Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Сыйныфтан тыш чара: “Тукай – безнең күңелләрдә”.

Сыйныфтан тыш чара: “Тукай – безнең күңелләрдә”.


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Сыйныфтан тыш чара.

Тема: “Тукай – безнең күңелләрдә.

Максат: балаларның Габдулла Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү; шагыйрь иҗатына, тормышына кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү, сәнгатьле сөйләүне ныгыту.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, әкият, шигырьләренә карата ясалган рәсемнәр,презентация.

Кичәнең барышы:

(Залда “Бәйрәм бүген” җыры яңгырый.)

Алып баручы:

-Хәерле көн, балалар! Әйе, чыннан да бүген без бәйрәмгә җыелдык. Ә

кем белә, без нинди бәйрәмгә җыелдык икән соң? (Г.Тукайның туган көне якынлаша.)

  • Бик дөрес. Чөнки 26 нчы апрель көнне – яраткан,

хөрмәт иткән шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул – табигатьнең иң матур чагында, язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда бөреләр уянган вакытта туган.

Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаять зур рухи байлыгын калдырган. Без бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча үткәреләчәк кичәгә җыелдык. Кичә уен формасында, ике командага бүленеп үткәрелә. Уеныбыз 6 турдан торачак.

  • Уен - ярыш булгач, сезнең белемнәрегезне жюри әгъзаләре бәяләп барачак. Әйдәгез, алар белән танышып китик.(Танышу.)

  • Уенны башлыйбыз.

I тур.

Алып баручы:

  • Һәр командага да өй эше бирелгән иде. Сез командага исем сайларга һәм девиз табарга тиеш идегез. Әйдәгез, сүзне капитаннарга бирик.

1нче команда:

  • Безнең исем: “Карлыгач”

Безнең девиз: “Уңган, җитез карлыгач,

Бигрәк рәхәт дус булгач!”

2 нче команда:

  • Безнең исем: “Без – Тукай оныклары”

Безнең девиз: “Без - белемебез белән көчлебез!”

II тур.

Алып баручы:

  • Икенче тур “Бездән сорау – сездән җавап” дип атала. Сорауларга дөрес һәм тиз җавап бирергә кирәк.

1 нче командага

  1. Г.Тукай туган ел? (1886нчы ел)

  1. Тукайның туган авылын әйтегез. (Кушлавыч)

  2. Г.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)

  3. Кырлай дигән авылдан кем исемле абзый нәни Тукайны үз өенә

сыйдыра? (Сәгъди абзый)

  1. Г.Тукай елның кайсы фасылында безнең арадан китә? (яз көне,15.04.1913.)

  2. Кәҗә белән сарык” әкиятендә төп геройлар ничә бүре башы табалар? (бер)

  3. Карлыгач” шигырендәге кошчык нәрсәдән оя ясый?(балчыктан)

  4. Кайсы әкияттә йорт хайваннары сөйләшә? (“Кызыклы шәкерт”)

  5. Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме ничек? ( Фатыйма)

2 нче командага

1. Шагыйрь үлгән шәһәр. (Казан)

2. Әтисең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф)

3. Кечкенә Тукайга кем дип дәшәләр? (Апуш)

4. Әтисе үлгәч, нәни Тукайны асрамага дип Кушлавыч авылында кем исемле әбигә бирәләр? (Шәрифә карчык)

5. Тукай үлгән ел. (1913)

6. “Шүрәле” әкиятендә нинди авыл табигате сурәтләнгән ? (Кырлай)

7. Кайсы әсәрендә бөҗәкләр сөйләшә? (“Бала белән күбәләк”)

8. Урлашмаска кайсы әкият, ягъни кем өйрәтә? (“Су анасы”)

9. Кайсы әкият хәйләгә корылган? (“Шүрәле”)

Алып баручы:

Ә хәзер I нче һәм II нче тур нәтиҗәләре буенча сүз жюри әгъзаларына бирелә. (Жюри әгъзаларының сүзе тыңлана.)

III тур.

Алып баручы:

-Ә хәзер икенче өй эшенә күчәбез. Һәр команда яттан Г.Тукайның шигырьләрен сөйли.

IV тур.

Алып баручы:

  • Бу тур “Әйтәм табышмак – җавабын табып бак” дип атала.

Һәр төркем, чиратлап, табышмакның җавабын һәм җавапның Г.Тукайның кайсы әсәреннән икәнен әйтә.

1. Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Яткала җирдә посып. (Күбәләк. “Бала белән Күбәләк”)

2. Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның ... (Сарык. “Кәҗә белән Сарык”)

3. Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт.

Ә исеме ничек? (Эт. “Кызыклы шәкерт”)

4. Кулы юк, балчык ташый.

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач. “Карлыгач”)

5. Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә –

Нур сибә бар кешегә. (Кояш. “Эш беткәч уйнарга ярый”)

6. Чәчен тарап алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Һәм шуннан соң суга чума –

Нәрсә кала басмада? (Тарак. “Су анасы”)

7. Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә. “Гали белән кәҗә”, “Кәҗә белән сарык”)

8. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозау, сарык эзли. (Бүре. “Кәҗә белән сарык”)

Алып баручы:

  • Ә хәзер III нче һәм IV  нче тур нәтиҗәләре буенча сүз жюри әгъзаларына бирелә. (Жюри әгъзаларының сүзе тыңлана.)

V тур.

Алып баручы:

  • Бу турыбыз “Игътибарлымы без?” дип атала. Һәр команда чиратлашып җавап бирә.

  1. Кайсы шигырь артык?

а) “Бала белән күбәләк” в) “ Гали белән кәҗә”

б) “Кызыл ромашка” г) “ Буран”

2. Бу әсәрләрнең кайсын Г.Тукай язмаган?

а) “ Сертотмас үрдәк” в) “ Шүрәле”

б) “Су анасы” г) “ Кәҗә белән Сарык”

3. Бу юллар кайсы шигыреннән?

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

а) “Тәүфыйклы песи” в) “ Кызыклы шәкерт

б) “Кошларга” г) “ Сыерчык”

4.”Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала янына нәрсә килми?

а) Кояш в) Эт

б) Сандугач г) Алмагач

VI тур

Алып баручы:

  • Балалар, Г.Тукай бик мәгънәле, тирән эчтәлеккә ия булган тагын нәрсәләр иҗат иткән? (Мәсәлләр.)

  • Әйе, мәсәлләр турында сөйләшербез хәзер. Мин сезгә мәсәлләрдән өзек укып күрсәтәм. Сез бу мәсәлнең исемен атарсыз һәм анда сүзнең нәрсәләр турында баруын аңлатырсыз. Һәр төркем чиратлап җавап бирә.

Карлыгач”ларга: “... – Кара әле, иптәш! Көзгедә нинди кыяфәтсез, нинди ямьсез бер хайван күренә. Кара әле, аяклары нинди кәкре, кара әле, йөзе нинди килешсез!..” (“Көзге һәм маймыл” дан өзек)

Без – Тукай шәкертләре”нә: “...Миңа туган-үскән җирем кадерле. Мин үземнең кәрәзле балым белән алпавытларны, байларны, хәтта авыл кешеләрен үземә гашыйк иттем...” (“Умарта корты вә чебеннәр”дән өзек)

Алып баручы:

  • Хөрмәтле жюри әгъзалары, бүгенге бәйрәм дәвамында

белемнәрен сынап караган балаларга гомуми бәя бирер минутлар да якынлаша. Без бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильм караган арада, сез фикерләрегез белән уртаклашып алыгыз. (Нәтиҗә ясала, җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.)

Алып баручы :

Салкын көннәр үтеп, яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең, бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

Туган җире, халкы турындагы

Шигырьләрең мәңге яшь синең

Син үзең дә безнең күңелләрдә

Япь-яшь Тукай булып яшисең.

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар, -

Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп,

Язлар сиңа гөлләр ташырлар.

Халык моңы синең моңың булды,

Халык күңеле – синең күңелең.

Ил гомере, халык гомере кебек

Озын булсын, Тукай гомерең!

  • Хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкарыйк.

  • Шуның белән сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган уен - кичәбез тәмам. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телибез.








Автор
Дата добавления 27.11.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров306
Номер материала ДВ-201598
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх