Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыСыйныф сәгате "Тәмәкенең кеше өчен зарары"

Сыйныф сәгате "Тәмәкенең кеше өчен зарары"

Скачать материал

 

 

 

 

 

Сыйныф сәгате

“Тәмәкенең кеше организмына зарары”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Максат: Укучыларда тәмәкегә карата тискәре караш тәрбияләү.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлеш бирү.

Мисаллар өстендә никотинның сәламәтлеккә тискәре йогынтысын күрсәтү.

Җиһазлау: компьютер, китаплар, плакатлар.

Тәрбия чарасы барышы:

Укытучы:  Үземнең күп вакытымны мин Интернеттасәяхәт” итүгә багышлыйм. Менә алдагы картиналарны күргәннән соң , мине ниндидер бер куркыныч дөнья чолгап алды. Мин улымның  һәм сыйныфымның  балаларының киләчәге өчен куркып куйдым..              

Укытучы:  Бу кешелрнең язмышына нәрсә тәэсир иткән соң?

Жан Бюффенның менә шундый канатлы сүзләре бар:” Кеше үзендә иркенлекне бары шул чагында гына сизә, әгәр ул бернәрсә дә бәйләнмәгән булса”. Безнең тормышыбыз тоташ бәйләнешләрдән тора: көн саен иртән без  укырга яки эшкә барыр алдыннан  кием, кибеттә азык-төлек, укып бетереп урта белем алгач, үзебезгә һөнәр сайлыйбыз. Шул ук вакытта аракы яки тәмәкегә бәйләнешне дә кеше үзе сайлап ала, гадәтне кешегә мәҗбүриләп тагып  булмый.

1 сорау: Ә кешелек барлыкка килгәндә бу начар гадәтләр булмаган да бит, алар безгә кайдан үтеп кергә соң?

Укытучы: Укучылар, бу дөрес фикер. Менә без бүген шул турыда сөйләшәчәкбез дә инде.

Һәр елның 18 ноябре бөтендөнья буенча Тартмаучылар көне итеп билгеләп үтелә. Без бүгенге сыйныф сәгатебезне “Тартуга: Әйе яисә юк” дигән темага багышлаячакбыз. Без бүгенге очрашуыбызга төрле буын, төрле фән кешеләрен чакырдык. Беренче сүзебезне тарих укытучысына бирәбез. Рәхим итегез.

1492 елның 15 ноябрендә Христофор Колумб үзенең көндәлегенә түбәндәге сүзләр язып калдырган: “Тартучы кеше, тәмәке тартып, үзенә нинди файда китерә икән? Мин әле дә шуны аңламыйм?!”Беренче тәмәке тартуны ул Куба авылларында күрә:алар саргылт-яшел яфракларны төреп, аны кабызып көйрәтәләр һәм исемен дә”Сигаро” яисә “табак” дип атыйлар.

Икенче тарихи чыганакларга күз салсаң, 1585 елны Русиягә “янып торган башларны” инглизләр керткән диелгән. Ә аның белән көрәш Михаил Федорович заманында ук башлана:беренче тапкыр тартканны күрсәләр, аяк табанына 60 тапкыр сугу җәзасы, икенче тапкыр-борын һәм колакларны кискәннәр.1585 елны Англиядә Елизавета 1 тартучыларны караклар белән тиңләгән, урам буйлап муеннарына бау бәйләп йөрткәннәр. Яков 1 тәмәке тартуны цивизацияле кеше өчен тәмәке тарту бөтенләй килешми, ул аның дәрәҗәсен төшерә, баш мие һәм үпкәләр өчен бик зарарлы булуын, үзенең  бер китабында да әйтеп үтә.

Өченче тарихка күз салсак, тәмәке сөреме Франциягә барып ирешкәч,француз посолы Жан Нико тәмәкене “яхшы кәеф булдыручы, теш һәм баш авытудан дәва “ дигән төшенчәсен керткән.

1 сорау: Ә тәмәкене сату бездә  кайчан рөхсәт ителгән?

Укыт.: 1697 елны Петр 1 халыкка тәмәке сатуны рөхсәт итә. Үзе дә Голандиядә булып кайтканнан соң, танылган тәмәкечегә әйләнә. Ул үзенең тәмәке төтене белән ничек  агулануын аңламый.

Укытучы: Дөрес, тәмәкене тарта башлау белән аның нинди зыян китерүен тиз генә аңлап булмый шул.  Сүзне табибка бирик әле. Ул безгә тәмәкенең организмга зарарын турында сөйләп китер.

Табиб: Тәмәке тарту хәзерге җәмгыятьнең  эпидемияле авыруы ул.

Ә хәзер тәмәке тартуның зыянын этаплап үтик әле. ( кулына тәмәке ала) Тәмәке эчкә суырып алганда, тәмәкенең очындагы температура 600 градуска җитә.Югары температура ватытында папирус кәгазендә агулы матдәләр барлыкка килә: никотин, аммиак,синиль кислотасы. Тәмәке төтенедәге газ һәм каты хәлдәге матдәләр, тамак, трахея, бронх һәм үпкәнең майлалы тышчасын ялкынсындыралар. Системалы рәвештә тарту, бу тышчаларда хроник авырулар китереп чыгара. Бу лайлалы тышча йөткерү , какырулар белән , организмны саклар урынына  тышка чыга.

Йөрәк тагын да зур зыян күрә: тәмәке составындагы никотин канга күчеп, кан тамырларының кысылуына китерә. Тәмәке тартучының йөрәгенә күбрәк авырлык бирелә: минутына 140-150 тибеш булырга мөмкин. Ә тәмәке тармаучының бу вакытта бары 86-100 тибеш кенә күзәтелә. Нерв системасы эштән чыга дип әйтсәк тә ялгыш булмас, чөнки баш миенә кислородка ярлы булган кан керә, хәтер начарлана, еш баш авырта башлый. Ашкайнату системасында исә, эчәкләрдә авырту, кысасы килү күренешләре күзәтелә. Тартучылар арасында 98% ашкайнату органнарында язва авырулары барлыкка килә. Ә яшүсмерләр өчен бу тагын да куркыныч, җитлегеп тә җитмәгән организм зарарлана: буйга үсмәү, начар ишетү,күз күреме начараю һ.б. Алар укуда артта баралар, укучылар өчен бирелгән кагыйдәләрне үтәмиләр. Ә тәмәкегә бәйләнеше булган кеше янында аракы һәм наркомания дигән афәтләр дә ерак йөрми. Алкологик һәм наркоманнар арасында 85% кеше тәмәкече дип исәпләнелә.

2 сорау: Тәмәке сулыш, ашкайнату органнарына гына тәэсир итәмени?

Табиб: Тәмәке сидек каналларына, ашказаны асты бизенә дә тискәре йогынты ясый. Ул рак авырулары килеп чыгуга да сәбәпче. 40 яше тулган ирләрдә сидек каналларында рак авыруы барлыкка килергә мөмкин. Бу күрсәткеч ирләрдә хатын-кызларга караганда 4 тапкыр күбрәк күзәтелә. Күп тәмәке тарткан кешеләнең барлыкка килгән хлорид кислотасы ашказанының саклагыч лайласын ашый…Авыртулар берничә минуттан сәгатьләр буе дәвам итәргә мөмкин. Тәмәке ашказанында барлыкка килгән җәрәхәтләрне төзәттерми, бары яңарта гына… Ә авырлы хатын-кызлар өчен бу искиткеч куркыныч фактор булып тора. Булачак ана әле бу дөньяга аваз салырга да өлгермәгән баласын карынында ук агулый, андый аналарның балалары күпчелек очракта җитлегеп тумыйлар, гарипләр саны бик күп була.Ә әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыяны әйтеп бетргесез.

3 Сорау: Тышкы кыяфәтенә карап тәмәке тартмаучы кешене тартучыдан аерып буламы?

Табиб:

·         Теле әшәке саргылт төс белән каплана

·         Тешләре саргая, теш эмале бозыла, авыздан начар ис килә

·         Иртә җыерчыклар барлыкка килә

·         Тәне саргылт төскә керә

·         Тырнаклары саргая

4 сорау: Тәмәке тартуга кешеләрне нәрсә этәрә соң?

Психолог: Әйдәгез бу теманы болайрак аңлатыйк әле.  Егетләрне уртага чакырыйк. Менә сезнең 3 егез тәмәке куллана, ә берегез кулланмый дип алыйк. Тәмәке тартмаучы иптәшегезне уртага кертәбез, ә сез аның янында тарта башлыйсыз. Бермәлгә кәеф күтәрелә, ачыктан-ачык сөйләшүләр, шаяру-көлүләр тартмаучы иптәшегездә кызыксыну уята,  арада берсе: “Әйдә, көйрәтеп җибәр, компания өчен”- дигән сүз дә әйтеп ташласа, җитмәсә бушка затлы сигаро да тәкъдим итсә, тәмәке җәтмәсенә эләгүең бик  ихтимал.

Укыитучы: Мин синең белән тулысынча килешәм. Яшьләр арасында мин сораштырулар үткәрдем.

1.Зурлар кебек буласы килү. Тәмәке тартмаучы гаиләләрдәге балалар арасында 25%, ә тартучы гаиләләрдә 50 % тәмәке тарту очраклары теркәлгән.

2.Күп балаларда тәмәке тарту кызыктыра, нәрсә икәнлеген белеп карыйсы килә.

3.Тәмәке тартуны гадәт дип санау да , аның белән бәйләнеш барлыкка китерә.

5 сорау: Ә шулай да, мондый компанияләрдә булып та, тартмаучы кешеләр байтак бит...

Психолог: Әйе. Бу кешеләрнең ихтыяр көче бар, алар нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнлеген яхшы аңлыйлар, мондый кешеләрне тормышта якын иптәш итеп алмыйлар. Яки шундый кешеләр белән очрашканда берәр кызыклы темага тукталалар, сүзне икенчегә борып, “Башка вакытны инде, рәхмәт”дип бу темадан тиз генә “шуышалар”, бу компаниядән үз вакытында читләшәләр.

Эколог: Халыкта шундый әйтем бар: “Бер кеше тарта-бар кеше дә  авырый”. Тәмәке тартучының организмында, никотинның ¼ өлеше генә, тагын ¼ өлеше тәмәке төпчегендә тотылып кала.Ә ярты өлеше тарта торган урында эленә. Әгәр тәмәке тартмаган кеше бу урында бер сәгать торса, ул 4 тәмәке тарткан кадәр агу алачак. Ә тәмәке составындагы радиоактив свинец һәм висмут балаларга бигрәк тә  күп зыян сала: баланың аппетиты начарлана, еш көйсезләнә,бәйләнә, тиз аручан була.

Статистикага күз салсак, җир шарында ел буена 12 биллион тәмәке һәм сигарет тартыла. Тәмәке төпчеген җыйсаң,ул 2 520 000 тоннага җитә. Атмосферага ел саен, 720 т синиль кислотасы, 384 000 т аммиак, 108 000 т никотин, 600 000 т дегет һәм 55 000 т сөрем газы чыгарыла. Тормышта тәмәке аркасында күпме янгыннар чыгып тора, күпме үлем очраклары теркәлә.

Укытучы: Кешеләр арасында шундый сүз бар: пассив тартучы-Кем соң ул?

Эколог: Үзе тартмаучы, ә тәмәке тартучылар янында еш булучы кеше. Ул да тәмәке таручы белән бергә агулана.

Укытучы: Рәхмәт Сезгә. Кибетчеләр тәмәкенең сатылуы турында күбрәк беләләр. Сүз сәүдә хезмәткәренә бирелә.

Кибетче: Безнең илдә тәмәкене 18 яше тулмаган кешеләргә бирмәскә закон кертелгән. Мин матбугат битләреннән Тайванда 18 яшенә җитмәгән кешеләргә  тәмәке тарту тыелган. Әгәр кагыйдә бозылса, 215 доллар штраф карала.

Укытучы: Ә безнең илдә эшләнгән һәм чит илдән кертелгән сигаретлар арасында аерма бармы?

Эколог: Икесе дә дәүләт тарафыннан тикшерү үтә, әгәр бер сигаретта 1,3 мг никотиннан артык булса, ул сатуга бөтенләй чыгарылмый.

Укытучы: Тикшерүләр дә күп нәрсәне раслый. Социаль хезмәткәр нәрсә туплаган икән бу турыда.

Социаль хезмәткәр:  Тәмәке сөреме белән, 225 000 кеше йөрәк авыруыннан, 100 000 – үпкә , 20 000 кеше сулыш алу органнары авыртудан һәлак була. Европа ел саен 800 000 кеше белән хушлаша - бу ел дәвамында көн саен 6 авиакатастрофага тиң. Тикмәгә генә халыкта 1 никотин атны үтерә дигән әйтем йөрми.

Укучы: Мин Интернеттан түбәндәге мәгълүмат алдым: “ Франциядә тәмәке тарту модасы чыгып бара. Тәмәке компанияләре үзләренең ватаннарында популярлык бетеп безгә килеп керәләр”.  “Татарстан яшьләре” газетасында тәмәке тартучы кешенең авырулар белән авыру авыру очраклары 70 % ка күбрәк икәнлеге язылган иде.

Укытучы: Сезнеңчә, тәмәке тарту һәм спорт бер-берсе белн нинди бәйләнештә?

Спортсмен: Исәнмесез! Сәламәтлек белән спорт берничек тә бергә туры килә алмыйлар. Спортсменарга тарту бөтенләй тыела, чөнки тәмәке тартканнан соң, 10-15 минуттан мускуллар көче 15% ка кими. Атаклы вратарь Вячеслав Третьяк болай ди: “ Тәмәке тарту спорттагы гомереңнең яртысын югалту дигән сүз. Спортсменның тормышында тәмәке дигән сүз булмаска, кулланылмаска тиеш.”

 Кешенең тышкы кыяфәтенә карап , бу тәмәке тартучы кеше дип әйтеп буламы?

Спортсмен: Әйе, була. Ләкин бу күп тарткан кешедә ныграк сизелә. Теш эмалетаркалу, тешләрдәге саргылт төс, тырнаклар саргаю, тиренең иртә картаюы-болар тәмәенең “эшләре” инде.

Укучы: Ә тәмәкедән дару бармы?

Фармацевт: Хәзерге вакытларда аптекаларда никотинлы чәйнәү мендәрчекләре “Никоретте” бар. Ләкин бу препарат тәмәке тартуны берникадәр вакыт кына бастырып тора ала. Әгәз син чынлап та, тартуны ташларга җыенган соң икән, ташлап була. Кешедә теләк иң кирәкле алымнарның берсе, үз-үзеңне җиңәргә өйрәнергә кирәк.

*      Уйлап карагыз әле, тәмәке тартмаучы кеше үзендә нинди рәхәтлекләр тоя.

*      Көн саен каян тәмәке алырга дигән уй булмау

*      Гомереңнең 10-20 елга озынаюы

*      Сезнең тышкы кыяфәтегез күпкә  әйбәт якка үзгәрәчәк

*      Якыннарыгызны тәмәке сөреме белә агуламаячаксыз

*      Сез буш вакытыгызны спорт белән шөгәлләнеп, дискотекаларда биеп, өстәл артында дусларың белән чәй эчеп үткәреп була...

*      Ә сигаретка дигән акчаны җыеп, якыннарыңа бүләк алып бирсәң, бу супер , минемчә.

Җир-Ана: Кеше дигән зат!

Бермәлгә Син туктап ал һәм уйлан-Нинди матур бу җиһан! Кешегә рәхәтлек алу өчен күпме мөмкинлекләр яшеренгән монда-яраткан кешеләрең булу, театр, кино, спорт, яраткан һөнәрең...! Кеше үз-үзенә бәхетне чокый, яңгырдан соң салават күпере балкыган кебек, уңышсызлыклар артында да матур тормыш, матур киләчәк ята. Кешегә гомер бер генә бирелә, шул бер гомерне матур итеп яшәп, үзеңнән соң матур киләчәк калдыру-шул бәхет түгелмени инде ул!...

 

Тест «Синең яшәү рәвешең».

Физик активлык төрләре

Балларда билге

регуляр

Регуляр түгел

Бөтенләй эшләмим

1.

Иртәнге  гимнастика.

10

7

0

2.

Мәктәпкә җәяү барам һәм кайтам

10

6

0

3.

Мәктәптә физкультура

10

5

0

4.

Секция

30

10

0

5.

Ял көннәрендә экскурциядә булу

15

7

0

6.

Чыныгу

5

3

0

7.

Спорт ярышларында катнашу

10

5

0

8.

Өйдә физик эш эшләү

5

3

0

Штраф очколар (бар суммадан алына):

    • тарту– 10 балл;
    • зспиртлы эчемлекләр куллану– 10 балл;
    • көндәлек режимны сакламау  – 5 балл;
    • ашау режимын сакламау– 5 балл.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сыйныф сәгате "Тәмәкенең кеше өчен зарары""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Художественный руководитель

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 508 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.11.2016 2440
    • DOCX 64.5 кбайт
    • 30 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гилмутдинова Гульнара Вакифовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6403
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 118 человек из 42 регионов

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 90 человек из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 118 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 217 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 547 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы взаимодействия образовательной организации с семьями обучающихся

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Мини-курс

Психоаналитический подход: изучение определенных аспектов психологии личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Общие понятия и диагностика антивитального поведения

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Цифровая трансформация в управлении и информационных технологиях

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Совместимость современных ценностей и классической поэзии

Перейти к трансляции