Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Сыйныфтан тыш чара "Әлифба бәйрәме"

Сыйныфтан тыш чара "Әлифба бәйрәме"

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Әлифба бәйрәме

Авызларны ера шатлык

Көлү булып йөзгә чыга.

Шатлык керсә бүлмәләргә,

Тәрәзәләр шыр ачыла.

Урамнарга чыга шатлык

Калмый торып өйдә генә.

Дөнья буйлап китә шатлык

Сарылып җил итәгенә.

Бакчаларга керә шатлык,

Ачыла бөреләр булып.

Бүләк итеп бирелергә

Шытып чыга гөлләр булып.

Шатлыклардан шатлык туа,

Әверелә матур җырга.

Бары тик бер шатлык кирәк

Җир төренсен өчен нурга.


Мәктәп” җыры


А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. -Балалар, сезне “Әлифба” китабы укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Хәзер “Әлифба” белән саубуллашыр вакыт җитте. Ә иң элек безнең укучыларыбыз үзләре белән таныштырып китсеннәр әле.


1.Мин Лилия – тырыш кыз мин,

Барысына да өлгерәм.

Җырлыйм, биим, дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм.


2.Ә мин исә Ранил булам.

Абыемнан калышмыйм дип,

Тырышам бар көчемә.

“Тәртипле бул, күпне бел!” дип

Максат куйдым үземә.


3.Ләйсән минем исемем.

Игезәк сыңары мин.

Һәрчак тырышып укырга,

“5”ле алырга телим.


4. Минем исемем – Илгиз.

Телим күпне белергә.

Башваткычлар чишәргә,

Чиста, пөхтә язарга.


5.Искәндәр минем исемем.

Укуда да, язуда да

Уздырырмын барын да.

Әти – әни горурлансын

Шундый улы барында!

Әлифба “ җыры


А.б. Укучылар, әйдәгез әле, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк.


Балалар: Әлифба! Әлифба! Әлифба! (Залга, хәрефләр урнаштырылган машина белән кәефсез генә Әлифба керә. Кулында Алфавит сараеннан калган истәлекле фоторәсем)


Ал.бар: Исәнме, Әлифба! Без сине бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.

Әлифба (боек кына): Исәнмесез, дуслар.

Ал. Бар: Нәрсә булды, Әлифба, нигә син болай боек?

Әлифба: Минем дустым Алфавит белән күңелсезлек килеп чыкты. Күл буенда аның гаҗәеп матур сарае тора иде. Бу сарайда хәрефләр яши иде, аларның һәрберсенең үз бүлмәсе бар иде. Кинәт көчле җил чыкты, давыл купты һәм сарай җимерелде. Хәрефләр таралды, буталып бетте. Хәзер мин беркемне дә укырга өйрәтә алмаячакмын инде.(Елый)


Ал.бар: Елама, Әлифба! Без сиңа да , дустыбыз Алфавитка да ярдәм итәрбез. Шулаймы, балалар. Булышабызмы?

Балалар: Булышабыз. ( Ике бала , Әлифбаны юатып , үзләре янына утырталар)

Ал. Бар: Балалар, әйдәгез арбадагы хәрефләрне бушатып, дөрес итеп төзик.

Ал. Бар: Яле, Әлифба, синең биремеңне эшли алганбызмы, тикшер әле. (Бергәләшеп алфавитны әйтү)


Әлифба: (куанып) Булдырдыгыз! Барысын да дөрес эшләдегез.


Лилия:

Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга.

Әбиләр-әниләр, карагыз:

Без бергәләп күңел ачабыз.


Ләйсән:

Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак.

Ә тагын да шәбрәге

Бүгенгесе булачак.

Ранил:

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә -

Әлифба бәйрәме!


Илгиз:

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!


Искәндәр:

Мин бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдем.

Ә аңарчы көн буена

Өйдә утыра идем.

Бию Вальс

Ләйсән:

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.


Лилия:

Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.


Илгиз:

Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.


Ранил:

Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.


Хәрефле шакмаклар” җыры


Искәндәр:

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Әлифба патшабикәбез,

Котла син безне бүген.


(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)


Әлифба. Гөлия:

Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм . Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

ИҢ БЕРЕНЧЕ НИНДИ ХӘРЕФНЕ ӨЙРӘНДЕГЕЗ?

Ф БИТЕНДӘ НИНДИ ХАЙВАН ТУРЫНДА ӨЙРӘНДЕГЕЗ?

АЛФАВИТТА БАРЫСЫ НИЧӘ ХӘРЕФ?

Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!...


Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:

Аз да түгел,

Күп тә түгел,

39 төп-төгәл.

Аны белә һәр бала

Бу рәт ни дип атала? (алфавит)


Балалар бергә: Өйрәндек без сине

Хөрмәтләп сөяргә.

Рөхсәт ит “Зур рәхмәт,

Мең рәхмәт”, дияргә!

Әти – әниләргә сораулар


1.Кат – кат тунлы, карыш буйлы

2.Энәсе бар, ә тегә алмый.

3.“Алма!” дисәң дә алалар,

“Ал!” дисәң дә алалар.

Аны ярата аналар,

Бик ярата балалар.

4.Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.

5.Өч кат тун кигән,

Кем салдыра, шул елый.

6.Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

7.Үзе шардай, эче кандай,

Тәме балдай.

8.Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.

9.Озын, яшел – түтәлдә,

Сары, тозлы – кисмәктә.

10.Җир астында алтын казык.

Восточный танец


А.б. Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.


Лилия:

Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?


Ранил:

Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен.


Искәндәр:

Әти-әнием дә әле

Әлифбаны сагынган.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.


Илгиз:

Беренче китап син булдың,

Әлифба дус, хуш инде...

Юк ла, хуш димик, исән бул –

Син аерылмас дус инде!

Ләйсән:

Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Сине онытмам, дустым Әлифба!


Әйлән – бәйлән “ җыры


Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Әдәби укуны калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, әдәби уку!

(Туган тел керә) Асия:


Т.т. Исәнмесез, дусларым!

Мин уку китабы буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.


Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!


Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.


А.б. Балалар, әдәби уку сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.


Шофёр җыр


(Математика керә) Булат:

М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

• Укырга

• Язарга

• Санарга

Җырларга

Дус,тату булырга

• Биергә

• Туган илне сөяргә


М. Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)

Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтәм.

1. Өстәлдә 7 шәм яна. 3 се сүнде. Ничә шәм калды?(3)

2. Әтәч 3 йомырка салган. Берничә көннән тагын 2 не салган. Ул барлыгы ничә йомырка салган?(0)

3. Күктән 3 тавык очып бара. Аннан тагын 3 очты. Барысы ничә тавык очып китте?(0)

4. 8 үрдәк йөзә иде. Аучы мылтыктан атты. Күлдә ничә үрдәк калды?(0)

5. Каен агачында 7 аплма бар иде. Саескан икесен алып китте. Ничә алма калды?(0)

6. Нинди фигураның башы да, ахыры да юк?(түгәрәк)

7. Бу гаҗәеп фигура, төнлә күкне яктырта. (йолдыз)

8. Атнаның 6 нчы көнен атагыз. (шимбә)


1.Без мактана алабыз:

Барысы 5 малай без,

Барыбыз да бертуган,

Барыбыз да иртуган.

Безнең һәркайсыбызның

Сеңлес дә бар әле.

Дәү әнине онытып

Торам икән карале:

Әти белән әнине

Кушсак, ничәү булабыз?

Ник аптырап торасыз?

Ягез, тизрәк уйлагыз. (9 кеше)

2.Бер каенда 4 зур ботак бар. Һәр зур ботакта 2 кечкенә ботак, ә һәр кечкенә ботакта бер алма үсә. Барысы ничә алма?

3.Өстәлдә 3 шәм яна иде. Берсен сүндерделәр. Ничә шәм калды?

4.1 дән 5 кә кадәр теләсә нинди сан уйла. Шуңа 5 не куш , 6 ны ал. Ничә булды? Мин сез нинди сан уйлаганны әйтәм.

5.Умарның 4 алмасы бар, ә Илназның 3. Икесенә бергә ничә алма?

6.Илнурның 3 карандашы бар, ә Рушанның 5 кә артыграк. Рушанның ничә карандашы бар?

7.Илүзәнең 8 дәфтәре бар, ә Алиянең 3. Илүзәнең дәфтәре ничәгә артыграк?


М. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз.


Күреп торам, бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар

Русча сөйләшә торган.

Лилия:

Әйдә инде, кыенсынма

Азбука, син түрдән уз.

Әлифба кебек безгә син

Ярдәм иткән якын дус.


Азбука: Диана: Здравствуйте, ребята. Вот и я тоже решила прийти к вам на праздник. Но пришла с заданиями.


1.Расскажите одно ваше любимое стихотворение.

Лилия:

Пусть зовут нас «семилетки»,

Пусть не ставят нам отметки,

Не ведем мы дневники,

Всё же мы - ученики!


Ләйсән:

Любим чистый, светлый класс.

Это - раз!

Там читаем мы слова. Это - два!


Ранил:

Ну, а в-третьих, Асиюшке

Сам пишу уже записки.

И бабуля говорит:

«Мой внучонок - вундеркинд!»


Искәндәр:

Книгу первую мою

Берегу я и люблю.

Хоть пока и по слогам,

Я ее читаю сам –


Илгиз:

Букв сначала мы не знали,

Мамы сказки нам читали,

А теперь читаем сами,

Подружились буквы с нами!


2.Назовите названия дней недели на русском языке.


3 Покажите одну физкультминутку все вместе.


Весёлая зарядка


4.Сосчитайте от одного до 10 на русском языке.


5.Спойте одну вашу любимую песню.


Песня (Мой букварь)


( Ишек шакыган тавыш ишетелә). (Шулвакыт ишектән атылып – бәрелеп бер малай йөгереп керә).

Малай. Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз?


Укытучы. Абау кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып бәрелеп килеп кердең. Син укучымы соң?


Малай. Мин укучы түгел, ләкин укучы булсам да, өй эшләрен эшләмәс идем. Сез дә эшләмәгез. Нәрсәгә ул өй эше? Рәхәтләнеп уйнамыйча?


Укытучы. Абау, кем соң син малай, ә? Безнең балаларны тәртипсезлеккә өйрәтеп йөрисең бит.


Малай. Танымыйсызмы? Белмәсәгез, белегез (Кофтасын салып ыргыта, анда “2” ле дигән язу килеп чыга.) “2” ле билгесе булам мин! Сезнең классыгызда калырга дип килдем.


Укытучы. ( Малайның кофтасын алып бирә). Ә менә ни өчен шундый тәртипсез, таркау икән ул. Ишек шакып керәсен дә белми, исәнләшә дә белмәде, балаларны кыерсытты, өй эшләрен эшләмәскә өйрәтеп маташа. Бары тик “2” легә укучы гына эшли ала бу эшләрне. Балалар, безнең арабызда андый балалар бармы соң?


Укучылар. Юк, юк..

Укытучы. Дөрес, балалар, безнең класста андый укучы юк. “2” ле алганыбыз да юк, киләчәктә алырга да язмасын.Димәк “2” ле без сине кабул итмибез. Син безгә кирәк түгел. Бар кит.

( “2” лене төртеп ишектән чыгарып җибәрәләр. Йөгереп “3” ле килеп керә дә ишек төбендә туктап кала).

3” ле. Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын. Нинди бәйрәм сездә?

Укытучы. Бездә Әлифба бәйрәме, “3” ле. Әле син тагын бер әйберне оныттың, исеңә төшер әле.

3” ле. Нәрсәне? Ә-ә-ә, гафу итегез. Исәнмесез!

Укучылар. Исәнмесез, “3”ле, исәнмесез.

3” ле. Мине сезгә билгеләр патшалыгыннан җибәргәннәр иде. Сезнең класста калырга куштылар.


Укытучы. “3”лене? Безнең класста алып калыргамы? Ишекне шакып керергә онытып җибәрдең, “исәнмесез”не мин әйткәч кенә исеңә төшердең. Хәтерең начар бит синең, “3”ле. Балалар ни дияр икән соң? Балалар, нишлибез? Алып калабызмы “3”лене?


Укучылар. Ю-у-ук, алып калмыйбыз. Безгә “3”ле кирәк түгел.


Укытучы. Кирәк түгел дип дөрес әйтәсез, укучылар. Шулай да “3”ле артык тәртипсез күрсәтмәде бит үзен. Аның хәленә кереп кенә булса да, алып калыйкмы әллә? Кунактан кайткан вакытларыгызда, юри генә баш авыртып киткәндә, бик озак урамда уйнап йөреп дәрес хәзерли алмыйча йоклап киткән вакытларыгызда, сирәк кенә, бәлки кирәге чыгып куяр?


Укучылар.

Ярар алайса, калып карасын инде.( “3” ле укучылар янына барып утыра.)


Укытучы. Кем бар анда? Керегез.


4”ле ( керә) Исәнмесез!


Укучылар. Исәнмесез, “4”ле, исәнмесез. Әйдә, рәхим итегез!


4”ле. “Әлифба бәйрәме” үткәрәсезме әллә? 1 нче классларны Әлифбаны өйрәнеп бетергәннәр дип ишеткән идем.


Укытучы. Әйе шул, “4”ле, Әлифба бәйрәме бездә. Әйдә син дә безнең бәйрәмгә рәхим ит..

4”ле. Мин үзем дә сезнең класста калырмын дип килгән идем. Кабул итәрсезме соң мине? Сирәк – мирәк кенә оныткалап җибәрәм инде мин.


Укытучы. Балалар, нишлибез? Алып калабызмы “4”лене? Үзен яхшы яктан гына күрсәтте бит.


Укучылар. Алып калабыз. ( “4”ле укучылар янына барып утыра)


Укытучы. Балалар, сез тагын кемнедер көтәсез ахрысы. Кемне көтәсез?

Укучылар. “5”лене көтәбез.


Укытучы. Ә “5” ле билгесе безнең Гыйлем иясенең серле сумкасында.


Гыйлем иясе. Балалар, Ә сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга да дөрес, төгәл җавап биргәнегез өчен, “5” ле билгеләре белән бүләклим. Сезнең һәрвакыт “5”легә генә укуыгызны телим.


( Балаларга “5”ле билгеләре тарата)


Укучылар. Кадерле укытучыларыбыз!

Әти - әниләребез!

Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

“2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

“5” кә укырга.

Рәхмәт сезгә барыгызга!

Рәхмәт сиңа Әлифба!


Укытучы. Кадерле укучылар! Сезгә белем үрләрен яулаганда күп тырышлыклар, түземлекләр кирәк булыр. Мин сезгә уңышлар телим.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт

Татар халык биюе













Әдәби уку









Гыйлем иясе

1. Алмаш-тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын.

2. Агач түгел – яфраклы,

тун түгел – тегелгән.


3. Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата.


4. Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.


5. Үзе түгәрәк, түтәлдә үсә.

Кызыл төстә, ул нәрсә?


Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 26.01.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров109
Номер материала ДВ-380057
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх