Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

"Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

библиотека
материалов


Тәрбияче Салимова Н.А.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл...

Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына,  дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!”. В.А.Сухомлинскийның әлеге фикере белән килешми мөмкин түгел.

Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шә­хес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рә­вештә башкарырга, үз ор­ганизмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – коллективыбызның төп бурычы. Мәктәпкәчә яшь ул – шәхеснең кеше буларак формалашуы гына түгел, ә балаларның физик үсешенә нигез салыну чоры да. Сәламәт бала – ул күңеле дә, психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Моның өчен без тиешле хәрәкәт, дөрес туклану, тирә-юньнең гигиеник нормаларга туры килүе, ата-аналар белән эшләүгә, гаиләдә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга, аны контрольдә тотуга зур игътибар бирәбез.

Максатка ирешү өчен яңа чаралар, белем бирүнең  нәтиҗәле алымнарын кул­ланып, балаларны сә­ла­мәт тормыш рәвешенә та­бигый чыныгу юлы белән өйрәтү, физик һәм рухи яктан үз үсеш юлын күр­сәтү, балалар, тәрбияче­ләр, ата-аналар коллективын сәламәт яшәү рәвеше идеясе тирәсенә туплау өстендә эшлибез. Бак­чада үткәрелә торган төрле бәй­рәм иртәләре сабыйда сә­ламәт яшәү рәвеше формалаштыруда зур роль уйный.

Мин икенче кечкенәләр төркемендә “Чиста булыйк” дигән

шөгыль үткәрдем.

Минем максатым:1.Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.2.Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык чисталыкка омтылыш тәрбияләү.3.Кул-битне чиста итеп юарга,сабын,тарактан дөрес файдаланырга,юынганнан соң сөртенергә,сөлгене үз урынына элеп куярга кирәклегенә гадәтләндерү.

3.Игътибарлылык,хәтер сәлатен үстерү иде.

Методик алымнар: аңлату, тәрбияче һәм балаларның эшчәнлеге, тәрбияченең сораулары һәм балаларның җаваплары, юыну өчен кирәк булган предметларны күрсәтү, шигырьләр сөйләү, табышмаклар әйтү.

Балалар белән алдан эш:  Җ.Тәрҗемановның “Йомшак су, йөгерек су”, Б.Рәхмәтнең “Су” шигырен  өйрәнү.

Җиһазлау: серле тартма, су салынган пыяла савыт, гигиена предметлары, рәсемнәр һ.б.

Актив сүзләр: сабын, сөлге, тарак, кулъяулык, теш щеткасы, теш пастасы.

   Шөгыль барышы!

Ишетәсезме балалар безгә кемдер ишек шакый, карыйм әле кем икән ул. Хат ташучы икән. Менә безгә посылка килгән. Бу бит серле тартма! Серле тартмада нәрсә бар икән? Хаты да бар! Башта хатны укып карыйк әле. Чисталык патшалыгыннан килгән бу хат. Чисталык патшасы болай дип язган: балалар, чиста, пөхтә йөрегез. Мин сезгә юыну өчен кирәк булган            предметлар җибәрәм, аларны һәрвакыт кулланыгыз. Сәламәт булып зур үсегез дигән.

-        Балалар нәрсә бар икән, карыйк әле (алдан салфетка белән капланган пыяла савытка салынган суны ачып күрсәтү).

-       Карагыз әле бу савытка салып нәрсә җибәргән икән ул безгә?



-       Әлбәттә – су.

-       Су безгә нәрсәгә кирәк? Балалар җавабы…… (Су булмаса без юына алмас идек, шап-шак булып йөрер идек.)

-       Балалар безнең суыбыз булды, тагын нәрсә бар икән тартмада.

-       Бу нәрсә?

-        Сабын. Без аның белән нишлибез?

Менә сабын үзе турында нәрсә ди:

Кечкенәмен, ләкин файдам зур,

Шуңа күрә күп дусларым

Шуам, күбек таратам,

Һәр нәрсәне яратам.

-       Бу нәрсә?

-       Сөлге. Кабатлагыз әле – сөлге. Сөлге белән нишлибез?

Аккош кебе ак кына,

Йомшак кына пакъ кына.

Көндә сыйпый битемнән,

Элеп куям читеннән.

 

-       Монысы нәрсә?

-       Тарак. Нишлибез тарак белән?

- Ә бу — кулъяулык. Ул һәммәбезнең кесәсендә булырга тиеш. Төчкерсәк яисә йөткерсәк без авызны кул белән капларга тиешбез.

Безгә чисталык патшасы теш щеткасы белән теш пастасы да җибәргән.

Әгәр дә тешегезне чистартып торсагыз, тешләрегез беркайчан да сызламас  һәм авыртмас.

Минем теләк бер генә

Иртәсен дә, кичен дә

Теш чистартыгыз көн дә.

Ә моның өчен

Белеп  торыгыз:

Порошок яки паста

Тотыгыз!

 



II. Балалар, безгә чиста булыр өчен юынып йөрергә кирәк,  без чиста булсак  авырмабыз, сәламәт булырбыз. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ә сусыз без чиста була алмыйбыз. Әйдәгез  урыннарда басып “Йомшак су, йөгерек су” шигырен хәрәкәтләр ясап кабатлап ял итеп алыйк әле.

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын,



Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын…

Авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

Молодцы. Урыннарга утырдык.

III. Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм.

1. Сиңа мин һәркөн кирәк,

Нәрсә соң мин әйт тизрәк (су).

2. Хуш исле шома,

Үзе чисталап юа (сабын)

3. Бит кулыңны югач

Сиңа мин кирәк.

Мин нәрсә булам

Әйт син тизрәк (сөлге).

4. Һәр көн иртән ал кулыңа,

Миннән башла эшеңне.

Паста белән мин чистартам

Ап-ак итеп тешеңне (теш щеткасы)

Булдырдыгыз, балалар!

Нәрсә җитми” уенын уйнап алыйк әле.

(Тактага гигиена предметлары ясалган 5 рәсем куям, урыннарын алыштырып, берсен алып барам; балалар нәрсә җитмәгәнен әйтергә тиешләр).

V. Хәзер “Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алыйк.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кулны юалар?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай кулны юалар.

 

Күрсәт әле, үскәнем.

Ничек битне юалар?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай битне юалар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек теш чистарталар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай теш чистарталар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек битне сөртәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай битне сөртәләр.

Урыннарга утырыгыз.



Йомгак:

Нәрсәләр белдек без бүген, кабатлыйк әле.

 

Су – ул яшәү чыганагы,

Сабын белән  юынабыз,

Сөлге белән сөртенәбез,

Тарак белән чәчне тарыйбыз,

Щетка белән тешне чистартабыз,

Кесәдә кулъяулык йөртәбез.

Сез хәзер чиста булыр өчен нишләргә кирәклеген белдегез инде балалар.

Татар халкының “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән бик күркәм әйтеме бар. Бу әйтем хәзерге заман өчен аваздаш, чөнки 21 нче гасырга сәламәт һәм акыллы кешеләр кирәк.




 



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 15.12.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров629
Номер материала ДВ-262209
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх