Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / 2 сыйныфта әдәби укудан технологик карта
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

2 сыйныфта әдәби укудан технологик карта



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов









Эш эшкә өйрәтә

Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк”

( Әдәби укудан ачык дәрес, 2 сыйныф )











I категорияле укытучы

Хазипова Фәүзия Фәсих кызы



2015



Тема №24 Эш эшкә өйрәтә.Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк”.

Максат:

1. Укучыларны язучы Фәнис Яруллинның иҗаты, аның хезмәт турындагы шигырьләре белән таныштыру

2. Дөрес, сәнгатьле уку күнекмәсен формалаштыру; иҗади фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, эш сөючәнлекнең замана баласына хас сыйфат булырга тиешлеген төшендерү


Планлаштырылган нәтиҗә:

Шәхси: белем алуга омтылыш булдыру

Регулятив: Дәрестә алган белемнәрнең көндәлек тормыштагы әһәмиятен төшендерү

Танып белү: дәреслектә ориентлашу

Коммуникатив: кеше фикерен исәпкә алу, киңәшләшү, үз фикереңне исбатлау

Материал: 1. Әдәби уку китабы” Г. М.Сафиуллина, 1 кисәк, (97- 98бит)

2. Дәреслек - хрестоматия ( 46 бит – 47 бит )

Җиһазлау: Ф. Яруллин портреты, китаплар күргәзмәсе,тест,
слайдлар , ,,Сез иң гүзәл кеше икәнсез ,, җыры,шигырьләре дискта, презентация

Дәрес тибы: Яңа – белем күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес төре: Шигырьне анализлау дәресе

Метод: Эвристик – өлешчә эзләнү.



Дәрес барышы

I. Оештыру.

1.Сәламләү.

-Исәнмесез, укучылар!

Килдегезме дәрескә,

Уен көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

- Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә.

-Бер-берегезгә карап елмаегыз һәм утырыгыз.

-Минем сезгә тели торган 2 теләгем бар: “Күзләрегез карап кына тормасын – күрсеннәр, колакларыгыз тыңлап кына тормасын - ишетсеннәр”. Икенче төрле әйткәндә игътибарлы булыгыз.Мин сезгә уңышлар телим.

Дәреснең девизы: “Эшчән бул, сәләтле бул,тырыш, батыр бул”


2. Дәреслек –хрестоматиядән Л. Леронның “Үскәч” хикәясен уку.

А) әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә

- Баланың хыялы тормышка ашармы ? Ул нәрсә турында хыяллана?

- Әсәр турында нәрсә әйтә аласыз?

- Аны замана баласы дип әйтергә мөмкинме?

- Ә син үзең нәрсә турында хыялланасың?

II. Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

А) Замана баласы – яшьтәшкә язган хатларны уку.

Б) 21 нче биремне тикшерү. Ни өчен авторның “Кемнеке – нинеке ?” сорауларын куюны ачыклау.

III.Уку мәсьәләсен кую.

1.Шигырь уку.

Мин бүгенге дәресне шигырь юллары укудан башлыйсым килә.(1 нче слайд)
Чишмә кебек Синең иҗат юлың,
Диңгез кадәр синдә сабырлык.
Үзеңнән соң сүнмәс исемең калса,
Шул түгелме иң зур батырлык?
Олы җанлы ,матур ,батыр булып,
Йөрәгенә кердең һәркемнең.
Сокландыргыч изге исемең белән
Горурлыгы булдың халкымның.
Кыен чакта безгә ярдәм итә
Син тудырган изге саф хисләр.
Туган илдә күбрәк булсын иде,
Күбрәк тусын иде Фәнисләр !


II.Уку мәсьәләсен чишү.
-Укучылар, шигырь юлларында нинди исем телгә алынды ?
-(Фәнис)
-Бу исем сезгә нәрсә турында әйтә?
-(Фәнис абый Яруллин турында. Ул язучы.)
-Дөрес, бүгенге дәресебез Ф.Яруллинга һәм аның иҗатына багышлана.Укучылар, шигырь юлларында Ф .Яруллинның нинди сыйфатлары ачык итеп бирелгән?
(-Олы җанлы, сабыр, халыкның горурлыгы,сокландыргыч изге исемле итеп бирелгән).
-Дөрес, бу чыннанда шулай. Ул халык язучысы.Ф.Яруллин күп санлы китаплар авторы.
Әйдәгез әле , без аның портретына игътибар итик. Портретыннан без аның нинди кеше булуын әйтә алабызмы?
(Ул бик ягымлы, сабыр, итәгатьле, намуслы, кешелекле, балаларны яратучан , эчкерсез елмаюлы кеше итеп сурәтләнгән.)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1 слайд

-Фәнис Яруллин сезгә танышмы?

-Аның турында ниләр беләсез?

- Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган.Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп 8 класс тәмамлый.

2 слайд

1954 елда ул монтер булып эшкә урнаша. 1957 елда армия хезмәтенә алалар.

3 слайд

Анда ул спорт белән мавыга.Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә “Кояш” дигән фигура ясаган вакытта, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

4 слайд

Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан , Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә. 1964 елда аның беренче китабы дөнья күрә. Бик күп мактаулы исемнәр бирелә.

5 слайд

Фәнис Яруллин язучылар арасында.

6 слайд

Тормыш иптәше белән.

( китапларыннан күргәзмә белән таныштыру )


IV. Ф. Яруллинның “Эшнең аның берние юк” шигыре өстендә эш.

1. Шигырьнең исеменә игътибар иттерү.

- Шигырьнең исеменә игътибар итегез, ул ничек атала?

-Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында? Без аны укыгач белербез.


  1. Шигырьне уку.


а) укытучының үрнәк укуы;

-Мин шигырьне кычкырып укырмын, сез минем ничек укуыма игътибар итегез.

б) эчтән уку ( 5 мин );

в) чылбыр буенча кычкырып укыту.

V.Физкультминут. “Әниемә бүләккә”

Җиләк җыям чиләккә

Әниемә бүләккә.

Ул бүләккә шатланыр,

Мине тагын яратыр.

Бүләккә, бүләккә

Җиләк җыям чиләккә.

Бүләккә, бүләккә

Җиләк җыям чиләккә.

Йөгерә –йөгерә мин җыям,

Чиләккә салып куям.

Чиләгем тиздән тулыр

Минем әни шат булыр.


  1. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

  • Карап торып кына эшкә өйрәнеп буламы?

  • Эш эшкә өйрәтә” мәкале бу шигырьгә туры киләме?

  • Сез нинди эшләр эшли беләсез? Аларны сезгә кем өйрәтте.

  • Ә сезнең үзегезнең кемне дә булса эшкә өйрәткәнегез бармы?

  1. Шигырьне сәнгатьле итеп укыту.


V. Ныгыту

  1. Мәкальләрне сайлап алу

Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

Эше барның ашы бар.

Эшкә булса – уф, табаным,

Ашка булса - китер табагым.

Эшнең боткасы тәмле.

Ялкауның ялы биш көн.

Хезмәте барның хөрмәте бар.


  1. Дәреслек хрестоматиядән Н. Әхмәдиевнең “Бәрәңге бакчасында” шигыре өстендә эш.

А) шигырьне сәнгатьле итеп уку

Б) бәрәңге бакчасында нинди эшләр башкарырга мөмкин икәне турында сөйләшү.

В)Шигырьдән соң бирелгән биремнәрне эшләү.


VI. Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә кайсы авторның иҗаты, шигыре белән таныштык? ( Фәнис Яруллинның “Эшнең аның берние юк” шигыре белән таныштык. )

- Шигырьнең эчтәлеген ачу өчен нишләдек? ( шигырьне укыдык, сорауларга җавап бирдек).

-Соңыннан нинди нәтиҗәгә килдек? ( Эштән курыкмаска, эшне җиренә җиткереп эшләргә, кечекенәдән үк эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек)

Тест.

1. Фәнис Яруллинның туган елы, ае...

а) 1933 нче ел, 3 нче гыйнвар.

ә) 1938 нче ел, 9 нчы февраль.

б) 1928 нче ел, 17 нче гыйнвар.

2. Фәнис Яруллин туган ягы...

а) Баулы районы, Кызылъяр  авылы;

ә) Сарман районы, Чукмарлы авылы;

б) Баулы районы,  Исергән авылы;

3. Фәнис Яруллин ничәнче елда армия сафларына алына?

а) 1954 нче елда;

ә) 1957 нче елда;

б) 1958 нче елда; 

4. Ничәнче елда КДУны тәмамлый?

а) 1970 нче елда.

ә) 1964 нче елда.

б) 1958 нче елда.

5. Автобиографик повесте ничек дип атала?

а) “ Мин тормышка гашыйк”

ә) “Җилкәннәр җилдә сынала”

6. Ф.Яруллинның мактаулы исемнәре...

а) Татарстанның халык шагыйре;

ә) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

б) Габдулла Тукай  исемендәге премия

7. Нинди китаплары өчен Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге премия бирелә?

а) “Аерылмас дус”, “Сулыш”

ә) “Җан авазы”

б) “Җилкәннәр җилдә сынала”.

                                         

IХ. Үзбәя.

1. Сорауларга җавап бирү.

-......, сине нәрсә шатландырды? Бу дәрес киләчәк тормышыңда кирәк булырмы?

2. ”Кәеф” уены.

-Үз кәефегезне чагылдырган рәсемне ясагыз.

...........................

Х. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

ХI. Өй эше бирү.

  1. Ф. Яруллинның “Эшнең аның берние юк” шигырен ятларга


Сүзлек эше.

7 слайд

-Хикәяне укый башлаганчы таныш булмаган сүзләрне укып, мәгънәләрен ачыклап китик:

тап – берәр өслектә, аерылып торган нокта яисә мәйданчык;

өтеп алырдай – яндыру, ялкын. Тәнгә пешкән вакыттагы кебек тәэсир итү, яндыру;

канәгатьсезлек – ризасызлык, риза түгеллек;

Көймә тавы – тау исеме;

зәңгәр офык – горизонт, күк йөзе белән җир арасындагы күз күреме күрә алган чик;

йотлыгып – йотлыгып – бик нык сусау;

мөлдерәмә яшьле – ташып китәрдәй булып тулган.


3. Хикәяне уку.

а) укытучының үрнәк укуы;

-Мин хикәяне кычкырып укырмын, сез минем ничек укуыма игътибар итегез.

б) эчтән уку ( 5 мин );

в) чылбыр буенча кычкырып укыту.


V.Физкультминут. “Әниемә бүләккә”

Җиләк җыям чиләккә

Әниемә бүләккә.

Ул бүләккә шатланыр,

Мине тагын яратыр.

Бүләккә, бүләккә

Җиләк җыям чиләккә.

Бүләккә, бүләккә

Җиләк җыям чиләккә.

Йөгерә –йөгерә мин җыям,

Чиләккә салып куям.

Чиләгем тиздән тулыр

Минем әни шат булыр.


4. Хикәягә анализ ясау.

- Әсәрдә төп герой кем? ( Әни. )

- Әни кеше улын ничек кайгырта? ( Көннәр буе нидер чәчкән, урган, төзәткән, яңарткан.)

-Вакыйгалар кемнәр арасында бара? ( Әни һәм малай арасында.)

-Малайның әнисе белән нинди хәл була? ( Ул авырып киткән. )

-Әнисе улыннан нәрсә дип үтенә? ( Көймә тавы артындагы чишмәдән су алып кайтчы, дип үтенә.)

-Малай әнисенә нәрсә дип җавап бирә? (Суны үзең алып кайтып куйсаң булмый идемени?)

-Малай әнисенең үтенечен җиренә җиткереп үтиме? ( Малай әнисенең үтенечен җиренә җиткереп үтәми. )

-Ни өчен кояш кинәт карала башлый? ( Кемдер ялган эш кылган. Кояшның шуңа оялудан йөзе каралып чыккан.)

-Кем ялган эш кылган? Нинди ялган эш кылган? ( Малай ялган эш кылган. Ул суны якындагы чишмәдән генә алып кайткан.)

-Малай үзенең гаебен таныймы? ( Малай үз гаебен таный. )

-Ни өчен кояштагы тап бөтенләй бетеп җитмәгән?

-Хикәянең, автор әйтергә теләгән, төп фикере нинди? ( Дөньядагы бер генә яманлык та, ялган да эссез калмый. Яманлыкны кояш та яндырып бетерә алмый.)

-Сезнеңчә әниләр нинди мөнәсәбәткә лаек ? ( Без әниләрнең сүзен тыңларга, аларны яратырга, хөрмәт итәргә тиеш.)

-Әйе, бүген сез автор фикерен ачып бирә алдыгыз.

VI. Хикәягә карата бирелгән иллюстрация өстендә эш.

1. Рәсемгә туры килгән эчтәлекне сөйләү.

-Рәсемдәге тап нәрсәләрне үз эченә алган?

-Берәүнең начар эш эшләве әйләнә - тирәдәгеләргә дә начарлык китерергә мөмкин.

2. –Рәсемне кем ясый? Ә хикәяне кем яза?

-Язучы эчтәлекне каләм белән язса, рәссам эчтәлекне пумала белән сурәтли.

VII.Мәкальләр уку, мәгънәсен ачыклау.

-Мәкальләр арасыннан бүгенге дәрескә бәйләнешле булганнарын сайлап алырга, мәгънәләрен ачыкларга.

8 слайд

*Ана күңеле балада – бала күңеле далада.

*Кем эшләми – шул ашамый.

*Алтмышка җитсен бала – ана өчен ул бала.

VIII. Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә кайсы авторның хикәясе белән таныштык? ( Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясе белән таныштык. )

-Хикәя эчтәлеген ачу өчен нишләдек? ( Хикәяне укыдык, сорауларга җавап бирдек, рәсем буенча сөйләдек).

-Соңыннан нинди нәтиҗәгә килдек? ( Ялган эш эшләргә ярамый. Әниләргә һәрвакыт ярдәм итәргә, ягымлы итеп сөйләшергә кирәк. )


IХ. Үзбәя.

1. Сорауларга җавап бирү.

-......, сине нәрсә шатландырды? Бу дәрес киләчәк тормышыңда кирәк булырмы?

2. ”Кәеф” уены.

-Үз кәефегезне чагылдырган рәсемне ясагыз.

...........................

Х. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

ХI. Өй эше бирү.

а) Шигырьгә багышлап рәсем ясарга ( ярым иҗади күнегү ).

ХII. Йомгаклау.

1.Уен “Әниләргә кояш бүләк итү”.

-Әниләребез безне назлары белән иркәлиләр, сулышлары белән җылыталар, тәмле ризыклар ашаталар.Кояш җирне җылытса, икенче кояш – әни безне җылыта. Әйдәгез, без, нурларын куеп, кояшны ясап бетерик. Сез әниегезгә булган теләкләрегезне әйтеп кояш тирәли нурларны урнаштыра барыгыз.

hello_html_m3f54926f.jpg

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-201033

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>