Инфоурок Иностранные языки Рабочие программы4 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы (2сәг.)

1-4 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программалары

Скачать материал

Аңлатма язуы

 

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Төп  гомуми белем бирү оешмасының Федераль дәүләт белем бирү стандарты.

2.. Федераль укыту-методик оешмасы карары белән  2015ел.8апрелендә кабул ителгән №1-15 төп гомуми  белем бирү оешмасының  үрнәк уку  программасы;

3. .”Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең төп уку программасы;

4. “Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016- 2017нче  уку  елына укыту планы.

5. Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы” турындагы нигезләмәсе

 

Уку предметының укыту планында тоткан урыны

Фән өлкәсе – филология

Елга: 68 сәгать

Атнага: 2cәгать

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

·                     укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;

·                     татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

·                      әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;

·                      кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;

·                      гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;

·                      алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.

      Метапредмет нәтиҗәләре:

     Танып-белү нәтиҗәләре:

·                      әдәби әсәрне дөрес аңлап уку;

·                      дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;

·                      үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;

·                      әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.

      Регулятив нәтиҗәләр:

·                      дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

·                      план буенча эшли белү;

·                      үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;

·                      үзанализ һәм үзбәя булдыру.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

·                     иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

·                     нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

·                     үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;

·                     килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;

·                     төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

·                     өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;

·                     текст буенча сораулар бирә белү.

 Предмет нәтиҗәләре:

·            Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

·            тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

·            сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

-            программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;

-            дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән    коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;

-            җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

-            тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып,  хикәя төзү;

-            укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

-            үзе, гаиләсе һәм дуслары (мәктәбе, туган җире һ.б.) турында кечкенә информация бирә белү;

-            дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

-           тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонцияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонцияләре белән уку;

-                      укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълуматны аерып ала белү;

-                      кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

-                      укыганда сүзлекләр куллана белү.

 

Укыту предметының эчтәлеге

 

1.                                 Белем бәйрәме

1 нче сентябрь – Белем бәйрәме. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлау. Уку-язу әсбапларының исемнәре, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтү.  Х.Гарданов. “К” хәрефен белегез” шигыре. Р.Миңнуллин. “Үсми калган хәреф” шигыре. Б.Рәхмәт. “Хисап мәсьәләләре”. М. Җәлил. “Көз җитте”.  “Эш урыны” хикәясе. Эш урынында тәртип. Үз эш урының  турында сөйләү. “Контроль эш” хикәясе.  Контроль эштә эш төрләре, алынган билгеләр.  Эчтәлекне сөйләүне бәяләү. Хикәяне үзгәртеп сөйләү. Г.Тукай “Сабыйга” шигыре. Өйрәнелгән әсәрләрнең геройларына характеристика бирү.

2. Туган як табигате

    Җ.Тәрҗеманов. “Табигать китабы” шигыре. Нәрсә  ул табигать? Г.Тукай “Елның дүрт фасылы” хикәясе. Көз билгеләре. Һава торышы. Г.Гәрәеваның  “Көз һәм балалар җыры” шигыре. Дару үләннәре, аларның исемнәре. Б. Рхмәт. “Кошлар киткәндә” шигыре. Безнең якларда яшәүче кошлар. Кошлар турында мәгълүмат, кыш көне кошларга булышу. Г.Лотфи. “Песнәк белән Әнисә”. Кешеләрнең кошларга мөнәсәбәте. Кошлар турында кайгырту. “Очты, очты..” уены. Песнәк – файдалы кош. Җәвад Тәрҗеманов. “Чирик”.  “Без кошларга ярдәм итәбез (проект эше).

     3. Хайваннар дөньясында

     Йорт хайваннарының, кыргый хайваннарның исемнәре. Хайваннар турында табышмаклар. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирү. Әнәс Кари. “Тиен”.  Г. Тукай. “Ташбака белән Куян” әсәре. “Яшел энәле керпе” хикәясе. Керпеләр турында өстәмә мәгълүмат. Хайваннар турында башваткычлар .

         4. Кышкы уеннар

 Табигатьтә кыш билгеләре.  Кышкы уеннар. Урамга уйнарга чакыру, бергә тату уйнау кагыйдәләре. Б. Рәхмәт. “Яңа ел килгәч”. Мәктәптә Яңа ел бәйрәме.  Төрле илләрдә Яңа ел бәйрәме. Спорт төрләре. Син  нинди спорт төрен яратасың? Балалар яратып уйный торган төрле уеннар. Уенга чакыру, уенның вакытын әйтү.   Уенга бару-бармауның сәбәбе. А. Алиш турында белешмә.  “Куян кызы” әкияте. Әкият героена характеристика бирү. “Боз өстендә” хикәясе.

       5.         Минем дусларым.

  Минем дустым бар. Телефоннан әдәпле аралашу. И. Туктар. “Алма” хикәясендәге дуслык мөнәсәбәтләре. Б. Рәхмәт. “Минем дуслар” шигыре. Д.Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. Әсәрдә чын дуслык темасы.  Хикәядәге геройларга характеристика. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Дуска бүләк алу.  Дуслар нинди була?

       6.         Дүрт аяклы дусларыбыз.

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Безнең аларга карата  мөнәсәбәтебез. Р.Мингалимов. “Дөньяда бер эт бар иде”. Дүрт аяклы дусларыбызга игътибарлы булу проблемасы. Шигырьне сәнгатьле уку. Эт (песи) югалтуың турында белдерү язу. Г. Тукай. “Кызыклы шәкерт” шигыренең тәрбияви әһәмияте. Г. Мөхәммәтшин. “Ак песи” хикәясендә дүрт аяклы дусларга мөнәсәбәт. Укылган әсәрләрдәге геройларны чагыштыру, бәя бирү. Р.Батулла. “Чикыл белән Мырый” әкияте.  Проект эше “Дүрт аяклы дусларыбыз”.

     7.  Язгы бәйрәмнәр.

Язгы табигать билгеләре. Һәр ел фасылы матур. 8 Март бәйрәме.  Бәйрәм котлавы язу.  Яз бәйрәме - Карга боткасы. Л.Толстой. “Әбисе белән оныгы” хикәясендә өлкәннәргә карата хөрмәт. М.Газизов. “Рәхмәт” шигыре.  В.Осеева. “Дүрт кыз” әсәре. Әсәр геройларына үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

8.        Татарстан

Минем туган җирем – Татарстан Республикасы.  З. Туфайлованың “Туган ил” шигыре. Татарстанның дәүләт символлары. Казан шәһәре. Татарстан шәһәрләре, елгалары. Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәре, аларның әсәрләре. Татарстан турында хикәяләр,  шигырьләр уку.

9.        Матур җәй җитә.

Җәйге табигать,  җәй  билгеләре. Ш. Галиевның “Җәйге болында” шигырендәге матурлык. Җәй көне кая бару турында сөйләшү. Бакчада җәйге хезмәт. Г. Нәбиуллин. “Урман сөйләшә” шигыре. Р.Корбан. “Җиләктә” шигыре. Татар халык әкияте “Шүрәле”. Иҗади эш “Мин җәйне яратам”.  4 нче курс материалын кабатлау дәресләре.

 

Контроль эшләр:

Контроль эш №1. Тема: Роза чәчәге  һәм Кычыткан.

Контроль эш №2. Тема: Бүләк   кемгә ?

 

Тематик планлаштыру

  

Бүлек, тема

Сәгать саны

Укыту  эшчәнлегенең төрләре

1

Белем бәйрәме

10

1 нче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйләшү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлау. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтү.   Үз эш урының,   эш урынындагы тәртип турында сөйләү.  Контроль эштә эш төрләре, алынган билгеләр турында сөйләшү.  Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Эчтәлекне сөйләүне бәяләү. Хикәяне үзгәртеп сөйләү. Өйрәнелгән әсәрләрнең геройларына характеристика бирү.  Фикереңне дәлилли белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлату.

2

Туган як табигате.

12

Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен белү, аларның кирәклеген аңлату. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошлар турында сорау һәм сөйләү. Кошларга ничек булышуың турында сөйләү. Кешеләрнең кошларга мөнәсәбәте турында сөйләшү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирү.  “Без кошларга ярдәм итәбез” темасына проект эше эшләү.

3

Хайваннар дөньясында

6

     Йорт хайваннарының, кыргый хайваннарның исемнәрен атау. Хайваннар турында табышмаклар уку һәм чишү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирү. Керпеләр турында өстәмә мәгълүмат эзләү. Хайваннар турында башваткычлар төзү.

4

Кышкы уеннар.

8

Табигатьтә кыш билгеләрен атау.  Кышкы уеннар турында сөйләшү. Урамга уйнарга чакыру, бергә тату уйнау кагыйдәләрен өйрәнү.  Мәктәптә Яңа ел бәйрәме турында диалоглар төзү.  Төрле илләрдә Яңа ел бәйрәме турында мәгълүмат белән  танышу. Спорт төрләрен атау. Балалар яратып уйный торган төрле уеннар. Уенга чакыру, уенның вакытын әйтү.   Уенга бару-бармауның сәбәбен атау. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабай ясарга чакыру. А. Алиш турында белешмә бирү.  “Куян кызы” әкиятен уку. Әкият героена характеристика бирү.

5

Минем дусларым.

8

Дустың турында сөйләү. Телефоннан әдәпле аралашу этикетын өйрәнү. Укылган әсәрләрдәге чын дуслык темасы турында фикер алышу.  Хикәядәге геройларга характеристика бирү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтү,үз фикереңне  раслау. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен хәбәр итү.

6

Дүрт аяклы дусларыбыз.

7

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында мәгълүмат бирү. Безнең аларга карата  мөнәсәбәтебез турында сөйләшү. Дүрт аяклы дусларыбызга игътибарлы булу проблемасын уртага салып хәл итү. Эт (песи) югалтуың турында белдерү язу. Г. Тукай турында белешмә бирү. Укылган әсәрләрдәге геройларны чагыштыру, бәя бирү.  “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына  проект эше башкару.

7

Язгы бәйрәмнәр.

6

Язгы табигать билгеләрен атау. Һәр ел фасылы матур булуын раслау. 8 Март бәйрәме белән котлау язу, ничек котлаганыңны хәбәр итү.    Яз бөйрәме - Карга боткасы турында сөйләшү.  Өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.   Өй хезмәте турында сөйләшү, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, укыган әсәр геройларына үз мөнәсәбәтеңне белдерү, геройларга бәя бирү.

8

Татарстан.

5

Татарстанның символлары турында сөйләү. Татарстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында хәбәр итү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен дөрес атарга өйрәнү, аларны сөйләмдә куллана белү. Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен истә калдыру. Татарстан турында хикәяләр,  шигырьләр уку.

9

Матур җәй җитә.

 

6

 

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйләү,  җәй  билгеләрен атау. Укылган әсәрләрдә җәйгеге матурлык чагылышын билгеләү. Җәй көне кая бару турында сөйләшү. Бакчада җәйге хезмәт турында хәбәрләшү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү. “Мин җәйне яратам” темасына иҗади эш.  4 нче курс материалын кабатлау.

 

 

 

 

Укыту-методик комплекты

 

1.      Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина  “Күңелле татар теле”. Дүртъеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

2.      Хәйдарова Р.З., Малафеева Р.Л. «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын  коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»  (1 – 11нче сыйныфлар). – Казан, 2011.

Укытучы өчен методик кулланмалар:

1

Р.З.Хәйдәрова

 “Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан “ Набережные Челны ,2006.    

2006

Набережные Челны .    

 

2

 

Фән hәм мәктәп”,”Мәгариф” җурналлары      

 

 

3

Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина

 Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” – 4 нче класс Казан . ”Татармультфильм” нәшрияты, 2013.   

2013

 ”Татармультфильм”

4

Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева,  Л.Ә. Гыйниятуллина

 Диск. “Күңелле татар теле”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”

2013

Татармультфильм”,

 

5

Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Л. Ә. Гыйниятуллина

Татар телен өйрәнәбез” , 4 нче сыйныф– электрон дәреслек

 

Электронное образование” http://www.edu.tatar.ru

6

 

Диск “Габдулла Тукай”, Татарстан

 

 

7

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов “Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре”

2010

Мәгариф

Укучы  өчен  кулланмалар:

1

Р. З. Хәйдәрова, Г. М.Әхмәтҗанов а, Л.Ә.Гыйниятуллина  

 “Күңелле татар теле” дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә)

2013

Татармультфильм”

2

Р.З.Хәйдәрова

4нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш дәфтәре”

2013

 

4

Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева

.Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева. Татарский язык в таблицах.

 

 

 

Контроль-тикшерү материаллары:

1

Р,З.Хайдарова, Г.М.Әхмәтҗанова

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы

2014

Яр Чаллы  нәшрияты

 

Электрон кулланмалар:

1

Диск “Заман”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”

2008

Казан

2

Аудиодисклар “Җырлап-биеп уйныйбыз!”

2008

 

 

Интернет ресурслар:

 http://www.edu.tatar.ru                                                      http://www.tatmedia.com

http://www.tatar.ru                                                                http://www.belem.ru

http://www.selet.biz/                                                             http://www.tatar.com.ru

http://www.kltaphane.tatar.ryu                                             http://www.matbugat.ru

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Календарь-тематик план

 

Дәрес №

Бүлек, тема

Сәгать саны

План буенча үткәрү вакыты

Факт. үткәрү вакыты

Белем бәйрәме(10с)

1

1 нче сентябрь – Белем бәйрәме.  1 нче сентябрь бәйрәме белән котлау. 

1

 

 

2

Уку-язу әсбаплары. С.Маршак. «1 атнада 7 көн» шигыре.

1

 

 

3

Х.Гарданов. “К” хәрефен белегез” шигыре.

1

 

 

4

Р.Миңнуллин. “Үсми калган хәреф” шигыре.

1

 

 

5

 Б.Рәхмәт. “Хисап мәсьәләләре”.

1

 

 

6

 М. Җәлил. “Көз җитте”.

1

 

 

7

“Эш урыны” хикәясе. Эш урынында тәртип.Үз эш урының  турында сөйләү.

1

 

 

8

  “Контроль эш” хикәясе. Контроль эштә эш төрләре, алынган билгеләр.

1

 

 

9

 Эчтәлекне сөйләүне бәяләү.Хикәяне үзгәртеп сөйләү.Г.Тукай “Сабыйга” шигыре.

1

 

 

10

Өйрәнелгән әсәрләрнең геройларына характеристика бирү.

1

 

 

Туган як табигате(12с)

11

     Җ.Тәрҗеманов. “Табигать китабы” шигыре.     Нәрсә  ул табигать?

1

 

 

12

Г.Тукай “Елның дүрт фасылы” хикәясе.

1

 

 

13

Көз билгеләре.

1

 

 

14

Һава торышы.Г.Гәрәеваның  “Көз һәм балалар җыры” шигыре.

1

 

 

15

Дару үләннәре, аларның исемнәре.

1

 

 

16

 В.Монасыйпов. «шифалы табиблар»

1

 

 

17

Б. Рхмәт. “Кошлар киткәндә” шигыре.“Очты, очты..” уены

1

 

 

18

Безнең якларда яшәүче кошлар. Кошлар турында мәгълүмат, кыш көне кошларга булышу.Песнәк – файдалы кош.

1

 

 

19

Г.Лотфи. “Песнәк белән Әнисә”.   Кешеләрнең кошларга мөнәсәбәте.

1

 

 

20

Җәвад Тәрҗеманов. “Чирик”.1кисәк . Кошлар турында кайгырту.

1

 

 

21

Җәвад Тәрҗеманов. “Чирик”. 2кисәк

1

 

 

22

Җәвад Тәрҗеманов. “Чирик”. 3Кисәк. Г.Лотфи. Кошлар турында шигыре

1

 

 

Хайваннар дөньясында(6с)

23

Йорт хайваннарының, кыргый хайваннарның исемнәре.   Хайваннар турында табышмаклар.

1

 

 

24

Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирү. Балалар фольклоры

1

 

 

25

Әнәс Кари. “Тиен”.

1

 

 

26

Г. Тукай. “Ташбака белән Куян” әсәре.

1

 

 

27

 “Яшел энәле керпе” хикәясе. Керпеләр турында өстәмә мәгълүмат.

1

 

 

28

Б.С.Ү. «Хайваннар дөнясында». Хайваннар турында башваткычлар .

1

 

 

Кышкы уеннар(8с)

29

Ә.Ерикәй. «Беренче кар»

1

 

 

30

 Текст өстендә эш.

1

 

 

31

Кышкы уеннар. Спорт төрләре..

1

 

 

32

“Кышкы уен” хикәясе.

1

 

 

33

Б. Рәхмәт. “Яңа ел килгәч”. Төрле илләрдә Яңа ел бәйрәме.

1

 

 

34

Мәктәптә Яңа ел бәйрәме.   

1

 

 

35

А. Алиш турында белешмә. “Куян кызы” әкияте. Әкият героена характеристика бирү.

1

 

 

36

“Боз өстендә” хикәясе.

1

 

 

 Минем дусларым.(8с)

37

Минем дустым бар.  Б. Рәхмәт. “Минем дуслар” шигыре.

1

 

 

38

  Телефоннан әдәпле аралашу. “Минем дустым бар” тексты

1

 

 

39

Г.Бәширов «Сылтау» 

1

 

 

40

И. Туктар. “Алма” хикәясендәге дуслык мөнәсәбәтләре.

1

 

 

41

Д.Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. Әсәрдә чын дуслык темасы.

1

 

 

42

Д.Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе.

1

 

 

43

Д.Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе.Хикәядәге геройларга характеристика.  Дуска бүләк алу.

1

 

 

44

Дуслар нинди була?Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү.

1

 

 

 Дүрт аяклы дусларыбыз.(7с)

45

  Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Безнең аларга карата  мөнәсәбәтебез.

1

 

 

46

 Р.Мингалимов. “Дөньяда бер эт бар иде”.

1

 

 

47

.Г. Тукай. “Кызыклы шәкерт” шигыренең тәрбияви әһәмияте.

1

 

 

48

 Г. Мөхәммәтшин. “Ак песи” хикәясендә дүрт аяклы дусларга мөнәсәбәт. ү. 

1

 

 

49

Р.Батулла. “Чикыл белән Мырый” әкияте.

1

 

 

50

Укылган әсәрләрдәге геройларны чагыштыру, бәя бирү. Б.С.Ү.  “Дүрт аяклы дусларыбыз”.

1

 

 

51

 Проект эше “Дүрт аяклы дусларыбыз”.

1

 

 

Язгы бәйрәмнәр.(6с)

52

Язгы табигать билгеләре. Р.Вәлиева  «Яз»

1

 

 

53

8 Март бәйрәме.Бәйрәм котлавы язу.

1

 

 

54

Яз бәйрәме - Карга боткасы.

1

 

 

55

  Л.Толстой. “Әбисе белән оныгы” хикәясе.

1

 

 

56

М.Газизов. “Рәхмәт” шигыре.

1

 

 

57

В.Осеева. “Дүрт кыз” әсәре.

1

 

 

Татарстан(5с)

58

Минем туган җирем – Татарстан Республикасы.   

1

 

 

59

З. Туфайлованың “Туган ил” шигыре.

1

 

 

60

Татарстанның дәүләт символлары.

1

 

 

61

Казан шәһәре.Татарстан шәһәрләре, елгалары.

1

 

 

62

 Балалар шагыйрьләре, язучылары. Татарстан турында хикәяләр,  шигырьләр уку.

1

 

 

Матур җәй җитә.(6с)

63

Текст өстендә эш.

1

 

 

64

 Ш. Галиев. “Җәйге болында” шигыре. Бакчада җәйге хезмәт.

1

 

 

65

Г. Нәбиуллин. “Урман сөйләшә” шигыре.

1

 

 

66

Р.Корбан. “Җиләктә” шигыре. Иҗади эш “Мин җәйне яратам

1

 

 

67

 Татар халык әкияте “Шүрәле”.

1

 

 

68

4 нче сыйныф материалын кабатлау дәресләре.

1

 

 

Барлыгы  68

 

 

Тематик планлаштыруга кертелгән үзгәрешләр

Үткәрү  вакыты

КТПга кертелгән үзгәрешләр

Сәбәбе

Директор урынбасары белән килешенгән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта

Текст өстендә эш№1

 Роза чәчәге  һәм Кычыткан.

            Бер бакчада Роза чәчәге  үскән.  Аның бик матур күлмәге булган.  Роза янында яшел Кычыткан үскән. Ул Роза чәчәген яратмаган.  Аны энәле кулы белән чаккан.  Бу турында Роза чәчәге Сандугачка әйткән.

    -Минем бер дустым бар. Аның исеме-Керпе.  Ул энәле күлмәк кия. Әйдә,аннан ярдәм сорыйбыз,-дигән Сандугач.

  Керпе аларга энәләр биргән.  Бу энәләрне Роза чәчәге күлмәккә теккән. Шул вакыттан Роза чәчәге энәле күлмәк кия.

 

1.А1 Бу текст нәрсә турында?                                (1б)

А2 Бакчада нинди үлән һәм чәчәк үскән?            (1б)

А3 Кемнең күлмәге матуррак булган?                  (1б)

А4 Розаның дусты кем булган ?                            (1б)     

А5 Ни өчен  Кычыткан Розаны яратмаган?          (2б)

 

2. Кайсы җөмлә текстка туры килми?              .(1б)

В1 Кычыткан  Роза чәчәген яратмаган

В2 Керпе аларга чәчәкләр биргән.

В3  Сандугач-Роза чәчәгенең дусты.

 

3.Тулы җавап бир.

В4 Роза янында нәрсә үскән?                                 (1б)                

В5 Сандугач кемнән ярдәм сораган ?                    (1б)     

 

С1 Кычыткан турында нәрсәләр беләсең?            (3б)     

 

Бәяләү критерийлары:

 1нче бирем — 6б,   2нче бирем — 1б,  3нче бирем — 2б, С1- 3б

11-12б- «5»                9-10б — «4»              7-8б - «3»,                  6балдан азрак - «2»

 

 

 Т екст өстендә эш№2

Бүләк   кемгә ?

 

Бервакыт  Кояш   елның   дүрт   ел  фасылын – Көзне .   Кышны ,   Язны   һәм   Җәйне  үзенә   чакырып   алган .

-      Сезнең  кайсыгыз  матуррак , кайсыгыз  эштә  батыррак ?  Шуңа  бүләк  бирәм ,-дигән .

Ә  бүләк  бик   затлы  икән – уч  тутырып  йолдыз бирергә  уйлаган  Кояш.

Сүзне  башлый  Көз .

- Үзегез  яхшы  беләсез , мин бөтен басуларның  уңышын җыйдым , бар дөньяны  алтынга күмдем . Кошларны  җылы  якка  озаттым ,балаларны мәктәпкә җыйдым . Бүләк  миңа  тиеш !

- Әллә   мин эшләдемме аз ? –дип  сикереп  тора   Яз . – Мин барлык карларны  эреттем ,  басуларга  иген  чәчтем ,  кошларны  чакырып кайтардым  , агачларны  яфрак  ярдырдым  , болыннарны  чәчәккә күмдем.  Арада иң матуры  да , иң  булдыклысы  да  мин !  -дигән  ул.

- Әй  -яй , - дигән   Җәй ,  мине  тынлагыз  әле , мин  дөньяны  яшеллеккә күмәм , чәчәкләр  үстерәм ,  игеннәрне өлгертәм , җимешләрне пешерәм . Әллә  мин  иң  матурыгыз  түгелме ?

- Артык күп  түгел  минем  эш , -ди  тыйнак  кына  Кыш . –Мин  җирне  ял  иттерәм , киләсе   уңыш  өчен  карлар  ташыйм , дөньяны  ап-акка  буйыйм , балаларны  чана ,  чаңгы  шуарга  чакырам.  Мин  дә ямьсез  түгел . Минем  чыршыларымны , кар  бөртекләремне, мамык  бәсләремне   яраталар .

Тыңлап – тыңлап  торган да  Кояш , бүләкне  бу  дүртәүнең  берсенә  дә бирә  алмаган . Йолдызларны  ул  күккә  сипкән . “Әнә барыгызга  да ! “ – дигән .

Йолдызларны  елның бер  фасылы да  үзенә  ала  алмаган .Алар.һәрвакыт –яз  да , җәй  дә ,  көз  дә , кыш  та балкып   яналар .

 

1.А1 Бу текстта нинди бүләк турында сүз бара?                         (1б)

А2  Төп геройлар кемнәр?                                                              (1б)

А3 Көз нинди эшләр башкара?                                                      (1б)

А4 Җәй нинди эшләр башкара?                                                     (1б)    

А5 Кыш нинди эшләр башкара?                                                    (1б) 

А6  Яз нинди эшләр башкара?                                                       (1б)

 

2. Кайсы җөмлә текстка туры килми?                                     (2б)

В1 Кояш бүләкне Көзгә бирә

В2 Йолдызларны ел фасыллары үзләренә алмагагн.                 

В3 Кояш ел фасылларына йолдыз бирергә уйлаган.

 

3.Тулы җавап бир.

В4 Кояш бүләкне кемгә биргән?                                                   (1б)                

В5 Кояш йолдызларны кая куйган ?                                             (1б)    

 

С1 Кояш турында нәрсәләр беләсең?                                           (3б)    

 

Бәяләү критерийлары:

 1нче бирем — 6б,                 2нче бирем — 2б,                 3нче бирем — 2б,                С1- 3б

12-13б- «5»                10-11б — «4»            8-9б - «3»,                  7 баллдан азрак - «2»

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "4 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы (2сәг.)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по корпоративной культуре

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 343 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.11.2016 886
    • DOCX 57.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хусаинова Энже Абрамовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хусаинова Энже Абрамовна
    Хусаинова Энже Абрамовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 7630
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по английскому языку в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 290 человек из 61 региона
  • Этот курс уже прошли 1 830 человек

Курс повышения квалификации

Английский для специальных целей (ESP)

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 120 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 456 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания русского языка как иностранного

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Мини-курс

Эволюция и современное состояние искусства

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология общения: от многоплановости до эффективности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Эффективное взаимодействие с детьми: стратегии общения и воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 653 человека из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 518 человек