Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Рабочие программы / 1 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш прграммасы(2сәг.)

1 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш прграммасы(2сәг.)

  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:


Каралган” “Килешенгән” “Раслыйм”

МБ җитәкчесе Милли белем һәм тәрбия бирү Мәктәп директоры

_________/ Э.А.Хөсәенова буенча директор урынбасары _______Н.А.Рябцова

МБ утырышы беркетмәсе №1 __________/ М.А.Альтапова Приказ № 287

22 август 2016 ел “22август 2016 ел “ 24” август 2016 ел











Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми

белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы

Хөсәенова Энҗе Абрам кызының

1В сыйныфының рус төркеме өчен әдәби укудан эш программасы



























2016 - 2017 нче уку елы


Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Төп гомуми белем бирү оешмасының Федераль дәүләт белем бирү стандарты.

2.. Федераль укыту-методик оешмасы карары белән 2015ел. 8апрелендә кабул ителгән №1-15 төп гомуми белем бирү оешмасының үрнәк уку программасы;

3. .”Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең төп уку программасы;

4. “Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016- 2017нче уку елына укыту планы.

5. Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы” турындагы нигезләмәсе


Уку предметының укыту планында тоткан урыны

Фән өлкәсе – филология

Елга: 66 сәгать

Атнага: 2cәгать

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;

  • кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;

  • гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;

  • алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • әдәби әсәрне дөрес аңлап уку;

  • дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;

  • үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;

  • әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

  • план буенча эшли белү;

  • үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;

  • үзанализ һәм үзбәя булдыру.


Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

  • нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

  • үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;

  • килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;

  • төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

  • өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;

  • текст буенча сораулар бирә белү.

Предмет нәтиҗәләре:

  • Дәреслек белән дөрес эшләргә, укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү;

  • әйтмә” һәм “язма” сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү;

  • авазларны дөрес әйтергә, хәрефләрне дөрес язарга өйрәнү;

  • орфоэпик дөрес, аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга , куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү;

  • калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә өйрәнү;

  • предметны , предметның билгесен һәм хәрәкәтен белдерүче сүзләрне аерып таный белү һәм сөйләмдә дөрес куллану;

  • сайланган эчтәлек буенча сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогарны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү;

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый

  • белү;

  • укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.


Укыту предметының эчтәлеге

  1. Әйдәгез, танышабыз!

Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. Исәнләшү сүзләре. Әңгәмәдәшеңнең хәлен сорау . Әңгәмәдәшеңнең яшәү урыны. Үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итү. “Теремкәй” әкияте. Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорау, җавап бирү.

  1. Урман дусларыбыз

кыргый хайваннар, кошлар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Кыргый хайваннарны, кошларны сурәтләүче сыйфатлар. Спорт бәйрәме. Кем беренче килә?

  1. Мәктәптә

Уку-язу әсбапларының исемнәре. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы Уку-язу әсбапларын үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү, кирәклеген әйтү. Мәктәптәге уку хезмәте төрләрен атау, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын хәбәр итү. Предметларның урынын белдерүче сөйләм үрнәкләре (китап өстәлдә).

  1. Йорт хайваннары һәм кошлары.

Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре. Кем кая бара? Акбай турында текст. Кая? кайда? кайдан? сораулары белән микродиалоглар. Минем этем (песием) бар. “Тыныч йокы” шигыре.

  1. Бакчада, базарда

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Аларны сорап алу. Бакчада нәрсә үсә? Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтү, дустыңнан сорау. “Шалкан” әкияте. Бакчадагы эшләр. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү.

  1. Кыш

Кыш билгеләре, кышкы һава торышы. Яңа ел бәйрәме. “Кыш бабай” шигыре. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтү. Кышкы уен төрләре, уенга чакыру. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгы, юклыгы. Чана шуам, тауда шуам төзелмәләре.

  1. Сәламәт бул!

Тән әгъзаларының исемнәре. Кайсы җирең авыртканын сорау, хәбәр итү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү. Шәхси гигиена предметларының исемнәре, аларның барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Аларны сорап алу. “Йомшак су, йөгерек су” шигыре.

  1. Безнең гаилә

Гаилә әгъзаларының исемнәре. Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигыре. Үз гаиләң турында сөйләү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорау. Язгы көнне сурәтләү. Ф. Кәримнең “Яз җитә” шигыре. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтү. 8нче Март – әниләр бәйрәме. Бәйрәм белән котлау. Кемгә бүләк бирүне хәбәр итү. Тәмле сүзләр.

  1. Кунакта

Кунакларны каршы алу, аларны табынга чакыру. Татар халык ашларының исемнәре. Ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне белдерүче сөйләм үрнәкләре. Туган көн турында сөйләү, туган көн белән котлау. “Туган көн – зур бәйрәм” шигыре.

  1. Кибеттә

Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә. Ашамлыкларның исемнәре. Нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтү, кибеттә сатып алу. Мин пычак белән кисәм. Мин кашык белән ашыйм төзелмәләре. Киемнәр. Киемнәр кибетендә. Киемнәрнең исеме, төсе. Нинди кием кигәнеңне әйтү. Нинди? соравын киемнәргә карата куллану.

  1. Шәһәрдә

Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Татарстан шәһәрләре исемнәре. Мин автобуста (..., ... транспортта) барам. Кем кая бара?


  1. Җәй

Җәй билгеләре. Җәйге ял. Г. Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигыре. Сабантуй - күңелле бәйрәм. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыру. Бәйрәмдә нишләгәнеңне хәбәр итү.



Контроль эш:

  1. Текст өстендә эш “Аю Әппәс”






































Тематик планлаштыру

  

Төп темалар

Сәгать саны

Укыту эшчәнлегене төрләре

1

Әйдәгез, танышабыз!

8

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыру, хәлен сорау. Исәнләшү сүзләрен дөрес куллану. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорау һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итү.

Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорау, җавап бирү. Бергә уйнарга чакыру.

2

Урман дусларыбыз

6

Кыргый хайваннарның исемнәрен атау, санын әйтү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтү, аларны сурәтләү.

3

Мәктәптә

8

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтү, үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү, кирәклеген, санын әйтү. Мәктәптәге уку хезмәте төрләрен атау, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын хәбәр итү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә).

4

Йорт хайваннары һәм кошлары

4

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен өйрәнү, саннап күрсәтү, яшәү урынын белү.

5

Бакчада, базарда

4

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтү, аларны сорап алу. Бакчада нәрсә үскәнен атау , нинди эшләр эшләгәнеңне сөйләү.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтү, дустыңнан сорау. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү.

6

Кыш

6

Кыш билгеләрен сурәтләү, сорау, һава торышын тасвирлау. Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын сөйләү. Кышкы уен төрләрен әйтү, уенга чакыру. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны хәбәр итү.

7

Сәламәт бул!

6

Тән әгъзаларының исемнәрен белү, кайсы җирең авыртканын сорау һәм әйтү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен белү, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтү, аларны сорап алу.

8

Гаилә, өйдә булышу

6

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атау, үз гаиләң турында сөйләү, иптәшеңә гаиләсе турында сораулар бирү. Язгы көнне сурәтләү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтү. 8 нче Март – әниләр бәйрәме турында сөйләшү. Бәйрәм белән котлау. Кемгә бүләк бирүне хәбәр итү. Бәйрәм белән котлау үрнәген өйрәнү, кемгә бүләк бирүне атау.

9

Кунакта

4

Кунакларны каршы алу, аларны табынга чакыру. Татар халык ашларының исемнәрен өйрәнү. Ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне белдерүче сөйләм үрнәкләрен куллану. Туган көн турында сөйләү, туган көн белән котлау.

10

Кибеттә

4

Ашамлыклар исемнәрен белү ,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтү, кибеттә ашамлыклар сатып алу өчен кулланыла торган сөйләм үрнәкләрен өйрәнү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне хәбәр итү.

11

Без шәһәрдә яшибез

4

Нинди республикада яшәгәнеңне белү, Татарстан шәһәрләре исемнәрен өйрәнү. Нинди транспортта барганың турында хәбәр итү, иптәшеңнән сорау.

12

Җәй

6

Җәй билгеләрен атау. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыру, бәйрәмдә булган уен төрләрен атау.



Укыту-методик комплекты

 


Хәйдарова Р.З., Малафеева Р.Л. «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»

(1 – 11нче сыйныфлар). – Казан, 2011.


Укытучы өчен методик кулланмалар:

Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан “ Набережные Челны ,2006.


2006

Набережные Челны


2


Фән hәм мәктәп”,”Мәгариф” җурналлары



3

Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Л.Ә. Гыйниятуллина

Диск. “Күңелле татар теле”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”


2013

Татармультфильм”


4


Диск “Габдулла Тукай”, Татарстан



5

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов “Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре”


2010

Мәгариф

Укучы өчен кулланмалар:

Контроль-тикшерү материаллары: Электрон кулланмалар:

Интернет ресурслар:

http://www.edu.tatar.ru

http://www.tatmedia.com

http://www.tatar.ru

http://www.selet.biz/

http://www.tatar.com.ru

http://www.kltaphane.tatar.ryu

http://www.matbugat.ru

http://www.belem.ru

























 Календарь-тематик план


Төремкәй” әкияте

1



12

Спорт бәйрәме.

1



13

Кем беренче килә?

1



14

Г. Тукай. «Эш беткәч уйнарга ярый»

1



Мәктәптә(8с)

15

Уку-язу әсбапларының исемнәре.

1



16

Төсләр.

1



17

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы

1



18

Уку-язу әсбапларын үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү, кирәклеген әйтү.

1



19

Мәктәптәге уку хезмәте төрләрен атау, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын хәбәр итү.

1



20

Предметларның урынын белдерүче сөйләм үрнәкләре (китап өстәлдә).

1



21

Бу тататр теле дәресе. Рәсем буенча хикәя.

1



22

«Без язабыз» шигыре

1



Йорт хайваннары һәм кошлары(4с)

23

Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре.

1



24

Кем кая бара?

1



25

Акбай турында текст. Кая? кайда? кайдан? сораулары белән микродиалоглар. Минем этем (песием) бар.

1



26

Тыныч йокы” шигыре.

1



Бакчада, базарда(4с)

27

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Аларны сорап алу..

1



28

Бакчада нәрсә үсә? Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтү, дустыңнан сорау

1



29

Шалкан” әкияте.

1



30

Бакчадагы эшләр. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү.

1



Кыш(6с)

31

Кыш билгеләре, кышкы һава торышы.

1



32

Яңа ел бәйрәме. “Кыш бабай” шигыре.

1



33

Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтү.

1



34

Кышкы уен төрләре, уенга чакыру.

1



35

Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгы, юклыгы.

1



36

Чана шуам, тауда шуам төзелмәләре.

1



Сәламәт бул!(6с)

37

Тән әгъзаларының исемнәре.

1



38

Кайсы җирең авыртканын сорау, хәбәр итү.

1



39

Сәламәт булу өчен, киңәшләр.

1



40

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү.

1



41

Шәхси гигиена предметларының исемнәре, аларның барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Аларны сорап алу.

1



42

Йомшак су, йөгерек су” шигыре.

1




Гаилә, өйдә булышу. Яз (6с)

43

Гаилә әгъзаларының исемнәре.

1



44

Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигыре.

1



45

Үз гаиләң турында сөйләү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорау.

1



46

Язгы көнне сурәтләү.

1



47

Ф. Кәримнең “Яз җитә” шигыре. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтү.

1



48

8нче Март – әниләр бәйрәме. Бәйрәм белән котлау. Кемгә бүләк бирүне хәбәр итү. Тәмле сүзләр.

1




Кунакта(4с)




49

Кунакларны каршы алу, аларны табынга чакыру.

1



50

Татар халык ашларының исемнәре. Ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне белдерүче сөйләм үрнәкләре.

1



51

Туган көн турында сөйләү, туган көн белән котлау.

1



52

Туган көн – зур бәйрәм” шигыре.

1



Кибеттә(4с)

53

Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Ашамлыкларның исемнәре. Нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтү, кибеттә сатып алу.

1



54

Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә.

1



55

Мин пычак белән кисәм. Мин кашык белән ашыйм төзелмәләре.

1



56

Киемнәр. Киемнәр кибетендә. Киемнәрнең исеме, төсе. Нинди кием кигәнеңне әйтү. Нинди? соравын киемнәргә карата куллану.

1



Без шәһәрдә яшибез(4с)

57

Шәһәрдә.

1



58

Безнең шәһәр.

1



59

Татарстан шәһәрләре исемнәре.

1



60

Мин автобуста (..., ... транспортта) барам. Кем кая бара?

1




Җәй. (6с.)




61

Җәй билгеләре.

1



62

Г. Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигыре.

1



63

Текст өстендә эш.

1



64

Сабантуй - күңелле бәйрәм.

1



65

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыру.

1



66

Бәйрәмдә нишләгәнеңне хәбәр итү.

1









































 

Тематик планлаштыруга кертелгән үзгәрешләр


Кушымта



Текст өстендә эш


Аю Әппәс


Аю баласы яши икән урманда. Исеме Әппәс булган. Бу аю баласы бик эшчән булган , ди. Әппәс яз көне бакча казыган. Бер түтәлгә кишер чәчкән. Кәбестә дә утырткан.Чөгендер дә утырткан. Кыяр да утырткан. Помидор белән шалкан да үстергән ул.

Көз җиткән. Яшелчәләр өлгергән. Бәләкәй аю аларны җыйган. Чишмә суында юып ашый да башлаган.

-Мәм-мәм-мәм, баллы, тәмле, татлы мәми! –дип сөйләнә икән үзе.


Сорауларга җавап бирегез (Ответьте на вопросы).


1.А1 Бу текст нәрсә турында? (1б)

А2 Бакчада кем эшләгән? (1б)

А3 Аю баласы бакчада нишләгән? (1б)

А4 Аю баласы кайда яшәгән? (1б)

А5 Әппәс бакчада нәрсәләр утырткан? (1б)

 

 

Бәяләү критерийлары:


4-5б- «югары»

3б — «уртача»

2баллдан түбән - «түбән»,  

 



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 09.11.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Рабочие программы
Просмотров31
Номер материала ДБ-334408
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх