Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Сочинение Эзләнү эше."Авыллар тарихы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Сочинение Эзләнү эше."Авыллар тарихы"

библиотека
материалов

Авыл халкы арасында Балчыклы авылының барлыкка килүе турында бер легенда

йөри. Иң элек бу якларга, Иван Грозный чукындыру политикасы алып барган чорда, Рәим

һәм Ядкәрь исемле ике кеше гаиләләре белән күчеп килгәннәр. Алар, иң беренче, хәзерге

Иламан урманы янындагы чокырлырак җиргә урнашканнар. Урманда урын яшәү өчен

Җайсыз булган, шуңа күрә, алар хәзерге Балчыклы авылына күчеп килгәннәр. Ләкин

Авылның исеме булмаган. Менә бер көнне Аксакаллар авылга исем кушарга җыелганнар.

Ә бер төркем халык урман кисәргә киткән булган. Алар арасында бала-чагалар да була.

Бер юкәне кисеп аударгач, анда кыргый бал кортлары куышын күрәләр. Аннан бал ага

башлый. Балалар “бал чыкты” дип кычкырып авылга йөгергәннәр. Авылга исем уйларга

җыелган Аксакаллар бу тавышны “Балчыклы” дип ишеткәннәр һәм шуны авылга исем итеп

биргәннәр.


Балчыклы авылының барлыкка килүен авыл картлары 1552нче елда булган вакыйга – Иван

Грозныйның Казанга походы белән бәйлиләр. Идел һәм Кама буенда урнашкан татар

Халкын чукындыру башлана, патша зур күләмдә налог сала. Шул җәзалардан качып

котылу өчен, халык туган җирләрен ташлап китеп, кеше аяк басмаган җирләрдә яшәргә

мәҗбүр була.


Картлар сөйләвенчә, Балчыклы авылының борынгы бабалары Түбән Кама районындагы

Балчыклы авылыннан күчеп утырган булырга тиеш, ә бу авылга исем, аның утырган

урынының үзле – балчыклы булуыннан чыгып кушылган һәм халык аны үзе белән бу

якларга да алып килгән дигән караш бар.


Октябрь революциясенә кадәр авыл халкының тормышы.


Патша Россиясенең Казан окрашнасына кергән бер авылы – Балчыклы халкының да

тормышы гадәттән тыш авыр булган. Халыкны бер яктан патша законнары изсә, икенче яктан

җирле татар буржуазиясе изә. Крестьяннарның яшәү шартлары бик начар була. Кешеләр 2-3

тәрәзәле, салам түбәле, җир идәнле кечкенә өйләрдә яшиләр. Авылда атлы-сыерлы кешеләр

бик сирәк. Авыл халкының төп кәсебе – игенчелек. Җирне яхшылап эшкәртергә атларның көче

җитмәгәнлектән иген уңышы бик начар була . Кайбер кешеләр җирләрен эшкәртергә техника

булмаганлыктан җирсез калганнар. Алар җирләрен баерак крестьяннарга бик аз бәягә сатып

җибәргәннәр. Авылда бик тә авыр тормышлы кешеләр – Равил, Кәлимулла, Әхәт, Сәлим һ.б

булалар. Иген уңышы түбән булганлыктан, крестьяннарның ихтыяҗлары капланмый. Кышын

ирләр гаиләләрен калдырып шәһәрләргә, шахталарга китеп эшләгәннәр. Сәгъдиев Хәйретдин,

Исхаков Хөснетдин, Хәсән һ.б. Түбән Новгород шәһәренә барып, кышкы ярминкәләрдә,

кибетләрдә каравылчы булып эшләп, аз – маз акча юнәтеп, өс – баш алып кайтканнар. Хатын –

кызлар җеп эрлиләр, өс – башка тукыма тукыйлар. Урманнан юкә алып кайтып, чабата ясап,

30км ераклыктагы базарга барып сатып, акча хәзерлиләр. Кичләрен ут юк, керосин юк, утыннан

чыра ясап ягалар. Гаиләдә кыз туса кайгы, чөнки хатын – кызларга җир юк. Гобәйдуллин Вәли,

Галиев Исмәгыйль гаиләләре шундыйлардан, аларның ир балалары юк.

Авыл һәр яктан бөлгенлеккә төшкән. Ягарга утын юк. Урман алпавытныкы, аннан җиләк җыярга

да рөхсәт юк. Халык әрем һ.б. чүп үләннәре киптереп яга.

Авылда бай, мулла балаларыннан берничә кеше генә укый – яза белә. Кызлар абыстайдан дин

сабагы укыйлар. Малайлар мәдрәсәдә укыйлар. Аларны Сөнгатулла мулла һәм Галәветдин

хәлфәләр күп еллар буе укыталар. Авыл мәдрәсәсендә укыган малайлардан авылда ярлы

баласы Җәләлетдинов Минһаҗ гына укый – яза белә иде. Ул бөтен кешегә килгән хатларны

укып чыгып җавап хаты яза торган була.

Халыкка күп төрле налоглар салдылар. Аны ярлылар түли алмаган. Шуның өчен аларның актык

әйберләрен, урын – җирләрен алып чыгып киткәннәр.

Авылыбыз колхозлашу чорында.

Бөек Октябрь социалистик революциясе крестьяннарның тормышына тамырдан бүзгәреш кертте. Совет дәүләтенең беренче җир турындагы декреты белән крестьяннарга җир бүленеп бирелде. Балчыклы авылына Тәмте

Алпавытының җирләре тия. Башта бу җирне авылдан барып эшкәртәләр, соңыннан Балчыклы

авылыннан 1925нче елларда 20 хуҗалык шушы җиргә күчеп китә. Яңа авыл барлыкка килә.

Халык башта бу авылны”Кечкенә Балчыклы” дип йөртә, ә чын исеме “Кызыл юл” була. Анда

Чапай” исемле колхоз төзелә, ә соңрак “Мичурин” исемендәге колхозның бер бригадасы

булып йөри. Хәзер ул авыл таралган. Балчыклы авылы халкы 1931нче елга чаклы гариза биреп

колхозга керә башлыйлар. Ярлылар җыелыш ясап, иң беренче түбән хәлле кешеләр колхозга

берләшәләр. 15 хуҗалыктан торган колхозга “Роза Люксембург” исеме бирелә. Беренчеләрдән

булып колхозга Хәйретдинов Гайнетдин, Сабирҗан, Минневәлиев Бари, Сәгъдиев Хәйретдин,

Мозаффаров Җаббар, Камалиева Газизәләр керәләр һәм колхозны оештыручылар булалар.

Әкренләп, язгы чәчүгә чыккан вакытта колхоз яхшы гына зурая, урта хәллеләр дә колхозга керә

башлыйлар. Колхоз әкренләп ныгый, язгы чәчүне чәчкән вакытта колхозда 50ләп хуҗалык була.

Ләкин, бөтен авылның колхозга керүе бик озакка сузыла. Күпчелек хуҗалык 34 -35 нче елда

гына колхозга кереп бетә. Авыл хуҗалыгы коллективлашкач, авылның йөзе тамырдан үзгәрә.

Коллектив хуҗалыкта ярлы крестьяннар өчен бөтен мөмкинлекләр туа.

Шул елларда ук авыл халкын культуралаштыру буенча төрле чаралар күрелә. Авылда яңа тип

мәктәп, клуб ачыла. Беренче клуб мөдире Атабай авылы кызы Кафия була. Мәктәптә дин сабагы

укыту бетерелә. Төрле фәннәр укытыла башлый. Авылның беренче укытучылары Карамал кызы

Асмабикә, Балчыклы килен Сөнгатуллина Маһирә, Сөнгатуллин Хикмәт, Сәгъдиев Фәсхиләр

авылның тарихына керерлек алдынгы карашлы укытучылар булалар.

1941 -1945нче еллар.

Авылның культурасы һәм тормышы яхшырып кына килгәндә, 1941нче елда Бөек Ватан сугышы

башлана. Авыл янә авыр хәлдә кала. Балчыклыдан 100дән артык ир – егет сугышка чыгып китә.

Хуҗалыкның бөтен тармагында эшләү һәм җитәкчелек итү хатын – кызларга , бала – чагаларга

Кала. Колхоз рәисе Хасанова Нурлы, партоешма секретаре Нигъматуллина Гөлсем, авыл советы

рәисе Гаврилова Мапуся була. Алар кыен хәлләрдә булсалар да фронтны икмәк, кием – салым,

һ.б кирәк – яраклар белән тәэмин итү өчен халыкны оештыралар.

Окоплар казырга, чит нәрәтләргә йөрүдә актив катнашучылар Валиева Хөсниҗамал,

Гыйниятуллина Сәхипҗамал, Камалиева Миннебәян, Гатауллина Хаҗәр һ.б. үзләренең

көчләрен кызганмыйлар. Сугыш күпме гаиләгә кайгы алып килде. Кайсысының газиз ирләре,

уллары сугыш кырларында ятып калдылар.

Бу чорда авылыбызның алдынгы хатын – кызлары Хөснетдинова Мәстүрә, Гыйниятуллина

Сәхипҗамал, Гарифуллина Бану, Гайшә, Гайнетдинова Миңлегөл һ.б.ның намуслы хезмәте

авылыбызның тарихына мәңгегә кереп кала.

Авылыбыз бүгенге көндә.

Балчыклы авылында 1930 нче елда иң беренче “Роза Люксембург” исемендәге колхоз оеша. Бу

Колхозга Балчыклы һәм Торловка авыллары керә. Беренче колхозны оештыручы һәм җитәкчесе

Миневәлиев Барый була. Элеккеге старосталар урынына авыл җитәкчеләре куела. Беренче

җитәкче Исхаков Хөснетдин була. Колхозлрны эреләндерү сәясәте башлангач, 1959нчы елда,

Роза Люксембург” һәм “Искра” колхозлары берләшеп, “Искра” колхозы булып кала. Идарә Олы

Бортас авылында була һәм Олы Бортас авылы советы барлыкка килә. 1990нчы елда Балчыклы

авылы “Алга” колхозы булып аерылып чыга. 1995нче елда колхозлар күмәк хуҗалыкларга

үзгәртелә һәм Олы Бортас җирле үзидарә составында “Алга” һәм “Искра” күмәк хуҗалыклары

эшли башлый.

2003нче елның август аеннан колхозлар агрофирмаларга берләшә һәм “Кама Тамагы” агро

фирмасы дип атала башлый.

Бүгенге көндә Балчыклы авылында 60 хуҗалык бар, 195 кеше яши.

Авыл терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Авылда кибет, мәдәният йорты, китапханә

Мәчет, башлангыч мәктәп, медпункт, балалар бакчасы бар. Авыл зур түгел, ике генә урамы бар.

Халкы бик тырыш, уңган. Авыл район үзәгеннән 34 километр ераклыкта “Сарауль” елгасы буена

Урнашкан.

Балчыклы һәм Бортас авылларының микротопонимнары.

Безнең авыллар урнашкан җирләр сихри матурлыкка чумган табигать һәйкәле булган. Үзенең

җиләкле, чикләвекле урманнары, мул сулы елгалары, чәчәкле аланнары, таулары, балыклы

күлләре белән гомер – гомергә табигать үз халкына ярдәм иткән.

Кайгы – хәсрәте булса, урманга барып, кырларга чыгып, моңлы җырлары белән күңелен

баскан.

Авыр ачлык елларында табигать баласы җиләк, балтырган, кычытканнар белән тукланган,

Көнне төнгә алыштырган. Авылдашларыбыз авылыбызның һәр елгасына, күленә, тавына,

Урманына, кырларына үзенчә исем кушкан. Һәрберсенең исеме ерак тарихларга барып тоташа.

Алар буыннан – буынга күчә барып, бүгенге көнгәчә артык үзгәрмичә диярлек, безгә килеп

җиткәннәр. Шунлыктан алар әйләнә – тирәнең табигате, халкының теле, тормышы, гореф –

гадәте турында мәгълүмат бирәләр. Тауларына: Күрекле, Сөягән, Султыкый, Дәлүл өсте, чокыр

  • ермакларына : Елан чокыры, Рәем чокыры, урманнарына: Иламан, Таштау, елгаларына:

Үләмә, Коры елга, басуларына: Мәдинә кыры, Ирәҗәп кыры дип исем кушыла.

Тау атамалары.

Завод чирәмлеге - тигезлек атамасы. Географик урынга бәйле атама.

Балак – кыр атамасы. Кырның формасына бәйле рәвештә кушылган.

Таштау урманы – таштау таулыгындагы урыны өчен кушылган атама.

Сулы чокыр кыры – чокыр атамасы белән бәйле кыр.

Сарысаз кыры – кыр саз буена урнашкан.

Иламан җире – бу атаманың төгәл этимологиясе билгесез. Картлар кул арбасы белән печән ташучы хатын – кызлар кушкан атама дип фарыз ителә.


Күл, елга атамалары.

Таштау – Балчыклы авылындагы тау атамасы. Әлеге тау бик ташлы, шул нисбәттән чыгып, атама биргәннәр.

Казаклар – ермак атамасы. Анда кайчандыр казаклар яшеренгән булган.

Рәем чокыры – Балчыклы авылына иң якын чокыр атамасы. Анда Рәем исемле кеше иген чәчкән.

Йөрәк чокыры – бу чокыр йөрәк формасында. Шул нисбәттән кушылган атама.














Республиканский конкурс исследовательских

и проектных работ учащихся 1-9 классов




«Я познаю мир»




Секция: татарский язык и литература

Балчыклы авылы тарихы.

(История деревни Балчылы )




Мухаметзянов Ильмир Рауфович.

МБОУ «Сюкеевская средняя общеобразовательная школа»

Камско – Устьинского муниципального района РТ, 9 класс, Республика Татарстан Камско – Устьинский муниципальный район село Сюкеево.



Научный руководитель:

Гарифуллина Р.Г., учитель татарского языка и литературы





Камское – Устье 2013г.



Эчтәлек

  1. Эшнең максаты һәм бурычлары……………………………........………2

  2. Кереш ………………………………………………………….......……....3

  3. Төп өлеш……………………………………………………........…......5

  1. Туган авылымның барлыкка килү тарихы………………….……...5

  2. Авылыбыз колхозлашу чорында…………………………....…….7

3. !941 – 1945 нче еллар………………………………….............…..8

4. Авылыбыз бүгенге көндә……………………… ….............…8

5. Авылымның хәзергесе......................................................................9

6. Балчыклы һәм Бортас авылларының микротопонимнары..............

а) Тау атамалары.

б) Күл, елга атамалары....................................

  1. Нәтиҗәләр. Йомгаклау …………………………………....…………10

V Кулланылган әдәбият исемлеге..............................................................10

  1. Кушымта. Авылымның хәзергесе..................................................11













Эшнең максаты:

  • Туган авылның тарихын өйрәнү;

  • Авылыбызда яшәгән, эшләгән һәм үзеннән якты эз калдырган атаклы шәхесләрне барлау.


Бурычлар:

  • Милләтебезгә, мәдәниятебезгә, туган төбәгебезгә, хезмәткә мәхәббәт, кешелеклелек, мөстәкыйльлек тәрбияләү;

  • Гаилә һәм күренекле кешеләр тарихын өйрәнү, гаиләнең гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү;























Нәтиҗәләр.

Мин бу фәнни – тикшеренү эшемне әзерләгәндә үз алдыма максатлар һәм

бурычлар куйган идем. Киләчәктә үземнең тикшеренү эшем өстендә киңрәк эшләр

өчен җирлек бар. Чөнки туган авылым тарихы матур һәм истәлекле вакыйгаларга, күренекле шәхесләргә бай.

Туган авылның борынгысын һәм хәзергесен өйрәнү минем өчен кызык һәм

файдалы булды. Безнең бабаларыбызның ничек яшәгәнен, көн итүләрен өйрәндем

һәм бүгенге көндә авылыбызда яшәгән, эшләгән һәм үзеннән якты эз калдырган

атаклы шәхесләрне барлауны мин киләчәктә үземнең бурычым дип саныйм.


Йомгаклау.

Бу эшемне эшләү барышында, тагын бик күп эшлисе эшләр бар икәне дә ачыкланды.

  1. Авылымның күренекле кешеләрен, сугышта киткән һәм кире әйләнеп кайта

алмаган берничә ватандашымны барлап, аларны “Гүзәл Кама Тамагы”дип

аталган китапка кертергә кирәк дип саныйм.

  1. Туган ягымның табигате, үсемлекләре, хайваннары турында да язма эш эшләргә кирәк.


Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Бәдретдинов Х.Ф. Гүзәл Кама Тамагы. Казан:”Идел-Пресс”, 2006

2.“Идел таңнары” газетасы, 2012ел

3.Авыл кешеләре сөйләгәннәргә таянып язылды.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 28.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров342
Номер материала ДВ-103975
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх