Инфоурок Другое КонспектыСыйныфтан тыш уку дәресе.Әдәбиятта - ана образы.

Сыйныфтан тыш уку дәресе.Әдәбиятта - ана образы.

Скачать материал

Тема: Әдәбиятта – ана образы.

Максат: 1.Әниләргә багышлап язылган шигырьләрне уку, анализлау.

а) Р.Миңнуллин “Әнкәмнең догалары”,

  б)Р.Вәлиев “Нигә, әни, нигә картаясың?”

            в)М.Галиев “Су буеннан әнкәй кайтып килә.”

 2. Шигырьләрне чагыштыру һәм уртак якларын       

 табу.

 3.Әниләргә ихтирам хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: рефлексия дәресе.(катнаш дәрес).

 

Җиһазлау:проектор, презентация, җыр язмалары, ромашка чәчәге, фломастер.

 

Мотивация: Хәерле көн, исәнмесез укучылар!  Мин  Фәрхуллина Нәзилә Фаилевна, бүген сездә татар әдәбияты дәресе алып барам. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер – беребезгә елмаеп хәерле көн, күтәренке кәеф телик әле.

 

Укучы нинди авырлык белән очраша?

-Яхшы, рәхмәт,укучылар.Хәзер дәресебезне башлап җибәрәбез,әйдәгез ,экранга игътибар итик әле.

1.Сез рәсемдә кемнәрне күрәсез?

2.Рәсемдәге бала белән ананың кәефләре ничек?

- Алар шат.

3. Алар бәхетлеме?

- Әйе, алар бәхетле, чөнки алар икесе бергә.

4. Бала бәхетле булсын өчен янында кем булу кирәк икән?

-Әни булу кирәк.

 - Укучылар, дәресебезне күтәренке рухта дәвам итәр өчен җырлап алыйк әле, ләкин бер шарт бар мин кул күтәрәчәкмен, мин кул күтәргәч Сез “Әни кирәк” дигән җөмләне кабатларга тиеш буласыз.Җырның исеме дә “Әни кирәк” дип атала.

 Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк.

 

-Яхшы,афәрин, рәхмәт,укучылар.

5.Димәк безнең бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр, кем турында сөйләшербез инде?

Әйе,әниләр турында булыр.

Авырлыктан чыгу юллары.

6.Укучылар, сезнең әниләр турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?

-Ә.Еникиның “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, Ш.Камалның “Буранда” әсәрләрен укыганыз бар.

Яңа материал белән танышу.

-Татар әдәбиятында әниләр турында поэзия жанрында язылган әсәрләр дә күп. Бүген без шуларның берничәсе белән танышып китәрбез.

-Укучылар, сезнең алдыгызда шигырь текстлары ята, әйдәгез хәзер барыбыз да кулларыбызга кәгазь битләрен алып   эчтән генә шушы шигырьләрне укып чыгыйк әле.(укып бетергән кеше кәгазьне куя). (2 минут бирә)

-Рәхмәт, хәзер һәр төркемнән бер  шигырьне берәр укучы укып китәр.(2 мин)

-Яхшы, рәхмәт,афәрин.

7.Укучылар, әйдәгез уйлап карыйк әле, шигырләр кем тарафыннан сөйләнде?

-Лирик герой тарафыннан.

8.Шигырьләрдә лирик геройның нинди хис –кичерешләре салынган ?

-ярату;

-сагыну;

-борчылу;

-ышану;

9.Өч шигыръдә дә лирик геройның хис көчлелеген арттыру өчен язучылар нинди алым кулландылар?

-        Дөрес,кабатлау алымы.

10.Роберт Миңнуллинның “Әнкәмнең догалары” шигыренә көй дә язылган ,  җырны тыңлаганда уйлап утырыгыз, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Әлбәттә, әнинең догалары безне яклый, саклый, кая гына чыгып китсәк тә ул безне үзенең догалары белән озата бара.

11.Әнкәйнең догалары нинди була соң?

12.Баланың ана турында кайгыртуы кайсы шигырьдә көчлерәк чагыла?

-Р.Вәлиев “Нигә,әни, нигә картаясың”

13.Лирик герой ни өчен борчыла? Әлеге сорауга җавапны  Разил Вәлиевның бу  шигыренә дә язылган җырны  тыңлаганнан соң җавап бирерсез.

Ул әнисенең олыгая барганына борчыла.

14.Кайсы шигырьдә табигать образы  көчлерәк тасвирлана?

- М.Галиевның “Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигырендә.

15.Ә ни өчен язучы әнкәй су буеннан кайтып килә ди?16.Игътибар итегез, су образы шигырьдә ни өчен бирелгән?Су символ буларак бирелә. Ул тормыш мәгънәсен аңлата.

-Укучылар, М.Галиевның шигыренә дә көй язылган.

 Аны без алдагы биремне үтәгәндә тыңларбыз.Без сезнең белән лирик геройның хис – тойгыларын таптык, Сезнең кайсыгызга әлеге хисләр якын дип уйлыйсыз, шушы язылган хисләр астына басуыгызны сорыйм.

17.Аңлатып китегез,  сез ни өчен әлеге сүзне сайладыгыз?

-Яхшы, укучылар, рәхмәт.Хәзер тыныч кына урыннарга утырыгыз.

-        Укучылар, хәзер төркемнәрдә эшлибез. Беренче төркем Р.Миңнуллинның “Әнкәмнең догалары” шигыреннән, икенче төркем Р.Вәлиевның “Нигә,әни, нигә картаясың”шигыреннән, өченче төркем М.Галиевның “Су буеннан әнкәй кайтып килә” шигыреннән тел – сурәтләү чараларын табабыз. Моның өчен безгә ярдәмгә Раунд Тэйбл структурасы ярдәмгә килер.

-        Ягъни төркемдәге һәр укучы алдыгызга куелган ак биткә тапкан тел – сурәтләү чарасын яза.

-        1.Гипербола чиктән тыш арттыру(Саклый –яклый),чагыштыру (тылсым белән чагыштыра)стилистик фигуралар куллана (синонимнар)инверсия күренеше (кабатлыйм мин)

-        2.Риторик сорау, синонимнар,риторик өндәү.

-        3.метафора(чагыштыру)инверсия,

-        Мөстәкыйль эш.

18.укучылар,уйлап карыйк әле, әлеге  шигырьләрне укыганнан соң без нинди фикергә килдек, язучыларбезне нинди булырга өйрәттеләр?

19.Өч шигырьне нинди идея берләштерде?

-        Әниләрне яратырга, хөрмәт итәргә, алар бу дөньяда мәңгелек түгел, исән вакытларында кадерләрен белеп,хәер- фатихаларын алып яшәргә тиешбез.

 Ә хәзер укучылар, үзебезнең алдыбызда яткан чәчәк таҗларына  әниләрегезгә булган  теләкләрегезне  язып тактадагы әни сүзенә беркетеп куйыйк әле. (Берләштер тематикалап)

Укучылар, карагыз әле нәрсә барлыкка килде.

-Игътибар иткәнсездер, ромашка чәчәге барлыкка килде, чәчәккә су сипмәсәк, аны карап тормасак ул шиңә,үлә. Сез  инде буй җитеп килүче кызлар,егетләр, әниләрегезне хөрмәт итәргә, яратырга, аларга игелекле булырга тишсез,шулай булганда гына алар менә шушы ромашка чәчәгедәй матур,  шат, бәхетле булырлар.

Димәк,  дөнья әдәбиятында әниләргә багышланган әсәрләр бик күп. Рус әдәбиятында  Максим Горький да “Анадан башка шагыйрь  дә, герой да юк,”-ди.

 

-        Рәхмәт, балалар, бүген миңа булышканыгыз, дөрес җавапларыгыз өчен мин сезгә ярату билгесе йөрәкләр өләшәм. Бу безнең танышу билгесе булып калсын.

-        Дәресебез ахырына якынлаша, сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

2.Өй эше бирү.

Сез өйдә бүген алган белемнәрегезне  ныгыту йөзеннән , “Әнием”темасына миниатюр инша язырсыз, экранда минем электрон почтам, сез хәбәрләрегезне әлеге почтага сала аласыз, мин сезнең һәрбарчагызга җавап бирермен.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сыйныфтан тыш уку дәресе.Әдәбиятта - ана образы."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор по маркетингу

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 221 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.02.2016 1827
    • DOCX 38.4 кбайт
    • 10 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фархуллина Назиля Фаилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фархуллина Назиля Фаилевна
    Фархуллина Назиля Фаилевна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 10
    • Всего просмотров: 28104
    • Всего материалов: 20

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 34 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 458 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов

Мини-курс

Теоретические аспекты трекинга и менторства

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическая экспертиза в юридической сфере: теоретические аспекты

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инновационные технологии в краеведческой и географической работе со школьниками: применение туристических приемов для эффективного обучения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе