Тынычлык дәресе
Максат:
балаларга бүгенге тыныч тормышыбызның , бәхетле балачагыбызның бәясен төшенергә
ярдәм итү;
Ватанны
ярату хисләре тәрбияләү;
Дәүләт
символлары белән таныштыру.
Җиһазлау:
рәсемнәр, гимн, карта, күгәрченнәр шаблоны.
Дәрес барышы
1.Оештыру
өлеше
Тынычлык булсын
Килер көннәрдә,
Иминлек булсын
Бөтен җирдә дә!
Хәерле
көн, кадерле укучылар!
2.
Төп өлеш
Һәр
яңа көн тууга без бер-беребезгә шулай дип дәшәбез, тынычлык һәм иминлек
телибез. Ә бит тыныч тормышта яшәмәгән, балачакларын рәхимсез сугыш урлаган
кешеләр бихисап. Шуңа күрә безнең бүгенге тормышыбыз алар өчен җәннәткә тиңдер.
Бу дәресне без бүгенге тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның никадәрле кадерле
икәне турында сөйләшүгә багышларбыз.
Иң
элек мин сезгә Белем иленә сәяхәт ясарга тәкъдим итәм. Безнең матур, кызыклы
сәяхәтебез бер картада да булмаган океан киңлеге Белем киңлегеннән башлана. Бу
сәяхәттә сез укырга, язарга, санарга, дуслашырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә,
хезмәтне һәм күп нәрсәләрне яратырга, икенче төрле әйткәндә күп яңа кызыклы һәм
файдалы нәрсәләргә өйрәнерсез.
-Сәяхәткә
менә шушы гаять зур корабта китәрбез. Аның исеме Беренчеләр (Первоклассник).
Кичә
генәсиңа сабый диделәр
Кайчагында
шаян дип атадылар
Бүген
инде син парта артында утырасың
Барысы
да сезгә беренчеләр дип дәшә.
-Безнең
кораб ничек дип атала инде? (Беренчеләр)
-Без
гимназиябездән, туган шәһәребездән сәяхәткә кузгалырбыз.
-Безнең
шәһәр ничек дип атала?
-Казан
– безнең кечкенә ватаныбыз, анда сез туган һәм яшисез. (Россия һәм Казанны
картадан күрсәтү)
-Безнең
ил зур. Безнең ил ничек дип атала?
-Россия-безнең
зур Ватаныбыз. Һәр илнең үз символлары бар. Бу...-кем ярдәм итә миңа аларны
әйтергә? (флаг, ерб, гимн)
-Тәкъдим
ителгән символлардан РФ флагын күрсәтегез. (слайд)
-Слайдта
флагтан кала тагын нинди символлар күрсәтелгән?
-Дәүләтнең
тантаналы җыры ничек дип атала? (гимн). Аны аягүрә басып тыңлыйлар. (гимн
тыңлау)
-Үз
дәүләтенең символларын белгән кеше генә кыю рәвештә сәяхәт кыла ала һәм без
Белем океаны буенча мавыктыргыч сәяхәтебезне башлыйбыз.
3.
Практик өлеш.
-Хәзер
сез “Беренчеләр” дип аталган корабның пассажирлары.
Безнең кораб кузгалсын өчен безгә беренче биремне үтәргә кирәк. Тактада язылган
сүзләрне барыбызга да бергә кабатларга кирәк.
Тынычлык
Ватан Гаилә Дуслык Мәктәп Йорт Яхшылык Тормыш Хезмәт Афәрин.
4.
Физминутка
5.
“Бөтен дөньяда
Тынычлык” моделен ясау.
-Сез
укысын өчен, әти-әниләр тыныч эшләсен өчен безнең планетада Тынычлык булырга
тиеш. Бу бик мөһим сүзне без беренче итеп укыдык. Җирдә тынычлык булсын өчен
сакчыларыбыз безнең илне 72 ел элек явыз фашист Герман дошманыннан яклады. Һәм
без тыныч яшәсен дип һәлак булганнарга рәхмәтлебез. Хәзер кешеләр җирдә
тынычлык саклап калырга тырыша. Без сезнең белән аларның “Без тынычлык яклы”
дигән позицияләренә кушылып тынычлык кошы очыра алабыз.
-Нинди
кош тынычлык кошы дип атала? (күгәрчен). Күгәрченнәребезне җанландырып
планетабызга очырыйк. (Планетага ябыштыру).
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.