Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
МБГБУ «Кече Елга гомуми урта белем мәктәбе»
Электив
курс:
“Сәләтле балалар белән эшләү” планы
9 нчы сыйныф өчен
Укытучы: Вәгыйзова
Рузилә Әхмәт кызы
2016-2017нче
уку елы
Гомуми белем бирү мәктәбенең урта һәм
югары сыйныф укучылары өчен исәпләнгән
Программаның үтәлү срогы: 2016-2017 нче ел
Программага кыскача аннотация: Уйлаган фикереңне
матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү - милли культураның бер
өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио,
телевидение теленә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру балаларның гамәли
шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт-мөмкинлекләренә уңай тәэсир итәрлек итеп
оештырылырга тиеш. Әлеге “Сәләтле балалар белән эш ” электив курс программасы шушыларны истә тотып төзелде.
Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен
үстерергә, ана телебезгә кызыксыну уятырга ярдәм итә.
Программа материалы 16 сәгатькә исәпләнелә. Балаларның иҗади мөмкинлекләре
һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып төзелә.
2
Эчтәлек
1.Аңлатма язуы
.................................................................... 2нче бит
2.Уку-укыту планының
эчтәлеге.......................................... 3нче бит
3.Календарь-тематик план
................................................... 5нче бит
4.Укытучылар өчен кулланылган әдәбият
......................... 7нче бит
5.Укучылар өчен кулланылган әдәбият
............................. 8нче бит
6.Кушымта ...........................................................................
9нчы бит
3
Электив курс түбәндәге педагогик
принципларга таяна:
Программаның максаты:
Сәләтле балаларның мөмкинлекләрен ачу, аларның үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре белән таныштыру; эзләнүчән шәхес
формалаштыру.
Бурычлары:
- укучыларны олимпиадаларга әзерләү ,фәнни
эшләрне дөрес итеп
язарга өйрәнүләренә ирешү;
- балаларның фикерләү сәләтләрен
үстерү, иҗат активлыкларын киңәйтү
- сәләтле балалар
белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы
системасын булдыру.
- сәләтле балалар
белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.
-педагогларның
сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.
- авыр үзләштерүче
балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив)тәрбияләнүнең яңа технологияләрен
тудыру, эш системасы булдыру. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да
дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү
- сәләтле укучылар
белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү.
-
укучыларның мәктәп, район һәм республика күләмендәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашуы буенча отчетлар төзү.
- укучыларның район,
республика чараларда катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә
һәм дәрестән соң даими эш алып баруга кызыксынуларын үстерү.
- олимпиадалар
үткәрү турында положениеләрдә мәктәп, район, республика олимпиадаларының
үткәрелү шартлары белән даими таныштыру;
- югары әхлакый
сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес
тәрбияләү.
- регионның, илнең
реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту,
конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.
Аңлатма
язуы
Укытуның төрле
этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне
өйрәнеп торуы сорала; дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның
сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала,
дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать
дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы,
анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы
материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр
белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.
Дәрес
материалы, кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем
аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып
сайлана.
Укучыларга
белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы , барлык
укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавы,
аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы,
омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр
көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем
дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга
дифференциаль һәм аерым (индивидуаль) якын киленә һәм кимчелекләрен булдырмау
чараларын күрелә.
Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү
өчен эш методлары һәм формалары:
·
Әңгәмә;
·
экскурсия;
·
ИКТ куллану( компьютер, интерактив такта, электрон текстлар)
Эш формалары:
·
Дәрес-конференция;
·
мультимедиа презентацияләре;
·
тестлар үтәү;
·
эшлекле уен;
·
диспут;
·
әдәби очрашу.
Көтелгән нәтиҗә:Район ,республика
конкурсларында призлы урыннар яулау..
Программаның эш этаплары.
I этап Олимпиадаларга әзерлек
II этап Фәнни эшләргә әзерлек. Иҗади эш башкару.
III этап Фәнни эшләрне якларга әзерлек. Иҗади эш башкару.
9 нчы сыйныфның укучылар
исемлеге:
№ п/п
|
Укучының фамилиясе, исеме
|
Классы
|
1.
|
Галиуллина Энҗе
|
9
|
2.
|
Гарипов Рәмис
|
9
|
3.
|
Шәвәлиева Илүзә
|
9
|
4.
|
Сөнгатуллина
Миләүшә
|
9
|
5.
|
Кадыйрова
Ризидә
|
9
|
6.
|
Хайруллин
Габделфәт
|
9
|
7.
|
Хадиев Илсаф
|
9
|
8
|
Хазиев Айзат
|
9
|
ЭЛЕКТИВ КУРСНЫҢ ЭШ
ПРОГРАММАСЫ
№ п/п
|
Эшләнәчәк эш төре
|
Чыганак
|
1
|
Фән белән
кызыксынучы укучыларны ачыклау.
|
|
2
|
Укучылар белән эш
дәфтәрләре башлау.
|
|
3
|
Укучыларның шәхси
мөмкинлекләрен ачыклау:
- үз фикерен
ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте;
- эчтәлекне
сөйли белү;
- терминнар
куллана белү;
-
грамоталылык;
- иҗадилык.
|
|
4
|
Укучыларның логик
фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә кызыклы материаллар белән эшләү
|
Газета –журнал материаллары, интернет ресурслар
|
5
|
Газета-журналларда татар теле һәм әдәбияты фәне темаларына караган ребуслар, кроссвордлар чишү, кызыклы материаллар өстендә эш.
|
Газета-журнал номерлары
|
6
|
Язучылар турында
өстәмә мәгълүматлар туплау.
|
Газета –журнал материаллары, интернет ресурслар
|
7
|
Аерым темалар
буенча тестлар эшләү.
|
Татар теленнән
тестлар.
|
8
|
“ Мәгариф” журналында чыгып килүче олимпиада биремнәрен чишү.
|
“ Мәгариф” журналы
|
9
|
Бәйләнешле сөйләм
күнекмәләрен үстерү
|
З.Н.Хәбибуллина.
Сочинениене ничек язарга.
|
10
|
Картиналар буенча
миниатюр – сочинениеләр язу.
|
Картиналар
|
11
|
Татар теле
бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү.
|
Татар теленнән
тестлар.
|
12
|
Укучыларны мәктәп,
район, республика олимпиадаларына әзерләү.
|
Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар
әдәби теле
М.З. Зәкиев. Татар
грамматикасы.
Олимпиадага
әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, 2005 ел.
Татар теленнән
тестлар.
Узган уку еллары
олимпиада сораулары.
|
13
|
Район, республика
буенча сочинение конкурсларына әзерләү һәм катнаштыру
|
Д.С. Заһидуллина.
Татар әдәбиятын укыту методикасы.
З.Н.Хәбибуллина.
Сочинениене ничек язарга.
Үрнәк сочинениеләр,
укучылар иҗаты
|
14
|
Сәләтле балаларның
интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар,махсус биремнәр эшләтү.
|
Һәр класс өчен
йомгаклау тестлары.
Татар теленнән 222
тест. Х.Сәлим.
|
15
|
Республика
“Сабантуй”газетасы белән бәйләнештә тору.
|
“Сабантуй” ”
газетасы.
|
16
|
“Зирәк тиен”
конкурсында катнашу .ресмублика Мәгариф министрлыгы үткәргән фәнни- практик
конференцияләрдә,конкурсларда катнашу
|
Конкурс положениеләре
|
Әдәбият
исемлеге
1.
Гарифуллин В.Г. "Үткен каләм, үткер күз”. Казан:
Тат. китап нәшр.,1995 – 165 б.
2.Курбатов Х.Р.
"Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы”. Казан:
"Мәгариф” нәшр., 2002. – 200 б.
3.Хәйруллина А.Х. Тел күрке – сүз (матур сөйләргә өйрән). /
А.Х.Хәйруллина. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. – 113 б.
4.Низамов И.М.
Матбугатның тәэсирле сүзе. / И.М.Низамов. казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 144 б.
5.Әдәбият белеме сүзлеге. (Төз.:Әхмәдуллин А.Г.) Казан:
Татар, кит.нәшр., 1990.
6.Гарифуллин В.З. Үткен каләм, үткер күз. - Казан: Тат.
кит. нәшр.,1995.
7.Гарифуллин В.З. Язар сүзең булса... - Казан,
2000.
8.Вагизова Р.Ә..”Сәләтле балалар белән
эшләү программасы” 2010 нчы ел,
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.