Инфоурок Другое Другие методич. материалыСәләтле укучылар белән эшләү

Сәләтле укучылар белән эшләү

Скачать материал

Сәләтле укучылар белән эшләү

 

    Мин – укытучы буларак һәр яңа дәресем балалар өчен яңа ачыш алып килергә, белем алуга теләк уятырга, аларны иҗатка этәрергә тиешмен.

    Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенә күп өстенлек бирелә.

     Хәзерге чорда дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.  Сәләтле балалар белән эшләү мөһим. Чөнки әлеге яшь­ләр безнең икътисадны, сәнгатьне, фәнне алга җибә­рәчәк. Безнең балаларыбыз тиз үсә. Укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.  Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

    Һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала. Укытучыларга  балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Алардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкару, шәхси якын килү таләп ителә. Мөгаллимнәр укучылар белән эшләгәндә  белем үсеше дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап ала алуларын күрә белергә тиеш.Дәрестә дифференциале укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәресләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү. Дәрестә укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табарга тиеш.

   Акыл сәләтен эшкә җигү – шулай ук хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе. Бу – туктаусыз алга бару мөмкинлеге тудыру дигән сүз.

   Сәләтле балалар белән эшләгәндә төрле  алымнар куллану бик отышлы. Мәсәлән,терәк схемалар.Алар укучыларга теманы аңлату алдыннан өләшенә һәм балалар укытучы сөйләгәннәрдән җавап эзлиләр яки тема нәтиҗәләрен таба баралар. Әлеге конспектларда көчлерәкләр өчен текстлы биремнәр яки өстәмә сораулар бирелә. Мондый укытуның уңай нәтиҗәсе бар. Сәләтле балалар да, уртача белем алучылар да биремнәрне бик теләп үтиләр, сорауларга җавап табалар. Шулай итеп аларның белеме тирәнәя.

   Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала. Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булулары укучыларның бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, дәрес-конференцияләрдә, семинарларда ачык күренә. Мәсәлән, дәрес-семинарларны алыйк. Һәр баланы актив катнаштыру – дәреснең төп таләбе. Алардан өстәмә әдәбият белән җитди мөстәкыйль эш (яңа чыганакларны уку, материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алу) таләп ителә.

   Эшләү методларымның тагын берсе – кроссвордлар. Кроссворд чишү -җиңел эш. Ә аны төзү – авыр, катлаулы; укучыдан тырышлык һәм эзләнү сорый. Сүз төркемнәрен өйрәнгәндә укучылар кроссвордларны бик рәхәтләнеп төзиләр. Аларны төзегәндә табышмаклар куллану тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән бәйли. Әлеге кроссвордларны  халык  авыз иҗаты әсәрләрен үткәндә куллану яхшы нәтиҗә бирә.  Шулай ук сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә.Мондый алымнар ФДБС буенча төзелгән 5 сыйныфлар өчен  әдәбият дәреслегендә биремнәрне үтәгәдә дә уңышлы нәтиҗә бирә.

   Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

   Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Бирелгән тема буенча укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Теманы тулысынча ачып бирү өчен, берничә чыганактан файдалана. Үзенең дәлилләрен берничә галимнең фикерләре белән ачыклый. Монда укучының мөстәкыйль фикер йөртүен, эзләнүен, нәтиҗә ясавын ассызыклап үтәргә кирәк.

    Йомгаклап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә кулланылган эш алымнары (карточкалар белән эш, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик  үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак, әлбәттә.       

                                                                                  Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта  

                                                                                 белем бирү мәктәбенең

                                                                                татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                        Шәрәпова А.Н.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сәләтле укучылар белән эшләү"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Агроном

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 290 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.10.2015 780
    • DOCX 34.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарапова Алсу Наиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарапова Алсу Наиловна
    Шарапова Алсу Наиловна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18840
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 121 человек из 43 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Политическое проектирование и международные отношения"

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Общественные движения и организации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Физическая культура и спорт: методика, педагогика, психология

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек