Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Сыйныф сәгате. Тормыш матур - күрә белсәң.

Сыйныф сәгате. Тормыш матур - күрә белсәң.

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Сыйныф сәгатенең темасы:

«Тормыш матур – күрә белсәң,

Тормыш – матур – яши белсәң»

Башкарды: МБОУ “Рус-татар урта

гомуми белем бирү мәктәбенең”

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Исмәгыйлова Р.Т.

Тема: «Тормыш матур – күрә белсәң, тормыш матур – яши белсәң».

Максат: Укучыларны өстәмә белем чыганаклары ярдәмендә актив танып белү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларда тормышта дөрес юнәлеш алуны формалаштыру.

Укучыларга саулыкларын сакларга өйрәтү.

Җиһазлау: “Тормыш матур – күрә белсәң, Тормыш матур – яши белсәң”, “Наркотикларга урын юк!” дигән темага әзерләнгән плакат-рәсемнәр, газеталар, стендлар, бөек язучыларның портретлары, презентация.

План:

1. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Укучыларда активлыкны арттыру өчен психологик күнегүләр ясату.

3. Оештыру моменты.

Укытучы.

Сау кешегә таң да атты,

Елмаеп кояш көлде.

Җир –анабызны сәламләп,

Җылы нурларын сипте, дип мин бугенге класс сәгатебезне башлап җибәрәм. Ә аның мәгънәсен тагын да тулыландырыр өчен мин аны “Тормыш матур күрә белсәң, тормыш матур яши белсәң” - дип атыйм.

- Укучылар, әйтегез әле сез менә бу акыллы сүзләрне ничек аңлыйсыз? “Матур тормыш”, - дигән мәгънәдә нәрсә анлыйсыз?

Укучыларның җаваплары.

- Матур тормыш ул, сәламәтлек, тыныч тормышта яшәү.

Укытучы.

- Әйе, сез бик дөрес әйттегез, бик матур фикерләр. Чыннан да, матур тормыш дигән мәгънәгә без әти-әниләребезнең янәшәдә булуын, сау-сәламәт яшәвебез, ил тынычлыгын, яман гадәтләрсез яшәвебезне әйтәбез. Әйтегез әле, яман гадәтләргә нәрсәләр керә?

Укучыларның җаваплары.

- Наркомания, эчкечелек, тәмәке турту

Укытучы.

- Дөрес әйтәсез укучылар, яман гадәтләргә без наркомания, эчкечелек, тәмәке туртуны кертәбез. Мин сезнең белән тулысынча килешәм. Ә хәзер укучылар, бу начар гадәтләр турында мин сезгә мәгълүматлар биреп китәм. Нәрсә соң ул наркомания? “Наркотик” грекчадан тәрҗемә иткәндә оеп калу, сәламәтлек какшау дигәнне аңлата. Наркотик матдәләр кеше организмын тулысынча үзтәртә, зарарлый.

Онытмагыз!

Кара болыт каплый күкне

Киләчәкләр таркала...

Бу фаҗиганең исеме бар-

Наркотик дип атала.

Кемнәр соң ул бәхетсезләр

Ни өчен икән алар,

Ялган кәнәгатьлек эзләп

Энәгә утыралар.

Япь-яшь кызлар-егетләрнең,

Яшәү мәгънәсе бетә.

Якты киләчәкне өзеп

Наркотик алып китә.

Кайгы-хәсрәткә сала

Алар бит якыннарын.

Онытмагыз бу дөньяда

Үтергеч агу барын.

- Укучылар сез бу шигырьдәге фикерләр белән килешәсезме?

Укучыларның җаваплары.

- Әйе, килешәбез.

Укытучы.

- Әйе, килешәбез укучылар. Чөнки монда дөрес сүзләр язылган. Хәзер менә бу слайдка игътибар итик әле. Монда, “Бәхетле наркоман булмый”,-дигән. Минем уйлавымча бу дөрес сүзләр. Чөнки наркомания белән шөгыльләнгән кешеләрне мин бәхетсез дип әйтер идем. Аларның ышанычлы дуслары бетә, сәламәтлекләре, нервлары какшый. Алар дөньяның матурлыгын күрмиләр, үз дөньялары белән яши башлыйлар.

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы еллардв безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә билгеле. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алп бармасак, кешелекнең килзчзгенә балта чабылачак.

  • Бүген Россиядә күпме наркоман бар?

- Бүген Рәсәй буенча исәпкә алынган наркоманнарның саны 343,2 мең;

- 90нчы елларда рәсәйдә “наркомания” диагнозлыларның саны бер ел эчендә генә дә 25% ка җиткән, соңгы елларда бу күрсәткеч - 0,5;

- узган елның ноябрь аенда Россия Федерациясендә ФСКН көче белән 80 тонна наркотик, шул исәптән 1,8 тонна героин алынды.

Наркотикларга каршы укучылар без үзебездән нинди көч куя алабыз?

Укучыларның җаваплары.

- Начар гадәтле кешеләр янында йөрмәскә, спорт белән шөгыльлләнергә тиешбез.

Укытучы.

- Нәкъ шулай укучылар, сез бик дөрес фикерләр әйттегез.

Наркомания ул - укучылар шулай ук тагын үзенә начар гадәтләр өсти.

Аларга:

1. Спиртлы эчемлекләргә бәйлелек, ягъни эчкечелек.

2. Төрле наркотик матдәләр куллану.

3. Тәмәкегә бәйлелек.

Менә, тәмәке дидек. Тәмәке турында үз фикерен Мефистофель Фауст болай дигән:

Әрекмән түгел ул,

Бер мәртәбә тартып караган кеше,

Аны ташламый инде...

Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

Укучыларның җаваплары.

- Бер мәртәбә тәмәке таоткан кешенең, тагын тартып карыйсы килә, вакытлар үткән саен ул аннан башка яши алмый башлый.

Укытучы.

- Әлбәттә укучылар, мин сезнең фикерләрегез белән килешәм. Сезгә аның турыда тагын берничә мәгълүмат биреп китәм. Тәмәке тартучы кеше үз организмын гына түгел, ә бәлки әйләнә-тирәдәгеләрне дә агулый. Бер папирос төтенендә егермегә якын агулы матдәләр була. Шуларның иң көчлесе – никотин. Биш папиросның никотины – кроликны, ә йөз папиросныкы – атны үтерә, чәчәкләр сула... Экрандагы алмаларның сезгә кайсы матуррак тоела?

Укучыларның җаваплары.

- Кызылы, чөнки ул матуррак, ачыграк.

Укытучы.

- Чыннан да укучылар кызылы бик матур һәм тәмле күренә. Чөнки һәр сигарет тәмәке тартучының гомерен 8-15 минутка кыскарта. Алар арасында, башка кешеләргә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар – 2-3 мәртәбә, үпкә рагы белән – 15-30, стенокардия белән авыручылар 13 мәртәбә күбрәк очрый. Шулай ук алар арасында инфаркт – 12 мәртәбә күбрәк була. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә тын юллары кысыла, шул сәбәпле тын алу кыенлаша, алга таба үпкәдә – туберкулез һәм рак авыруы, кан юллары кысылып, аякта гангрена башланырга мөмкин.

-Без тагын бер яман гадәтне әйтеп үткән идек, ул эчкечелек.

Шәрабны күңел ачу өчен эчсәләр дә, ул шатлыкка караганда, күбрәк кайгы китерә” И.П.Павлов. Бу фикер белән сез килешәсезме укучылар? Моның мәгънәсе нидән гыйбарәт? Әйдәгез сезнең фикерләрне дә тыңлап үтик.

- Бик дөрес әйтәсез укучылар, мин сезнең белән килешәм. Сезнең фикерләрегезне тулылындырам.

Эчкечелек белән күп мавыксаң:

Кешенең нерв системасын ярсыта, организмда матдәләр алмашын боза, эшкә сәләт кими, хәтер начарлана, хуҗа була алмый, бавыр зарарлана. Хәмер куллану ашказаны эшчәнлеген боза, исерткеч эчемлек хлорид кислотасы күләмен арттыра. Бу майлы ризыкларны эшкәртүгә комачаулык тудыра. Эчкеченең ялы ял булмый, исерткеч эчемлек тәэсирендә баш миенең эшчәнлеге бозыла. Сыра составында йөрәк эшчәнлегенә тискәре тәэсир итүче кобальт, мышьяк, бакыр бар.

Эчкечелек – вәхшилекне барлыкка китерүче, ул борынгы заманнардан ук кешелеккә үтерегеч һөҗүм ясый һәм яшьлегенә киртә куеп, көчсезләндереп, көч-куәт бетереп, кешеләрнең иң яхшыларын юкка чыгара”, дигән (Д. Лондон).

- Бу яман гадәтләргә каршы тору өчен кешедә булырга тиешле төп сыйфатлар:

1. Ихтыяр көче;

2. Түземлелек;

3. Үз-үзеңә ышаныч.

Бу фикерләрне тулыландырып, шуны әйтәсе килә укучылар “Көчле рухлылар гына максатларына ирешә, түземнәр генә бәхеткә лаек...”

Сез бу фикерләр белән килешәсезме укучылар?

Укучыларның җаваплары.

Укытучы.

  • Нәкъ шулай укучылар. Менә укучылар көчле рухлылар дидек. Сез көчле рухлы, максатларына ирешкән кешеләрдән кемнәрне китерә аласыз?

Укучыларның җаваплары.

- Фәнис Яруллин, Рәниф Шәрипов.

Укытучы.

- Фәнис Яруллин – кем ул? Аның ихтыяр көче кайда чагыла?

Укучыларның җаваплары.

- Ул Татарстанның атказанган язучысы.

Укытучы.

- Әйе, дөрес. Ләкин мин сезнең фикерләрегезне тулыландырам. Фәнис Яруллин 1938нче елның 9 февралендә Баулы районы Кызыл Яр авлында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. 1957нче елда аны армия сафларына алалар. Шулай ук ул анда спорт белән шөгыльләнә. Ләкин кызганычка каршы ул турникта шөгыльләнгәндә ялгыш егылып төшә һәм умыртка баганасын имгәтә. Аннан соң ул хастаханәгә эләгә. Шунда ул үзенең беренче шигырьләрен иҗат итә. Мин сезгә аның бик матур бер шигырьләреннән берсен укып үтәм:

Әй, шигърият!

Әй, шигърият! Нинди кодрәтле син,

Берни лә юк сиңа тиңләрлек.

Синсез каян көчләр алыр идем,

Җиде катлы күккә менәрлек.

Йөрәгемдә син яшәгән чакта

Мин сәламәт, мин хөр, мин көчле.

Яшик әле мәңге бергә-бергә.

- Тагын бер ихтыяр көчле, бөек шәхес ул Рәниф Шәрипов. Ул 1950нче елның 30нчы маенда, Кукмара районының кечкенә генә татар авылында туа. Аның әтисе фронтта вафат була, барлык авырлык әнисе җилкәсенә төшә. Рәниф Шәрипов укырга ярата торган була. Шуңа да әнисе аңа төрле балалар гәҗите ала торган була. 1961Нче елда агың әнисе дә үлә һәм Рәниф Шәриповны Арча районының балалар бакчасына җибәрәләр. Анда ул 10 сыйныф белеме ала. 1968Нче елда аны армия сафларына алалар. Ул Төняк флотта сигнал бирүче булып урнаша. Аның тырышлыгын күреп корабль капитаны Рәниф Шәриповны сигнал бүлегенең командиры итеп билгели. Төняк флотта ул салкын тидерә һәм аның буыннар сызлый башлый. Тора-бар ул йөри алмаслык дәрәҗәгә җитә. Ул бик күп операцияләр ясата, ләкин файдасыз.

Карый, мескен, ышанмыйча...

Карый, мескен, ышанмыйча,

Таяк атканны көтеп.

Өмет өзгән кешелектән

Хужасыз урам эте.

Карама син үпкә белән,

Кайгым да минем күп.

Кит! Карама! Үз-үземә

Хужасыз мин синең күк.

Зарланма язмышка, дускай,

Була төрле хуҗалар.

Чылбырын чәйнәп елаган

Йорт этләре жирдә бар.

- Ә хәзер әйдәгез әле укучылар сәламәтлек турында алган мәгълүматларны туплап, СӘЛАМӘТЛЕК сүзеннән сүзләр ясыйбыз.

Укучыларның җаваплары.

- Сал, сәлам, ат, ак, аләм, сәке һ. б.

Укытучы.

- Адәм баласы сыналыр өчен яратылган. Шушы сынауларны, каршылыкларны җиңеп чыгарга көч тапканнар – көчле рухлылар. Фәнис Яруллин, Рәниф Шәрипов, Гакыйль Сәгыйров, Раушания Арсланова әнә шундый көчле рухлы, язмышларга буйсынмас шәхесләр. Көчле рухлылардан үрнәк ал, Тормышның кадерен бел һәм ярат!

- Укучылар , сыйныф сәгатебезне тәмамлап шуны әйтәсем килә. Сез әле яшь буын, милләтебез киләчәге сезнең кулда. Мондый начар гадәтләр: наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту белән шөгыльләнмәгез. Алар яхшылыкка илтми. Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Сәламәт булыгыз!

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 07.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров46
Номер материала ДБ-243021
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх