Инфоурок Другое КонспектыСыйныфтан тыш чара. Һәрвакыт булсын әниләр.

Сыйныфтан тыш чара. Һәрвакыт булсын әниләр.

Скачать материал

Һәрвакыт  булсын  әниләр!

Максат: әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.

 

 Җиһазлау: Видеоролик “Һәрвакыт  булсын  әниләр!, презентация.

Алып  баручы:

Бүген без дөньяда иң кадерле булган  кешеләр - әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте.
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны  алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.

Кадерле әниләр! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт көләч, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!
Бу чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен!

Әле ярый җирдә чишмәләр бар!...
Җырлар өчен чишмәләр кайдан килер иде?...
Әле ярый җирдә болыннар бар!
Гүзәллекне ничек таный белер идең...
Әле ярый җирдә әниләр бар!...
Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?
Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар...
 Видеоролик  карала.

Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово. Материнская   любовь греет нас до старости. Мама учит нас быть мудрыми, дает советы,  заботиться о нас, передает свои песни, оберегает нас.

Младенец старательно складывает по слогам  «Ма-ма» и почувствовав удачу, смеется счастливый. Мама!  Вслушивайтесь, как гордо звучит этот слово! В  народе живет много добрых слов о матери. Например:

 При солнышке -  тепло, при матери  – добро.

                           

  Ана өчен баладан газиз  нәрсә булмас.

 Нет лучшего дружка, чем родная матушка.

 

  Баланың  бармагы  авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

 

  Без отца полсироты, а без матери и вся сирота.

 

  Улы  данга  чыкса, анасы яшәрер.

Алып баручы:

Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

1 укучы. Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

2 укучы. Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

3 укучы. Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә
- як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр ю
к.

4 укучы. Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
Тормыш яме
- әнкәй, хатын - кыз!

А.б. Кадерле әниләр! Сезгә  тыныч, шатлыклы көннәр, корычтай сәламәтлек, озын гомер, эшегездә уңышлар телибез!

 Сезнең  өчен   __________ сыйныфы укучысы  Гаязова Алия  “ Бүләк “ җырын  башакара.

“Әни”шигыре


Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.
Җил – яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!

 

 

 

“Бүген әниләр бәйрәме” шигыре.

Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар

Без дә котлыйк әниләрне
Теләгебез безнең дә:
Мәңге шулай кояш кебек

Балкыгыз күгебездә.

 

 Алып баручы: 2 нче в  сыйныф  укучысы  Петрова Динара    башкаруында  “ Яраткан безнең әни” җыры.

 

"Бүген көн гади түгел"

Бүген гади көн түгел бит.                                                Җилнең дә беләсе килә
Моны балалар белә.                                                          Чәчебезне тарата.
Елмаеп сәламләшәләр                                                      Әйтегезче, нинди көн?- дип,
Әни, әбиләр белән.                                                            Бәйләнде, аптырата.
Болытлар йөриләр арттан.                                                һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Белмәкчеләр алар да.                                                         Бүген гади көн түгел.
Әйтә күрик, үпкәләтсәк,                                                   Бүген - Әниләр бәйрәме,
Тотынырлар яварга.                                                           Шуңа күңел шатлана.

А. Б.  Әни, әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Балалар шатлыгын, кайгы - хәсрәтен дә алар беренчеләрдән булып уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.  Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгы  - шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше – ана. Татар халкында шундый мәкаль бар:

“Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың”.

3 нче  сыйныф  укучысы Залялиева Альбина. “ Әниемә бүләгем “ җырын башакара.

   4 нче  в  сыйныф  укучылары.

   “Бушлык”

Өйнең эче яп - ялангач,                                                              Бөтен нәрсә үз урынында
Белмимен әллә нигә                                                                   Тик җитешми әллә ни...
Кайтып та керәсе килми                                                            Әй , онытып торам икән:
Бүген бөтенләй өйгә.                                                                  Өйдә юк бүген әни!

“Әнием .

Син әнием, минем өчен                                                             Тыңлап бишек моңнарыңны
Бу дөньяда бер генә.                                                                   Елавым басылган бит.
Елмайганда йөзләреңнән                                                           Телем дә минем иң әүвәл
Бар өйгә нур бөркелә.                                                                “Әннә!”  дип ачылган бит.
Әнием”

Әнием минем матур,
Күзләре якты, көләч,
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
Әни миңа елыша
Битләре аның кайнар
Ә куллары йоп- йомшак.
Конфет та кирәк түгел
Кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
Алдым инде кочаклап.

“ Бүләк”. 

Бүлмә эче ыгы - зыгы-                   Идәннәрне юды, аннан                                        Әни миңа әкият сөйли,

Безнең өйдә зур бәйрәм,            Сулар сипте гөлләргә.                                           Кулларында бәйләве.

Әти чәчәк бүләк итте                     Бүгенге көн охшамаган                                        Нигә көн дә булмый икән

Әниемә зур бәйләм.                                           Бер дә башка көннәргә.                                         Бу әниләр бәйрәме? 

“Әти дә эштән кайтты”  ( Никитин Кирилл)


Әти дә эштән кайтты,                                                           Әти әйтә: “Мин ач ,- ди
Әни дә эштән кайтты.                                                           Кайчан була ул аш?”-ди.
Әти диванга ятты,                                                                 Әни әйтә:“Үзең дә булыш,
Әни кухняга чапты.                                                               Алай булгач,- ди.
 
Әти әйтә: “Мин ир,- ди         
Аш пешерә белмим, -ди.
Мин кухняда йөрмим, ди.
Юкса “җитмеш һөнәр аз,
диләр, егет кешегә,
Безнең өйдә әти түгел,
Әни егет, әни белә
Чөнки бөтен эшне дә.

Мин әнигә булышам” шигыре.  
Әни пәрәмәч пешерә                                                                Мин дә булыштым әнигә
Вак итеп, тәмле итеп.                                                                Пәрәмәчләр ясарга.
Без табында чәй эчәбез                                                             Үзең эшләгәч, тәмле ул-
Бергәләп, тәмле итеп.                                                                Кирәк эшләп ашарга!

2  нче  А сыйныф  укучысы  Камалиева  Илүсә. “ Мин әнигә булышам” җырын башакара.

Алып  баручы : Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. “Әнкәй дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз, туган телебезне дә ана теле дип йөрибез.

“Туган тел . 

Айдай, кояштай кадерле
Син – ул әнием.
Иң ягымлы, иң матуры
Син ул- әнием.

Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем - әнием.
Яктылыкта, яхшылыкта
Әниемә тиң илем.

Һәркемнең дә  әни сүзен   
Әйтеп теле ачыла.
Әни сүзен укыйбыз без
Әлифбаны ачуга.

Әни дигән ягымлы сүз
Безнең йөрәк түрендә.
Сакланыр ул мәңге- мәңге
Һәрчак безнең күңелдә.

А.б  Сәламәтлек ташламасын сезне,  һәр көнегез үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья  иминлеге  юлдаш  булсын сезгә алда    да.

Хасаншин Айдар  “ Рәхмәт сезгә” җырын башакара.

“Әниләр рәхәтләнсенннәр”. 

Әниләр рәхәтләнсеннәр

Тәмле чәчәк исенә.

Зур уңышлараг ирешсен

Һәр әни үз эшендә.

 

Без дә шушы гөлләр кебек

Әниләрне котлыйбыз!

Шуңа күрә без аларга

Иң матур җыр юллыйбыз.

 

Әниләр бәйрәме көнендә
Җырламый калырга буламы?
Әниләр булмаса, әниләр булмаса
Җылытыр иде кем дөньяны?

“ Җырлыйм әнием турында” 4 нче в сыйныф  укучылары.

 

Алып  баручы.

 

Татар  биюе.   4 нче в сыйныф укучылары.

 

5  нче а сыйныф укучысы.   Альбина “ Әниемә” җыры.

Ансамбль  “ Әйлән – бәйлән”

“ Шакмаклар”.

Алия  –  Илүсә “ Хәерле иртә”

 

Алып баручы:

 

Сабыр, йомшак күңелле әнил­әребез, әбиләребез! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калы­гыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез. Бала хәсрәтләре күрмичә, аларның игелекләрен күрергә язсын. Бәхетле булыгыз!

 Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек!

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сыйныфтан тыш чара. Һәрвакыт булсын әниләр."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Техник-конструктор

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 891 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.12.2015 583
    • DOCX 64.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хабибуллина Фарида Фоатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хабибуллина Фарида Фоатовна
    Хабибуллина Фарида Фоатовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12868
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Мини-курс

Искусственный интеллект: тексты и креативы

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство в контексте современности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективное взаимодействие с детьми: стратегии общения и воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 361 человек из 65 регионов