күп укый, аның белән бик кызык.

- Мин (исем, фамилия) белән дус. Безне уртак кызыксынулар һәм мавыгулар бәйли.

- Мин (исем, фамилия) белән дус. Без аның белән әле балалар бакчасына йөргәндә үк дуслаштык. Безнең әти-әниләрдә дус.

Рәхмәт укчылар, сезнең дусларыгыз булу бик яхшы.Дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугры, ышанычлы дуслары була ала.

Ә бит укучылар тормышта, сыйныфтагы дуслык белән рәттән гаилә дуслыгы,бердәмлеге дә бик кирәк.Тату , дус гаиләдәге укучылар гына тәртипле, кешене хөрмәт итә торган,ихтирамлы, дус, тату үсәләр.

4 слайд

Әйдәгез әле, дуслыкның зур көч икәнен күрсәтә торган бер уен уйнап алыйк.Сезнең алдыгызда гади кубиклар. Без алардан сезнең белән өй төзербез. Бер генә кешегә өй төзүе бик авыр. Без аны бергәләп төзеп карыйк. Ләкин сезгә дуслык, бердәмлек турында мәкальләрне искә төшерергә туры килер.Чөнки кубикларда мәкальнең башы язылган, ә сез дәвам итәрсез. Кем белә, шул дуслык өебезне төзүдә катнаша.

1. Кош канаты белән,....(кеше дуслык белән көчле).

2. Дустың булмаса эзлә,...(тапсаң югалтма.)

3. Аерылганны аю ашар, ....(бүленгәнне бүре ашар).

4. Йөз сум акчаң булганчы, ...(йөз дустың булсын).

5. Берлектә көч,....(татулыкта – бәрәкәт).

6. Дуслыкны акчага .....(сатып алып булмый)

7. Дуслык ашаганда беленми .... (эшләгәндә беленә)

8. Балык - сусыз,.... (кеше дуссыз тора алмый)

9.Матурлык – бер көнлек, ....(дуслык – гомерлек)


  • Менә, укучылар өебез төзелеп бетте. Безнең өебез күңел җылысын биреп, дус, тату, бердәм эшләгәнгә генә төзелде. Өебезнең нигезе һәм безнең дуслыгыбыз нык булсын!

Ә хәзер әңгәмәбезнең кызыклы фактларына күчәрбез.

5 слайд

  • Укучылар сез нинди милләт кешеләрен беләсез?( Рус, татар, башкорт, чуваш, мари, мордва...)

  • Безнең республикада барлыгы 173 милләт вәкиле яши. Болар – татарлар, урыслар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар һәм башкортлар. Татарстанда татар милләте өстенлек итә, барлыгы 2 млн. 12 мең 571 татар яши. Икенче урында урыслар – 1 млн. 501 мең 369, өченчедә чувашлар, дүртенчедә удмуртлар, бишенчедә мордвалар, алтынчыда марилар аннан соң украиннар һәм башкортлар.

Бездә барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр. Ә хәзер әйдәгез, әле бергәләп “Дуслык” турында җырлап алыйк.

6. Йомгаклау. (Рефлексия)

Укучылар, безнең бүгенге әңгәмә сезнең өчен файдалы булдымы? Нәрсә барсыннан да күбрәк исегездә калды? Минем сезгә теләкләрем бар:Кояш җир йөзен үзенең якты нурлары белән җылытып торсын, дөньялар тыныч торсын.Сез дә әти- әниләрегез,бер-берегез белән дус, тату яшәгез.Бүгенге очрашуыбызның истәлеге итеп сезгә шушы кечкенә генә блокнотлар бүләк итәм.

Сау булыгыз укучылар, сәламәт булыгыз!

























Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 25 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-353293

Похожие материалы