Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Сыйныфтан тыш чара"Әнием - кадерлем минем"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Сыйныфтан тыш чара"Әнием - кадерлем минем"

библиотека
материалов

А.Шамов исемендәге Татар Танае гомуми урта белем бирү мәктәбе















Әнием, кадерлем син минем!

(сыйныфтан тыш чара)























Максат: укучыларда әниләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү; халкыбызның телен, гореф – гадәтләрен өйрәнү; мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру.

Җиһазлау: магнитофон, ана һәм бала рәсемнәре, аналар турында мәкальләр һәм әйтемнәр.



Укытучы:

Кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар!

Бүген кояш нурын сибә – сезнең өчен,

Балалар шат елмая – сезнең өчен,

Җырларыбыз, шигырьләребез – сезнең өчен.

Чөнки җир йөзендә иң кадерле, иң сөйкемле, иң матур, иң гүзәл кешеләр – безнең әниләребез.

Йодрык чаклы гына бер гәүдә

Мыш – мыш килеп ята биләүдә.

Шомырт чәчәк аткан бөркелеп

Күктә яшь ай тора бер телем.

Айдан, йолдызлардан кече син

Тудың икән – димәк, кеше син.

Әни гаиләдә иң якын, газиз кеше.Ул яшәүгә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын – күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый.

Ә укучыларыбызның кадерле әниләренә нинди сүзләре бар икән?

Кем дөньга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп

Кайгыларга түзем, сабырлы?



Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә – як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме – Әни, хатын – кыз.



Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Безнең мәктәбебездә.

Кадерле әниләребезне

Котлыйбыз һәммәбез дә.



Үзебезне матурладык,

Пөхтә итеп киендек.

Бәйрәмгә әниләр килгән

Бергәләшеп сөеник.



Укытучы:

Кызып – кызып бәхәсләшә

Бүген бездә балалар

Рәзил, Данис белән Фәнис

Диана һәм Алмазләр.







Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың, малай,

Ашап карасаң менә.





Өчпочмакка җитми инде

Ни генә әйтсәгез дә.

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер лә.



Камыр тылсымга әйләнә

Минем әни кулында.

Кәнфит – прәннек кирәк түгел

Гөбәдия барында.



Кыстыбыйны бик яратам,

Бәлешне дә үз итәм.

Әнием кебек пешекче

Бар микән җирдә бүтән?



Чәк – чәк белән торт ясарга

Минем әни бик оста.

Тәмле, татлы ризыкларны

Әтием дә ярата.



Мактанышмагызчы, зинһар

Иң оста минем әни.

Сумса, пилмән, шәңгәләрне

Вәт пешерә, билләһи.



Сез бәйрәмнең иң түрендә

Сөекле хатын – кызлар.

Бары тик сезнең хөрмәткә

Яңгырый безнең җырлар.

(Әниләргә багышланган җыр)

Кайтабыз да китәбез шул.

Иң – иң сабыр, иң – иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.



Әни сүзе – бөек сүз

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң – иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек була алмас.



Әгузеңне әйттеңме, балам, дип

Сорыйсың син әнием һәрдаим.

Сабыйлыгым белән онытылсам

Кичерсәнә мине, ходаем.



Син өйрәткән догаларны, әнием,

Кабатлыйм һәр көн, һәрдаим.

Сабыйлыгым белән онытылсам

Кичерсәнә мине, ходаем.

Укытучы:

Хөрмәтле кунаклар!

Бәйрәмебезне бәйге – уен рәвешендә дәвам итәрбез.(Әниләр ике командага бүленеп утыра) Иң элек командалар бер – берсен сәламләргә тиеш.

Шатлык” командасы:

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктык сезнең каршыга.

Уңганмы без, зирәкме без-

Сыналырбыз җыр – моңда.



Гүзәллек” командасы:

Яратыгыз, алкышлагыз,

Хәер – фатиха сездән.

Тапкырлыкның бу бәйгесе

Җиңү көтә бит бездән.

Укытучы:

Балагызның берәве сез

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.



Бәйгебезне башлап җибәрәбез.



Хәзер без һәммәгезгә

Табышмаклар әйтәбез.

Тапкырлар һәм зирәкләрдән

Дөрес җавап көтәбез.

1 бәйге

(Тапкырлар бәйгесе)

  1. Сөйдергән дә шул, биздергән дә шул.(тел)

  2. Иң татлы да шул, иң ачы да шул.(тел)

  3. Балтасыз-пычаксыз кечкенә генә өй эшләгән(кош оясы)

  4. Җил үтми, күз үтә(тәрәзә)

  5. Ул кешедән калмас, кеше дә аннан калмаска тырышыр(Сәгать)

  6. Дөньяда нәрсә тамырсыз үсә?(таш)

  7. Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк(су)

  8. Тәне тышта, күлмәге эчтә, мәлихәсе башында(шәм)



Укытучы:

Әле ярый җирдә әниләр бар!

Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?

Әле ярый җирдә болыннар бар!

Гүзәллекне ничек таный белер идең?

Әле ярый җирдә чишмәләр бар!

Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?

2 бәйге

(Җыр бәйгесе)

(Әниләр караокега кушылып җыр башкаралар).

Укытучы:

Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулына.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

Мөмкин булса, җыеп учларыма,

Бирер идем кояш нурларын.

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын

Нигә яшьлек,
Янмагач та, көймәгәч тә?

Нигә тормыш,

Бәйрәм көннәрендә

Рәхәтләнеп, бер елмаеп көлмәгәч тә.

3 бәйге

(Актерлар осталыгы конкурсы)

Сезне эт тешләде.

Сез энәгә утырдыгыз.



Бәйрәмебез гөрләп барсын,

Уен – көлке күп булсын.

Әйдәгез, әниләр, биик,

Балалар карап торсын.

4 бәйге

(Бию конкурсы)



Һичбер нәрсә алыштыра алмый

Һәр нәрсәдән ана олырак.

Нәрсә бар соң җирдә кадерлерәк,

Әнкәй сөюеннән җылырак.



5 бәйге

(Кыршау әйләндерү конкурсы)

Ә хәзер әзрәк хәрәкәтләнеп алыйк. Һәр командадан 1 әр катнашучы чыгу сорала. Кем озаграк билендә кыршау әйләндерә ала?







6 бәйге

(Тәмлетамак конкурсы)



Укытучы:

Җаның назга сусаганда

Назлап сөюче кирәк.

Ашың бүген бигрәк тәмле

Пешкән” – диюче кирәк.

Безне әниләребез кашыктан ашату гадәти күренеш.Ә алар үзләре балалары кулларыннан ашый аламы икән?

Ике укучы һәм ике әни чакырыла. Кайсы укучы әнисен тизрәк ашатыр икән?

7 бәйге

(Әдәп төбе – матур гадәт)

Укытучы:

Татар халкы – әдәпле, дөрес сүзле, туры халык. Ул элек – электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән. Бәйгенең эчтәлеге моннан гыйбәрәт: укучылар сезгә ситуация тәкъдим итәрләр, ә сез аларны халык педагогикасына нигезләнеп тәмамларга тиеш буласыз.Җавапларда халык әйтемнәре, мәкальләр булырга тиеш.

  1. Роза мәктәптән кайтты да, букчасын бер почмакка куеп, сиздермичә генә бүлмәсенә үтте. Әбисе:

  • Кызым, ашарга чык, - дип, табын янына чакырды.

Роза чыгып, әкрен генә ашый башлады.

  • Балам, бүген нинди билгеләр алдың? – дип сорады әбисе.

Роза эндәшмәде.

  • Әллә бер фәннән дә сорамадылармы?

Роза елап җибәрде. Ул, тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле, “2”ле билгесе алганын әйтте.

Әби бу очракта нәрсә әйткән икән?



  1. 1 нче сыйныф укучысы Салаватка әнисе фатир ачкычын бирде:

  • Улым, мәктәптән кайткач, ишекне үзеңз ачып керергә туры киләчәк.

Менә сиңа ачкыч, - диде.

Салават, шундый зур үскән малай икәнен раслар өчен:

  • Бауны үзем тагам, - диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды.Ләкин бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе нәрсә дияр?

Укытучы:

Башка беркем эндәшмәгән кебек

Син генә тик дәшә аласың.

Синең кебек тагын кем генә соң

Сөя ала икән баласын?

8 бәйге

(Танып бел)

Укучылар кулларын алга таба сузып торалар. Әниләр, күзләрен йомган килеш, үз балаларын кулларыннан танырга тиешләр.

Укытучы:

Кайберәүләр: “Кояш – бер генә!”ди,

Мин килешмим, икәү ул минем!

Аның берсе балкый күк йөзендә

Икенчесе өйдә – әнием.

Бер кояшым бирә тормыш уты.

Икенчесе – йөрәк җылысы.

Гомеребез үтсен шулар белән

Шул бәхетнең иң – иң олысы.

9 бәйге

(Мумие)

Ике укучы һәм ике әни чыгып баса. Әниләр укучылардан “Мумие” ясарга тиеш булалар. Кем җитезрәк һәм остарак булып чыгар?



Укытучы:

Ана куены кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән



Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

10 бәйге

(Ромашка конкурсы)

  1. Син нинди хатын – кыз сәхнә осталарын беләсең?

  2. Нинди хатын – кыз язучыларны беләсең?

  3. Нинди хатын – кыз композиторларны беләсең?

  4. Нинди хатын – кыз җырчыларны беләсез?


Укытучы:

Ул – гүзәллек. Җирдә ярсу көч ул.

Эшли ала барсын, барсын да.

Без һәрвакыт шуның барсы өчен

Бурычлыбыз ана каршында.

Әниләр бәйрәме чәчәксез үтми.

11 бәйге

(Чәчәк исемнәре кергән хатын – кыз исемнәре әйтү)

12 бәйге

Укытучы:

Әлеге бәйге шигырь юллары белән бәйле.Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырьләреннән өзекләр укырмын. Сез аларны дәвам итәрсез.Шигырьнең исемен, авторын әйтерсез.

  1. Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында”

(Җ.Тәрҗеманов. “Иң матур җыр”)

2. “И туган тел, и матур тел,

Әткәм – әнкәмнең теле!”...

(Г.Тукай. “Туган тел”)

3. “Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен...”

(Р.Миңнуллин. “Әни кирәк”)

4. “- Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?”

(Н.Исәнбәт. “Иң матур сүз”)



13 бәйге

Бәйгебезне дәвам итәбез. Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль сүзнең җиләге, диләр.Хәзер мин мәкаль башлыйм, сез аның ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.

Мәкаль башлыйм, син төгәллә

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,

Күрсәтсеннәр үзләрен.

Бала – бавыр ите, ................................ ир – йөрәк ите.

Бала үз ризыгы белән.......................... туа.

Баланың бармагы авыртыр,..................ананың йөрәге авыртыр.

Бала суга төшәр......................................ана утка төшәр.

Улы бар улдан көлмәсен,.......................кызы бар кыздан көлмәсен.

Ул анасы – губернатор, ..........................кыз анасы посып ятар.

Табагына карап ашын эч,.......................анасына карап кызын коч.

Бала ананың йөрәк тамырыннан, ........атаның җилкә тамырыннан.

Бала өчен ананың йөрәге авыртыр,....атаның беләге авыртыр.

Ир”сукыр”, хатын”телсез” булса,...........тормыш яхшы барыр....



(Хөкемдарлар үз фикерләрен туплап, нәтиҗә чыгарганчы, бию башкарыла)



Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Менә хәзер күрерсез!

Нәни кулларыбыз белән

Тик сезгә диеп кенә

Әзерләдек бүләкләрне

Бик күп көч куеп менә.



(Әниләргә, кунакларга бүләкләр тапшыру.)



Бәйге нәтиҗәләре белән танышу.

Укытучы кичәне шигырь юллары белән тәмамлый.



Кая барсам, шунда әнкәй йөзе

Кая барсам әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә.

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларга бит бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Һәм кояштан һәйкәл салырлык.

Балалары өчен хәсрәтләрдән

Акшарланган чәче агарган.

Йөрәгебез бозга әйләнсә дә

Бер җылы сүз әйтик аларга.

Әнкәйләрне күз карасы кебек

Саклый белик җәбер – золымнан.

Нигә генә кадерен белмәдем дип

Үкенерлек булмыйк соңыннан.

Күмәк җыр. Бәхеттә, шатлыкта...



Хөрмәтле әниләребез, килгән кунаклар! Кичәбез шуның белән тәмам. Кичәгә килгәнегез, катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт. Исән – сау булыгыз. Балаларыгызга киңәшләрегез, ягымлы карашыгыз белән һәрвакыт ярдәм итегез, йөзегездән елмаю китмәсен. Бәхетле булыгыз!




























Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 25.01.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров119
Номер материала ДВ-376798
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх