1.Исәнмесез, балалар! Әйтегез әле, “исәнмесез” сүзе нәрсәне аңлата? (.......)
-Әйе, без шул рәвешчә бер-беребездән исәнлегебез, саулыгыбыз турында сорашабыз, белешәбез. Бер акыл (Геродот) иясе “сәламәт булмасаң, акыл да тынып кала, көч-дәрт тә ташып тормый, байлык та кирәкми, зиһен дә көчсез”, -дип язып калдырган.
-Кешенең сәламәтлеге нәрсәгә бәйле? (....) Әйе, дөрес яшәү рәвешеннән. Ә аның өчен нәрсәнең файдалы, нәрсәнең зыянлы икәнлеген аера белергә тиешбез.
2. “Мозговой штурм”. Сораулар бирелә, бер сүз белән җавап бирергә: “әйе”, “юк”.
1) Урамга чыкмыйча, өйдә генә утырасыгыз киләме?
2)Ачы туңдырма ашыйсыгыз киләме?
3)Күңелегезне җәрәхәтли торган сүз ишетәсегез киләме?
4)Дустыгызны үпкәләтә торган сүз әйтәсең киләме?
-Әгәр мин сезне боларны эшләргә мәҗбүр итсәм, басым ясасам, сезгә басым ясавы авыр булырмы? (....)
-Әйе, чынлап та авыр булыр иде. Без бүген сезнең белән кайчан һәм ничек итеп “ЮК” дип әйтергә кирәклеге турында сөйләшербез.
3. Г. Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” дигән шигырен искә төшерик әле. Кояшлы матур көн, бар нәрсә урамга чакыра. Сабыйга дәресен карарга кирәк. “Юк” дип әйтүе авырмы икән аңа? Әсәр буенча, без беләбез, ул каршы тора, дәресен хәзерләп бетергәч кенә чыга. Нәтиҗәсен дә бик тиз татый. Кояш та елмаеп көлә, алмагач та җимешен бирә, Сандугач та аңа матур итеп сайрап җибәрә, бакчадагы бар агачлар да аңа баш ия. Ни өчен ул шундый хөрмәткә лаек булды соң? Бу сорауга сез сыйныф сәгате ахырында дөрес җавап табарсыз дип ышанам.
-Бер уен уйнап алыйк әле. Сезгә бер баланы ничек тә урамга чыгарырга кирәк. Тукай шигырендәге бала кебек каршы торсын өчен, без аңа бергәләп ярдәм итик, һәм үзебез дә эш барышында өйрәник.
(Һәр группага берәр фраза язылган карточка бирелә.)
Чык инде. Син булмагач, безгә күңелсез.
2)Чык! Чыкмасаң, иртәгә мәктәптән кайтышлый сиңа эләгәчәк!
3) Чыксаң, без сине шоколад белән сыйлаячакбыз.
4)Чыкмасаң, без синең белән дус булмыйбыз.
-Игътибар итегез, беренче төркем ничек итеп иптәшен урамга чыгарга мәҗбүр итә? -Ялагайланып.
-Икенче төркем? -Куркытып.
-Өченче төркем? -Кызыктырып.
-Дүртенче төркем? – Дуслыкка басым ясап.
-Әйдәгез, Бергәләп, кире кагу юлларын эзлик. Исегездә тотыгыз, теге балага иптәшләрен дә үпкәләтмәскә кирәк, ачуларын да чыгармыйк. (....)
(экранда җаваплар чыга)
-Юк! (Сәбәбен әйтә)
-Юк! (Үзе икенче бер нәрсәне тәкъдим итә)
-Теләмим. (Ул уенны уйнарга теләми)
-Ишетмәмешкә салыша.
-Сәбәп табып читкә китә.
-Менә шул рәвешчә сезне бүтән нәрсәләрне дә эшләргә мәҗбүр итә алалар. Ә сез, үз чиратыгызда, кире кагуның төрле юлларын файдаланырга тиеш.
4.Төркемнәрдә рольле уен.
(Һәр группага ситуация язылган карточка ала. Укучылар, төрле ысулар кулланып, тәкъдимнән баш тартырга тиеш булалар.)
Тәмәке тартырга чакыралар, ә син тәмәкенең зыяны турында беләсең һәм бу тәкъдимнән баш тартасың. Ничек итеп?
Мәктәптән кайтканда, таныш булмаган кеше, шоколад бирәм дип кызыктырып, аулак җиргә чакыра. Ә син таныш булмаган кеше белән андый җирләргә барырга ярамаганын беләсең, һәм бу тәкъдимнән баш тартасың. Ничек итеп?
Учак ягарга чакыралар, ә син шырпы белән уйнауның хәтәр икәнлеген беләсең. Ничек итеп бармый калырга?
4а. Ситуацияләр чишү.
Дус кызыгыз бер тапкыр сездән математикадан өй эше эшләргә булышуыгызны сорады. Сезнең аңлатып торырга вакытыгыз булмады, күчерергә генә бирдегез. Ә хәзер ул дәрес саен сездән күчерергә дәфтәр ала. Ничек каршы киләсез?
Дустыгыз кибеттә сез күптән алырга хыялланган җырлар дискы күрүе турында әйтә. Ә сезнең акчагыз юк. Дустыгыз: ”Әбиеңнең соңгы көненә җыйган акчасы бар бит, шуны ал, әбиең карт инде, берни дә сизмәс”, - ди. Ничек каршы киләсез?
Сез партадашыгыз белән класста дежур торасыз. Ул, дәрестән соң ук аңа кайтып китәргә кирәклеген аңлатып, сездән класс бүлмәсен үзегезнең генә җыештырып торуыгызны сорый. Әмма бу инде чирек буе шулай дәвам итә. Һәр дежурлык саен ул, нинди дә булса сәбәп табып, эшне сезгә генә калдырырга тырыша. Ничек каршы киләсез?
Дустыгыз кич белән бергә чаңгы шуарга тәкъдим итә. Сезнең чаңгыгыз юк. Дустыгыз: ”Шыпырт кына мәктәп чаңгыларын алып торыйк, иртән иртүк китереп куярбыз, берни дә сизмәсләр”, - ди. Ничек каршы киләсез?
5. Уенга нәтиҗә.
6.”Үтергеч витаминнар”.
-Сезгә Шүрәле, төрле матур капларга салып, киреешки, кока-кола, төрле-төрле җиләк-җимешләр алып килгән. Бу ризыкларның составында организмга зыянлы төрле матдәләр бар. Кыш көнендә берсеннән-берсе күзне кызыктырып торалар бит. Күбегезгә билгеледер, мондый ризыкларның файдасыннан бигрәк зыяны күп. Кайсыгыз сатып ала? Алмасагыз, ни өчен? (....)
-Үз-үзегезгә каршы килү авыр булдымы?
- Карап үтелгән ситуацияләрдә барлык тәкъдимнәр дә әдәпле формада гына булды. Ә бит тормышта көч белән дә басым ясарга мөмкиннәр. Мондый очракта нишләргә? (...._
-Дөрес әйтәсез, өйгә кайткач, мондый күңелсез хәл турында әти-әниләргә әйтергә кирәк. Алар сезгә акыллы киңәшләрен бирерләр.
7.”Исеңдә тот”
- Хәзер экрандагы сүзләрне файдаланып, һәрвакыт истә тотарга кирәкле кагыйдәләр төзибез.
1) Конфет, шоколад, таныш булмаган кеше. (Таныш булмаган кешедән беркайчан да конфет, шоколад кебек күзне кызыктыра торган әйберләр алмаска)
2) Таныш булмаган кеше, аулак урын. (Таныш булмаган кеше белән, ул бирергә теләгән әйбергә кызыгып, аулак урыннарга бармаска.)
3)Сәламәтлек, зыянлы, ризык. (Сәламәтлеккә зыянлы ризыклар белән мавыкмаска)
4) Спорт, саф, һава, компьютер. (Спорт белән шөгыльлән, саф һавада күбрәк йөр, компьютер артында 15 минуттан артык утырма)
8.Йомгак.
-Бу клоунга бүгенге сыйныф сәгатеннән соң булган кәефегезне
чагылдырган авыз ясагыз: ( ; )
-Кем үзенә нык ышанып, кирәк урында “ЮК” дип әйтә ала, шул үз клоунын менә бу тартмага сала. Карыйм да сезгә кире бирәм. Бу сыйныф сәгате киләчәктә сезгә файдалы булыр дип ышанам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.