Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыСыйныфтан тыш чара.Татар халкының яратып уйный торган уеннары

Сыйныфтан тыш чара.Татар халкының яратып уйный торган уеннары

Скачать материал

Татар халкының яратып уйный торган уеннары

Сыйныфтан тыш чара

Абдуллина Гөлфинә Наил кызы

(татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

Уенның максаты.

1. Татар халкының яратып уйнала торган уеннары белән укучыларны таныштыру.

2. Туган ягыбыз  талантлы кешеләре турында мәгълүмат бирү, укучыларның бу темага караган белемнәрен барлау, тирәнәйтү.

3. Укучыларда уен күнекмәләре булдыру, җирле әдәбиятка кызыксыну уяту, һәрьяклап камил булган шәхес тәрбияләү.

 

Җиһазлау: интерактив такта, презентация материаллары, Кама Тамагы әдипләренең Китапларыннан,фотолардан күргәзмә; уеннар өчен: 7 урындык, 5 яулык (күз бәйләгеч), 1 тукмак, 1 йөзек, ромашка (таҗларында бирем, сораулар язылган).

 

Уеннар:

1. Гөлбану                                 6. Кем артык?

2. Назалы                                  7. Җебегән

3. Йөзек салыш                          8. Тукмак

4. Башмаклар                             9. Кем өлгер?

5. Капкалы

 

Уенда катнашалар:

1. Алып баручы

2. 10 уенчы

3. Гармунчы

 

Уен барышы.

Алып баручы. Хәерле көн, укучылар, әдәбият сөючеләр, укытучылар, кичәбез кунаклары.  Бүгенге кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бүген без сезнең белән халкыбызның яратып уйный торган уеннары, туган  ягыбыз  Кама Тамагы районында туып- үскән  талантлы кешеләр белән танышырбыз.

Уен тәртибе мондый-кем җиңелә,шул җавап бирә.

Алып баручы. . Беренче уен “Гөлбану”ны башлар өчен безгә уенны алып баручы кирәк. Әйдәгез, санамыш әйтеп аны билгелик.

Уенчылар түгәрәккә басалар, 1 уенчы санамыш әйтә.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал – мин чык!

Ары алачык, бире алачык,

Кыр капкасы шыр ачык;

Анда чыпчык, монда чыпчык,

Син дә торма, йөгереп чык!

Алып баручы. Чыгучы –Даша        Димәк, “Гөлбану” уенын башлаучы        була. Уенның эчтәлеген исегезгә төшерәбез: уенда катнашучылар түгәрәккә кулга-кул тотынып басалар. Уртада          кала. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Гөлбану.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шуны эшләргә могу.

Җыр туктагач,     бию хәрәкәтләре ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлыйлар. Бу хәрәкәтне дөрес кабатламаучылар булса, җәза бирелә. Уенны башлыйбыз.

/Гармунчы уен көе уйный, уенчылар җырлап әйләнәләр, көй туктый, бию көе башлана,          бии, аның артыннан уенчылар кабатлыйлар. Уенда ялгышкан уенчыга җәза бирелә./

Алып баручы. Уенның беренче җиңелүчесе билгеле булды, аңа җәза бирелә. Ак чәчәк таҗларында биремнәр, сораулар бирелә, шуларга җавап бирергә кирәк.

 

Кама Тамагында уып -үскән әдипләрдән кемнәрне беләсең? Исем, фамилияләрен санап чык.

 

/Уенчы җавап бирә. Экранда  Ибраһим Гази,Туфан Миннуллин,Һ.б портретлары күрсәтелә/

Алып баручы. Рәхмәт сиңа.

Икенче уенны уйнарга әзерләник. Ул - Назалы уены. Уен болай уйнала: уйнаучылар парлашып бер сызыкка тезеләләр. Алда бер парсыз уенчы кала. Гармунчы көй уйный башлый. Уенчылар, бию хәрәкәтләре ясап, уенчыга багышлап җыр җырлыйлар. Җырның азагында ул парлар арасыннан уза, бер парның сыңарын “йолкып” алып китә һәм тезмәнең ахырына барып баса. Парсыз калган уенчы алга чыгып баса, уен яңадан башлана. Көй туктаганда ялгыз калган кеше үзенә пар табып өлгермәсә, аңа җәза бирелә.

/Уен башлана. Гармунчы көй уйный./

Җыр: 1.     Синмени, килдеңмени?

          Зәйтүн гөле өч тармаклы,

          Аның берсе синмени?

Кушымта.     Алсуланып кояш чыга таң аткач,

                   Ник сызгырып уятмадың, ошаткач?   

         2.     Исемнәре Нургата,

              Синең кебек ялкау бака

              Күпер астында ята.

         3.     Кара каеш ник  будың?

              Эш эшләргә ярамагач,

              Җан көйдереп ник тудың?

         4.     Исемнәре Алтынбай.

              Бер битендә балкый кояш,

              Бер битендә балкый ай.

/Көй туктала. Парсыз калучыга җәза бирелә./

 

? “Оныылмас еллар”,”Малайлыкта  кунакта”китапларының авторы кем? Аның үзе һәм иҗаты турында ниләр сөйли аласың?

 

/Уенчы җавап бирә, экранда  Ибраһим Газиның портреты, китаплары күрсәтелә/

Алып баручы.  , сиңа киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

Ә хәзер өченче уенны башлыйбыз. Ул уен “Йөзек салыш” уены дип атала. Бу уен барчагызга да таныштыр. Уен кагыйдәләрен искә төшереп китик. Алып баручы билгеләнә. Аны        үзенең санамышы белән билгеләр.

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык;

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык...

Уенны Алинә алып бара

Даша. “Йөзек салыш” уенын әби-бабаларыбыз болай уйнаганнар: уенчылар урындыкларга тезелешеп утыралар. Уенны алып баручы бии-бии аларның учларына “йөзек сала”. Алып баручының “Кемдә йөзек, йөгереп чык” дигән сүзләре әйтелгәч, “йөзекле” уенчы иптәшләренә сиздермичә генә торып, уеннан чыгарга тиеш, ә иптәшләре аны җибәрмәскә, тоткарларга тиешләр. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/Уен уйнала, уен барышында гармунчы күңелле татар халык көйләрен уйный./

Алып баручы. Менә инде җиңелүче дә бар. Алсу, үзеңә җәзаны үзең сайла инде.

Тиздән Бөек җиңүнең 71 еллыгы якынлаша.Авылдашларның батырлыгы турында нәрсә сөйли аласың?

 

/Уенчының җаваплары тыңлана. Экранда  авылдагы обилеск,Советлар Союзы Герое М.А.Чирков портреты күрсәелә.

Алып баручы. Җавапларың өчен рәхмәт.

Ә хәзер музыкаль тәнәфес. Җыр сөюче кызларыбыз сезгә үзләренең көй моңнарын бүләк итәләр. /Җыр тыңланыла/

- Рәхмәт сезгә, кызлар. Ә хәзер алда уйналачак уенга күчәбез. Ул – Башмаклар уены. Уенның барышы белән              таныштырыр.

Ангелина. Уенчылар түгәрәккә тезелеп басалар, аяк киемнәрен салып, алларына, түгәрәк эченә куялар, күзләрен яулык белән бәйлиләр. Гармунчы көй уйный башлый, ә алар түгәрәк буйлап берсе артыннан берсе биеп әйләнәләр. Музыка туктауга, уенчылар аяк киемнәрен табып кияргә тиешләр. Күз бәйләвечләрен салалар һәм кем ялгышкан, шуңа җәза бирәләр.

/Гармунчы дәртле көйләр уйный, көй туктала, җиңелүче ачыклана, чәчәк таҗыннан җәза сайлап алына/

Экранда Рәис Сафиуллин портреты күрсәтелә

 

? Бу кем,аның урында ниләр беләсең, шул турыда сөйлә.

 

  /Уенчы җавап бирә)

Алдагы уеныбызның исеме “Капкалы”. Уенны башлап җибәргәнче, уен тәртибе белән танышыйк. 2 ярдәмче – капкачылар кирәк. Капкачылар залда утыручы җанатарлардан сайлана. Алар кулга-кул тотышып “капка” ясыйлар. Гармунчы көй уйный башлау белән, уенчылар капка аша бии-бии чыгалар. Көй туктаганда кем капка эчендә кала, шуңа җәза бирелә. Башладык.

/Гармунчы уйный..., көй туктала, ..... җиңелүчегә җәза бирелә./

Туфан Миннуллинның нинди китапларын беләсез? Аның иҗатыннан яраткан пьессаларыгызны  атагыз.

 

/Уенчы җавап бирә

Алып баручы. Уеннар белән танышуыбызны дәвам итәбез. “Кем артык? уены. Уенның эчтәлеге болай. Түгәрәк буенча урындыклар тезеп куелган. Урындыклар саны уйнаучылар саныннан 1-гә ким. Музыка уйный башлау белән уенчылар түгәрәк буенча биеп йөриләр. Көй туктауга, һәрберсе урындыкка утырырга тырыша. Кем урындыксыз кала, шул уеннан чыга. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/Гармунчы бию көе уйный, уенчылар уйныйлар, җиңелүче ачыклана, ул үзенә чәчәк таҗыннан җәза сайлап ала./

 

“ Кама Тамагы гимны”н кемнәр язган? Авторларын әйтегез.

 

/Экранда  авторларының портретлары күрсәтелә, исем фамилияләре язылган/

 

Алып баручы. Укучылар, “Җебегән” уены сезгә танышмы? Бу уенны болай уйныйлар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә.

                   Җепсез орчык,

Чәүкә, чыпчык,

Кар, балчык,

Син кал, бу – чык!

Уенны алып баручы уенда катнашучыларга “йөзем”, “алма”, “хөрмә”....һ.б. дип, җимеш исемнәрен әйтеп чыга. Аннан соң бу исемнәрне искәрмәстән генә кычкырып әйтә башлый. Һәрбер “җимеш” үз исемен ишетүгә сикереп торырга тиеш. Әгәр тора алмаса яки акрын торса, ул “Җебегән” була.

/Алып баручы исем куша, музыка уйный, “Җебегән” җәза ала./

 

Безнең районнан нинди җырчылар чыккан?

 

/Уенчы җавап бирә. 

Алып баручы. Матур җавапларың өчен зур рәхмәт

Алдагы уеныбыз белән танышып китик. Борын-борыннан аулак өйләрнең күрке булган уен – “Тукмак” уены. Аны уйнау өчен уенчылар түгәрәккә басалар, уртада 1 алып баручы тукмак тәгәрәтә. Тукмак башы кемгә карый, шуңарга җәза биргәннәр. Алып баручыны санамыш ярдәмендә билгелибез.

Ары карадым, бире карадым,

Аны күрдем, моны күрдем,

Ә монысын күрмәдем.

/Көй уйнала, тукмакны әйләндерәләр, тукмак башы караган уенчыга җәза бирелә./

Безнең районыбызда нинди музейлар бар?Алар кемнәргә багышланган?

 

/СлайдлардаТуфан Музее.,М.Горкий музее,үзәк музей күрсәтелә

Алып баручы. Безнең уенчыларыбызның рәтләре кимегәннән кими бара. Хәзер безнең 2 уенчы калды. Аларның кайсысы җиңүче исеменә лаек булачагын нәкъ менә шушы уен ачыклар. Бу уеныбыз “Кем өлгер?” дип атала. Уен өчен безгә 2 урындык кирәк, аларны артлары белән терәп куябыз, ә урындыклар астына сузып тасма салына. Көй уйный, уенчылар урындык тирәли биеп әйләнәләр. Көй туктауга, алар урындыкка утыралар һәм, иелеп, тасманы тартып алырга тиешләр. Тасмасыз калган уенчыга җәза бирелә. Уенчыларга көч өстәп, җанатарлар, әйдәгез кул чабыйк.

/Гармунчы көй уйный, уенчылар уйныйлар, көй туктауга, алар утыралар һәм өлгер уенчы тасманы тартып ала. Җиңелүчегә җәза бирелә./

Безнең районда туып-үскән дәүләт эшлеклетәреннән кеемнәрне беләсез?

 

/Уенчы җавап бирә./

Алып баручы , уен азагына кадәр җитүең белән тәбриклибез.

Алып баручы. Алия, ә сине уенда җиңүең белән тәбрик итәбез. Әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәтең өчен сиңа зур рәхмәт, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

 

Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Алия. Тагы бер кат сине җиңүең белән тәбрик итәбез, сиңа ныклы сәламәтлек телибез, туган телгә, татар әдәбиятына, татар моңнарына булган мәхәббәтең сүнмәсен, сүрелмәсен, алар елдан-ел артып, тирәнәеп торсын. Кичә истәлеге итеп Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче әдипләребезнең китапларын һәм талисман бүләк - Ак мәчет сурәтләнгән картина бүләк итәбез.

Алып баручы. Кадерле укучылар, укытучылар, кичәбез кунаклары. Бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. Кичәдә катнашучы укучыларга һәм аларга көч биреп утырган барлык җанатарларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез. Туган як тарихына, әдәбиятына, туган телебезгә карата кызыксыну сүнмәсен, ә арта гына барсын. Ә хәзер кичәне “Гүзәл Кама Тамагы”җыры  тәмамлый.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сыйныфтан тыш чара.Татар халкының яратып уйный торган уеннары"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по кредитованию

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 899 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.02.2016 1934
    • DOCX 20.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Абдуллина Гульфина Наилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Абдуллина Гульфина Наилевна
    Абдуллина Гульфина Наилевна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4721
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 409 человек из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 527 человек

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 793 человека из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 965 человек

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 125 человек

Мини-курс

Психоаналитический подход: изучение определенных аспектов психологии личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Вероятность и статистика: формирование общеучебных умений и навыков

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство понимания: техники успешной жизни, отношений и бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе