Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Сыйныф сәгате "Кечкенә бал кортының зур серләре"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Сыйныф сәгате "Кечкенә бал кортының зур серләре"

библиотека
материалов

Класстан тыш чараның темасы: “Кечкенә бал кортының зур серләре”

Класстан тыш чараның максатлары:

1. Укучыларны умартачылык серләре һәм умартачылык продуктларының файдасы белән таныштыру, аларны куллана белергә өйрәтү;

2. Сәламәтлекне саклау мәсьәләсенең әһәмиятлегенә укучыларның игътибарын юнәлтү. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Җиһазлау: һәр укучыга визиткалар, “ Умартачының эш кораллары”,”Умартачылык продуктлары” күргәзмәләре, тестлар, укучыларга тарату өчен файдалы киңәшләр язылган китапчыклар, чәчәкләр,мультимедиа проекторы, компьютер.


Класстан тыш чараның планы:

I. 1. Кичәгә хәзерлек, уңай халәт булдыру.

2. Укучыларны барлау.

3. Кичәнең темасы, максаты, шул максатка ирешү юллары белән таныштыру.

II. “Табигать байлыклары” этабы

1 Бал кортының серләре белән таныштыру.

2. Умартачы һәм аның эш кораллары белән таныштыру.

3. Умартачылык продуктлары белән таныштыру.

5. Умартачылык продуктларының файдасы турында сөйләшү.

III. “Сорауларга җавап биреп кара!”

1.Конкурс формасында алган белемнәрне ныгыту.

2.Кичәне йомгаклау.


Дәрес барышы:

I Оештыру

1. – Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез!

  • Хәерле иртәләр сезгә, көннәрегез имин утсен!

2. Укучыларны барлау.

3. Кичәнең темасы,максаты белән таныштыру.

-Сәламәт тәндә - сәламәт акыл,ди халык.Бу кичәбездә сөйләшүне сәламәт яшәү рәвеше турында алып барырбыз.Бал кортларының бик күп серләрен ачарбыз.

Сөйләшү берничә этаптан тора.Шуның беренчесенә күчик.Ул “Әйдәгез уйланыйк” дип атала.

Тест

1.Сез быел еш авырдыгызмы?

Юк – 0;

Бер тапкыр авырдым – 1;

Берничә тапкыр авырдым – 2.

2.Сездә сулыш органнарының хроник авырулары (бронхит, гайморит, ринит, ларингит, ангина ) бармы?

Юк – 0;

Берсе бар – 1;

Берничәсе бар – 2.

3.Үзегезне начар хис иткән көннәр (көч бетү,йокымсырау,баш авырту,хәлсезлек) буламы?

Бик сирәк – 0;

Кайчак була – 1;

Бик еш – 2.

Нәтиҗә:

      1. балл – сезнең сәламәтлегегез әйбәт.

      1. балл - сезгә авыру куркынычы яный.

      1. балл - сезнең организм көчсезләнгән,димәк,аңа ярдәм кирәк.

Укытучы тестларга нәтиҗә ясый.

- Күрәсез, укучылар,күпләрегезгә медицина ярдәме кирәк икән.Без бүген әнә шул турыда сөйләшербез.Медицина - күптармаклы.Бүген анда умартачылык продуктлары белән дәвалану да кулланыла.Ул өлкәне халык медицинасы диләр.Фәнни телдә -апитерапия дип атала.Төрле авыруларны кисәтү яки дәвалау өчен элек – электән умартачылык продуктлары кулланылган.

II.Актуальләштерү.

Укытучы.Укучылар,сез нинди умартачылык продуктлары беләсез?Алар кайсы авыруларны дәвалау яки кисәтү өчен кулланыла? (көтелгән җавап: бал,прополис – салкын тигәннән һ.б.)

III.Уку мәсьәләсен кую

Умартачылык продуктларыннан дөрес файдалану өчен без ниләр белергә тиеш?

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

Класстан тыш чараның икенче этабы “Табигать байлыклары” дип атала.


  • Т А Р И Х

А.Эйнштейнның бал кортлары турында әйткән матур сүзләре бар:

Әгәр җир йөзеннән бал кортлары юкка чыкса,кешелек бары дүрт ел гына яшәячәк”.Бу чынлап та шулай микән ,әйдәгез бу сорауга бергәләп җавап эзлик.

Иң беренче умарта дигәч,безнең күз алдына бал кортлары килә.Төрле чәчәкләр нектарыннан бал эшләп чыгаручы умарта кортын бөек швед ботанигы һәм врачы Карл Линней 1758 елда бал корты дип атаган. Ә1814 елда атаклы рус умартачысы П.И.Прокопович дөньяда беренче тапкыр умарта уйлап тапкан.

Галимнәр уйлавынча,бал корты җирдә кешедән 50-60 мең елга алдан барлыкка килгән.Хәтта безнең Коръәндә дә “Умарта кортлары” дип аталган сүрә бар. Мөхәммәт пәйгамбәр дә әйткән бит: “Балны ашагыз,чөнки ул меңләгән
авырулардан терелтә”.
1982 елның август аенда Төркиянең Каракуй областенда бер кишлакта бөтен кешене таң калдырган могҗиза була.Умартачы кәрәзләрдә балның кабартып ясалган урынында гарәп хәрефләре белән язылган “Аллах” сүзен укый. Умарта янына килгәч, ул кортларның ничектер бүтәнчә очуларын күрә.Умартаны ача башлагач,кортлар усаллана башлый,төтенләгеч белән берничә тапкыр куарга туры килә аңа.Бу хәбәр бөтен дөньяга тарала.

  • БА Л К О Р Т Ы

Нәрсә соң ул – бал корты? Нигә аны бал корты диләр? Ул чәчәктән чәчәккә очып бал җыючы бөҗәк.

-Бал кортларының күзләре бик яхшы күрә, хәтта ерактагы предметны да алар 60 тапкыр зуррак итеп күрә.

- Бер секунд эчендә ул канатларын 500 тапкыр кагарга өлгерә.

- Кирәкле чәчәк исен ул бер километр ераклыктан сизә.

- Алар ясаган кәрәзне галимнәр математик могҗиза диләр.

- Табигатьтә бал кортларының 30 меңгә якын төре бар.

- Бал кортының очу тизлеге-22 км/сәг.

- 0,5 кг бал җыю өчен бал кортына чәчәктән уиартага 10 млн.тапкыр очарга кирәк,ул көнгә якынча 7 мең чәчәктә булырга тиеш.

- Бал кортының 5 күзе бар.Өчесе башның өске өлешендә һәм икесе алгы якта.

  • У М А Р Т А Ч Ы , Э Ш К О Р А Л Л А Р Ы

Кортларның яшәү урыны умарта дип атала.Кортларны карап , тәрбияләп,аннан бал алучы кеше – умартачы .Ә хәзер ,әйдәгез, аның эш кораллары белән танышып китик.Алар:

-битлек

-төтенләгеч

-яссы өтерге

-щетка

-ана кортны аеру өчен читлек

- фанердан корт тубалы

- бал агызу өчен бал суырткыч һ.б. бик күп эш кораллары.



  • У М А Р Т А Ч Ы Л Ы К П Р О Д У К Т Л А Р Ы:

Бал

Прополис

Чәчәк серкәсе (пыльца)

Корт анасы сөте(маточное молочко)

Балавыз

Умарта корты агуы

- Хәзер һәрберсенә тукталып китик :

Иң төп продукт ул – Б А Л .

Балда уртача 18-20% су, 34,8% глюкоза(фруктоза),39,6% левуза, 1,3% сахароза, 4-8%декстриннар, 0,19% минераль матдәләр,0,1% органик кислоталар, 0,45% үсемлек аксымы һ.б. Биологик актив матдәләр бар.

14 августта православия кешеләре Медовый спасны билгеләп үтәләр.Бу көннән соң балның шифасы арта диләр.

Бал чыганакларын эзләп табып,бу турыда умарта оясындагы кортларга хәбәр итүче эшче кортлар “разведчиклар”дип атала. Нектарны җыеп ,аны ояга кайтаручылары – җыючылар һәм ташучылар.Тагын әле кабул итүче кортлар да бар,алар алып кайтылган нектарны кабул итеп торалар һәм аны балга эшкәртәләр.Әгәр инде кабул итүчеләр башка эш белән мәшгуль булсалар,җыючы кортлар нектарны кәрәз эченә яки кәрәз өстенә бушаталар.Кабул итүче кортлар әлеге нектарны йоталар,аны йоткылык бизе сыекчасы белән эшкәртәләр һәм кабат кәрәзләргә кикереп чыгаралар.Алар мондый процедураны 5-6 тапкыр кабатлыйлар.Нәтиҗәдә нектар сахарозасы (камыш шикәре)виноград шикәренә (глюкоза)һәм җимеш шикәренә(фруктоза) таркала,су парга әйләнә,тиешле дымлылыктагы һәм туклыклы матдәләре булган балга әверелә.Мондый бал чәчәк балы дип атала.

Чәчәк балы йөрәк –кан тамырлары, үпкә, нерв, салкын тию,тире, күз авыруларын профилактикалауга,шулай ук яраларны, пешкән җирләрне дәвалауга булышлык итә,ашказаны-эчәк тракты,бавыр,бөер эшчәнлеген көйли,косметикада кулланыла.Яфрак балы каннарында гемоглобин җитмәгән кешеләргә, эчәклек начар эшләгәндә файдалы.(яфрак балы да бар – падевый .Андый бал умарта кортлары нектар түгел,кайбер үсемлекләрнең татлы яфрак һәм сабак бүлендекләрен яки үсемлекләрдә яшәүче гөбләләр һ.б. бөҗәкләр бүлендекләрен (андый бүлендек баллы чык дип атала)җыйганда алына.).

Көн саен зурларга 100-150гр., балаларга 30 гр. Куллансаң, иммунитет арта,организмның көче арта,гомер озыная.

Балның кайдан җыелуына карап төрле төрләре бар: карабодай балы, чәчәк балы,юкә балы.Юкә балы дәвалану өчен иң файдалысы санала.

Бал кулинариядә дә киң кулланыла:





  • П Р О П О Л И С

Үзенә бер төрле умарта корты җилеме,умарта кортлары аны төрле үсемлек бөреләреннән,ә өлешчә ылыслы агач сумалаларыннан җыялар.

    • Прополиста үсемлек сумалалары,эфир майлары һәм балавыз бар.Анда тимер һәм бакыр,марганец, цинк,кобальт һ.б. микроэлементлар күп.Борынгы халык медицинасында прополис белән яраларны,язваларны дәвалаганнар,сөялләрне бетергәннәр.

    • Прополисның көчле антибиотик үзлекләре аркасында яралар эреннән чистара һәм тиз төзәлә.Прополис туберкулезны,үпкә ялкынсынуын, ангинаны, бронхитны,язва һ.б. Авыруларны дәвалаганда,стоматологиядә һәм кайбер гөмбә авыруларын дәвалау өчен кулланыла.


  • Ч Ә Ч Ә К С Е Р К Ә С Е


Чәчәк серкәсен умарта кортлары җыя,ояларына алып кайта һәм күзәнәкләргә сала.Оядагы кортлар серкәне тыгызлап тутыра һәм өсләренә бал коя.Күзәнәкләргә салынган һәм бал коелган серкә кайбер ферментатив процесстан соң бал икмәгенә әверелә.Бу инде яңа төр продукт була.

Серкә һәм бал икмәге белән (ашау алдыннан көнгә 1-2 чәй кашыгы) салкын тию авыруларын,гомуми хәлсезлекне,гипертониянең башлангыч стадиясен дәвалыйлар.

  • К О Р Т А Н А С Ы С Ө Т Е


Аз гына әче,каймаксыман ак масса.Аны эшче кортлар казналык өсте һәм йоткылык бизләреннән бүлеп чыгаралар.Анда 18%ка кадәр аксымлы матдәләр,10-17% шикәр, 5,5% май,1% тан артык минераль матдәләр бар – бу сыер сөтендәгедән берничә тапкырга күбрәк.Корт анасы сөтендә бөтен витаминнар да бар диярлек.

Картайган кешеләрдә дә тереклек эшчәнлеген(тонусны) күтәрә,канда холестерин микъдарын киметә,кан басымын көйли.

Ул шулай ук балаларны туберкулездан,күкрәк бакасыннан,ашказаны җәрәхәтеннән дәвалауда,шулай ук организм хәлсезләнгәндә аны ныгыту чарасы буларак кулланыла.Эчке секреция бизләренә уңай тәэсир итә.


  • Б А Л А В Ы З


Балавызны эшче кортлар гына үзләренең балавыз бизләрендә эшли, алар аны кечкенә пластинкалар хәлендә бик вак тишекләр аша чыгара.Умарта кортлары балавызны кәрәзләр төзү өчен файдалана.


Балавызның составы һәрвакыт даими һәм анда 80% углерод,13% водород,7% кислород була.Балавызны химия һәм медицина промышленностенда,косметикада һ.б. кулланалар.

Халык медицинасында гаймориттан,югарыгы сулыш алу юллары авыруларыннан(ангина,катарлар,йоткылык өсте ялкынсыну һ.б.)бал белән балавыз кушып чәйниләр.

  • У М А Р Т А К О Р Т Ы А Г У Ы


Умарта корты агуы-кортларның дошманнарына каршы көрәш коралы ул.Бер умарта кортыннан күп дигәндә 0,8мг агу алып була, ә гадәттәге чагуында ул 0,2-0,3 мг агуын чыгара.

Умарта корты агуын гипертонияне,радикулитны,подаграны,бронхиаль астманы, начар төзәлүче яраларны,җәрәхәтләрне, озак ятып тишелгән урыннарны,кайбер күз авыруларын дәвалаганда,колак ишетми башлаганда,әледән-әле аксаганда һ.б. очракларда кулланалар,дәвалауны врач билгеләве һәм аның тикшереп торуы белән генә үткәрәләр.

Умарта корты агуы бөтен кешегә дә килешми,шуңа күрә бик сак булырга кирәк.

Сәламәт кешене 5-6 корт чакса, ул аны җиңел кичерә. Әгәр бер үк вакытта 200-300 корт чакса, кешенең хәле авырая, тагын да күбрәк корт чакканда ул үләргә дә мөмкин. Аңа беренче ярдәм күрсәтү өчен корт угын тартып чыгаралар да ул урынны 70 процентлы спирт яисә йод, марганцовка суы белән сөртәләр. Авыр очракларда сырхауга 25-50 г аракы, витаминлы су, аллергиягә каршы димедрол кадыйлар, кан басымын күтәрү өчен кофеин, сульфокомфокаин ингаляцияләре кулланыла. Ашыгыч ярдәм чакыру зарур.

Шулай итеп ,кечкенә генә бал кортлары безгә күпме файда китерә икән.

Әгәр дә авырсагыз һәм сезгә бернәрсә дә ярдәм итмәсә,умарта кортларына мөрәҗәгать итегез,алар сезне терелтер”
Гиппократ



V.Анализ

Умартачылык продуктларын дөрес файдалану өчен ниләр белергә кирәк соң?

  • аларны таный белергә;

  • дөрес кулланырга;

  • табигатьне сакларга,үзебезнең дә табигать балалары булуыбызны онытмаска.

Медицина күп тармаклы, дидек.Бүген без шуның халык медицинасы дигән тармагы белән таныштык.Фәнни телдә аны – апитерапия дип атыйлар.

Класстан тыш чарабызның алдагы этабы – “Сорауларга җавап биреп кара!” дип атала.(Укучылар “умарталарга”- 4-5 кешедән торган төркемнәргә, бүленеп утыра)

Мультимедиа проекторында кәрәзләр ясалган.Кәрәзгә баскач,сорау чыга.Укучылар кулларын күтәреп җавап бирергә тиеш.Дөрес җавап өчен чәчәк бирелә.Һәр чәчәк өчен төп сорауга җавап биргәндә 20 секунд вакыт бирелә.Сораулар беткәч, чәчәкләр санала.

Сораулар:

1.Кирәкле чәчәк исен бал корты нинди ераклыктан сизә? (1 км)

2.Тиешле балны җыю өчен көнгә бал корты ничә чәчәккә очарга тиеш?(=7мең)

3.Кем ул умартачы?Ул нинди эшләр башкара?

4.Умартачының нинди эш кораллары бар?

5.Нәрсә ул умарта?

6.Халыкта балның дәвалау үзлекләрен кайсы көннән арта диләр? (14 август-медовый спас)

7.Корт чагуы файдалымы, әллә зыянлымы?

8.Балавыз кортларга ни өчен кирәк? ( кәрәз ясау өчен)

9.Нәрсә ул бал корты?Ни өчен аны бал корты диләр?

10. Бал кортлары безгә нинди продуктлар бирә?

11.Балны сез өйдә ничек кулланасыз?

Төп сорау:

Умартачылык продуктлары белән дәвалану медицинада ничек атала? (халык медицинасы)

Фәнни телдә - апитерапия.

Укытучы кичәгә йомгак ясый.Укучыларга файдалы киңәшләр язылган китапчыклар тарата.





Үткәрде: Мөхетдинова Резеда Фәвис кызы,

Лениногорск шәһәре 3нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы









Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.03.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров294
Номер материала ДВ-500925
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх