Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Сочинение - Мои права и обязанности
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Сочинение - Мои права и обязанности

библиотека
материалов

Безнең һәркайсыбыз - дәүләтебезнең бер гражданы, илебезнең киләчәге - безнең кулларда. Бүген без икътисади, сәяси, хокукый чынбарлык турында гомуми күзаллау булдырырга тиешбез.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 24 нче матдәсендә әйтелгәнчә, Татарстан Республикасы гражданнары шушы Конституциядә каралган шәхси, сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни хокукларга һәм иреккә тулысынча ия. Саналып киткән хокуклардан кеше томышы өчен иң кадерлесе, иң кыйммәте – шәхси хокукларга тукталып китәсем килә.

Һәр кеше өчен иң мөһим һәм аерылгысыз хокук – аның яшәүгә хокукы. Әлбәттә, кеше бу якты дөньяга килергәме, юкмы икәнлеген берәүдән дә сорамый. Һәм моны тыярга берәүнең дә хакы юк. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин үзенең “Тәрбияле ана” хезмәтендә болай дип яза: “Барча кешеләрне дөньяга китерүчеләр аналардыр. Дөньяга килгән сәгать белән, балалар тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбия итүчеләр аналардыр”. Татар халык мәкалендә әйтелгәнчә, “Ана өчен баладан да газиз нәрсә булмас”.

Һәр бала дөньяга бәхетле булу өчен туа. Һәр балага яшәүгә, үсүгә, мәхәббәткә һәм кайгыртуга бердәй хокуклар бирелә. 1989 нчы елда БМО кабул иткән Бала хокуклары турында конвенциядә һәр бала үзенең әти – әнисен белергә хокуклы диелгән. Ата- ана баласы өчен җаваплы. Һәр ата-ана баласын җәмгыятькә файдалы кеше итеп үстерергә тиеш дип уйлыйм.

Бу урында шагыйрә Фирая Зиятдинова иҗатына күзәтү ясасак, бик урынлы булыр. Аның “Ишетсеннәр иде” шигырендәге лирик герое – яшәргә тулы хокукы булган, оптимистик рухлы, намусны һәм вөҗданны үзенә ориентир итеп алган шәхес.

Ишетсеннәр иде тавышымны,

Бар галәмгә телим дәшәргә:

Җир йөзенә килгәч, бәндә түгел,

Кеше булып телим яшәргә!

Конституциянең 25 нче матдәсендә әйтелгәнчә, дәүләт кешенең тормышын, сәламәтлеген, иминлеген яклый. Халыкта сәламәтлек турында канатлы сүзләр яши.

Көнчыгышта:”Сәламәтлек-кул астыңдагы хәзинә ул”,- диләр. Гарәпләр мондый нәтиҗәгә килгәннәр: ”Сәламәтлегеңне какшату - үз байлыгыңы үзең урлау ул”. Бездә: “Саулык - иң зур байлык”,- диләр. “Сәламәтлек - ... бөтен кешедә дә бер төрле түгел”,- дип язган мәшһүр Рим табибе Гален. Рим табибе һәр кешенең башка кешеләрдән кайсы ягы беләндер аерылып торуын, үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия булуын аңлаган. Бөек рус революционер – демократы, язучы Н.Г.Чернышевский «Сәламәтлек...беркайчан да үзенең бәһасен югалтмый, чөнки бөтен җирең җитеш булса да, исәнлегең булмаса, яшәве авыр”,- дип яза. Балаларның сәламәтлеге – киләчәк буынның сәламәтлеге дигән сүз. Әти – әниләрне, хәзерге заман кешеләрен дә сәламәтлек мәсьәләсе битараф калдырмасын иде.

Әйе, безнең хокуклар белән рәттән бурычларыбыз да бар. Без, балаларга, балигъ булган көннән генә түгел, кечкенәдән үк әти- әниләребезне яратып, алар турында кайгыртучанлык күрсәтергә кирәклекне аңлау зарур. Без, киләчәк буын балалары , Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнарын үтәргә тиешбез. Табигатьне , мәдәни хәзинәләрне, тарихи истәлекләрне, бөтендөньяда тынычлыкны саклау һәм ныгыту, туган илебез каршында изге бурыч - хәрби хезмәт үтәү – барыбызның да төп бурычларыбыз. Бурыч – олы җаваплылык хисе тудыра. Бу язмамны күңелемдәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул!

Кыерсытма сабыйларны син.

Ихтирам ит олысын да, кечесен,

Гаделлекә яшьтән өйрән син.

Очрашканда исәнләш, телең калмас,

Сәламеңне алмас тик надан.

Ата-ана хакын хакла,тел тидерми,

Тыңлаучан бул, каршы әйтмә син.

Бар эшкә дә тотыныгыз бердәм, күмәк,

Бердәмлектә һәрчак була көч.

Тәртибең дә, укуың да булса үрнәк,

Үзеңә дә тиз килер хөрмәт.



Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы

«Саклаубаш гомуми урта белем бирү мәктәбе»

гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.










Автор
Дата добавления 06.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров56
Номер материала ДБ-324635
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх