Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Сыйныфтан тыш чара. "Нәүрүз бәйрәме"

Сыйныфтан тыш чара. "Нәүрүз бәйрәме"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Нәүрүз бәйрәме.


Максат:

1. Укучыларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру;

2. Укучыларда халкыбызның йолаларына, гореф – гатәдләренә мәхәббәт тәрбияләү;

3. Мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү.

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртелә. Нәүрүз көннәрендә ( ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан – йортка кереп “нәүрүз әйтеп йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8–10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан – йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Аларда йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.

Соңгы елларда халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты. Без март аенда “Нәүрүз” бәйрәме үткәрәбез. Бәйрәм Мәдәният йорты алдындагы мәйданда уза. Бәйрәм турындагы белдерү берничә көн алдан куела. Иртәдән үк музыка уйный. Бәйрәм буласы урын кыш, яз күренешләре, чәчәкләр белән бизәлә.

Хуш киләсең, Нәүрүз”, “Яз килә, яз көлә” дигән сүзләр язылган плакатлар эленә. Укучылар музыка астында ярымтүгәрәк ясап тезеләләр. Алып баручы бәйрәмне ача, “Нәүрүз” бәйрәменең тарихы белән таныштыра.

Бәйрәм буласы урынга авыл халкы җыела. Көн белән төн чыга.


Көн: Исәнме, төнкәем!

Төн: Ярый әле син бар, көнкәем!

Көн: Мин дә сине бик сагындым, төнкәем.

Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.

Көн: Туган ягыбызга яз килә, Нәүрүз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем.

Төн: Бүген без вакытларыбыз – сәгатьләребез белән тигезләшәбез. Мин кыскарам, ә син озыная барасың.

Көн: Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, төн дустым. Ә мин, сине сагынып, гөрләвекләрмне агызырмын. Тирә - юньне,урман буйларын кардан арындырып, сиңа беренче чәчәкләремне –умырзаяларымны бүләк итәрмен. Яз килә, яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып, тирә - юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр.

Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр.

Көн: Еллар тыныч булсын!

Игеннәр мул булсын,

Я рабби, Ходаем!

Төн: Әйдә, көнкәем, Нәүрүзбикә килеп җитми микән, күзәтеп килик әле. Әнә бит, бирегә таба Нәүрүзбикә үзе ашыга.

Алып баручы:

Әнә матур итеп таң атып килә

Кояш әле үзе тау артыннан

Чыкмаса да йомшак нурларын

Фонтан кебек бөрки, зәңгәр күккә,

Яктырта ул болын, кырларны.

Төрле төскә кереп уйный нурлар,

Бизәкләнә текә тау арты.

Тау артында шул тау чаклы тавис

Җилпеп тора кебек канатын.

(Кояш чыга)

Кояш, кояш мәңге балкый, мәңге нур сибә,

Кояш гомере телим мин әнием сиңа.

Кояш:

Мин булмасам,

Көнең матур булыр идеме, кешем!

Якты нурым сиңа бөркелә.

Колач җәеп, матурлыкка төрелеп,

Бар табигать ямьгә күмелә.

Уяна иркен болыннар,

Ачыла гөл керфекләре,

Тибрәлә яфрак өстендә,

Уйный чык бөртекләре.

(Кояш сүзләрен сөйләп бетергәндә музыка астында берничә бала керә.)

Бала:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез

Әй, Ишбабай, Ишбабай

Мич башыннан төш бабай.

Биш тиен акча бир, бабай,

Нәүрүз мөбарәк булсын.

(бабай белән әби чыгалар)

Бабай: Исәмесез, оланнарым. Мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш тиен генә акчаны табабыз инде аны. Хәзерге заманда биш тиен пүчтәк бит ул. ( Янчыгын тартып чыгара да, вак акчалар сибеп җибәрә). Ягез әле, кайсыгыз өлгеррәк икән? Күрсәтегез әле җитезлегегезне!

Соңга калган бала бер концерт номеры яки мәзәк сөйли.

Әби: Әй балакайларым, күптән көтә идек сезне Ишбабагыз белән. Күчтәнәчләремне дә әзерләп куйган идем. Иң элек сез безгә биеп күрсәтегез әле. (Менә рәхмәт).

Алып баручы: Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен чакырырга вакыт җитте.

Балалар:

Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә!

Кил, нәүрүз, кил!

Алып баручы: карагызчы, нинди матурлык, җиргә ямь биреп, Нәүрүз килә, Нәүрүз килә!

Барысы бергә:

Әйдә, әйдә, Нәүрүз,

Түрдән уз!

(Нәүрүз керә.)

Кош оча, йолдызлар атыла,

Елгалар ярыннан ташына.

Шуларны күргәндә күңелем

Еракка- еракка ашкына.

Ышанып киләчәк тормышка,

Сокланып кешеләр гыйшкына

Моң тулы тынгысыз күңелем

Яшәргә, яшәргә ашкына.

Исәнмесез, дускайларым минем,

Газиз җирем, якты кояшым.

Гүзәл чәчәкләрем, бөек кешеләрем

Исәнмесез, исәнмесез!

Барысы бергә: Хуш киләсең, Нәүрүз.

Нәүрүз: Бүген бөтен җир йөзендәге мөселманнар мине зурлый, Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бала:

Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Бабай: Нәүрүзбикә, кызым, безне бу язда нәрсәләр көтә? Ачлыкмы, туклыкмы, кайгы хәсрәтме, әллә бәхетле, шат көннәрме?

Нәүрүз: Хөрмәтле дуслар, сез эш сөясезме?

Халык: Сөябез.

Нәүрүз: Арагызда ялкаулар юкмы? Җир эшен яратасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин бик шат. Алтын куллы уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә. Җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.

Бабай: Рәхмәт, кызым.

Нәүрүз: Газиз балаларым, улларым, кызларым! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер- берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.

Бала:

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Бала:

Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

(кыңгырау тавышы ишетелә, гармун тавышы).

Алып баручы: ишеттегезме, кыңгырау һәм гармун тавышы. Тагын кунаклар киләләр ахыры. Менә кем килә безгә, рәхим ит түребезгә.

Балалар: Кыш бабай, Кыш бабай, ни хәлләрең бар, бабай?

Кыш бабай: Бу нинди җыен монда? (Нәүрүзгә)

Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең,

Ха- ха- ха!

Бер өрермен - җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр,

Ике өрсәм - кар ятар,

Елга-күлгә боз катар,

Кит, Нәүрүз, кит.

Нәүрүз.

Шап итсәм – җил тынар,

Елмайсам – карың елар.

Үзең кит, кыш!

Кыш бабай.

Минем җитез тайларым бар,

Гыйнвар, февраль айларым бар.

Нәүрүз.

Минем дә бит тайларым бар

Җитез апрель, майларым бар.

Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә. Ходай тәгалә табигатьне шулай яраткан.

Кыш бабай. Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.

Нәүрүз: Бөтен шартларыңны да үтәрмен.

Кыш бабай: Менә балалардан сорыйк әле, мәкальләрне синең турыда күбрәк беләләрме, әллә минем турыдамы?

Балалар:

Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.

Кар күп яуса, иген уңар.

Яз языл, кыш кысыл.

Язның бер көне ел туйдыра.

Сары сулар акмый кыш булмый.

Язгы көн – яшь килен йөзе.

Алып баручы: Кыш бабай, Нәүрүзбикә, менә күрәсеңме, балалар икегезне дә яраталар.

Кыш бабай:

Рәхмәт, рәхмәт.

Менә хәзер карыйк әле ярышып,

Бераз аркан тартышып.

Нәүрүз: Мин риза.

Балалар:

Кыш бабай, ачуланма

Яратсак та үзеңне

Быелга син китеп тор,

Нәүрүзгә бир көнеңне.

Кыш бабай:

Әле минем көчем җитәрлек.

Менә кашык, менә күкәй

Тот кулыңа чибәркәй

Син дә йөгер, мин дә калмам,

Кайсыбыз алдан килер?

Алып баручы: Кыш бабай, карт булсаң да үзең хәйләкәр син. Яңа ел бәйрәмендә биегән идең, Кыш бабай биеп китә.

Уеннар уйнала.

1) Җеп чорныйлар.

2) Ятып ялау (тәлинкәдән он ялау).

3) 10 кыз, 10 малай исемен әйтү.

4) Бер татар көенә 2 төрле бию.

5) Ике командага 2 төрле җыр.

6) Хуҗа Насретдин сорауларына җавапка бүләк - җыр җырлау.

7) Хуҗа сорауларына җаваплар.

Кыш бабай:

Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Нәүрүз кызым, көчле, нык бул.

Бу сабыйлар хакына.

Нәүрүз:

Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Тук булсын малларыгыз.

Мул булсын балларыгыз.

Имин йортта торыгыз.

Кәеф – сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз.

Моңаеп утырмагыз.

Уйнагыз да, көлегез,

Биегез дә, җырлагыз.


Бәйрәм җыр – бию белән барлык халык катнашында дәвам итә.

Урамда зур казанда ботка пешә, шашлык кыза. Халык бәйрәм итә, күңел ача.


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 03.02.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров108
Номер материала ДВ-411657
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх