Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыСыйныфтан тыш чара "Хуш, башлангыч мәктәбем"

Сыйныфтан тыш чара "Хуш, башлангыч мәктәбем"

Скачать материал

 

 

 

 

Хуш, башлангыч мәктәбем!

Зал бәйрәмчә бизәлә. Стенага “Сау бул балачак иле” дигән плакат эленә.Кичә барышында интерактив тактада мәктәп тормышыннан слайдлар күрсәтелә. Бәйрәмдә катнашучы һәр баланың сәхнәдә урыны алдан билгенәлә. Читтәрәк хәбәрчегә урын әзерләнә. “Вальс” көе яңгырый. Матур киемле биш пар бала вальс бии. Вальс тәмамлангач, алар сәхнәдә алдан билгеләнгән урыннарда кала.

1.Бию. Вальс

 

Гөлия:

Укытучы апа,

Хәтерлимсең!

Без мәктәпкә килдек:

Каршы  алдың җәеп кочагың,

Канатларым- фәннәр,

Син- юлдашым…

Белем иле буйлап очамын.

Асия:

Күпме сорауларга җавап таптым,

Мин яшәргә җирдә өйрәндем.

Һәр яңалык саен, кош тоткандай,

Канатланып кайттым өйгә мин.

Айнур:

Уй-хыялларыбыз канатлы

 Кулыбызда чәчәк бәйләме.

 Еларгамы? Көләргәме бүген?

 Күңелләрнең иләс бер мәле.

Диана:

Исемдә алтын сукмакка

Тәүге кат баскан көнем

 Тәүге башлап мәктәп ишеген

 Үрелеп ачкан көнем.

Булат:

Укытучым, шундый назлап,

 Карадың күзләремә.

 Сүнмәслек зур дәртләр салдың,

 Бәләкәй йөрәгемә.

 

2.Җыр “Укытучым”

 

 

 

 Гөлия:

Бүген бездә бәйрәм! Әйе. Бәйрәм бүген. Йөзләребездә балкыган нур безнең үсеп килүебезне күрсәтә. Хыялларны тормышка ашыру өчен без өлкән класска күчәбез. Тизрәк, тизрәк үсеп җитәсебез килә. Әниләрне, илебезне сөендерәсе килә. Шуңа да шат безнең күңел.

Асия:

 Шул ук вакытта моңсу да безгә. Чөнки классыбыз бүлмәсеннән, беренче укытучыбыздан һәм балачагыбызның кабатланмас елларыннан аерылабыз. Шуңа моңсу бүген.

Диана:

Әлифбаны ачкан сәгатьтән соң

                                        Меңнән артык көн үткән икән!

     Дүрт ел, дүрт көн булып тоелса да,

                                        Аерылышыр чак җиткән икән.

  

 Ишек шакыйлар. Куян малае керә. Кулында ачкыч

 Куян малае.(Ранил) Исәнмесез, дусларым! Менә сездә бәйрәм диеп ишеттем дә, тизрәк сезнең янга чаптым. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.

                                                Мин бирәм сезгә ачкыч,

 Әйтәләр анда зур көч.

Бу ачкыч гади түгел,

Бу була алтын ачкыч.

                                                 Күрсәтер ул

                                                 Белем иленә юл.

 Ачкычны бирә. Тавыш ишетелә.

 Куян малае. Мин куркам. Бу соры бүредер әле, минем арттан килгәндер.

 Убырлы карчык керә.

 Убырлы карчык. (Лилия)Бу нәрсә, җыелышмы әллә?

Диана: Син безне бик куркыттың. Без бәйрәмгә җыелдык бит.

 У.К. Ничек? Нинди бәйрәм? Календарьны карыйм әле.

 (Календарен карый). Яңа ел үтте, 8 март, 1 май, 9 май. Календарьда бүгенгә бәйрәм диеп язылмаган. Нигә карт карчыкны алдыйсыз?

 К.М. Бездә особый бәйрәм!

Асия: Бу саубуллашу бәйрәме.

 У.К. Менә сиңа мә. Ничек була соң ул?

 Гөлия:Бу безнең башлангыч сыйныф белән саубуллашу бәйрәме Без   4 ел бергә белем алдык. Җәйге каникулдан соң урта мәктәпнең 5 нче сыйныфында белем алачакбыз.

 У.К. Хәзер аңладым. Ә син нишләп монда, Куян малае?

 К.М. Мин бәйрәм белән котларга килдем. Истәлеккә алтын ачкыч алып килдем.

 Убырлы ачкычны тартып ала.

 Айнур:  Я инде, бир ачкычны!

 У.К. Юк әле. Кечкенә генә имтихан үткәрәм әле мин. Сезгә бер табышмак әйтәм.

                                                Тапкырласа юк итә,

 100не түгел 1000не дә.

Нинди сан бу? Үзенә

                                                 Булмый берни дә.

 Укучылар. Бу - 0 була.

 У.К. Башлангычта сез тагын нәрсәләргә өйрәндегез соң?

Булат:

                          Бүләргә, кушарга,

                          Тапкырларга, алырга,

                          Күп нәрсәләргә өйрәндек.

                          Тик зур белем иленә бик озак әле барасы,

                          Куркытмый авыр юл,

                          Тау- таш арасы.

 Убырлының ачкычлары төшеп кала.

Айнур: Бу нинди ачкычлар?

 У.К. Ә, минем себерке ачкычлары ул. Кара, нинди яхшы малай икәнсең. Бер дә урлап тыгып куймадың. Телисеңме, себеркемне сиңа бирәм.

 Айнур:Юк, минем чын машина йөртәсем килә.

  У.К. Хәзер кем минем белән ярыша?

(Бию буенча ярыш). Ләйсән Убырлы белән бии.

 

3. татар халык биюе

 

 У.К. Ой-ой-ой! Билем-билем-билем! Булмый! Радикулитым килеп җитте. Ой-ой-ой! Убырлы карчыкның белемнәрен җиңдегез сез. Акыллылар, уңганнар икәнсез, алыгыз ачкычыгызны. Минем көч җитмәс бу ачкычны файдаланырга. Ә сезгә ул бик кирәк булачак. (Ачкычны бирә).

Диана:. Утыр, Убырлы, безнең һөнәрләребез күп. Шуларны кара.

Асия:             Хуш мәктәбем!-диеп әйтмәсәк тә,

                        Китмәсәк тә төрле тарафка-

                        Күңелләр буш.

                        Моңсу.

                        Яңа бүлмә. Күчеш. Урнашу.

                        Иң авыры бүген безгә-

                        Укытучың белән хушлашу,

                        Укытучың белән хушлашу...

 

 

4. Җыр “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

 

 

 

 

Диана:            Инглизчә бер сүз  белми

                         Килгән идем, мин менә.

                         Дүрт елдан без беләсезме?

                         Өйрәнмәдек ни генә?!

                         “Бишле” белән әйбәт кенә

                         Якынайды арабыз.

Гөлия:             И сөйлибез, и сөйлибез...

                         Дәресме бу, диспутмы соң?

                         Үзебез дә белмибез.

                         Татарча сөйләп аргач,

                         Рус теленә күчәбез.

                         Рус теле дә кирәкле тел!

                         Теләсәк- ил кичәбез.

                         Ана теленме? Ана телен...

                         Анысына мең шөкер

                         Су урынына”эчәбез”.

                         Әллә ышанмыйсызмы?

                         Менә бит, туган телдә

                         Үтә безнең кичәбез!

Айнур:           Андый-мондый эш кушсалар өйдә,

                         - Ярар, фаде, ярар, маде,- диябез.

                         Ипи-сөткә барып килү кирәк булса,

-        Хәзер, маде, хәзер, фаде,- диябез.

                          Икәү генә калсак өйдә,

                          Инглизчә “тетә”без.

                          Өч-дүрт телдә аралашып

                          Матур гомер итәбез.

 

Булат:            Чиста, пөхтә, уңган да без!

                        Ихтыярыбыз-көчле!

                        Замана баласы була

                        Нәкъ менә безнең төсле!

 

 Асия:             Туган телне, Тукай телен

                         Нык ихтирам итәбез.

                         Милләтне милләт итәрлек

                         Шәхес булып үсәбез.

 

Гөлия:

Без класста бары 3 кыз,

Малайлар әйтә: “Алтын сез”.

Җырлыйбыз да, биибез

Һәркайда алдынгы без.

Без уңган кызларбыз

Укуда калышмыйбыз

Беркайчан да хәйләләп

Авыруга сабышмыйбыз

Диана:

 Гөлия һәрчак һәркемне

Авызына карата.

Төрле телдә рухланып,

Җыр җырларга ярата.

Бию дисәң дә аңа

 Тиңнәр табылыр сирәк,

Конкурслар була калса

Дан якларга ул кирәк.

Асия:

Диана үз чиратында

Матур гөлләр үстерә.

Чәчәк аткан гөлләре,

Классыбызга ямь бирә.

Башкалардан көнләшеп,

Бәхетенә күз атмый,

Төрле бәйгеләр булганда,

Ул бер генә дә сынатмый.

Диана:

Асиягә килгәндә

Иң яхшы тел остасы,

Аның кебек сөйләүче

Я,берәрегез бармы?

         Менә шундый уңган инде,

Классыбыз кызлары

    Бар кешегә үрнәк итеп,

                   Куярлык бит аларны!

 

 

Гөлия:  

                               Соң ятам, иртә торам”,- ди,  

Кайчакта”безнең Булат.                 

Юк-бар өчен борчылмый ул,

Сүзгә оста, күңеле шат.

 

“Кире сүз әйтмичә калсам,

Тыныч түгел күңелем”,- ди.

“Ялкау мин” дип шаяртса да,

Бик уңган ул, иренми.

 

                           

 

 

        Асия:

                              Хәйләкәрнең хәйләкәре,       

Алданмас ул бервакыт.         

Айнур дигән малай белән

Күңелсез узмас вакыт

                               Карап кына йөртә үзен,

Ыспай тота өс-башын.

Чибәр кызлар аңа карап,

Югалтмасыннар башын.

 

Бергә:

Кыбырсык һәм тел бистәсе
Безнең егетләребез.

Ләкин башлылар  үзләре,

Бик зур өметләребез.

 

 

 

5. Дружба верный друг

  

Ләйсән:

                                              Әйтсәк әйтик дөресен,

                                               Мондый хәлләр дә булгалый

Бу кайсы вакыт микән?

                                               Уйлап карарга ярый.

Искәндәр:

Бу класска нәрсә булган,

 Болыт кебек тузан тузган

                                              Парта астында Илгиз

                                              Парта өстендә Ранил

Ләйсән:

Ранил өстендә Искәндәр,

Айнур Булатны әвәли.

Чүпрәк ата Гөлия,

Аңа каршы Асия.

Илгиз:

Айнур өй эше күчерә,

Ә Булат конфет бүлә

Якын килергә дә куркам,

Шундый тавыш, гауга купкан!

Лилия:

Әллә давыл купкан микән?

Әллә янгын чыккан микән?

Янгын түгел, бу класстан

Бер минутка

Лилия апа чыккан икән...

 

6.Бию малайлар

 

Укытучы: Алда безне уен көтә. Бу уенның исеме “Шаян сораулар” дип атала. Без сезгә сораулар бирәбез, ә сез җаваплар бирергә тиеш.

1) Һәркемгә дә нәрсә кирәк? (Исем)

2) Иң кыска ай кайсы? (Май (3 хәрефле)

3) Кешенең уң бармагы бар, 10 кулда ничә бармак бар? (50)

4) Гадәттә ай 30 яки 31 числосы белән бетә. Кайсы айда 28 нче число бар? (Бөтенесендә дә)

5) Аягы юк, кулы юк, үзе кызлар кочаклый. (Көянтә)

6) Кирәкмәгән чагында күтәреп йөртәләр, кирәк булгач-ташлыйлар. (Якорь)

7) Йортлардан биегрәк кем сикерә ала? (Беркем дә. Йорт сикерми бит)

8) Кайчан без 2гә карап 10 дип әйтәбез? (Сәгатнең стрелкалары)

9) Кем каршында эшләпәне салалар? (Парикмахер)

10) Яңа туфлине ни өчен сатып алалар? (Бушлай бирмәгәнгә)

11) Кара мәчне нинди ишектән керә? (Ачык)

12) Стаканга ничә көнбагыш керә? (Берәү дә керми. Үзең саласың)

13) Ипи катмасын, тавык суда батмасын өчен нишләргә кирәк? (Вакытында тартып алырга).

 

7.Җыр укытучым, сезгә карап

 

Гөлия:

                     Җылы караш, назлы сүзләреңнән,

                     Тойдым синең йөрәк җылыңны,

                     Укытучым, иң кадерле кешем

                     Бүләк итеп ал син җырымны.

 

8. (Укытучыга багышлап Гөлия җырлый)

 

Диана: Без яхшы укысын, сәламәт булсын өчен бөтен шартларны тудырган, бенең уңышларны күреп сөенгән, якын, кадерле кешебез ул – укытучы апабыз Лилия Фәритовна .

Асия: 4 ел буе безне дәрескә чакырып 3500 дән артык кыңгырау чыңлаган. Укытучыбыз 3500 дән артык дәрес биргән, 13 тапкыр ата-аналар җыелышы үткәргән, 49500 дәфтәребезне һәм язма эшебезне тикшергән. Күпме борчу, күпме сөенеч, күпме шатлык, күпме күз нуры, күпме сабырлыгы сыналган. Боларына үлчәү юк...

Булат:

Шушы дәресләр һәм ата-аналар җыелышларында ул басып, матур итеп сөйләде. Ә бүген Лилия апа утырып торсын, без исә барыбыз да басып

 

9.“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җырын җырлыйбыз.

 

 Булат:            Әгәр ничәү дисәгез?

                        Коллективта бишәү без

                        Аерылмас дус булып

                        Тату булып үсәбез.                        

Укытучы:

5 укучыда 5 төрле холык.  Бүгенге чыгарылыш башлангыч сыйныф укучылары алар ниндиләр икән? Бик рәхәтләнеп алар белән таныштырам.

1.Газизова Гөлиягә

Ышанып була серне,

Әрсез, чая, туры сүзле,

Һәр фәнне тырышып  өйрәнеп

Шатландырды ул безне.

Гөлия, сиңа изге теләк-

Зур сәләтең, эш сөюең,

Гадилегең сүнмәсен,

Изгелегең, игелегең

Гомергә сүрелмәсен.

Гөлия:

Гүзәл апа, үзегезне

Яратып кабул иттек.

Дәрес әзерлүләрне без

Барыбыз да үз иттек.

Ярдәм итеп һәрчак яхшы

Киңәшләрне бирдегез.

Барыбызны яратып

Гел сез тигез күрдегез.

Шәфкатьле сез, безнең апа,

Армас- талмас күңелегез,

Һәрвакытта ачык итеп

Сез аңлата белдегез.

2.Диана  турында сыйныфташлары тыныч, сабыр холыклы, ярдәмчел, аз сүзле дип әйтәләр. 

Укучым Диана!

Гөлләр елмаюы һичбер вакыт

Югалмасын синең йөзеңнән,

Тормыш дәрте,  яшәүгә ихтирам

Балкып торсын һәрчак күзеңнән.

Укытучы:

Гарипова Венера Павел кызы оста җитәкче, мәктәбебезнең уңышлары аның турыдан-  туры хезмәт җимеше.  Ул укучылар белән дә  укытучылар белән дә яхшы мөгамәләдә.Шушы кечкенә генә дә бүләгебезне яраткан мәктәбебезгә рәхмәтебез буларак кабул итегез.

2.Диана:   Венера апа!

Дус һәм иптәш булдыгыз сез,

Безне аңлый белдегез сез,

Шатлык- көенечләрне дә

Уртаклашып килдегез сез,

Рәхмәт сезгә һәрвакытта

Әни кебек булдыгыз.

Берәребез авырганда

Хәлләр белеп тордыгыз.

Безгә һәрчак көч- дәрт өстәр

Биргән киңәшләрегез.

Кабул булыр апа сезнең

Әйткән теләкләрегез,

Күңелдәге рәхмәтләрне

Шигырь  итеп язабыз

Үзегезгә нык исәнлек,

Бәхет теләп калабыз

 

Укытучы:

Асия  дигән  бер кыз бар

Һәрбер эшкә өлгерә,

Кайчан укып өлгерә.

Көндәлекнең һәр көнендә

“4”ле “5”леләр генә.

Асия:

Минем әйтер сүзем инглиз теле укытучысы Ландыш Фоатовнага

Чит телдән сез укыттыгыз безне,

Тумыштан сез гүя чит илдән.

Сездәгедәй талант бик азларда,

Иң- иң гүзәл укытучы сез.

Сезнең дәресләрне һәрвакытта

Сагынып көтеп ала идек без.

 

Укытучы:

4.Тагын бер егетебез Айнур.

 Ул  булмаганда ди,  кызлар,

Күңелсездер дәрестә,

Тәнәфестә көлдерми дә,

Шаяртмый, ди,  беркем дә.

Озак яшә, Айнур, шатлык кичер,

Омтыл максатыңа,  кыю бул!

Намус белән яшәүгә  ирешү

Уңыш чыганагы шунда ул!

 Айнур:

Волейбол,  футбол уйнап,

Хоккей уйнап кышларын,

Ирек абый аңлатты

Сәламәтлек кадерен.

Физкультура һәркемгә

Якын дус һәм ул кирәк.

Шөгыльләнеп һәр көн без

Яшәрбез әле озак.

 

Укытучы: Булат аралашырга,  дуслыкны,  татулыкны  ярата.  Кызыклы хәлләрне сөйләп иптәшләренең күңелен күтәрә. Кул эшләренә бик оста,  рәсем ясарга ярата.

Уңган, булган,  тыйнак бит син

Һәркем карап көнләшә.

Йөзеңдәге  елмаюың синең

Йолдыз кебек балкысын.

Теләкләрнең мин телимен

Изгесен, иң яхшысын!

 

Булат:

Күтәреп магнитофонын

Килеп керә дәрескә

Монда юк икеле алучы

Юк өлгерүче өчкә

Яңа җырлар өйрәтә

Җырлата да биетә

Үзе бии, үзе җырлый

Ул безнең Алсу апа

 

Бергә:

Укытучым, укытучым,

Чәчтең белем нурларын,

Кеше иткән өчен зур рәхмәт

Әйтә бүген укучыларың.

Мөлаем һәм кырыс булып

Өйрәттегез безне хезмәткә.

Сез лаексыз зуррак дәрәҗәгә

Иң- иң олы  тирән хөрмәткә.

 

10.Бию кызлар

 

Ләйсән:

Инде менә бүген кошлар кебек

Урта мәктәпләргә очасыз.

Хәерле юл сезгә! Куллар болгап

Сезне менә озатып калабыз.

Ранил:

Җәй көнендә су коеныгыз,

Шаярыгыз, көлегез,

Уйнагыз, ял итегез.

Күп итеп җиләк-җимеш, яшелчә ашагыз.

Ләйсән:

Көч җыеп, сау-сәламәт булып

Сентябрьнең берендә

Барыгыз да килегез,

Зур белем илкәенең

5 нче сыйныфына.

Илгиз:

Ә кыңгырау син бүген сынатма! Тизрәк каникулны игълан ит!

 

 (Кыңгырау шалтырый. Укучыларны котлау өчен сүз мәктәп директорына, укытучыга, ата-аналарга бирелә).  

 

 

11.Песня “Началь. прощай

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сыйныфтан тыш чара "Хуш, башлангыч мәктәбем""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Режиссер монтажа

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 807 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.01.2016 667
    • DOCX 83.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зайнуллина Лилия Фаридовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зайнуллина Лилия Фаридовна
    Зайнуллина Лилия Фаридовна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 11068
    • Всего материалов: 14

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 257 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 1 263 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Мини-курс

Фитнес: вопросы здоровья и безопасности во время тренировок

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление коммуникациями в кризисных ситуациях

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегическое планирование и маркетинговые коммуникации

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 19 регионов