Инфоурок Директору, завучу Научные работыСледовательская работа на тему "Молодой поэт из нашей деревни"

Следовательская работа на тему "Молодой поэт из нашей деревни"

Скачать материал

Социаль-гуманитар фәннәр өлкәсендә укучыларның эзләнү эшләре буенча конкурс (татар әдәбияты)

Барда муниципаль районының мәгариф идарәсе




Юнәлеше: Әдәби туган якны өйрәнү





Эзләнү эшенең темасы:

Туган ягыма мәхәббәт

Чагыла җырларымда”.


Эшнең авторы:

Кильдебаева Ильзира,

Акбаш төп мәктәбе,

9 нчы сыйныф укучысы.


Җитәкчесе:

Кильдебаева Самига Самик кызы,

Акбаш төп мәктәбе,татар теле

һәм әдәбияты укытучысы.




Акбаш, 2014

Эчтәлек.



1.Кереш..................................................................................... 3 – 7 бит

2. Төп өлеш................................................................................8 – 14 бит

3. Йомгаклау................................................................................... 15 бит

4. Кулланылган әдәбият................................................................... 16 бит























1. Кереш.

Туган ягыма мәхәббәт

Чагыла җырларымда”

Айрат Мурзыев.


Туган як! Туган җир! Кыйммәтле энҗе – мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул! Нинди соң ул безнең туган җиребез, туып-үскән газиз төбәгебез? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирергә һич кенә дә мөмкин түгел! Ерак җирләргә ургылып агучы елгалар да , камышлы зәңгәр күлләр дә - безнең газиз туган җиребез ул! Шулай ук дөньяда тиңе булмаган матур чәчәкләргә, яшәү куанычы белән очып йөргән кошларга, күбәләкләргә дә туган якның җылысы салынган. Табигатьнең менә шундый гаҗәеп матур җиренә урнашкан да инде Акбаш дип исемләнгән авыл.

Акбаш дигән сүз минем өчен иң кадерле сүз, чөнки ул - минем туган авылым. Акбаш – башкорт авылы. 1773 елдан башлап, Акбаш дигән авыл архив мәълүматларында телгә алынган. Элек авыл ике исем белән – Акбаш һәм Әмҗебаш исемнәре белән йөртелгән.

hello_html_m36c6a71a.gif

Авылымның килеп чыгышы турында легенда яши. Иң элек бу җирләрдә кап-кара урман булган. Яу вакытында качып калырга уңайлы булганга күрә, монда Акбаш бабай үзенең отряды белән килеп утырган. Ул агачларны кисеп, авыл ясар өчен урын әзерләгән. Бервакытны ул елгадан йомычкалар агып килгәнен күргән. Димәк, югары агымда кешеләр яши булып чыга. Эзләп барсалар, рус авылына килеп чыгалар. Хәзер инде руслар белән чикләрне билгеләргә кирәк була. Үгез тиресен корытып, нәзек кенә итеп кискәлиләр һәм аркан ишәләр. Шуның белән үлчәп, җирне бүләләр. Ләкин җир өчен яулар булган. Акбаш бабай үзенең отряды белән тауга менеп кача торган булган. Бу биек таулар аларны дошман явыннан саклап кала торган булган. Үләр алдыннан Акбаш бабай :”Кала инде тауларым, кала!” – дигән. Шуннан бу тауга Калатау исеме бирелгән.

Аларның һәрберсенең борынгы бабаларыбыз биргән исеме бар:

Кызылтау – бу таудан төзелеш өчен кызыл балчык алалар;

Тегермәнтау – монда электән җил тегермәне булган;

Ташлытау – бу таудан төзелеш өчен таш чыгарыла;

Завод каш – бу тауда бакыр чыгару заводы булган.

Әйе, авылымның табигате бик матур, тауларга гына түгел, елга-чишмәләргә дә бай ул.


hello_html_m3d80591a.jpg










Ситдыйк һәм Гаял чишмәләре тау астыннан агып чыгалар чишмәләрне казып, рәтләп торучыларының исемнәре белән йөртелә;




hello_html_m1d324ff0.jpg








Завод каш чишмәсе – (иң шифалы һәм тәмле сулы чишмә) завод яныннан агып чыккан.

hello_html_m6af1e282.jpg








Үтәй чана чишмәсе – рус авылына барганда чишмә аша үткәннәр, ә тау төшкәндә “Үтә чана” дип җырлаганнар.

hello_html_m3d80591a.jpg









Корт оя чишмәсе – колхозның корт карый торган урыныннан агып килә.

Авылыбызны ике яктан Әмҗе һәм Уймуж елгалары урап уза.

hello_html_m1a01220a.gif

Уймуж елгасы буендагы буам балыкчыларны көтә.

hello_html_ec65477.jpg

Әмҗе елгасы буенда ял итәбез.

Әмҗе елгасы буенда гомер кичергән авылыбызның зур хөрмәткә лаек шагыйрәбез Гандәлибә апа Ажгихина да авыл табигате гүзәллегенә соклануын шигырьләрендә чагылдыра:

Әмҗекәем – яшьлек җырым,

Бормалы агышларың.

Җанга якын, назлы җырдай,

Каз-үрдәк тавышларың.


Шәүләсен күреп суыңда,

Көязләнә талларың.

Җиһанга, Җиргә мәдхия

Сандугачлы таңнарың.

Әмҗекәем”.


Безнең Акбаш ягы Гандәлибә апа Ажгихина кебек талантлы шәхесләргә бик бай. Аларның иҗатын өйрәнү буенча мәктәп укучылары эзләнү эшләре алып баралар. Тупланган хезмәтләрне яңа оештырыла башлаган “Туган якны өйрәнү ” музеена урнаштырырбыз дип уйлыйбыз. Бу хезмәтемдә мин туган ягына, туган төбәгенә, туган авылына багышлап иҗат итүче авылдашыбыз Айрат Мурзыев турында берникадәр булган мәгълүматларны бирергә телим.












2. Төп өлеш.

hello_html_m1e72b997.jpgМурзыев Айрат Фариз улы 1976 елның 16 нчы июнендә Пермь өлкәсенең Барда районы Акбаш авылында игенче гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә кечесе булгангамы, зурлар тарафыннан ярату хисен тоеп үсә ул.

Һәр авыл малаедай, Айрат Фариз улы җәен Уймуж елгасында су коенып, яшел чирәмендә аунап, кышын Кызыл тауда кичкә кадәр тау шуып, язын яңадан яшәреп килүче табигатькә сөенеп, көзен сихри урманга сокланып уза аның бала чагы.


hello_html_76b0eb55.jpg

1 сыйныфта (беренче рәттә уңнан беренчесе)


1983 нче елда туган авылы мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. Мәктәп бусагасында беренче тапкыр каршы алучы укытучы - Хәлимә апа була.


hello_html_2d11074a.jpg

3 нче сыйныфта (икенче рәттә уңнан икенчесе).


Шул замандагы һәр укучы бала кебек, Айрат Фаиз улы да пионер сафларына керә (бу вакытта аларга Гөлсимә апа белем бирә). Укуда ул бик тырыш һәм сәләтле укучы булып аерылып тора. Әдәби китапларны бик яратып укый, дәрестән тыш уздырылган чараларда теләп катнаша. Шигырҗ һәм җыр бәйгеләрендә ул иң актив укучыларның берсе булып тора, район күләмендә үткәрелгән җыр бәйгеләрендә призлы урыннар яулый.

hello_html_m44a7df35.jpg

Шигырь бәйгесендә җиңүче дуслары белән (уртада).

hello_html_6701de6.jpg

1993 нче елда Айнур Мурзыев музыка укытучысы Лариса апасы белән җыр бәйгесенә әзерләнәләр.

Ул җырларга ярата, тавышы аның бик моңлы, үзенчәлекле, нәселеннән килгән талант шул. (абыйсы Илфат та мәктәпнең җырчы укучысы була).

Җырлыймын ялгыз чакта

Кырларга чыгамын да.

Туган ягыма мәхәббәт

Чагыла җырларымда”, - дип яза ул.

Түбәндәге шигырендә дә Мурзыев Айнур шул туган якка булган мәхәббәтен җыр һәм моң белән бәйли.

Уйна, гармун!

Уйный гармун, уйный гармун –

Моңнар сибә еракка.

Аның илаһи моңнары

Үтеп керә йөрәккә.


Уйный гармун, уйный гармун –

Мин кушылып җырлармын.

Беркайчан да онытмамын

Туган якның җырларын.

hello_html_m1f4cdeca.jpg

1994 нче елда Акбаш мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамлый. Укырга китәргә теләге зур булса да, әнисен ялгыз калдырырга теләми, гаиләдә матди яктан да авыр вакытлар була. Айрат Мурзыев 1996 елның июль аена кадәр авылда яши, аннан Ижау каласына апалары янына күчеп китә. Хәзерге вакытта Пирогово авылында гомер кичерә.

Беренче шигырьләремне 15 яшемдә яздым. Шигырьләремнең күпчелеге туган якка, аның гүзәл табигатенә багышланган. Байтак кына шигырьләрем үзебезнең район һәм Татарстанның “Сабантуй” газеталарында дөнья күрде,”- дип яза ул.

Сылукай

Тәрәз каршына утырып,

Бер сылу чигү чигә.

Йорт алдындагы бакчада

Җитешкән алма, чия...


Кызның йөзләренә күчкән

Алсулыгы алманың.

...Ә мин чибәр кызны күреп,

Күзем ала алмадым...


Әйе, 1993 нче елның 15 нче декабре датасы белән Айрат Мурзыевка “Сабантуй” газетасы редакциясе тарафыннан Сабантуй бүләге бирелә. Анда “Газета редакциясе Пермь өлкәсе Барда районы Акбаш мәктәбе укучысы Айрат Мурзыевка үзенең рәхмәтен һәм ихтирамын белдерә” дигән сүзләр астына газетаның баш мөхәррире, шагыйрь Р.М. Миңнуллин имза куйган.Бу бүләк иң актив авторларга, конкурсларда җиңүчеләргә, газетага һәртөрле ярдәм күрсәтүчеләргә, балалар әдәбиятында, сәнгатендә һәм журналистикасында уңышларга ирешкән балаларга, өлкәннәргә һәм коллективларга бирелгән.


hello_html_42827e1.jpg


hello_html_5a487af3.jpg1997 елда Удмуртия Республикасында тәүге тапкыр саф татар телендә “Язмышлар авазы” дип исемләнгән китап басылып чыга. “Китапның авторлары – Татарстанда, Башкортостанда, Удмуртиядә, Россиянең башка төбәкләрендә туып-үсеп тә, ахырда язмыш җилләре Удмуртиягә алып килгән төрле яшҗтәге, төрле тормыш һәм иҗат тәҗрибәләре алган, төрле язмыш татыган шагыйрьләр һәм композиторлар. Аларны берләштерүче көч сызыклары: тормышка, үз халкына, туган телгә, илгә кайнар мәхәббәт, милләтөстенә төшкән проблемалар тирәнлеген аңлау, үз фикерләрен яхшылыкка җиткерергә зур ихтыяҗ”, - диелә җыентыкка кереш сүздә.

Җыентыкка ике дистәгә якын авторның әсәрләре тупланган, алар арасында Акбаш авылында туып-үскән авылдашыбыз Айрат Мурзыевның да шигырьләре бар. Шул җыентыкка кергән әсәрләрендә дә аның туган ягын, балачагын сагынуы чагыла.

Авылым...

Мин яратам авылымның

Нарат һәм каеннарын.

Каен-кызлар арасында

Онтыла кайгыларым.


Шомырт белән җиләкләре

Күңелемә бик якын –

Горурлыгы, матурлыгы

Газиз туган ягымның.


Балачак аланы

Гомерлеккә - мәңге истә калыр

Яшел алан, ике ак каен.

Бергәләшеп, дуслар, сезнең белән

Килә идек шунда яз саен.


Килмибез без хәзер ул аланга,

Җыелмыйбыз бергәяз саен.

Безне сагнып шаулый язгы җилдә

Аландагы ике ак каен.





















3. Йомгаклау.

Әйе, туган якның табигатенә, аның яшел урманнарына, борылмалы елгаларына, челтерәп аккан чишмәләренә багышлап халкыбыз нинди генә җырлар чыгармаган да әсәрләр язмаган.Чыннан да, табигать кочагында булганда без бөтен мәшәкатьләрне онытып, табигать матурлыгына хозурланып, тын гына урман шаулавын, кошларның сихри моңнарын тыңлыйбыз. Безнең авылдашыбыз Айрат Фаиз улы да - шул сихри дөнҗяга гашыйк кеше:

Тургай

Зәңгәр күктә сайрый-сайрый,

Бер нәни кош талпына.

Йөрәк җырын багышлый ул

Тырыш хезмәт халкына.


И мактыйсы килә аның

Игенченең хезмәтен.

Баш очында гына сайрап,

Әйтә аңа рәхмәтен.

Туган җир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын,

нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире,

туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш

туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.

Туган җиребезне, авылыбызны, анда туып-үскән талантлы кешеләребезнең иҗатын өйрәник, алар белән горурланып яшик!






4. Кулланылган әдәбият:

1) Гандәлибә Ажгихина. “Баланнар тагын өлгергән”. Барда, 2001.

2) Удмуртия китап нәшрияте. “Язмышлар авазы”. Ижау, 1997.

3) Мәггут Имашев. “Туган ягым каеннары”. Барда, 1995.

4)“Таң” газетасы. 22 январь, 2003 ел.

5) “Туган як” газетасы. №1, 2008 ел.

























Конкурс исследовательских работ учащихся

в области социально-гуманитарных наук (Татарская литература)




Направление

литературное краеведение











Тема работы: “Туган ягыма мәхәббәт

Чагыла җырларымда”.






Автор работы:

Кильдебаева Ильзира,

МБОУ «Акбашевская основная

общеобразовательная школа»,

9 класс



Руководитель работы:

Кильдебаева Самига Самиковна

МБОУ «Акбашевская основная

общеобразовательная школа»

учитель татарского языка

и литературы







Акбаш, 2014

РЕГИСТРАЦИОННАЯ КАРТОЧКА УЧАСТНИКА


конкурса исследовательских работ учащихся



Фамилия Кильдебаева имя Ильзира __

отчество Фирдаусовна дата рождения: 30.03.1998г. __

(число, месяц, год)

направление литературное краеведение __

секция __

(заполняется при регистрации)

полное наименование образовательного учреждения (согласно Уставу):

МБОУ «Акбашевская основная общеобразовательная школа» __

Класс 9 __

*документ, удостоверяющий личность (паспорт или свидетельство о рождении): паспорт серия 5711 номер 837681 код подразделения 590-012___

когда выдан: 14.04.2012г. __

кем выдан: Отделением УФМС России по Пермскому краю в Бардымском___ районе _______

место рождения: Пермский край, г.Чайковский _______

страховое (пенсионное) свидетельство: __

ИНН: 594489832560 __

адрес постоянного места жительства: 618157 Пермский край, Бардымский район, ул.Заречная, 9 ______________________

мобильный телефон: 8 9519408512 __

домашний телефон: 55-4-09 __

контактный телефон родителей: 55-4-09 __

фамилия, имя, отчество родителей: Кильдебаев Фирдаус Минзянович,_______ Кильдебаева Гульсара Расимзяновна __

фамилия, имя, отчество, место работы, должность, ученая степень

руководителя (полностью): Кильдебаева Самига Самиковна, МБОУ «Акбашевская основная общеобразовательная школа», учитель татарского языка и литературы ____________

фамилия, имя, отчество, место работы, должность, ученая степень

консультанта (полностью): __

Личная подпись:

Директор школы: Садыева Н.М.



20


Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Следовательская работа на тему "Молодой поэт из нашей деревни""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор музея

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 650 606 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.03.2016 595
    • DOCX 6.3 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кильдебаева Самига Самиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кильдебаева Самига Самиковна
    Кильдебаева Самига Самиковна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 42183
    • Всего материалов: 33

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика подготовки к ЕГЭ по биологии в соответствии с новой структурой и содержанием КИМ

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 138 человек

Курс повышения квалификации

Международные валютно-кредитные отношения

72 ч. — 180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Event-менеджмент и видеопродакшн: от концепции до успешной реализации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Эффективная самоорганизация и планирование

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 102 человека из 35 регионов
  • Этот курс уже прошли 37 человек

Мини-курс

Эффективные стратегии текстовых коммуникаций в бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стимулирование интереса к обучению у детей дошкольного возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек