Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Статьи / Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү

Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү


  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү


Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле, ә шул балачакның нәкъ менә мәктәпкәчә чоры – һәр кеше гомерендә аерым урын алып тора. Бу чорда бала бар нәрсә белән кызыксына. Үзенең нәни куллары белән тотып карап, ягымлы, кызыксынучан күзләре белән күзәтеп , күп вакыт алсу иреннәре белән тәмләп тә гаҗәеп һәм таныш булмаган әйләнә-тирә дөньяны ачарга тырыша. Иҗат итергә омтылу, өйрәнү күзлегеннән караганда, балаларның нәкъ менә мәктәпкәчә чорын, кешелек дөньясы барлыкка килгәннән соң булган берничә гасырга тиңләп булыр иде. Беренче рәсемнәр иң борынгы мәгарәләрдә, гап-гади таштан һәм агачтан ясалган эш коралларында һәм савыт-сабаларда ясалган була. Кешеләр чын мәгънәсендә сәнгать әсәрләре тудыра башлаганчы күпме гасырлар үтәсе бар әле... Балалар да, таш гасырларда калган беренчел кешеләр сыман, каләм-карандашларның үзләреннән соң эз калдырганын аңлап алуга, тирә-якны “бизәргә” керешәләр. Аларның аңламыйча гына, очраклы рәвештә генә сызган сызыклары иң элек стеналарда, әниләренең юып элгән керләрендә, урын-җир җәймәләрендә, шкаф ишекләрендә һәм, әлбәттә, үзләренең кул-аякларында, битләрендә урын ала. Бераз соңрак бу рәсемнәр кәгазьдә ясала башлый. Һәр яңа ясалган сурәт кәгазь бите белән беррәттән, ак һәм чиста бала күңелен дә төрле төсләр белән тулыландыра, баета бара. Балалар үзләренең иҗади эшләре аша әйләнә-тирәне ничек кабул итүләрен чагылдырырга тырышалар – моны һәркем белә. Тик иҗат итүнең башлангыч этапларында буяу, карандаш һәм пумалалар тотып кына эшләп була дип уйлап, ялгышмасак иде. Балалар машинада барганда парланган тәрәзәдә дә, әнисенең онытылып калган иннеге белән көзгедә дә, өстәлгә түгелгән суда да, әбиләренең шкатулкасыннан алынган сәдәф-төймәләрен тезеп тә рәсемли алалар. Төрле буяуларга манылган бармак- кулларны әйтеп тә торасы юк инде. Үзләреннән соң эз калдыручы нинди предмет күрәләр – барысын да эшкә җигәләр. Алар бу вакытта рәсемләү белән беррәттән танып-белү эшчәнлеге дә алып баралар. Кайсы предмет ничек сыза, кайсысыннан нинди сурәт ясап була? Алар үзләренә көн саен нинди дә булса ачыш ясыйлар. Без тәрбиячеләр, балаларның шушы кызыксынучанлыкларын сүндермичә эш алып барырга тиешбез. Тегенең белән эшләргә ярамый, алай итәргә ярамый дип ачуланып, аларның иҗат итәргә булган теләкләрен сүндереп куюдан сакланыйк. Кулга нинди материал алсак та, бары тик кәгазь битендә генә эшләргә кирәклегенә төшендерик һәм үзебезнең эш процессында сок таякчыклары, шәмнәр, теш щеткалары, мамыклы таякчыклар, җепләр һ.б. материаллар кулланып балаларның иҗат итәргә булган теләкләрен үстерү юлларын табыйк. Мондый гадәти булмаган предметлар белән эшләгән шөгыльләрдә балалар үзләренең куркуларын җиңәләр, үзләренә ышанычлары арта, әйләнә-тирә дөньяны башка күзлектән, сәнгать күзлеге аша күрә башлыйлар. Моңарчы күрмәгән матур төсләр һәм төсмерләрне күрә, тоя башлыйлар.

Балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерүдә ТРИЗ элементларын куллану шактый яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. ТРИЗ (теория решения иследовательских задач) уйлап табуга сәләтлелекне ачу теориясе ул.   ТРИЗ куллану мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә практик юлны күрсәтә, бала шәхесен тәрбияләүдә иҗади активлыкны арттыра.

Педагог балаларга юл куя, шул ук вакытта аларны эшкә этәрә, юнәлеш бирә, шул ук вакытта бердәм эш башкарыла. Монда укучы белән укытучы, тәрбияче белән бала арасында аерма юк. Бары бердәм эш, логикага нигезләнгән фикер йөртү, уйлау гына.

ТРИЗ әйләнә-тирәлекне үзлектән танып белү методы буларак кешегә үзенең көч куәтен, мөмкинлекләрен аңларга булыша.

Педагогка иҗат кешесе булырга ярдәм итә, педагог үзлегеннән белем алырга мәҗбүр була.

Галимнәр фикере буенча кеше үзенең табигате белән иҗади кеше. Ләкин аның иҗадилыгы бик тирәнгә яшеренгән, һәм алар бик аз күләмдә генә кулланыла. Әгәр дә сәнгать эшчәнлегенә кереп китәрдәй  мохит тудырылса бу кешенең һичшиксез йоклап яткан осталыклары ачылыр иде. Медиклар авыру көннәрдә, кичке прогулкадан соң рәсем белән шөгыльләнергә кушалар. Иң мөһиме рәсемләгәндә сайлаган төсләр якты булырга тиеш – якты, җылы төсләр баш мие эшчәнлеген яхшырта. ТРИЗ элементлары кулланып рәсемләүне бала буяулар белән кызыксынгач та башларга була. Кәгазь, краска, су, гуашь, белән уйнау аның психик һәм физик сәламәтлегенә бик зур йогынты ясый, иҗат итү сәләтен, фантазиясен үстерә, уйларга, фикерләргә өйрәтә. Һәрбер бала 2-3 яшьтән  алып үсмер чакка кадәр бирелеп рәсем ясарга ярата. Балалар нәрсә күрә, нәрсә ишетә, ничек беләләр, ничек уйлыйлар, сиземлиләр шулай ясыйлар. Ясыйлар хәттә исне дә.

Мин үземнең эшләү дәверендә яратып кулланган берничә эш техникасын сезгә дә тәкъдим итәргә телим.

Кляксография 

Альбом битенә кляксалар тамызыла һәм альбом бите як-якка авыштырыла, яисә көпшәдән, сок таякчыкларынан өрелә. Өрелгән һава яңа сүрәт чыгара. Иң мөһиме рәсем ясагач “Синең рәсемең нәрсәгә охшаган?” дип сорарга онытмагыз. Бу могҗизалы рәсемнәрне бала үзе тикшереп карап нәрсәгә булса да охшатып  сез көтмәгән җаваплар да бирәчәк.

Икенче варианты: альбом битенә зур тамчылар куела. Кәгазь битен урталай бөкләп, җиңелчә сыпырып алгач, ачабыз. Бала бу вакытта сихри, матур, үзенчәлекле бизәкләр күрә. Бу сүрәткә акварель белән өстәмәләр дә кертеп эшне йомгаклап куеп була. Шулай ук бу алым симметрияле ясауны өйрәткәндә дә куллану өчен уңайлы.

Чәчәк яфракларны төшерәбез 

Үсемлекләрне киптерәбез өстен куе итеп гуашь белән буяйбыз. Буялган ягы белән аска,  кәгазь битенә куябыз , төшерәбез, кәгазьне сак кына алабыз.

Тылсымлы җепләр

10 санлы кәтүк җепләре белән ясала. Сыек кына итеп ясалган буяуларга җепләрне манып алабыз да кәгазь өстенә куябыз, тоткан башы альбом битеннән чыгып кала , өстенә икенче альбом бите каплана, сак кына җепне тартып чыгарабыз.

Витражлар

Селикатный клей, очлы башлы пипетка, гади карандаш, төсле буяулар кирәк була.

Гади карандаш белән рәсем ясала, карандаш контуры буенча пипеткадан клей агызып чыгабыз.Клей кипкәч төсле буяулар белән буяйбыз

Шәмнәр, сабыннар белән ясау

Альбом битенә шәм яки сабын белән рәсем төшерелә. Аннары калын кисточка белән альбом битен тулы килеш буяп чыгабыз. Кинәт кенә безнең каршыбызда матур рәсем пәйда була. Болай итеп ясаганда бары тик фонны дөрес итеп сайларга кирәк. Мәсәлән, кар бабайны – зәңгәр, чәчәкләрне яшел төс ача.

Юеш кәгазьдә ясау

Коры кәгазь биттендә генә ясап була дип әйтүчеләр ялгышалар. Юеш альбом бите рәсемләү өчен менә дигән өслек. Альбом битен тулы килеш чиста мамык кисәге белән чылатабыз. Рәсем ясау өчен барысы да әзер – телисез икән кисточка белән, телисез икән бармаклар ярдәмендә рәсем төшерә аласыз. Мондый ысул белән “Яңгыр яуганда”, “Томан эчендәге шәһәр” кебек рәсемнәр бик отышлы килеп чыга.

Тукыма белән ясау

Теләсә нинди калдык тукыманы эшкә җигәргә мөмкин. Тукымадан төрле чәчәкләр кисеп алып альбом битенә беркетәбез. Аннары аларга өстәп ваза ясап куябыз. Күлмәк өлгесе кисеп беркетеп, кыз рәсемен китереп чыгарырга мөмкин. Балаларның иҗадилыкларын үстерү өчен менә дигән ысул.

Кабарынкы итеп беркетү

Балалар ябыштыру шөгыльләрен бик яраталар. Әгәр дә ябыштырган эш кабарынкы булып та торса – чыбарлыкка якын предметлар барлыкка килә. моның өчен салфеткалар да кулланырга мөмкин.

Кечкенә ташларны буяу

Ташлар белән эшләүне балалар бик яраталар. Су буйларыннан җыеп алынган ташларга алар бик теләп җан өрергә тырышалар.  Кайчак ташларның формалары үзләреннән-үзләре нәрсә ясарга кирәклеген әйтеп торалар. Мондый вакытта куе гуашь белән эшләргә һәм буяу кипкәч төссез лак белән йөгертеп чыгарга кирәк.

Коллаж

Болай эшләгәндә төрле рәсемнәр, сүрәтләр, иллюстрацияләрдән фигураларны кисеп алып бербөтен композиция төзибез. Бу төр эш балаларның фантазияләрен үстерергә ярдәм итә. Эшләп бетергәя уйлап, хыял итеп сөйләргә кушарга була.

Уч төбе һәм аяк табаны белән рәсемләү

Мондый төр рәсемләүне балалар бигрәк тә яраталар. Алар һәрвакыт ниндидер яңа сюжетлар уйлап чыгаралар.

Балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү максатыннан тагын башка күп төрле алымнар һәм ысуллар кулланып була.  Минем максатым - балаларга төрле традицион булмаган алымнар кулланып эшләүне мәҗбүри өйрәтү түгел, ә аларны сәнгать эшчәнлеге белән кызыксындыру, аларны үзлегеннән уйлап чыгарып рәсемләргә күнектерү. Сәнгать эшчәнлеге белән кызыксынган бала  күзәтүчән һәм уйлап табучан була, тирә – юньдәге һәр предметны, күренешне нәрсә беләндер чагыштырып, анализлап кабул итә. Сәнгать эшчәнлеге шулай ук әхләкый һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур роль уйный. Инде әйтеп үткәнемчә, ИЗО шөгыльләре  балаларның хәтерләрен һәм күзәтүчәнлекләрен үстерәләр, фантазияләрен баеталар, уйлап табарга һәм хыялланырга өйрәтәләр, үҗәтлек, тырышлык  һәм хезмәт сөючәнлек тәрбиялиләр, кул-бармак моторикасын камилләштерәләр.

Мин балаларның иҗат итү сәләтләренең үсешен 3 этапка бүлеп карар идем. 1 чор – иҗат итү бөреләнгән чор. Бу вакытта бала каләм һәм карандашлар белән кызыксына башлый. Ниндидер сызыклар сызу аша краска һәм карандашларның үзлекләре белән таныша. Рәсемнәрдән бернәрсә дә аңлашылмый. 2 чор – карап эшләү чоры. Бу вакытта бала кемнәндер карап эшли. Тәрбияче күрсәткәннән артык сызык сызарга курка, нәкъ аныңча эшләргә тырыша. 3 чор – иҗади эшләү чоры. Тәрбияче ниндидер тема тәкъдим итүгә, бала аны эшләүнең берничә ысулын уйлап табып, чынбарлыкка якын китереп  эшләп тә куя. Бу этапта балалар рәсем аша тирә-юньгә булган мөнәсәбәтләрен ачык чагылдыра алалар. Без менә шушы өченче этапка барып җитәбез икән, безнең балалар белән шөгыльләнүебез юкка булмаган дигән сүз. Сез үстергән, тәрбияләгән  балаларның чын иҗат кешеләре булуларын теләп калам.

 












Автор
Дата добавления 29.11.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Статьи
Просмотров51
Номер материала ДБ-399515
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх