Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Конспекты / Сыйныф сәгате "Татар халык педагогикасы – тәрбиядә халык өйрәтүләре ул".
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Сыйныф сәгате "Татар халык педагогикасы – тәрбиядә халык өйрәтүләре ул".

библиотека
материалов



7 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате


Тема. Татар халык педагогикасы – тәрбиядә халык өйрәтүләре ул.

Максат.

1) Укучыларга татар халык педагогикасының асылын төшендерү; халык педагогикасының тәрбия факторларын һәм чараларын укучылар белеменә нигезләнеп аңлату;

2) Укучыларда татар халкының тәрбия тәҗрибәсенә – ихтирам, халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;

3) Халык педагогикасына нигезләнгән тәрбия нәтиҗәсен гаилә презентациясе буенча күзәтү: 2008 нче елда – Гаилә елында үткәрелгән чараларда катнашуның бер чагылышы булган гаилә белән танышу.

Җиһазлау һәм материаллар:

  1. Халкыбызның күңел җәүһәрләреннән үрнәкләр: халык авыз иҗаты әсәрләре; кул эшләре күргәзмәсе, милли ашлар һ.б.;

  2. Магнитофон;

  3. Проектор, система блогы, экран;

4) Эпиграфлар: “Татарлар- горур, кунакчыл, чисталык яратучы, мәгърифәтле, хорафатларга ышанмаучы, эзләнүчән, хезмәт сөючән халык. Бу халык үзенең гореф-гадәтләрен, холык-фигылен, милли горурлыгын саклап калган”. (К.Фукс), “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” (Г.Тукай), “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас” (Р.Фәхретдин)

  1. К.Фукс китабы, “Балалар фольклоры”, Ф.Латыйфи “Хыянәт” романы.

Дәрес формасы: Презентация.

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, сорау-җавап, китап белән эшләү, эзләнү.

Үткәрү урыны: Сыйныф бүлмәсе.


Дәрес планы.


I. Актуальләштерү:

1) Кем ул педагог?

2) Нәрсә ул педагогика?

3) Халык җәүһәрләре турында ниләр беләсез?

II. Яңа белемнәрне үзләштерү:

  1. Халык педагогикасы турында төшенчә; аның эчтәлеге

  2. Халык педагогикасында тәрбия факторлары (шартлар, сәбәпләр) һәм методлары

        1. Туган тел (сүз);

        2. Хезмәт;

        3. Табигать;

        4. Көнкүреш;

        5. Традицияләр (бәйрәмнәр);

        6. Сәнгать;

        7. Дин

  3. Халык педагогикасында өйрәтү һәм тәрбия чаралары:

  • Юаткычлар;

  • Сынамышлар;

  • Табышмаклар;

  • Мәкальләр һәм әйтемнәр;

  • Уеннар (азартлы уеннар тыела);

  • Җырлар;

  • Әкиятләр һ.б.

  1. Ата-ана хакын хаклау – халык педагогикасында алтын багана (“Әнкәмнең догалары”)

  2. Китап-галим – телсез мөгаллим

  3. Халкыбызга хас күркәм сыйфатлар

III. Халык педагогикасына нигезләнгән тәрбия нәтиҗәсен гаилә презентациясе буенча күзәтү: 2008 нче елда – Гаилә елында үткәрелгән чараларда катнашуның бер чагылышы булган гаилә белән танышу. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”

IV. Йомгаклау. Х/п ның төп факторлары һәм чаралары турында укучыларның алган белемнәрен тикшерү.


Дәрес барышы

I. Укытучы. Укучылар, бүгенге тәрбия сәгате “Татар халык педагогикасы – тәрбиядә халык өйрәтүләре ул” дигән тема буенча үтәчәк. Темага керешеп киткәнче, берничә сорауга җавап биреп китегез әле. Кем ул педагог?

Укучы. Педагог – укытучы, тәрбияче ул.

Укытучы. Нәрсә ул педагогика?

Укучы. Педагогика – тәрбия турындагы фән.

Укытучы. Татар халкының күңел җәүһәрләре дигәндә, сез нәрсәләрне күз алдына китерәсез?

Укучы. Татар халкының күңел җәүһәрләре ул халык авыз иҗаты, осталар тарафыннан тудырылган төрле кул эшләре. Ә халык авыз иҗатына мәкальләр, табышмаклар, бишек җырлары, санамышлар, әкиятләр, такмаклар, җырлар, бәетләр керә.

II. Укытучы. Әйе, укучылар, дөрес әйттегез. Кешелек җәмгыяте белән бергә халыкта тәрбия бирүдә карашлар, тәрбияләү алымнары, халык өйрәтүләре барлыкка килә. Борынгыдан ук халыкның үзенчәлекле әхлак-тәртип кагыйдәләре, рухи-мәдәни җәүһәрләре барлыкка килә, тормышны матурлый, бизи торган традицияләр һәм гореф-гадәтләр туа. Ул вакытта телевизор, радио, матбугат һәм башка мәгълүмат чаралары булмаган, ә халык тәрбиясез булган, дип әйтә алмыйбыз. Киресенчә, хәзерге вакыттагы кебек эчкечеләр, тәмәке тартучылар да булмаган, наркомания афәте дә янамаган.

1.Тәрбия кешелек җәмгыяте белән яшьтәш. Ләкин ул, хәзерге көндәгечә, мәктәп кысаларында тормышка ашырылмаган. Ул халык педагогикасы формасында туган, үскән һәм камилләшә барган. Нәрсә соң ул халык педагогикасы? Халык педагогикасы – тәрбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тәҗрибәгә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан-буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, халык өйрәтүләре ул.

Халык педагогикасы – халык тәрбиясе. Гади генә мисал белән төшендереп карыйм, соңрак халык тәрбиясенең факторларына, чараларына аерым тукталырбыз. Мәсәлән, “Өйдә сызгырырга ярамый, янгын чыга”, – дип өйрәтә халык, ягъни өйдә сызгырып йөрү тәрбияле кешенең эше түгел. Яки тагын мисал: “Тозны чәчмә, өйдә тавыш чыга”, элек тоз бик кадерле булган, кешеләрдә сакчыл караш тәрбияләгән бу кисәтү. Яки булмаса матчага кыстырылган тал чыбыгы да тәрбия чарасы булган. Үзегез дә мисаллар әйтә алмыйсызмы, балалар?

Укучылар мисаллар китерә. (Ашаганда, аягыңны селкеп утырма, пәри чакырасың. Бу – тәртипле ашарга кирәк дигән сүз. Өстәлгә утырма, чирле буласың.)

2.Укытучы. Халык педагогикасы, ягъни халык тәрбиясендә тәрбия факторларыннан түбәндәгеләрне күрсәтергә була:

Слайдта: Тәрбия факторлары – туган тел (сүз), хезмәт, табигать, көнкүреш (яшәү рәвеше), традицияләр, сәнгать, дин. Алар беркем тарафыннан да уйлап чыгарылмаган һәм безнең аңнан, ихтыярдан бәйсез яшиләр. Хәзер һәр факторга ягъни тәрбия өчен нинди шартлар кирәк, шуңа тукталабыз.

Халык педагогикасында туган тел, ягъни сүз гаять күп төрле формада кулланыла. Болар – юаткычлар, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр, җырлар, йола һәм уен җырлары, әкиятләр, легенда һәм риваятьләр. Сүз белән тәрбияләү гаиләдә әйтеп бетергесез зур роль уйный. Ана сөте белән кергән туган тел аша сабыйда, балада, газиз әнкәсенә, әтисенә, әби һәм бабасына, туганнарына, туган туфрагына мәхәббәт тәрбияләнә. Ә бала үскән саен, сүз белән тәрбияләүнең башка, шул яшькә тәңгәл килә торган алымнары файдаланыла башлый. Мәсәлән, бишек җырларын гына алыйк, сезгә җырлыйлармы аларны? Билгеле, юк.

Халык педагогикасында хезмәт шулай ук мөһим тәрбия факторыннан санала. Хезмәт итеп яшәү – халыкның төп халәте, тормышы. Хезмәт нәтиҗәсендә пакълек, әхлаклылык, сафлык, гаделлек, кешелеклелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләнә. Укучылар, әйтегез әле, кеше кайчан хезмәт итә башлый?

Укучылардан төрле җаваплар алына.

Сабыйның уенчыклар белән уйнавы, соңыннан уенчыкларын җыеп куя белүе – ул хезмәт. Соңрак ул, мәсәлән, ир балалар уенчыкларны үзләре ясый башлыйлар, кыз балалар курчакка күлмәк тегәргә өйрәнәләр. Шулай итеп уен хезмәтеннән чын хезмәткә юл салына.

Менә монда, укучылар, хезмәт нәтиҗәсендә туган материалларны күрәсез. (Бәйләгән, теккән, чиккән, суккан, каеган әйберләр күрсәтелә; ир-атларның хезмәт җимешләрен слайдтан карарга була.)

Татар халык педагогикасында хезмәт тәрбиясенең әһәмияте өмәләрдә тагын да арта. Укучылар, нинди өмәләрне беләсез?

Укучылар. Каз өмәсе, өй юышу, өй күтәрү, такта яру, печән өешү һ.б.

Укытучы. Укучылар, татар халкының көнкүреше, яшәү рәвеше турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укучылар. Татар халкы элек-электән мал асраган, иген иккән, җир эшкәрткән.

Укытучы. Әйе, укучылар, көнкүреш – мөһим тәрбия факторы. Шул җирлектә әхлакый кануннар, йолалар туган, рухи кыйммәтләр барлыкка килгән. “Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың”, “Язның бер көне ел туйдыра”, “Басудагы икмәк түгел, келәттәге икмәк” һ.б.

Укучылар, игътибар иткәнегез бардыр, дип уйлыйм, татар авылларында йортлар, каралты-куралар нинди: төзекме, әллә ишелеп-түгелеп утырамы? (Укучылар җавап бирәләр.) Бу турыда язучы Ф.Латыйфи да “Хыянәт” романында бик матур итеп яза. (Камалетдинова Г.)

Табигать – халык тәрбиясенең күпкырлы һәм универсаль факторы. Ата-бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаганнар. Алар терлек-туар, күбәләкләр белән киңәшеп, серләшеп, кайгы-шатлык уртаклашып, әвәрә килеп яшәгәннәр. Сандугач, карлыгач, күке, тургай, кыр казының һәркайсы кеше күңеленә үзенчә тәэсир иткән, кеше күңеленең аерым халәтенә аерым кош булган. Халык күңелендә һәм җырларында безнең тирәдәге кошларның һәрберсе урын алган. Алар әкиятләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә, йолалар, юраулар, кушаматларда яшәгән. Мисал өчен, “Өй түренә саескан килеп кунса, кунак килә”, дәвам итегез әле, укучылар. Элек ата-бабаларыбыз табигатьне хәзерге кебек пычратмаганнар. Табигатьне сакларга кирәк.

Традицияләр, халык бәйрәмнәре, сәнгать – аеруча тәэсирле, үтемле тәрбия факторы. Сез нинди бәйрәмнәрне беләсез, укучылар? Бәйрәмнәрдә нинди чаралар була?

Укучылар. Сабантуй, карга боткасы, Яңа ел бәйрәме, Нәүрүз, Уңыш бәйрәме (Сөмбелә) һ.б. Җыр-бию, уен-көлке, ярыш, көрәш, кунакка чакыру, кунакка бару һ.б.

Укытучы. Кызганычка каршы, хәзерге яшьләр халкыбызның традицион бәйрәмнәрен, Сабантуйдан кала, белми диярлек. Татар халкының милли бәйрәмнәре үзенчәлекле, халыкчан, тәрбияви әһәмияткә ия булган.

Укытучы. Халык педагогикасында, тәрбия факторы буларак, диннең урыны үзенчәлекле. Татар балаларын тәрбияләүдә Ислам диненең кыйммәтләрен, традицияләрен дөрес файдалану бик мөһим. “Ислам дине иң югары дәрәҗәдә акыл вә белем динедер, тынычлык вә камиллек динедер”, диелә Ислам өйрәтүләрендә. Ислам дине хәрәм эшләрдән тыелырга куша, ә изге гамәлләрне хуплый.

3.Укытучы. Ә хәзер, укучылар, өйрәтү һәм тәрбия чараларына тукталыйк. Алар күптөрле: юату, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр, җырлар, әкиятләр, легендалар, риваятьләр (хикәятләр), йола һәм уен җырлары, уеннар, мәзәкләр, такмазалар, үртәвечләр.

Юаткычлар: “Суы сарыксын,

Үзе калыксын

Сау-сәламәт булсын

Бәхетле, тәүфикълы булсын.

Үс-үс-үс, улым

Зур булып үс,

Сау-сәламәт булып үс”. һ.б.

Санамышлар: “Әлчи-мәлчи,

Әни миңа

Күлмәк үлчи

Әнә тора бер чыпчык

Монда торма: тиз чык”

Табышмаклар: Зиһен сынаш табышмаклар, шаян табышмаклар.

    1. Берсе сөйли, икесе тыңлый, икәве карап тора. (Тел, колаклар, күзләр.)

    2. Бабай килгән сагынып, ак чикмәнен ябынып. (Кыш.)

    3. Килделәр агайлар балтасыз, салдылар күпер тактасыз. (Боз.)

    4. Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш.)

    5. Мылтык түгел, үзе ата, аны бал корты ярата. (Чәчәк.)

    6. Теле юк – үзе аңлата. (Китап.)

    7. Кат-кат катлама, акылың булса ташлама. (Китап.)

    8. Җәй буе бал җыя, кыш буе хәл җыя. (Бал корты.)

    9. Үзе йомырка басмый, Баласын да бакмый. (Күке.)

    10. Агач башы тукылдык, тукый-тукый тук булдык. (Тукран.)

Мәкальләр, әйтемнәр.

  1. Батыр егет – ил күрке.

  2. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

  3. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

  4. Калган эшкә кар ява.

  5. Кем эшләми, шул ашамый.

  6. Эше әче булса да, ашы тәмле булыр.

  7. Кеше хакын хакласаң, үз хакыңны хакларлар.

  8. Кыюлык – ярты бәхет.

  9. Күп йөргәннән сорама, күп белгәннән сора.

  10. Китап – галим, телсез мөгаллим.

  11. Ана җылысы – кояш җылысы.

  12. Балык – сусыз, кеше дуссыз торалмый.

  13. Әдәп башы – тел.

  14. Инсафлының теле саф.

  15. Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз.

Мөнәҗәтләр. Мөнәҗәт тыңлау.

Уеннар. Хәрәкәтле уеннар, җырлы-биюле уен


Ф И З К У Л Ь Т М И Н У Т К А

Кәрия-Зәкәрия”


4.“Әнкәмнең догалары” җыры бераз тыңлана.

Укытучы. “Анаңны, аркага күтәреп, өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың”.

Ата-ана хакын хаклау, ягъни әти-әнине саклау, аларның сүзен тыңлау, аларны рәнҗетмәү, кадерләрен белү, соңгы юлга озатканда өзгәләнү, каберләрен зиярәт кылу, рухларына багышлап хәер-сәдака бирү – халык тәрбиясенең үзенчәлекле бер формасы. “Җәннәт – аналарның аяк астында” дип әйтелә “Мең дә бер Хәдис” китабында. Әйе, тәрбияле кеше әти-әнисенә карата рәхим-шәфкатьле була, алар биргән тәрбияне җилгә очырмый. Әти-әниләр турында нинди җырлар беләсез, укучылар?

Укучылар саныйлар.

5.“Җирнең нуры – кояш”

Кеше нуры – гыйлем

Укытучы. Халкыбыз борынгыдан ук аң-белемгә, мәгърифәткә омтылып яшәгән, укымышлы кешеләрне зурлаган, укырга яки укыганны тыңларга яраткан. ”Уку – энә белән кое казу”, – дигән халкыбыз. Акыллылык, гыйлем һәм әдәплелек кешенең иң зур байлыгы итеп каралган. X гасыр башында ук Болгарда мәктәп-мәдрәсәләр ачылган. Татарларда 100 кешегә бер мәдрәсә туры килгән, ә русларның 3000 кешесенә бер школа булган. Акыллы, белемле булуны Ислам дине дә яклый. Татар халкы элек-электән китапны олылаган, китап сүзен хакыйкать сүзенә тиңләгән, ягъни иң дөрес сүз – китапта, дип уйлаган. Китапны зурлап, мәкальләр дә барлыкка килгән. “Китап – белем чишмәсе”, “Тәгам тән үстерә, китап күңел үстерә”, “Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә”, “Китап укысаң, белемең артыр; укымасаң, белгәнең дә онытылыр.”

6. Укытучы. Менә шулай итеп татар халкы борынгыдан ук камил кеше тәрбияләү максаты белән яшәгән һәм яши. Башка милләт халыкларыннан аерып торган, татар халкына гына хас сыйфатлар электән формалашып һәм камилләшеп килгән. Татар милләте – кешелек җәмгыяте тарихында тирән эз калдырган халык. Безнең гаҗәеп бай тарихыбыз, кыйммәтле матди һәм рухи мәдәниятебез, күркәм гореф-гадәтләребез бар. Безнең халык – искиткеч тырыш, эшчән, каһарман, киң күңелле халык. Татарларның тормышын тирәнтен өйрәнгән немец галиме К.Фукс та “Казан татарлары” дигән китабында халкыбызга гына хас сыйфатлар турында бик тулы яза. (Сүзләр укыла.) Татар халкы бик борынгы заманнардан бирле башка халыклар белән аралаша белгән. Милләтебезнең һәммә халыкта да ихтирам тудыра торган уңай сыйфатларының берсе – аның чисталыгы, пөхтәлеге. Татарларга кунакчыллык, мөстәкыйльлеккә омтылу, мәгърифәтле булырга тырышу сыйфаты хас. Бу сыйфатларны сездә дә, кадерле укучылар, тәрбияләү һәм булдыру, камилләштерү максаты тора. Ә моңа ирешүдә безгә халык педагогикасы өйрәтүләре ярдәмгә килер.

III. Укучылар, халкыбызның тәрбия турындагы өйрәтүләре, чаралары, факторлары безнең китапларыбызга язылалар. Менә бу китапларда (укытучы күргәзмәдән күрсәтә) татар халкының рухи байлыгы тупланган да инде. Презентация карау.

IV.Йомгак. Укучылар, бүгенге тәрбия сәгатендә без милли тәрбиянең халык педагогикасы өйрәтүләренә нигезләнергә тиешлеген белеп киттек. Алдагы дәресләрдә тәрбия факторларына, чараларына киңрәк тукталырбыз.



Автор
Дата добавления 08.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров549
Номер материала ДВ-134951
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх